Теремкәй кунаклары
(Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен театральләштерелгән музыкаль әкият)
Зөлфия ЗИННӘТУЛЛИНА,
Теләче районы Иске Җөри балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе
Максат: театральләштерү аша балаларның сүзлек байлыгын үстерү, активлаштыру, шигырь юлларын истә калдыру, чиста hәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү.
Бурычлар:
– балаларның игътибарлылыгын, хәтерен үстерү өстендә эшләү;
– әкиятләргә уңай караш, дуслык, хезмәтне ярату тәрбияләү;
– аларны кыргый хайваннар белән таныштыру һәм хайваннарның үзенчәлекле якларын танып әйтә белергә гадәтләндерү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү, сөйләм теле үсеше, иҗтимагый аралашу үсеше, нәфис-нәфасәти үсеш.
Көтелгән нәтиҗәләр: балаларның логик фикер йөртүләрен, сәнгатьле һәм бәйләнешле сөйләмне үстерү, әкиятләр белән кызыксынучанлык, иҗади шәхес тәрбияләү.
Җиһазлау: теремкәй (өй макеты), агач макетлары, ноутбук, мультимедиа аппараты.
Методик алымнар: сорау-җавап, музыкаль бию.
Музыкаль шөгыль барышы
(Залда бер теремкәй тора. Музыка астында, чи-чи-килеп, Тычкан керә, чабып, биеп йөри. Теремкәйне күрә.)
Тычкан. Ай-яй, матур теремкәй, монда кем яши икән? (Килә, шакылдата.) Тук-тук, тук, терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши? (Беркем дә дәшми.)
– Ярар, үзем яшәрмен. (Кереп китә.)
(Музыка астында сикерә-сикерә Бака керә, Теремкәйне күрә.)
Бака. Ай-яй, матур теремкәй, монда кем яши икән? (Килә, шакылдата.)
– Тук-тук, тук, терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?
Тычкан. Мин – Тычкан-чыелдык. Ә син кем?
Бака.
Мин – Бака-бакылдык.
Камышлы күлдә,куак төбендә,
Ятам быгырдап, мин – яшел бака.
Батып һәм калкып, су дулкынлатып,
Һаман кычкырам: бака-ка-ка-ка.
Мине дә керт әле.
Тычкан. Биеп күрсәтсәң, кертәм.
Бака. Әйдә, син дә чык, икәү бергә биибез. (Рус халык биюен бииләр.)
Икесе бергә. Булдырдык, булдырдык! (Кул чабалар.)
Тычкан. Әйдә, кер, икәү бергә яшәрбез.
(Канатларын кага-кага Әтәч керә, зур-зур атлап йөри,Теремкәйне күрә.)
Әтәч. Ай-яй, матур теремкәй, монда кем яши икән? (Килә, шакылдата.)
– Тук, тук-тук, терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?
Тычкан. Мин – Тычкан-чыелдык.
Бака. Мин – бака-бакылдык. Ә син кем?
Әтәч.
Мин – Әтәч-кикрикүүүк!
Иртән бик иртә торам,
Канат кагып кычкырам.
Кикрикүүүк, кикрикүүүк!
Тор иртәрәк, эшең күп.
Мине дә кертегез әле!?
Бака, Тычкан (икесе бергә). Шигырь сөйләсәң, кертәбез.
Әтәч. Үзем турында сөйлим, тыңлагыз.
Таң ата бугай, әтәч кычкыра:
– Кикрикүк, кикрикүк!
Я сузып кына, я бик еш кына:
– Кикрикүк, кикрикүк!
Мин дә уяндым әтәч тавышына.
– Кикрикүк, кикрикүк!
Бакчага килдем ашыга-ашыга:
– Кикрикүк, кикрикүк!
Бака, Тычкан (кул чабалар). Булдырдың, булдырдың. Әйдә, кер, өчәү бергә яшәрбез.
(Музыкага сикерә-сикерә Куян керә, чыркылдап көлә, теремкәйне күрә.)
Куян. Ай-яй, матур теремкәй, монда кем яши икән? (Килә, шакылдата.)
– Тук, тук-тук, терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?
Тычкан. Мин – Тычкан-чыелдык.
Бака. Мин – Бака-бакылдык.
Әтәч. Мин – Әтәч-Кикрикүүүк!
Тычкан. Ә син кем?
Куян.
Мин – Куян, Куркаккай.
Кечкенә генә.
Бик йомшак кына,
Бик куркак кына.
Ике колагым
Озынкай гына.
Аягым җиңел
Мамыктай гына.
Мине дә кертегез әле!
Тычкан. Берәр һөнәр күрсәтсәң, кертәбез.
Куян. Әйдәгез, чыгыгыз, бергәләп матур уен – “Тылсымлы келәм” уены уйныйбыз.
(“Тылсымлы келәм” уены уйныйлар.)
Куян. Мина тылсымлы келәмне җәяргә булышыгыз әле.
Уеннын тәртибе болай: сез миннән үзегезгә ошаган рәсемне сайлап алырга тиеш буласыз, аннан соң шул рәсем белән бер төркемдә булган 5 рәсемне табып, тылсымлы келәмдәге бер юлны сайлап, түгәрәкләрне каплап чыгарга тиеш буласыз. (Барысы да Куян өйрәткәнчә эшлиләр.)
