Мактанчык әтәч

(Мюзикл)

Эльвира МӨХӘММӘТШИНА,

Туймазыдагы 15 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе

Катнашалар: Алып баручы (өлкән яшьтәге кеше), Әтәч Кызыл Кикрик, Тавык, Чебиләр – 3 бала, Куян, Тиен, Төлке, балалар хоры.

Мюзикл барышы

(Салмак татар көе фон булып ишетелә. Пәрдә ачыла.)

1 нче күренеш

(Йорт тора, янында кунача, шунда өч чеби белән әтәч “йоклыйлар”. Әни тавык юылган керләрне бауга элеп йөри.)

Алып баручы. Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер тавык. Аның өч чебие hәм Кызыл Кикрик исемле әтәч улы булган, ди. Кызыл Кикрик бигрәк тә мактанчык hәм ялкау булган, ди.

Тавык. Балалар, торыгыз. (Чебиләр уяна, киереләләр һәм куначчадан сикереп төшәләр. Әтәч йоклавын дәвам иттерә.)

Тавык. Кызыл Кикрик, тор инде.

Әтәч. Нәрсә булган?

Тавык. Кояш чыккан!

Әтәч (куначадан сикереп). Ки-ки-ри-күк!

(Чебиләр шаян бию бииләр, Әтәч исә “Әпипә” көенә жыр жырлый.)

Әтәч.

Мин әтәч, мин унган,

Төтмыйм өстемдә тузан.

(2 тапкыр)
Мин бигрәк тә көчлемен,

Курыкмыйм мин козгыннан.

(2 тапкыр)

(Чебиләр, тәпиләре белән “чокып”, суалчаннар эзли. Тавык жырлап дәвам иттерә.)

Тавык.

Улыкаем, әтәчкәй,

Безгә ярдам итче син.

(2 тапкыр)
Сенлекәшләрең кебек

Ашарга көрт эзлә син.

(2 тапкыр)

Әтәч. Ки-ки-ри-күк! Ки-ки-ри-күк! Килегез! Таптым зур корт! (Чебиләр Әтәч янына чабышып килә, ләкин берни дә таб а алмыйлар.)

Чебиләр (ачуланыбрак). Кыт-кыт-кыт, кайда корт? Мактанчык! Кыт-кыт-кыт! (Чебиләр такмаклар жырлый.)

1 нче чеби.

Ике тавык бакча казый,

Итәкләрен кыстырып.

Әтәч абый китап карый,

Күләгәдә утырып.

Кызыл Кикрик, кызыл баш – замечательная!

Эшләмичә йоклап ята – обязательная!

2 нче чеби.

Безнең әтәч бигрәк уңган –

Комганга су тутырмый.

Киртә башына кунаклап,

Кычкырып авыз салмый.

Кызыл Кикрик, кызыл баш – замечательная!

Эшләмичә йоклап ята – обязательная!

3 нче чеби.

Иртән тороп тышка чыксам

Әниебез кар көри.

Әтәчебез туфли киеп

Урамда биеп йөри.

Кызыл Кикрик, кызыл баш – замечательная!

Эшләмичә йөклап ята – обязательная!

Әтәч.

Иртән торып уятам,

Көне буе ашатам.

Кич җиткәч тә, арымыйча

Барыгызны йоклатам.

Уф, арыдым, арыдым – замечательная!

(Үпкәләп.) Хәзер китәм урманга мин – обязательная!

(Әтәч урманга китә. Пәрдә ачыла. Әтәч пәрдә алдында кала, атлавын дәвам иттерә.)

Алып баручы. Әзме-күпме вакыт узган. Кызыл Кикрик, саф hавада гөлләр иснәп, күбәләкләр очканын карап, урман буена килеп тә җиткән.

(Пәрдәләр ачыла. Әтәч читтән күзәтеп тора.)

2 нче күренеш

(Урман. Куян жиләк жыя. Хор ( “Безнең урам” жырының көенә жырлый.)

Безнең урман, матур урман,

Үсә анда җир-җиләк.

(2 тапкыр)
Җиләкләрне тутырырга

Куянга кирәк чиләк.

(2 тапкыр)

Әтәч (дәвам итә).

Ки-ки-ри-күк! Ки-ки-ри-күк!

Нинди рәхәт урманда.

(2 тапкыр)
Уйнап-көлөп, җиләк җыеп,

Йөрергә була анда.

(2 тапкыр)

Куян (дәвам итә).

Әйдә, бергә җиләк җыеп,

Ашыйбыз, әтәчкәем.

(2 тапкыр)
Икәү бергә җыйган җиләк

Бик тәмле, әтәчкәем.

(2 тапкыр)

Әтәч (дәвам итә).

  Ярый, куян, мин ризамын,

Бир ин зур чиләгеңне.

