Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүдә “Блум кубы”

Гүзәлия ВӘЛИЕВА, Кадрия ХӨСНУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы Биектау авылындагы “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячеләре

Бүгенге, алдынгы технологияләр көннән-көн күбрәк кулланыла торган заманда,  тәрбиячедән бик күп нәрсә таләп ителә: үз эшеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен педагогтан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала.

Һәр педагог белем бирү эшчәнлеген планлаштыру процессында аның максатлары һәм конкрет бурычлары турында уйлана: тема буенча белемнәрне ничек кабатларга, гомумиләштерергә яки системалаштырырга? Осталыкны ничек ныгытырга? Темага кызыксынуны ничек формалаштырырга? Хәзерге вакытта тәрбияләнүчегә әзер мәгълүматны тапшыру гына түгел, ә аны алу, аңлау һәм куллану ысуллары белән таныштыру кирәк. Нәтиҗәдә ул алга таба үсеш өчен кирәкле белем алу ысулларын үзләштерә. Бу максатка ирешү өчен педагогның белем бирү эшчәнлеген балаларда белем, идеяләр, күнекмәләр үстерүгә ярдәм итүче бурычларга туры китереп оештыруы мөһим. Балаларга өйрәнелә торган тема буенча үз белемнәрен күрсәтергә, билгеле бер фаразларны шик астына куярга, ышануларны төзәтергә һәм яңа аңлау формалаштырырга мөмкинлек бирелергә тиеш. Моны ничек һәм нәрсә белән эшләргә? Балада фикерләү күнекмәләрен, танып белү һәм сөйләм активлыгын ничек үстерергә? Нинди техника һәм технология кулланырга? Бу эштә безгә төрле методикалар һәм технологияләр ярдәм итә.

Практика күрсәткәнчә, традицион эш формалары ярдәмендә бу проблеманы тулысынча хәл итеп булмый. Яңа формалар, ысуллар һәм технологияләр кулланырга кирәк. Журнал укучылар игътибарыгызга «Блум кубы» технологиясенә караган популяр алымны тәкъдим итәбез.

“Блум кубы” технологиясе Америка галиме һәм психологы Бенджамин Блум тарафыннан эшләнгән. Б.Блум педагогик эшчәнлек алгоритмнарының уникаль системасы авторы буларак билгеле. Аның теориясе белем бирү максатларын өч блокка бүлә: когнитив, психомотор һәм аффектив. Гади генә әйткәндә, бу максатларны “танып беләм”, “ясыйм” һәм “эшли беләм” блоклары белән билгеләргә мөмкин. Димәк, балага әзер белем түгел, ә проблема тәкъдим ителә. Ә ул, үз тәҗрибәсен һәм белемнәрен кулланып, бу проблеманы чишү юлларын табарга тиеш.

Блум кубигын куллану методикасы

  1. Гади кәгазь куб кирәк булачак, аның кырыйларында түбәндәге сораулар куела:

– Әйтеп бир.

– Ни өчен?

– Аңлатып бир.

– Тәкъдим ит.

– Уйлап тап.

– Уртаклаш.

  1. Белем бирү темасы формалаштырыла. Димәк, тема җавап бирергә тиешле сораулар даирәсен билгеләргә тиеш.
  2. “Блум кубигы” үзенчәлекле, чөнки ул төрле характердагы сорауларны формалаштырырга мөмкинлек бирә. Педагог яки бер тәрбияләнүче кубикны ыргыта. Кубик өслеге нинди сорау бирергә кирәклеген күрсәтәчәк. Балага биреләсе сорау шул сүздән башланырга тиеш.

* Әйтеп бир. Белемнәрне кабатлауны күздә тота. Бу – иң гади сораулар. Балага предметны, күренешне, терминны һ. б. атау тәкъдим ителә.

Бу блокны билгеле бер тема буенча гомуми белемнәрне тикшерергә ярдәм итүче вариатив биремнәр белән төрләндерергә мөмкин.

