Кышлаучы канатлы дусларыбыз безнең ярдәмгә мохтаҗ

Диләрә КОЗЛОВА,

Казандагы 167 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:

балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру;

– аларның ничек тукланулары, кыш айларында аларга кешеләрнең ярдәмгә килүләре турында аларга җим куярга кирәклеген аңлату;

– кошларга карата шәфкатьлелек, сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: кышлаучы кошларның рәсемнәре, кошларның тавыш язмалары, җимлек, җим, мультимедиа җиһазлары, альбом бите, төсле буяулар җыелмасы, пумала, сулы банка.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Әйдәгез, бер-беребез белән исәнләшеп, хәерле иртә телик. Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, ә сез җавабын әйтегез.

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җил-буран, –

Бу кайчак, туган? (Г.Тукай)

Балалар. Кыш көне.

Тәрбияче Дөрес, молодцы!

Йолдыз, йолдыз вак кына,

Яфраклары ак кына.

Өс киемеңә куна,

Тәнгә тисә, су була. (Кар бөртеге)

– Карагыз әле, нинди зур кар бөртеге безгә кунакка очып килде! Ул гади түгел, ә тылсымлы! Әйдәгез әле, карап чыгыйк аны.

– Балалар, кар бөртеге безгә хат алып килгән. Хәзер мин аны сезгә укыйм.

“Исәнмесез, балалар! Мин сезнең кызыксынучан һәм тапкыр булуыгызны ишеттем. Мин сездән безнең якларда кышлаучы кошларны беләсезме икәнегезне тикшерергә теләдем.

– Балалар, кар бөртеге нинди кышлаучы кошларны белгәнегезне белергә тели.

– Әйдәгез, кар бөртеге алып килгән табышмакларны чишик. “Кем зирәк – әйт тизрәк!” (Балалар җавап бирә.)

  1. Гөлдер-гөлдер гөл итекле,

Гөлкәй кызыл читекле. (Күгәрчен)

  1. Җәй такылдый бу чүкеч,

Кыш такылдый бу чүкеч.

Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)

  1. Ала чапан киенгән,

Мал суйганга сөенгән,

Шунда төшеп йөгергән. (Саескан)

  1. Кырау булсын,

Кырпак булсын,

Китмәс дустым.

Җәен-кышын

Салмый сары

Алъяпкычын. (Песнәк)

  1. Чырык-чырык чыркылдый,

Бер жиргә дә ул китми.

Безнең белән дус яши,

Әйтегезче, ул ни? (Чыпчык)

  1. Нинди кош көне буе үзенең исемен кычкыра? (Карга) (Слайдта кошларның рәсемнәре чыгып бара.)

Тәрбияче. Ә хәзер,кошларыбызның тавышларын тыңлап китик.

– Өстәлдә кошлар рәсеме. Балалар, игътибар белән карагыз әле, монда барысы да кышлаучы кошлармы? (Балалар җавабы.)

– Дөрес, монда кышлаучы кошлар гына түгел. Безгә бары тик безнең якларда кышлаучы кошларны гына калдырырга кирәк. (“Күчмә һәм кошлаучы кошлар” дигән дидактик уен.)

Хәрәкәтле ял минуты

Тәрбияче. Әйдәгез, хәзер бераз ял итеп алабыз.

Тәрәз каршына (тәрәзәгә күрсәтү)

Килгән бер чыпчык. (бер бармакны күрсәтү)

Мине чакыра (үзен күрсәтү)

“Чык әле, ди, чык” (кул изәү)

Алдый ул, беләм, (бармак янау)

Гел шулай итә. (җилкәне җыеру)

Йөгереп чыксам, (йөгерү хәрәкәте)

Оча да китә. (очу хәрәкәте)

(Балалар өстәл артларына үз урыннарына утыралар.)

Тәрбияче. Балалар, безнең янга песнәк очып килде. Ул безгә нәрсәдер әйтергә тели.

– Аңа бик моңсу, чөнки аның дуслары юк икән. Әйдәгез, сезнең белән песнәккә дуслар ясыйк.

–Эшне башлар алдыннан бармакларыбызны әзерлибез. Бармаклар белән уйнап алабыз.

Карга килер казан асар,

Торна килер тоз салыр,

Саескан килеп салма салыр,

Песнәк килеп пешерер,

Чыпчык килеп төшерер,

Данис ашап бетерер. (Һәр бала үз исемен әйтә.)

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, песнәк башка кошлардан нәрсәсе белән аерыла? (Балалар җавабы.)

– Кошның иң беренче итеп нәрсәсен ясыйбыз?

– Дөрес, иң беренче итеп гәүдәсен, аннары башын, канатларын, койрыгын, томшыгын, тәпиен ясыйбыз. (Балалар эше, тәрбияче ярдәме.)

Тәрбияче. Балалар, карагыз, күпме кошлар очып килгәннәр, ачыкканнар, әйдәгез, аларга ярдәм итик. Аларга җимлек куйыйк, җимен дә салырга онытмыйк.

Кыш җиттеме кошлар өчен

Без ашханә ачабыз.

Һәм кошларга эндәшәбез:

Рәхим итеп ашагыз!