Кышкы маҗаралар

(Зурлар төркеме өчен эшчәнлек)

Программа эшчәнлеген һәм белем бирү өлкәләрен тормышка ашыру: ”Сөйләм үсеше”, “Социаль – аралашу үсеше”, “Танып белү үсеше”.

Максат: кышкы табигатьнең күркәм мизгелләренә соклану хисе тәрбияләү.

Бурычлар:

үстерелешле: балаларның күзәтүчәнлекләрен, бәйләнешле сөйләм телен, иҗади күзаллауларын үстерү;

белем бирүдә: кыш турында белемнәрен тирәнәйтү, кышкы уеннар турында тулы җөмлә белән сөйли белү күнекмәләрен ныгыту, диалогик сөйләм формаларын камилләштерү.

тәрбияви: табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, экологик бәйләнешне күрә белүләренә ирешү.

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле, күрсәтмә, техник чара куллану, сорау – җавап, нәфис сүзләр, сүзле уен,  хәрәкәтле уен.

Җиһазлау: Кар бөртекләре, фонограммада: П.И.Чайковский «Ел фасыллары»; презентация “Кыш маҗаралары”(уен-көлке), “Кышкы уеннар” картинасы, туп.

Сүзлек өстендә эш: кыш – кышкай, кар бөртеге, көмешсыман, ап-ак, кар йомарлагы, салкын, суык, карлы, җилле, җәяүле буран, карлы буран, өермә буран, ыжгыра.

Алдан үткәрелгән эш: кыш турында әңгәмә; һава торышын, ябалак-ябалак кар яуганын күзәтү

Шөгыльнең технологик картасы

Эшчәнлек этабы Тәрбияче эшчәнлеге Лексик материал

 

Балалар эшчәнлеге
 

Мотивационно-побудительный

Кызыксындыру

 

– Балалар бүген безгә кунаклар килде, әйдәгез, исәнләшик әле

Бергәләшеп без басыйк,                                             Бик зур түгәрәк ясыйк.                                          Кояшның җылы нурыннан                                  Йөрәкләргә көч алыйк.                                        Татулашыйк, дуслашыйк,                                  Шөгылебезне башлыйк.                             – Балалар кыш турында шигырь тыңлагыз әле:

Кояш йөри сүрелеп кенә,

Болытка төренеп кенә.

Кыяр-кыймас әйләнгәләп,

Кар ява иренеп кенә.

Бу әле кышның малае,

Бу беренче кар әле.

Ак сакаллы, җил буранлы

Кыш бабае бар әле.

– Кыш ел фасылларының иң салкын һәм иң чиста вакыты. Җир өсте ап-ак кар белән, ә сулыклар боз белән  каплана.Ә хәзер минем беләсем килә сез кыш турында нәрсә беләсез икән?

– Әйтегез әле кыш көне һава торышы нинди булырга мөмкин?

Тәрбияче вариантлар тәкъдим итә. (туп белән уен)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кар ява

Салкын

Бозлавык

Җилле

 

Балалар түгәрәккә баса.

 

Исәнләшү.

 

 

 

 

Игътибар белән  шигырь тыңлыйлар

 

Сорауларга җавап бирәләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Организационный-поисковый

Оештыру, эзләү

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кышның салкын буранлы булуына карамастан без кыш айларын яратып, көтеп алабыз. Сез кыш көне һава торышы турында нәрсә әйтә аласыз ?

Тәрбияче вариантлар тәкъдим итә. (туп белән уен)    

 Әгәр дә урамда кар яуса, һава торышы  нинди була?

Кар  – (карлы);

Салкын  – (салкынча);

Җил  – (җилле);

Суык

Дидактик уен «Әйе һәм юк»

– Балалар мин сезгә фразалар әйтәм, ә сез билгеләгез кыш көне буламы ул яки юкмы һәм бер сүз белән (әйе һәм юк) дип  җавап бирегез :

Кыш көне кар ява. (әйе)

Кыш көне кешеләр су коена. (юк)

Кыш көне кешеләр чаңгыда шуа. (әйе)

Кыш көне велосипедта йөриләр. (юк)

Кыш көне җылы шуба кияләр. (әйе)

Кыш көне болында чәчәк җыялар. (юк)

“Сорау-җавап” уены

Кыш көне әйләнә-тирә ак кар астында калган, сулыкларны боз каплаган, салкын җил исә. Балалар, әйдәгез, “кар” сүзе белән уйныйк әле.