* Ни өчен? Бу сораулар блогы сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен формалаштырырга, ягъни күрсәтелгән предмет, күренеш белән булган процессларны тасвирларга мөмкинлек бирә.

Мәсәлән: Ни өчен кош ояларын туздырырга ярамый?

*Аңлатып бир. Бу сораулар проблеманы төрле яктан күрергә һәм проблеманың барлык якларына игътибарны тупларга булышалар.

Җиргә төшкән әйберне ашарга ярамый? Янгын сүндергеч ни өчен кирәк?

*Тәкъдим ит. Бала теге яки бу кагыйдәне кулланырга мөмкинлек бирүче юлны  тәкъдим итәргә тиеш. Димәк, бала конкрет ситуацияләрне чишү өчен үз белемен практикада ничек кулланырга икәнен аңлатырга тиеш.

Мәсәлән: Куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү нигә кирәк?

*Уйлап тап. Бу иҗади сораулар, аларда фараз, уйдырма элементы бар. Мәсәлән: Билгесез кеше ишек шакыса, нишлисең?

*Уртаклаш. Бу блокның сораулары мәктәпкәчә яшьтәге балаларның фикерләү эшчәнлеген активлаштыру өчен, аларны анализларга, фактларны һәм нәтиҗәләрне аерып чыгарырга, алынган мәгълүматларның әһәмиятен бәяләргә, аларны бәяләүгә игътибарны юнәлтергә өйрәтәләр. Мәсәлән: Иң кызыклы бәйрәмеңне искә төшер. Нәрсә ошады? Билгесез предметлар очраса, нишлисең?

Дәресләрдә “Блум кубы” куллану вариантлары

“Блум кубигы” универсаль. Ике вариант булырга мөмкин:

– сорауларны педагог үзе төзи. Бу башлангыч этапта кулланыла торган җиңелрәк ысул – балаларга мисаллар күрсәтергә кирәк булганда, куб белән эшләү ысуллары;

–сорауларны тәрбияләнүчеләр үзләре төзи. Бу вариант балалардан билгеле бер әзерлек, билгеле бер күнекмә таләп итә.

Кубик өслегендәге сорауларны үз теләгең белән үзгәртергә мөмкин. Бары тик аларның бирелгән теманың барлык якларына кагылуы гына мөһим.

“Блум кубы”н дәреснең барлык этапларында да кулланырга мөмкин. Әмма төп максаты – өйрәнгән материалны ныгыту, алган белемнәрне анализлау осталыгы.

Без, экстремаль ситуацияләрдә балаларның аңлы тәртибен формалаштырыру, куркынычсызлыкның элементар кагыйдәләре турында белем бирү, аны ныгыту һәм киңәйтү, урамда, табигатьтә һәм өйдә үз-үзләрен тоту культурасын тәрбияләү максатында “Минем куркынычсызлыгым” дип исемләнгән заманча методик кулланма – “Блум кубы” ясадык. Җыентыкта 8 Блум кубы бирелгән, аларның  һәрберсендә куркынычсызлык темасына сораулар куелган:

  • юл хәвефсезлеге кагыйдәләре;
  • янгын куркынычсызлыгы;
  • урам куркынычсызлыгы;
  • өйдәге куркынычсызлык;
  • табигатьтә куркынычсызлык кагыйдәләре;
  • кышкы куркынычсызлык;
  • боз өстендә йөрү куркынычсызлыгы;
  • хәвефсез Яңа ел бәйрәмнәре.

Методик кулланма күп функцияле. Аны балалар төркеме белән дәресләрдә һәм режим моментларында, уеннарда кулланырга мөмкин. Ярдәмлек вариатив. Сорауларны балаларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып үзгәртергә, катлауландырырга мөмкин.

«Блум кубигы» алымын куллану мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төрле яктан үсешенә, шул исәптән сөйләмгә дә уңай йогынты ясый. “Блум кубигы” баланың танып белү, иҗади, эмоциональ якларын үстерергә ярдәм итә.