Тәрбияче һәм ата-ананың балада кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләүдәге роле

Фәния НИЗАМОВА,

Казандагы 54 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Бүгенге болгавыр заманда баланың шәхес булып формалашуында тәрбия беренче урында тора. Совет чорында мәктәптә тулы бер тәрбия системасы эшләп килде. Кечкенә балалар октябрятлар булып тәрбияләнделәр, аннары пионер дружиналары һәм отрядларына күчеп тәрбия чараларына керештеләр. Өлкән пионерлар комсомол сафларына керергә омтылдылар. Ә бүген исә балаларны урам, төрле гаджетлар, интернет тәрбияли. Шуңа күрә дә хәзерге балаларга белем һәм тәрбия бирү зур кыенлыклар кичерә. Ничек кенә булмасын, тормыш дәвам итә, киләчәк буын бүгенге тәрбиячеләр, укытучылар һәм ата-аналар кулында.

Укытучы һәм тәрбияченең иң кыйммәтле сыйфатларының берсе – кешелеклелек, балаларга тирән мәхәббәт, ата-аналарга хас акыллы кырыслык һәм таләпчәнлек белән өретелгән эчкерсез мәхәббәт. Балаларда кешелеклелек  сыйфатларын  тәрбияләү  өчен,   беренче  чиратта, әйләнә-тирә  мохиттә әхлаклылык культурасы тудыру бик мөһим. Әгәр дә балада яхшылыкка һәм гаделлеккә ышаныч тудырып булмаса, ул беркайчан да үзен чын кеше итеп сизмәячәк, үз дәрәҗәсен белү хисен татымаячак. Ә инде яшүсмер чорына кергәч ул ачу саклый башлый, аның өчен тормышта бернинди изгелек һәм кыйммәтлелек калмый, олыларның  сүзенә төкереп кенә карый башлый.

Бала – ата-аналарның тормыш көзгесе ул. Яхшы ата-аналарның балаларга артык көч түкмичә генә бирә торган иң кыйммәтле әхлак сыйфатларының берсе – ана һәм атаның рухи матурлыгында,  аларның күрше-тирәләргә, дус-ишләргә,  карт-корыга яхшылык эшли белүләрендә. Әгәр ата һәм ана күңел җылылыгын әйләнә-тирәдәге кешеләргә биреп, аларның шатлыгын һәм кайгысын уртаклаша, аларны йөрәкләре аша үткәрә белсә, андый гаиләдә тәрбияләнгән балалар киң күңелле, игьгибарлы, эчкерсез булып үсәләр. Ә инде кайбер ата-аналарның үз-үзләрен генә яратулары, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртулары – бүгенге көн тормышында иң зур бәхетсезлек ул.  Чөнки киләчәк җәмгыятьнең үсеше халыкның әхлакый кануннарны ничек итеп саклауларына һәм буйсынуларына  бәйле. Кызганычка, ата-аналар күбесенчә үз балаларыннан башка берни дә күрмиләр, ә инде мондый чиктән ашкан мәхәббәт ахыр чиктә бары тик бәхетсезлеккә китерә.

Шулай итеп, бала ул – гаиләнең көзгесе. Су тамчысында кояш нурлары ничек итеп чагылса, балаларда да ата-ананың әхлакый чисталыгы чагыла. Ата-ананың бурычы – һәр баланы бәхетле итү, ә бәхет исә үз чиратында күпкырлы. Баланың бәхете – аның шәфкатьлелегендә. Шәфкатьлелектән –  бер кешенең икенче кешегә бирә торган чын йөрәк җылылыгыннан башка күңел матурлыгы була алмый. Шәфкатьлелекнең нигезе, чыганагы – тереклекне һәм матурлыкны тудыруда, ижат итүдә, раслауда. Яхшылык матурлык белән тыгыз бәйләнештә.

Бала тәрбияләүдә шәфкатьлелекнең ролен күрсәтеп, күренекле яһүд педагогы Корчак болай язып калдырган: «Балаларның керсез саф демократизмы дәрәҗә аерымлыгын белми. Ялчының түккән тире һәм аның ач-ялангач яшьтәше, атның язмышы һәм чалынган тавыкның әҗәле баланы вакытыннан элек кайгыга сала. Аңа эт тә, кош та якын, аның өчен күбәләк белән чәчәк икесе дә бер, вак ташны да, әкәм-төкәмне дә ул үзенә кардәш итеп саный. Үзен күрсәтергә тырышу тәкәбберлегеннэн азат булган бала күңелнең бары тик кешедә генә булуын белми». Билгеле булганча, шәфкатьле бала галәмнән килеп керми, ул җирдә тәрбияләнә. Аны тәрбияләү өчен әхлакый кануннар, халыкның тормышчан педагогик чараларын куллану кирәк.

