Көзге урманга сәяхәт

(Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль)

Сания ГАРИПОВА,

Лениногорскидагы 4 нче балалар бакчасның I квалификация категорияле тәрбиячесе

Бурычлар:

– балаларның көз турындагы белемнәрен барлау һәм тулыландыру;

– кыргый хайваннарның исемнәрен, аларның кайда яшәүләрен дөрес итеп әйтә белү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү;

– хәрәкәтле уеннарда актив катнашу теләген уяту;

– туган як табигатенә, кыргый хайваннарга карата сак караш һәм кызыксыну уяту;

– балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау, исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү: йомшак йонлы койрык, озын колаклы куян, көчле аю, соры бүре; кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләрен белдерә торган сүзләр хисабына сүзлекне активлаштыру (төлке бара, куян сикерә, аю алпан-тилпән йөри һ.б.);

– ишетү игътибарын, координацияне, ритм хисен үстерү;

– кыргый хайваннарга карата кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлар: келәмдә фетрдан көзге пейзаж; агачлар, яфраклар, кояш, болытлар; фетрдан ясалган төлке, куян, бүре, аю, керпе сурәтләре; гуаш, кәгазъ.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, барыбызга да хәерле иртә телик.

Хәерле көн, уң күршем,

Хәерле көн,сул күршем,

Хәерле көн, дусларым!

Хәерле көн, балалар!

Тәрбияче. Балалар, без бүген көзге урманга сәяхәткә барырбыз. Тик урманга барганчы, безгә урманда үзебезне ничек тотарга кирәклеген искә төшерергә кирәк. Балалар, урманда нәрсәләр эшләргә ярамый?

Балалар. Чүп ыргытырга, чәчәкләрне өзәргә, ьәнлекләрне рәнҗетергә, куркытырга ярамый.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Әйдәгез, урманга автобуска утырып барабыз.

Автобус, автобус чыкты юлга.

Автобус, автобус сигнал бирә:

Бип, бип, бип,

Бип, бип, бип!

Кырлар, урманнарны тәрәзәдән

Карап баралар балалар.

Бип, бип, бип!

Тәрбияче. Менә, балалар, без көзге урманга килеп тә җиттек. Карагыз әле, балалар, урман нинди гүзәл! Монда матур агачлар үсеп утыра. Ничек уйлыйсыз, көз агачларның яфракларын нинди төскә буяган? (Кызыл, сары.) Әйе, көз агачларның яфракларын сары, кызыл төскә буяган. Әйдәгез, бу җөмләләрне бергәләп кабатлыйк әле: “Көз агачларның яфракларын сары, кызыл төскә буяган”. Сары төс күп булганга күрә көзне “алтын көз” дип йөртәләр. (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар.) Барлык яфраклар бер төстәме? (Юк, алар төрле төстә.) Ә бу яфраклар нинди төстә? (Сары.) Ә монысы ниди төстә? (Кызы.)

Тәрбияче. Балалар, күк йөзен болытлар каплап тора. Әйдәгез әле, бергәләп кояшны чакырыйк.

Кояш, чык, чык!

Майлы ботка бирермен.

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Тәти кашык чын алтын,

Кирәкми безгә салкын.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, агач төбендә нәрсә утыра? (Балалар карый.)

Балалар. Куян утыра.

Тәрбияче. Куян нинди төстә?

Балалар. Ак төстә.

Тәрбияче. Нишләптер куянкай бик боеккан. Әйдәгез әле, балалар, ак куянкай белән бер уен уйнап алыйк.

«Ак куянкай» уены

(Уен барганда тиешле хәрәкәтләр башкарыла.)

  1. Ак куянкай утырган,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

  1. Аңа тик торса кыен,

Җылыта ул тәпиен.

Менә шулай, менә шулай

Җылыта ул тәпиен.

  1. Куян тик торса туӊа,

Сикергәли ул шуӊа.

Менә шулай, менә шулай,

Сикергәли ул шуӊа.

  1. Төлке аны куркытты,

Ул урманга элдертте.

Менә шулай, менә шулай

Ул урманга элдертте

Тәрбияче. Балалар, менә төлке үзе дә монда икән. Төлке нинди?

Балалар. Матур, хәйләкәр, озын койрыклы.

Тәрбияче. Балалар, ә урманда тагын нинди җәнлекләр һәм хайваннар яши?

Балалар. Аю, керпе, бүре, төлке, куян.

Тәрбияче. Аю нинди?

Балалар. Көчле, зур.

Тәрбияче. Ә бүре нинди?

Балалар. Соры, җитез.

Тәрбияче. Монда керпе дә бар, ул нинди?

Балалар. Матур, энәле.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Тагын бер уен уйнап алыйк әле.

«Күрсәт әле, үскәнем» уены

(Балалар ярымтүгәрәк ясый. Тәрбияче сүзләрне әйтә, балалар сүзләрнеӊ мәгънәсен аӊлатучы хәрәкәтләрне күмәкләшеп төрле тизлектә башкаралар.)

  1. Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек кошлар очалар? (Кош очкан хәрәкәтләре ясыйлар.)

Менә шулай, менә шулай,

Шулай кошлар очалар.

  1. Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек җилләр исәләр? (Җил исү хәрәкәтләре ясыйлар.)

Менә шулай, менә шулай,

Шулай җиләр исәләр.

  1. Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек яфрак коела? (Яфрак коела торган хәрәкәтләр башкарыла.)

Менә шулай,менә шулай,

Шулай яфрак коела.

Тәрбияче. Балалар әйдәгез инде, без тылсымлы урманыбыздагы агачларның яфракларын җиргә коелырга булышыйк. (Балалар келәмдә фитрдан ясаган агачтагы яфракларны җиргә төшереп ябыштыра.)

Тәрбияче. Балалар, сезгә көзге урманда ошадымы?

Хәзер инде безгә кайтырга вакыт. Әйдәгез, урманда яшәүче җәнлекләр һәм хайваннар белән саубуллашыйк.

Бергә. Сау булыгыз! (Автобуска утырып, кайтып китәбез.)

Автобус, автобус чыкты юлга.

Автобус, автобус сигнал бирә:

Бип, бип, бип,

Бип, бип, бип!

Кырлар, урманнарны тәрәзәдән

Карап баралар балалар.

Бип, бип, бип!

Тәрбияче. Менә без кайтып җиттек. Без сезнең белән көз башында бармаклар белән агачтагы яфракларны ясаган идек, ә хәзер яфракларны җиргә коелганын сурәтлибез.

– Рәсемне ясаганнан соң, бергәләп ятлаган шигыребезне сөйлибез:

  1. Көз килде, үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

  1. Яфраклар, яфраклар

Сибелә җиргә.

Көз килде, көз килде,

Күңелле безгә!