— Кар бөртекләре нәрсәгә ошаган? (йолдызларга)
— Кар бөртекләрен күп итеп бергә җыйсаң, ул ни дип атала? (Кар йомарламы)
— Нәрсә ул кар? (Болытлардан ява торган,

туңган су кристаллары)
— Нинди карлар була?-…(Беренче кар, җепшек кар, ябалак кар, тәңкә кар.)
— Кар нигә шыгырдый?- …(кар кристаллары бер- берсе белән ышкылалар)

 

 

 

Салкынча

карлы

җилле

суык

 

 

 

 

 

 

 

 

Йолдызларга

Кар йомарлагы

Болытлардан ява торган, туңган су кристаллары)

 

 

Беренче кар, җепшек кар, ябалак кар, тәңкә кар, кар кристаллары бер-берсе белән ышкылалар)

 

 

 

 

Туп белән уен уйнау

 

 

 

 

 

 

Уен уйнау

 

 

Балалар сорауларга «әйе һәм юк» дип җавап  бирәләр

 

 

 

 

 

Балалар сорауларга җавап бирәләр.

 

 

Организационный-поисковый

Оештыру, эзләү

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

– Карның файдасы, зыяны бармы? … (дым бирә,..эреп суга әйләнә, су басарга мөмкин)
– Кыш көне нинди бураннар була?- …( Җәяүле буран, карлы буран, өермә буран, сырган буран.)

Физкультминутка.

Кар, кар, кар, ява, (Балалар бер урында кулларын җилпеп әйләнәләр)                                                    Бураннарны туздыра. (Очып йөрү хәрәкәтләре ясыйлар)                                                                          Кулларга төшеп эри, (Кулларын алга сузалар)

Үзе бик тиз туңдыра.                                                         Йомшак карны алабыз, (Кар алу хәрәкәте ясыйлар)                                                       Аннан туплар ясыйбыз. (Кар йомарлагы ясау хәрәкәте)                                                                                 Кар атышып уйныйбыз (Ату хәрәкәте ясыйлар)

Бик күңелле яшибез                                                        Суыктан без курыкмыйбыз, (Бармак белән яныйлар)                                                                           Рәхәтләнеп уйныйбыз (Сикерәләр)                                      Кар бөртекләрен куып                                                  Уйнаудан hич туймыйбыз.

– Уенны дәвам итәбезме?                                        «Сүзне әйтеп бетер» уены

– Кыш бар нәрсәне кар астында калдыруына карамастан без кышны яратабыз, сагынып көтеп алабыз. Балалар мин сезгә кыш күренешләре турында фразалар әйтәм ә сез аларны әйтеп бетерегез.

1. Ялтырый ла җирләре,

Ява……. (кар бөртекләре)

 

2. Бөтен дөнья ак булган

Эх дулый бүген…. (буран)

 

3. Чанам бар, чангым бар,

Яусын инде тизрәк…. (кар)

 

4. Күктә әллә капчык бар,

Җирне каплаган ак ….(кар)

 

5. Сибә күрмә җиргә тоз,

Эреп бетә хәзер ….(боз)

 

6. Кардан шар яса шулай,

Килеп чыгар ….(кар бабай)

 

—  Кыш килүен балалар ни өчен  ярата?  Әйдәгез  урындыкларга утырабыз. Кыш көне нәрсә эшләргә була? Ничек вакытны күңелле итеп үткәрергә була шуның турында сөйләшик әле.

 Сюжетлы рәсемне кулланып хикәя төзү.

Балалар бу картинда кем ясалган? Нинди ел фасылы сурәтләнгән? Малайлар нәрсә эшли? Кызлар нәрсә эшли? Аларга исем кушыйк әле. Игътибар белән карагыз әле балалар, алар нәрсә әвәләгән? Сез ничек уйлыйсыз аларга күңеллеме? Аларга салкын түгелме?