– Ә хәзер сез, үзегезнең юлдан атлап, һәрбер рәсемнең исемен әйтеп барырга һәм барып җиткәч, шул рәсемнәрне гомумиләштереп, бер сүз белән әйтеп бирергә тиеш буласыз.
– Иң беренче үзем башлыйм, карап торыгыз.
– Сезгә уен ошадымы?
Барысы бергә. Әйе. Булдырдың, булдырдың. Матур уен өйрәттең. (Кул чабалар.)
Әйдә, кер, бергә яшәрбез.
Куян. Әйдәгез, башта уенны бергәләп җыеп алыйк.
(Музыка астында Бүре керә, эзләнеп йөри, теремкәйне күрә.)
Бүре. Ай-яй, матур теремкәй, монда кем яши икән? (Килә, шакылдата.) Тук, тук-тук, терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?
Тычкан. Мин – Тычкан-чыелдык.
Бака. Мин – Бака-бакылдык.
Әтәч. Мин – Әтәч-Кикрикүүүк!
Куян. Мин – Куян-Куркаккай.
Тычкан. Ә син кем?
Бүре. Мин – Бүре-Соры колак. Мине дә кертегез әле.
Тычкан. Берәр һөнәр күрсәтсәң, кертәбез.
Бүре. Мин “Түбәтәй” уенын беләм. Әйдәгез, чыгыгыз, бергәләп уйныйбыз.
Түбәтәй кемдә туктый, шуңа җәза бирелә. (“Түбәтәй” уены уйныйлар.)
Түбәтәеңне кигәнсең,
Бик ерактан килгәнсең.
Төскә матурлыгың белән
Шаккаттырыйм дигәнсең.
Түп-түп түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды. (“Түбәтәй” уйнала, җәза – шигырь сөйлиләр.)
Барысы бергә. Булдырдык, булдырдык. (Кул чабалар.) Әйдә, кер, бергә яшәрбез.
(Музыка астында Төлке керә, бик боргаланып йөри, матур киемнәрен күрсәтә, Теремкәйне күрә.)
Төлке. Ай-яй, матур теремкәй, монда кем яши икән? (Килә, шакылдата.) Тук, тук-тук, терем-теремкәй. Теремкәйдә кем яши?
Тычкан. Мин – Тычкан-чыелдык.
Бака. Мин – Бака-бакылдык.
Әтәч. Мин – Әтәч-кикрикүүүк!
Куян. Мин – Куян-куркаккай.
Бүре. Мин – Бүре-Соры колак.
Тычкан. Ә син кем?
Төлке.
Ә мин – Төлке-хәйләбай,
Көлтә-көлтә койрыгым
Болгый болгый барамын.
Кетәклеккә кереп мин,
Тавык, чебеш аламын.
Мине дә кертегез әле.
Тычкан. Бер мәкаль әйтсәң һәм биеп күрсәтсәң, кертәбез.
Төлке:(Мәкалъ әйтә.) Әйдәгез, чыгыгыз, бергәләп биибез.
Төлке. Бергәләп басыйк әле. (Басалар.)
Түгәрәк ясыйк әле. (Түгәрәк ясыйлар.)
Менә нинди түгәрәк!
Әйтерсең лә, күбәләк. (Күбәләк шикелле канат кагалар.)
Тыпыр-тыпыр тыпырдыйбыз, (Тыпырдыйлар.)
Бер дә карап тормыйбыз,
Менә шулай ял итәбез,
Бик тырышып биибез. (Татар халык биюе бииләр.)
Барысы бергә. Булдырдың, булдырдың! Әйдә, кер, бергә яшәрбез.
(Музыка астында лап-лап атлап. Аю керә,Теремкәйне күрә.)
Аю. Ай-яй, матур теремкәй, монда кем яши икән? (Килә, шакылдата.) Тук, тук, тук, терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши? (Һәрберсе дә җавап бирә.)
Тычкан. Ә син кем?
Аю.
Мин – Аю-камытаяк.
Мине дә кертегез әле.
Барысы. Безнең бит урын юк.
Аю.
Мин ишек төбендә генә торам. (Ишектән кереп карый.) Булмый.
Мин тәрәзәдән кереп карыйм. Булмый.
Ярар, мин түбәдә генә утырып торырмын. Булмый. (Теремкәйдән җәнлекләр чыга.)
Тычкан.
Барыбыз да чыгабыз,
Түбәгә син менмә!
Яңа өй төзербез
Без барыбыз бергә.
Әтәч. Без ул теремкәйгә барыбыз да сыярбыз. Бергәләп дус булып яшәрбез.
Бака. Мин сазлыктан мүк ташырмын.
Куян. Мин такта ярырмын.
Төлке. Мин бүрәнә каезлармын.
Аю. Ә без Бүре дус белән бүрәнә ташырбыз, теремкәйне салырбыз.
Барысы бергә.
Һәрбер эштә, һәр адымда
Дуслар кирәк, дуслар кирәк.
(“Әйлән-бәйлән” җыры (Р.Миңнуллин сүзләре, Ф.Әбүбәкеров көе) җырлана.)