А.Алишның “Бал корты һәм Шөпшә” әкиятен сәхнәләштерү

Рәзинә ГАТИНА,

Питрәч районы Көек авылындагы 1 нче “Алтын балык” балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Эльза СӘЛАХОВА,

зурлар төркеме тәрбиячесе

Нәкыя ФӘХРЕТДИНОВА,

музыка җитәкчесе

Максат: әкиятләр аша балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Бурычлар: әкиятләр уку, аларның акыллы үгет-нәсыйхәтләрен балаларга җиткерү, сәнгатьле итеп сөйләүләренә ирешү. Әкиятләр ярдәмендә сүз байлыгын арттыру, әдәплелек тәрбияләү.

Җиһазлар: яшел үлән (келәм), зур төрле төстәге чәчәкләр, кырмыска, күбәләк, шөпшә бал кортының савытлары.

Эшчәнлеккә әзерлек: балалар белән алдан Абдулла Алиш иҗаты белән танышу, әкиятләрен уку.

Сценарий барышы

Әкиятче. Көннәрдән бер көнне чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. Шул турыда төрле якка хәбәр салган.

(Чәчәкләр башлыгы, Кырмыска, Чикерткәләр чыга. Музыка. Чәчәкләр башлыгы утыра, аның янында – Кырмыска, Чикерткәләр.)

Чәчәкләр башлыгы. Картайдым шул инде мин, бал да җыя алмыйм. Минем әмеремне тыңлагыз. (Кырмыска скрипкада уйный. Музыка.) Тукта инде. Кем дә кем бал салырга яхшы савыт әзерли, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәм. (Күбәләк оча, хәбәр сала.)

Күбәләк. Кем дә кем бал салырга яхшы савыт әзерли, чәчәкләр башлыгы барлык чәчәктәге балны шуңа бирә. (Тылсымлы музыка.)

(Сәхнәгә бөҗәкләр: Чикерткә, Коңгыз, Кырмыска очып чыга. Хәбәрне ишеткәч, бер-беренә карашалар, урыннарына очып китәләр, савыт ясарга тотыналар.)

Кырмыскалар биюе

(Ясаган савытларын өстәлгә куялар.)

Әкиятче. Бөҗәкләр, көн-төн тырышып, савыт эшләгәннәр. Һәркайсының да бал җыярга рөхсәт аласы килгән. (Шөпшә очып йөри башлый, Бал корты янына очып килә. Музыка.)

Шөпшә. Сәлам, Бал корты.

Бал корты. Исәнме, Шөпшә дус. Син бал савыты ясадыңмы соң әле?

Шөпшә. Әй, өлгерермен әле. Әйдә, минем белән биергә киттек.

Бал корты. Юк, Шөпшә дус, мин уйлыйм әле. (Бал корты уйлый, Шөпшә бии.)

Шөпшә биюе

Шөпшә. Сәлам, Бал корты.

Бал корты. Хәерле көн, дустым. Савытың ничек?

Шөпшә. Ясый да башламадым әле, соңынан да өлгерермен әле. Әйдә, минем белән кояшта кызынырга.

Бал корты. Юк, бармыйм, минем эшлисем бар әле. (Музыка.)

Күбәләкләр биюе. .(Ясаган савытларын өстәлгә куялар.)

Күбәләк. Иртәгә бәйгенен соңгы көне. (Шөпшә кызынып яткан җиренән тора да кәгазь яфраклардан савыт ясый, анны бизи. Музыка. Җырлый-җырлый Чәчәкләр башлыгы янына очып килә, савытын куя.)

Шөпшә (җырлый).

Мин – зифа Шөпшә кызы,

Бөҗәкләрнең асылы.

Матурлыкта – беренче,

Һәрвакыт җиңүче.

Шөпшә. Нинди мат-у-уур!

Чәчәкләр башлыгы. Савытларыгызның сыйфатын тикшереп карыйм әле. (Ясаган савытларны карый, Кырмыска скрипкада уйный. Музыка.)

(Тузынган). Ясаган савытларның барысы да яраксыз, (Янында – Кырмыска, Чикерткәләр.)

Бал корты кайда соң? Өлгерми инде әллә?

(Бал корты очып килә, кулында – савыт. Җырлый. Музыка.)

Бал корты (җырлый).

Иртүк эштә, тырыш без,

Ялкауларны сөймибез,

Бал кортлары – без, без, без. без,

Бал җыябыз без, без, без.

Чәчәкләр башлыгы. Йә, тикшереп карыйк инде синекен дә. Әйбәт, тырышкан, менә дигән кәрәз эшләп чыгарган.

Чәчәктән бал җыярга бал кортларына рөхсәт бирәм. (Кырмыскага.) Нишләп торасың инде, уйна. (Музыка.)

Әкиятче. Шул көннән башлап, Бал кортлары чәчәктән бал җыя башлаганнар. (Музыкага балалар чыга, бергәләп «Хөрмәт төбе – хезмәт» дип әйтеп, баш ияләр.)