Кышкы уеннар” картинасы буенча

Тәрбияче балаларга үзлектән  схема кулланып хикәя төзергә тәгъдим итә: ел фасылы, һава торышы нинди иде? Кем урамга чыккан? Нинди уеннар уйлап тапканнар? Балаларның кәефләре нинди иде?        — Молодцы (афәрин),балалар сез кышкы уеннар турында  бик кызыклы һәм матур  хикәя төзедегез..

Сулыш күнегүләре.

Т. Кышын еш салкын җил исә  ә күктә шаян, күңелле  кар бөртекләре оча.                    Кышкы салкын җил исте                                Кар бөртекләре очты,                                            Кар, кар ап-ак кар                                               Каплады бөтен җирне.                                            Мин сезне салкын җилгә әверелдерәм һәм сез кар бөртекләренә өрегез ( кар бөртекләре таратыла)                                                                     Ә сез дөрес итеп өрә беләсезме?    Менә нинди матур кар бөртекләре. Әйдәгез әле аларны якыннанырак күзәтик әле. Аларның Һәр берсе кабатланмас, табигатьтә икесе бертөрле кар бөртеге очрамый. Әйдәгез кар  бөртекләренә матур сүзләр табыйк әле.

Т. Балалар сез табышмакларга җавап табырга яратасызмы? Мин сезгә табышмаклар әйтәм сез игътибар белән тыңлагыз һәм җавап бирегез.

Тәңкә карлар сипкән,                                         Җирне ап-ак иткән .                                                     Чыршы, каен, имән                                                      Кардан чикмән кигән.                                                Бу кайчан? (Кыш).                                  Йолдыз-йолдыз вак кына                                                        Ак мамык сымак кына.                                                            Өс киемеңә куна,                                                                Тәнгә тисә, су була. (Кар бөртеге)    Ишегалды таш була,                                                              Өйгә керсә, су була. (Боз)Үкерә дә, котыра,                                                              Бөтен җирне тутыра. (Буран)                         Урманда урынсыз,
Кырда койрыксыз. (Җил.)
Үзе ямьсез ыжгыра,                                                                         Кар буранын туздыра.(Буран)

дым бирә,..эреп суга әйләнә, су басарга мөмкин
Җәяүле буран, карлы буран, өермә буран, сырган буран.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әйе

 

 

 

 

Кар бөртекләре

 

буран

 

 

кар

кар

 

боз

 

кар бабай

 

 

 

Бу картинада балалар рәсеме ясалган.Кыш. балалар тауда чана шуа. кызлар бозда тимераякта шуа, бер – ничә бала кар бабай әвәли. Балаларга күңелле, алар күп хәрәкәтләнәләр, җылы кышкы киемнәр кигәннәр

Җилкәләрне күтәрмибез, тирән итеп сулыйбыз,

Сулыш чыгарганда  авызда һава тотмыйбыз

Көмешсу, кечкенә, җиңел, җемелди , ап-ак, салкын, ялтыравыклы, чигешле.

Әйе!

 

Кыш

 

Кар бөртеге

 

Боз

Буран Җил

буран

 

 

 

 

 

 

 

 

Балалар түгәрәккә баса.

 

 

Шигырь юлларына туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.

 

 

 

 

 

 

 

 

«Сүзне әйтеп бетер» уены уйныйбыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Схема буенча хикәя төзү

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Балалар җеп белән алдан бәйләп куелган кар бөртекләрен очыннан тоталар һәм аңа өрәләр)

 

 

 

 

 

Балалар табышмакларны  игътибар белән   тыңлыйлар , һәм җавап бирәләр

 

 

 

Рефлексивно-корректирующий

Рефлектив төзәтү

– Менә ничек күңелле балаларга кыш көне. Һәрвакыт кызыклы  уеннар табылачак. Бернинди суык та, җил дә балаларны  куркытмый. Яхшы кәеф һәм нык сәламәтлек кенә өсти.                                                                – Афәрин, балалар! Сез игътибар белән тыңлый һәм табышмакларга дөрес итеп җавап бирә беләсез.                                                 Бүген без нәрсә белән шөгыльләндек? Нәрсә истә калды? Сезгә күбрәк нәрсә ошады? (Балаларның җавапларын гомумиләштереп нәтиҗә ясау.)

 

  Игътибар белән тыңлыйлар, ризалашалар.