(2 тапкыр)
  Син, куян, җый – мин ашармын

Бар тәмле җиләгеңне

(2 тапкыр)

 

(Хор жырлаган вакытта балалар “Җиләк җыям, как коям” уенын уйный. Шул вакытта Куян жиләк жыя, Әтәч исә ял итеп йөри. Уеннан соң Куян белән Әтәч очраша.)

Куян.

Кайда җиләкле чиләген, кадерле иптәшкәем?

Синең белән дус булалмыйм, мактанчык әтәчкәем. (Куян үпкәләп, китә.)

Хор (“Безнең урам” жырының көенә жырлый).

Безнең урман, матур урман,

Чикләвек усә анда.

(2 тапкыр)
Чикләвекне җыям, диеп,

Тиен йөгерә анда

(2 тапкыр)

(Тиен чыга, чикләвек жыя.)

Тиен (“Эх, тал, тала, тала” жырының көенә жырлый).

Урманда чикләвек бик күп,

Ничек җиярга инде?

Чиләккәеине тутырып,

Кайтып китәргә иде.

Эх, тала, тала, тала, тала ике беләгем.

Талмас иде беләкләрем – бигрәк авыр чиләгем.

Әтәч (дәвам иттерә).

Ки-ки-ри-күк! Ки-ки-ри-күк!

Исәнме, тиенкәем.

Чиләгеңне күтәрешеп,

Сиңа ярдәмләшәем.

Тиен (жырның кушымтасын жырлый).

Эх, тала, тала, тала, тала ике беләгем.

Рәхмәт сиңа, әтәчкәем, синсез бармый эшкәем.

Әтәч. Бигрәк авыр чиләкләрең. Кая илтергә?

Тиен. Өйгә хәтле.

Әтәч. Ә кайда синең өен?

Тиен. Урманның теге-е-е башында. (Тиен арткы планга китә.)

Әтәч. Хәйлә көрыйм әле, чиләкләрен түгим әле. (Әтәч чиләкләрне бушата, Тиенне куып житә. Алга таба бергәләп атлыйлар. Тиен чиләкләрнең буш икәнен күрә.)

Тиен. Ә кайда чикләвек? (Әтәч иңбашны сикертеп куя. Тиен балалар (хор) янына бара.)

Тиен. Балалар, чикләвекне җыешырга ярдәм итегез әле.

“Кем тизрәк чикләвекне жыя?” уены

Тиен. Кайда синең хәлкәйләрең, кадерле әтәчкәем?

Синең белән дус булалмыйм, мактанчык әтәчкәем. (Тиен китә. Төлке чыга.)

Төлке (“Бөрлегән” жырының көенә).

Урманнарда үскән гөлләр

Тик минем өчен генә.

(2 тапкыр)
Шундый чибәр, шундый матур

Урманда мин бер генә.

(2 тапкыр)

Төлке (Әтәчне күреп, жырын дәвам итә).

Ни хәлдә син, әтәчкәем,

Килеп чыктың урманга?

(2 тапкыр)
Рәхим итеп, иптәшкәем,

Сине чакырам кунакка!

(2 тапкыр)
Чикләвек тә авыз ит,  
Җиләген дә авыз ит. (2 тапкыр)
Ашатырмын, эчертермен,

Симертермен сине мин.

(2 тапкыр)

Әтәч. Ох, тәмле! (Төлке, зур пычаҡ белән чәнечке алып, Әтәчкә таба яшеренеп якыная бара. Әтәч кинәт аны күрә, балаларга (хор) таба йөгерә.)

“Эзлә” уены

(Төлке Әтәчне таба алмый. )

Төлке (канәгатьсез генә). Ашаттым! Эчерттем! Рәхмәт тә әйтмәде! Э-эх! (Китә.)

Әтәч. Рәхмәт сезгә, балалар, мине коткарганыгыз өчен. Мин өйгә кайтам инде.

(Пәрдә ябыла. Әтәч пәрдә алдында кала, йөрүен дәвам иттерә.)

Алып баручы. Кызыл Кикрик төлкенең кулыннан чак кына котылып калды. Хәзер ул аңлады: мактанчык булырга ярамый. Ул урман буйлап басу юлыннан әнисе янына ашыкты, исән-сау үз өенә кайтты.

(Пәрдә ачыла.)

3 нче күренеш. Йорт.

(Әтәчне каршы алырга Тавык белән Чебиләр сөенеп йөгереп чыга.)

Әтәч. Әнием, туганнарым, мин сезне бик сагындым. Хәзер мин аңладым – мактанчык булырга ярамый.

1 нче чеби. Кызыл Кикрик исән-сау кайтты, бездә бәйрәм!

2 нче чеби. Шулай булгач, биеп алыйк, әйдәгез!

(Барлыҡ геройлар сәхнәгә чыга һәм татар полькасын бииләр. Баш ию. Пәрдә ябыла.)