«Он тарту» татар халык йоласы

Гөлүсә МИҢНЕБАЕВА,

Арчадагы 9 нчы балалар бакчасының татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячесе

Максат:

татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыруны дәвам итү;

балаларда бу гореф гадәтләргә, йолаларга хөрмәт, ихтирам тәрбияләү;

– милли җырлы-биюле уеннар аша балаларда туган телгә карата хөрмәт тәрбияләү;

– балаларның сүз байлыкларын арттыру.

Йола барышы

Бабай. Табигатьне генә күр әле, карчык, ул болыннары… Ялтырап бормалы Агыйдел ага. Ул баллы куәт исе дисенме,балык исемеӨлгергән, ашлыктан тарткан он исе, бәгырьләрне кисеп керә, карчык.

Әби. Сөбханалла, сөбханалла диген, Гарифҗан, бар нәрсә дә Аллаһ рәхмәтеннән тора. Бик шөкер килде бит елы да… Икмәкләр дә бик уңышлы булды.

Бабай. Шулай, карчык, шулай… Җиле дә вакытында исеп, яңгыры да вакытында яуды. Шөкер, хезмәтебез бушка китмәде, барыбыз да шул бер пот икмәккә карап торган көнебез.

Әби. Илдә тынычлык урнашкач, заманаларыбыз да үзгәреп, тормышларыбыз да әкренләп җайлана төшә бит, картым.

Бабай. Әлһамдеүлләх таякка эшләп,ачлыктан үлмәскә бер кесә ашлык белән тотылып,зинданнарда күпме халык әрәм булды.

Әби. Сөйләмә генә инде, картым… үзәкләрне өзәрлек!

Әйдәле, Гарифҗан, тегермән ташларыңны караштыра тор. Хәзер килеп җитәрләр. Кичә байтак кеше белешкән иде түгелме соң?

Бабай. Ташын карадым ла, карчык, суы шактый кимегән әле. Бераз буаны ныгытмыйча, тегермәнне җибәреп булмас. Ярты-йорты эшнең рәте-башы булмас. Кешенең карап торган икмәгеннән мәхрүм итсәң, Аллам сакласын.

Әби. Шулай, шулай, картым. Гозер-амәнәт итеп, сиңа тапшырганнар икән, мамык кебек булсын, картым. Тегермәне легер-легер әйләнеп, яхшы чыгарса гына, икмәкнең  исе дөньяларга тарала аның. (Ашлык күтәреп, берәм-берәм керә башлыйлар.)

1 нче егет. Әссәламәгаләйкүм, исән-саулар гына торасызмы?

Бабай. Вәгаләйкүмәссәләм! Шөкер үзегез исән-саулар килеп җиттегезме? Әй, улым да килгән икәәән.

Теге юлы килгәндә шигырь өйрәнеп кил дигән идем, улым, кая өйрәнденме икән? (Бала сөйли.)

Бабай. Әй, маладис улым, булдырдың. Урнашыгыз әйдә, оланнар.

2 нче егет. И Гарифҗан абзый, без бу көнне саный-саный көтәбез. Ай-яй шактый булды быел икмәк. Урнашабыз, урнашабыз…

1 нче егет. Икмәктә генә микән хикмәт? Гарифҗан бабай белән Майҗамал түтидәдер хикмәт. (Шаярып.) Алар булмаса, нишләр идек, җәмәгать?

Әби. И рәхмәт төшкереләре, безне шулай олылаган өчен ходай зурласын сезне.

Әй, улым, кая син дә берәр шигырь өйрәндеңме соң?

2 нче егет. Бар, энем, теге  өйрәнгән матур шигыреңне сөйләп күрсәт әле. (Бала сөйли.)

Бабай. И рәхмәт, улым, менә ичмасам булдыралар!..

Әби. Гарифҗан! Буаның суы кимегән дигән, идең түгелме соң? Эш башланганчы, бергә-бергә ныгытып аласызмы әллә?

1 нче гет. Хәзер, Майҗамал түти, тегермәнгә җан кертәбез аны.

1 нче кыз. Әйдәгез, җәмәгать, эшкә тотыныйк. Кем эшләми – шул ашамый. Майҗамал түтинең икмәгеннән авыз итәсегез килсә, тизрәк эшлик…

2 нче кыз. Әйдәгез, җырлый,җырлый эшлик. Тизрәк тә эшләнер, күңелләр дә күтәрелеп китәр.

Бергә.

Жырлыйк әле, җырлап эшлик,

Жырлап эшләр чагыбыз

Нинди матур, нинди гузэл

Безне туган ягыбыз.

Кушымта:

Безнен эшкә сездэ шулай

Җиң сызганып кушылыгыз.

Йөрәкләрне жилкендереп

Жырлап эшләр чагыбыз.

Әби. Булдырдырдыгыз, оланнар. Мондый ил тоткасыдай, егетләр-кызлар булганда була. Кара,   мөшкәдән ничек итеп ага… Күрегез әле бу нигъмәтне! (Учына он ала, онны уып карый.)

Бергә. Әйе-әйе, ай-яй, бигрәк хуш исле.

Әби (бер уч он алып кереп китә). Балалар, мин кереп, ипиемне өлгертим әле.

1 нче кыз (уртага чыгып). Әйдәгез әле, җәмәгать, чират җиткәнче, берәр уен уйнап алыйк.

Бергә. Әйдәгез, әйдәгез.

(4 нче төркем балалары – “Башмакчы” уенын, ә 12 нче төркем балалары “Төймә” уенын уйный.)

Әби. Икмәк пешеп чыкты, оланнар. Әйдәгез, авыз итегез. (Гадел белән Раяз шигырь сөйли.)

1 нче егет. Ай-яй ничек күпереп пешкән, исләре дә исләре…

2 нче егет. Мондый күпереп пешкән икмәкне бары Майҗамал әби генә пешерә ала.

Әби. И оланнар, икмәкне пешереп була аны, оны яхшы булса… Онда бөтен хикмәт, онда… Гарифҗаным гына исән булып тора күрсен.

1 нче егет. Әйе шул, мондый яхшы онны бары Гарифҗан бабай гына тарта белә.

2 нче егет. Якын тирәдә андый тегермәнне көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмассың. Тегермәнчесе турында әйтәсе дә юк.

Бабай. Әәәәй, оланнар. Илләребез тыныч булып, икмәкләребезне исән-сау ашарга насыйп булсын…

1 нче егет. Шулай булсын, амин сез дә исән-сау гына булып, тегермәндә

теркелдәп торсын.

Әби. Шулай, шулай булсын, оланнар. (Җырлый.)

Әйдә әле, Гарифҗан, булмаса, гармуныңны тартып җибәр әле…

Дөбер, дөбер әйләндерә

Тегермәннең ташлары,

Ниләр генә күрми икән

Бу адәмнең башлары.

Уйныйбыз да, жырлыйбыз да,

Дуслар гаеп итмәсләр.

Халкыбызга бәхет теләп,

Җырлап яшик, иптәшләр. (Чыгып китәләр.)