Ничек кенә булмасын, бала тәрбиясендә гүзәл хисләр үзләренең тамырлары белән балачакка тоташырга тиеш, ә кешелеклелек, яхшылык, ягымлылык, итәгатьлелек хезмәттә, әйләнә-тирә мохиттә матурлык турында кайгыртканда, борчылганда туа. Мәктәп тәрбиясе һәм тормыш тәҗрибәсе шуны раслый. Матур хисләр, эмоциональ культура кешелеклелекнең төп билгесе ул. Әгәр инде матур хисләр балачакта тәрбияләнмәсә, аларны беркайчан да тәрбияләп булмый. Чөнки кешелекле булу, күңелдә беренче хакыйкатьне тану, туган телнең иң нечкә төсмерләрен тою белән бер үк вакытта бала күңеленә кереп урнаша. Шуңа күрә аларга балалар бакчасында, мәктәптә һәм гаилә тормышында бары тик уңай эмоциональ шартлар тудыру зарур. Ул матур хисләр тәрбияләү мәктәбен үтәргә тиеш. Бала дөньяны акылы белән генә түгел, ә бәлки йөрәк хисләре аша танып белә алса гына, аңарда әхлакый тәрбиянең асылы чагыла.

Бала күңелендә кешелеклелек тудыру өчен, ул матурлык дөньясында яшәргә тиеш. Балалар учреждениесе һәм гаилә бердәм булып әхлакый тәрбия чараларын тормышка ашырганда, бала матурлык дөньясында яшәгәндә, аңарда әхлаклылык принциплары формалаша. Чөнки дөньяның матурлыгы баланың күңелен дә матур итә. Бу турыда күренекле педагог В.А.Сухомлинский болай дигән: «Матурлык – кешелеклелекнең, саф хисләрнең эчкерсез мөнәсәбәтләрнең нигезе һәм асылы ул. Матурлыкка карап елмаю, аның белән хозурлану һәм аңа соклану миңа балалар йөрәгенә илтә торган сукмак булып тоелды».

Кешенең күңел дөньясы балачакта формалаша. Балачак елларында шул сыйфатлар тәрбияләнми икән, аны инде картаймыш көнгә калдырып булмый, калдырган очракта «поезд инде киткән” була. Соңгы елларда әдәпсез балалар күбәйде, дибез. Әгәр әти-әни балада һәр нәрсәне гафу итә икән, ул үзеннән-үзе артык иркәләүдән кыланчыклана, җәзасыз калуга шатланып укытучысына карата дорфалык һәм каршылык күрсәтә башлый, ә соңыннан ул үз ата-анасына да көн күрсәтми. Нәтиҗәдә әхлаксыз буын барлыкка килә. Әхлаксыз буынның балалары да шул ук формада тәрбия ала һәм җәмгыятьнең деградацияләнүен тудыра. Бу бик куркыныч күренеш. Үз вакытында күренекле шәхесләрнең берсе И.Кант болай язган: «Тәрбия сәнгатенең принцибы шундый: балалар бүгенге көн өчен тәрбия алырга тиеш түгел, ә бәлки алар киләчәк буын кешелек дөньясының тагын да яхшырак сыйфатын тудыру өчен тәрбия алырга тиешләр».

Балага тәрбия биргәндә тәрбиячеләр шуны онытмасыннар, бала икенче бер кешене йөрәге, хисләре белән тоярга тиеш. Шунсыз ул беркайчан да чын кеше була алмый. Тоярга, хис итәргә өйрәтү – иң читене. Шәфкатьлелек, сизгерлек, ярдәмчеллек бердәм тәрбия системасында гына тормышка аша ала. Әгәр гаиләдә баланың ата-анасына, әби-бабасына булган мәхәббәте аларга игелек эшләү теләге белән рухландырылмаса, ул эгоистик хискә әйләнә. Бала әнисен үзенә шатлык тудыру чыганагы булганы өчен генә ярата. Бала йөрәгендә  чын кешелек мәхәббәте – борчылу, дулкынлану, кайгырту хисләре тәрбияләгәндә генә тууын онытмаска кирәк.