“Тән әгъзалары” темасын кабатлау
(2 нчы сыйныфта татар теле дәресе)
Гөлнара ЗАРИПОВА,
Казандагы 189 нчы күп профильле “Заман” гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат: тән әгъзалары турындагы белемнәрен ныгыту, сөйләмдә дөрес куллана белү; исемнәрне тартым белән төрләндерү һәм сөйләмдә дөрес куллану, укучыларның коммуникатив эшчәнлекләрен активлаштыру; тән әгъзаларын чиста тоту, гигиена таләпләрен үтәүгә омтылыш тәрбияләү.
Чыганаклар: Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова “Күңелле татар теле”, “Сәлам” программасы
Жиһазлау: таратма материал, интерактив такта, карточкалар, компьютер, экран
Дәрес барышы
- I. Оештыру
Таңнар саен хәерле көн телим,
Аяз күкләр телим җиремә.
Кояшлы көн телим бар кешегә
Һәм иминлек телим илемә.
(Унай психологик халәт тудыру.)
- II. Белемнәрне актуальләштерү
Укытучы. Хәерле көн укучылар, без бүгенге дәресебезне шулай итеп, матур шигырь белән башлап җибәрик әле!
– Хәлләрегез ничек?
– Әйбәт!
– Кәефләрегез ничек?
– Әйбәт!
– Укучылар, игътибар иткән булсагыз, һәр төркем алдында хәрефләр бар, әйдәгез шул хәрефләрдән сүзләр төзеп карыйк әле. Нинди сүзләр килеп чыкты?
– Күз, баш, чәч.
– Бик дөрес, шулай булгач, без сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез икән?
– Тән, кеше турында.
– Әйе, балалар, бик дөрес, бүген без сезнең белән “Тән әгъзалары” темасын ныгытабыз, кабатлыйбыз.
– Укучылар, ә бу сүзләрне ныгытыр өчен без нәрсә эшләрбез икән?
– Укыйбыз, сүзләр әйтәбез.
– Дөрес, укучылар, без бүген сезнең белән тән әгъзалары турындагы сүзләрне ныгытабыз, кабатлыйбыз, язабыз.
III. Белемнәрне ныгыту
– Ә хәзер, әйдәгез, яхшы кәеф белән эшкә керешик. Сезнең алда бирем бар, игътибар итсәгез, анда күп итеп төрле хәрефләр язылган. Янында рәсемнәре дә бар. Татарча бу рәсемнәрне язып чыгып карыйк әле.
– Ә хәзер, әйдәгез, тикшереп алыйк әле, укучылар!
Тактада рәсем җыю
– Укучылар, карагыз әле, безнең дәресебезгә Буратино килгән. Тик ул нигәдер төссез, кәефсез. Әйдәгез, без аны матурлыйк. Аның өчен мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез табып урынына ябыштырыгыз.
(Баш, күз, чәч, колак, борын, авыз, кул, аяк,)
– Булдырдыгыз, укучылар! Әйдәгез, сөйләшүебезне дәвам иттерик.
Диалог
– Бу – кулмы?
– Әйе, кул.
– Бу – күзме?
– Юк, бу – күзләр.
– Бу – аякмы?
– Юк, бу – аяк түгел, бу – куллар.
Ял минуты (Күз, борын, авыз, колак)
Текст өстендә эш
Укытучы. Укучылар, алдыгызда яткан текстны бер кат укып чыгыгыз.
Алсу – бик чиста кыз. Ул иртән йокыдан тора, сабын белән кул һәм бит юа. Кечкенә щётка белән теш чистарта. Йомшак сөлге белән бит сөртә.
– Игътибар белән тыңлагыз, бер кат укып чыгам. (Чиратлап берәр җөмлә укып чыгалар. Сорауларга җавап бирәләр.)
– Алсу чиста кызмы?
– Ул теш чистартамы?
– Алсу нәрсә белән бит һәм кул юа?
– Алсу нәрсә белән бит сөртә?
Укытучы. Булдырдыгыз, укучылар. Хәзер тексттан тән әгъзалары булган сүзләрнең астына сызыгыз.
- Диалог
– Укучылар, бу – минем кулым. Самир, ә бу – синең кулыңмы?
– Бу – синең башыңмы?
– Бу – синең чәчеңме?
(Диалогны дәвам итәләр.)
Тактада сүзләрне җыю
- Өйгә эш
Укытучы. Укучылар, сезгә өйдә малайның тән әгъзаларын буш шакмакларга дөрес итеп урнаштырырга кирәк булачак.
– Үзегезнең яраткан героегызның рәсемен ясап, тән әгъзаларын языгыз.
- Рефлексия
– Укучылар без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (Кеше һәм аның тән әгъзалары турында.)
– Сезгә дәрес ошадымы? (Әйе.)
– Миңа да сезнең белән эшләве бик ошады. Үзегез өчен дә, минем өчен дә дәресне никадәр аңлавыгызны, дәреснең ошау-ошамавын билгеләп китегез. Буратинога үзегез сайлаган шарларны биреп чыгыгыз.
Кызыл шар – кызык булды
Яшел шар – ошады
Шәмәхә шар – аңламадым
– Барыгыз да бик актив катнаштыгыз, бик зур рәхмәт. Сау булыгыз!
– Сау булыгыз.