Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Tarsia Formulator кушымтасын куллану

 

 

 Алсу ХӘМИДУЛЛИНА,

югары квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Ютазы районы Урыссудагы 3 нче урта   мәктәп.

 

Остаханә барышы:

  1. Кызыксыну.

Оештыру, мастер-класс эшчәнлегенә мотивация булдыру.

        Укытучы. Хөрмәтле хезмәттәшләрем, сезне осталык дәресемдә күрүемә бик шатмын. Бүгенге көн укытучысын нинди сораулар борчый соң?

Укытучылар.

        – Замана укучысын ничек укытырга?

Аларда укуга кызыксынуны ничек уятырга?

Өйрәнә торган уку материалын ничек яңача бирергә?

Укытучы. Әйе, рәхмәт барыгызга да. Хезмәттәшләрем, без  яңача фикерләүләр, ачышлар, яңа стандартлар, яңача таләпләр заманында яшибез. Бу исә уку-укытуга куелган таләпләрне дә катлауландыра. Көн саен туып торган яңалыклардан  артта калырга ярамый. Укытучы заман белән бергә атларга тиеш. Менә шуңа күрә дә без һәрвакыт эзләнүдә һәм өйрәнүдә.

Бүгенге осталык  дәресемне  «Өйрәтер өчен өйрән»  дип атадым.

Максатым: тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе булган Tarsia Formulator кушымтасы белән таныштыру, әлеге кушымтаны практик кулланырга өйрәтү.

Укытучы. Сез экранда нәрсәләр күрәсез?

(Көтелгән җавап).

Геометрик фигуралар. Квадрат, өчпочмак, цилиндр,куб…

 

Укытучы. Сез шушы геометрик фигураларны дәресләрегездә ничек кулланасыз?

(Көтелгән җавап).

Сыйфатның билгеләрен, формаларын белдергәндә. Модель төзегәндә. Әсәрнең композицион  төзелешен билгеләгәндә.

Укытучы.Рәхмәт. Геометрик фигуралар, Tarsia Formulator  программасы  һәм  татар теле.  Боларның өчесен ничек бәйләргә  була?  

      (Көтелгән җавап).

  1. Төшенү

Tarsia Formulator кушымтасы Hermitech лабораториясе тарафыннан уйлап табылган белем бирү программасы. Tarsia математик башваткычлар, пазллар, карточкалар, домино төзү өчен кулланыла. Төп шарт биремнәрне үтәп,  дөрес итеп геометрик фигура төзү.

Программа математика укытучылары өчен уйлап табылган, ләкин Tarsia Formulator кушымтасын  төрле фән  дәресләрендә дә рәхәтләнеп кулланырга була. Шулай ук, без дә әлеге кушымтада җыелган төрле биремле пазлларны, домино, карточкаларны татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә эшли алабыз.

III.Тормышка ашыру.

 Укытучы. Шулай итеп,бүген кушымтаның үзенчәлекләрен ачып, аны кулланырга өйрәнербез. Хезмәттәшләрем, бер видеоязма карарга тәкъдим итәм. Бу видео язмада нәрсәләргә игътибар иттегез? Милли киемнәргә,бизәнү әйберләренә.  Хәзер шушы программада башкарылган биремнәрне үтәп карыйк.

Коллегалар, биремнәрне ничек итеп башкардыгыз? Эшләү тәртибе белән таныштырыгыз әле?

(Tarsia программасы белән эшләү алгоритмы белән  танышу).

Укытучы.1.Formulator Tarsia   программасына керәбез.

  1. 8, 16, 18, 24 өлештән торган фигураларны яки доминоны сайлыйбыз.

3.Биремнәрне һәм җавапларны  стандартта язабыз. Стандартта эш өстәленнән рәсемнәр дә сайлап куеп була. Шулай итеп, фигураларның ян якларына төрле сораулар һәм аларның җаваплары языла.

  1. Әзер пазлларны йөкләтеп, кәгазьдә бастырабыз.

Tarsia прогаммасында  эшләнгән   биремнәрне дәреснең кайсы этапларында кулланырга була соң ?

(Көтелгән җавап: дәрес башында, теманы ачыклаганда, ныгыту өлешендә).

       Укытучы.  Коллегалар, сезнең фикерегезчә әлеге программада башкарылган биремнәр  укучыларның нинди сәләтләрен үстерергә ярдәм итә?

(Көтелгән җавап: иҗади сәләтләрен, зирәклеклеген, тапкырлыгын, тәнкыйди фикерләвен, аралашу һәм көндәшлек сәләтен үстерүгә  ярдәм итә).

Тарсия программасында эшләп күрсәтү.

     Укытучы.  2024 ел Россиядә гаилә елы дип игълан ителде. Хәзер Тарсия программасында гаилә темасына багышланган мәкальләр, канатлы сүзләр җыеп карарбыз. Гаилә сезнең өчен нәрсә?

(Көтелгән җавап: Гаилә –ул җылы учак. Гаилә – бәхет ачкычы).

        

Менә сайланган фигураның ян якларына канатлы сүзләребезне конструкторда язып куйдык. Фигураны кисеп, биремне төрле формада тормышка ашырырга була.

Фикеремне шигырь юллары белән дәвам итәсем килә.

Гаиләдә яшәсен матурлык!

Сүрелмәсен шатлык!

Ташламасын саулык!

Булсын гел татулык!

Яшәсен яхшылык!

Эшебезгә нәтиҗә ясарга вакыт җитте. Сез бүген осталык дәресеннән үзегезгә нәрсә дә булса алгансыздыр. Татар халык мәкале белән әйтсәк,  «Белемлелекнең чиге юк». Шулай бит, хезмәттәшләрем.

Чыннан да, өйрәнүләрнең чиге юк, бары тик эзләнергә, яңалыкка омтылырга, заман сулышын тоеп, билгеләнгән максатка кыю барырга  гына кирәк.

Игътибарыгыз  өчен рәхмәт!  

                                                                                           

Кулланылган әдәбият.

Дубровский В. Н., Калинин А. Т. Математические головоломки. – М.: Знание, 1990. – 144 с.

Игнатьев Е. И. В царстве смекалки. Книга 1. – СПб.: Новое время, 1914. – 275 с.

Эйлер Л. Письма к ученым / под ред. академика В. И. Смирнова. – М.; Л.: Изд-во Академии наук СССР, 1963. –152–158 с.

Рубинштейн С. Л. Основы общей психологии. – СПб.: Питер, 1999. – 720 с.