Тукай һәм җыр

(5–11 нче сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш чара)

Ландыш ХАШИТОВА,

Казандагы 183 нче гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максаты: 1. Тукай иҗатының музыка белән тыгыз бәйләнештә булуын аңлату, музыка сәнгатенә булган мөнәсәбәтен, аның үсешенә керткән  өлешен ачыклау;  укучыларның сәнгатьле сөйләм, артистлык сәләтләрен үстерү; шагыйрь иҗатына хөрмәт, сөю уяту; милли үзаң, үз халкың  белән горурлану хисләре тәрбияләү.

 

«Бәйрәм бүген» җыры белән чара башланып китә.

  1. «Әллүки» җыры астында сөйли-сөйли, Тукай килеп чыга.

Халыкларның җаны ул – моң, диләр,
Моң, диләр бездә дә, җыр, диләр.
Өзгәләсә, телсә бәгырьләрне –
Татар җыры әнә шул, диләр.
                                    (Г.Тукай)

Тукай. Әссәламегаләйкем, кардәшләр!

Балалар. Вәгаләйкемәссәлам, Тукай әфәнде!

(Балалар Тукайны уратып алалар.Тукай креслога, балалар идәнгә аның аяк очына утыра.)

 

1 нче алып баручы. Әйе, бәйрәм бүген! Олуг шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Без бүгенге чарабызны «Тукай һәм җыр» дип атадык.

2 нче алып баручы. «Тукай шагыйрь бит ул, композитор түгел, аның җыр сәнгатенә нинди йогынтысы булырга мөмкин соң?» дигән сорау туарга мөмкин. Әмма Тукайны музыкасыз, көй-җырсыз күз алдына китереп тә булмый. Беренчедән, аның бу турыда әйткән сүзләре бар.

 

Тукай. Халык җырлары бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале мирастыр… Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер.

 «Бие әле, бие» җыры.

3 нче алып баручы. Габдулла, мәдрәсәдә укыганда ук, халык авыз иҗаты белән кызыксына. Халык әкиятләрен, халык җырларын җыя һәм өйрәнә. Ун яшьтә чакта ук, 48 битле җырлар дәфтәре төзеп, 28 төрле көй өчен җырлар туплый.

4 нче алып баручы. Бу җыентыкның кулъязма оригиналы 1946 елда табыла.  Зәңгәр тышлы  мәктәп дәфтәре тышлыгына Тукайның үз кулы белән русчалап «Тетрадь для списывания ученика 1-го класса А. М. Тукаева» дип язылган. Соңыннан ул бу турыда менә нәрсә әйткән.

 

Тукай. Мәдрәсәдә хәлфәләр, кече атна кичләрдә, бер кадак симәнке, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрендә  мине онытмыйлар иде. Мин, самавыр артына гына утырып, алар кушкан көйләрне җырлап бирә идем. Мәдрәсәдә үк мине җырчы, диләр иде. Кечкенәдән үк күңелемдә урнашкан җырларны сөюдән миндә туган телебезне сөймәк туды. Әгәр миңа җырлар ярдәм итмәсә, туган телебезне сөю кебек бер олуг байлыкка ия була алыр идемме?

 «Иртә» шигырен сөйләү.

5 нче алып баручы. Г.Тукай өчен  җыр талант көчен уятучы, шигъри осталык мәктәбе булган. Чыннан да, халык җырлары кебек мул сулы илһам чишмәсе булмаса, безнең Г.Тукай кебек бөек шагыйребез булыр идеме икән?

6 нчы алып баручы.

Тынмый сазың, моңлы сазың,

Кем тыя алсын аны!

Син яшәрсең, мең яшәрсең,

Син – шагыйрьләр солтаны.

«Тезмә» татар халык биюе.

1 нче алып баручы. Кечкенәдән җыр-моңга битараф булмаганга, шагыйрьнең шигырьләре дә көйле, моңлы. Шуңа күрә дә аларның күбесен халык җырга, композиторлар үз әсәрләренә нигез итеп сайлап алганнар.

2 нче алып баручы. Шундый җырларның берсе  «Пар ат». Гимназиябездә эшләп килүче «Сорнай» ансамбле башкара.

 

3 нче алып баручы. Тукайның «Әллүки», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Туган тел» кебек җырлары шулкадәр халыклашты ки, аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә. Барысы да бер язмыш турында. Татар шагыйре генә болай яза ала. Барысы да милли.

 

4 нче алып баручы. Татар халкы белән бергә яшәячәк җырлар. Үлемсез җырлар. Тукайның кемлеген билгеләү өчен шушы дүрт җыр да җиткән. Нигә йөз җыр? Нигә мең җыр? Һәр шагыйрьдән менә шушындый дүрт кенә җыр калсын иде.

 Габдулла Тукайның «Сабыйга» шигырен сөйләү.

 

1 нче алып баручы.

Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган —
Тартыш белән тулган көннәрең.
Шуңа, ахры, искә алынмыйча
Үткән синең туган көннәрең…

2 нче алып баручы.

Бәйрәмнәрең алда икән әле,
Кара, шагыйрь, бүген текәлеп —
Халкың килде сиңа, мәхәббәтен
Ал чәчәкләр итеп күтәреп.

3 нче алып баручы.

Заман башка, әмма халкы аның

Сөйләшә гел синең телеңдә.

Җырлап яши алар җырларыңны,

Юк белмәгән сине илеңдә.

4 нче алып баручы.

Син күрмәгән яңа буын килде,
Котлап бүген туган көнеңне,
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең «Туган тел»еңне.

5 нче алып баручы.

Буын арты буын алмашыныр,
Гасыр арты узар гасырлар.
Шигъриятең өчен рәхмәт әйтеп,
Язлар сиңа гөлләр ташырлар.

6 нчы алып баручы.

Халык моңы – синең моңың булды,
Халык күңеле – синең күңелең.
Ил гомере, халык гомере кебек
Озын булсын, шагыйрь, гомерең!

 «Казан сөлгесе»  биюе.

 

Алып баручы.

Бергәләп җырлыйк «Туган тел» җырын,
Кечкенә чакта җырлаган кебек.
Һавада – кояш, җирдә – туган тел
Булмаса әгәр – зураймас идек.
И туган телем, Идел-ил җыры,
И әнкәм теле, тере изгелек!
Югалсам – таптың, янсам – син генә
Ирнемә сулар тигердең килеп.
Сөенеп җырлыйк туган тел җырын,
Онытканнарның бәгырен телеп.
Мин ятим түгел икән әле, дип,
Сабыйлар иртән уянсын көлеп.
Җырлаган әнкәм: дөньядан балам
Китмәсен, диеп, үземнән элек…
И туган телем, сиңа да шундый
Изге теләкләр тели Мәңгелек.

 

Бөтен зал белән «Туган тел» җырын башкару.