Туган телем – татлы тел
(Уртанчылар төркемендәгеләр өчен шөгыль)
Камилә ИСМӘГЫЙЛЕВА,
Казандагы 183 нче балалар бакчасы тәрбиячесе, .
Максат: Туган тел, туган ил турындагы күзаллауларын формалаштыру.
Бурычлар:
тәрбияви: балаларда туган телебезне ярату хисләре, төрле милләт кешеләренә карата ихтирамлылык тәрбияләү;
үстерелешле: балаларның фикерләү сәләтен үстерү;
белем бирүдә: балаларны төрле милләт уеннары, табышмаклары белән таныштыру, балаларның туган тел турында белемнәрен камилләштерү, шигырь, җыр, уеннар аша туган телебезнең матурлыгын, байлыгын күрсәтү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.
Җиһазлау: милли киемдәге курчаклар, какошник, түбәтәй, чигүле әйберләр, бизәкле савытлар, дидактик уенга бизәкләр.
Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше, эстетик сәнгать үсеше, социаль аралашу, физик үсеш.
Методик алымнар: әңгәмә, сорауларга җавап бирү, нәфис сүз, балаларны мактау, практик эш, сюрприз, тарату материаллары куллану, музыка.
Алдан эшләнгән эш: шигырь, җырлар өйрәнү, туган тел турында әңгәмә оештыру.
Эшчәнлек төзелеше:
- Эмоциональ халәт тудыру, кереш, оештыру өлеше.
- Төп өлеш:
– шигырь уку;
– әңгәмә;
– сюрприз;
– “Белгәнеңне сөйлә” уены;
– “Сандык эчендә ниләр бар?” уены;
– “Чума үрдәк, чума каз” дигән татар халык уены;
– “Море волнуется” дигән рус халык уены;
– практик эшчәнлек: “Читекне бизә” дидактик уены;
– практик эшчәнлеккә анализ;
– татар халык бию көенә бию.
- Йомгаклау өлеше: рефлексия.
Шөгыль барышы
- Оештыру өлеше
Тәрбияче.
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Балалар, 21 февраль – Туган тел көне. Һәр кешенең дә туган җире, туган теле, туган иле бар. Менә сезнең туган телегез нинди? (Балалар җавабы.)
- Мотивлаштыру
Тәрбияче. Балалар, безнең ишек төбендә кемнәрдер бар. Бер-икегез барып карап килегез әле, кемнәр икән? (Берничә бала ишек төбеннән төрле милләт киемнәре кигән курчакларны, сандыкны алып керәләр.)
- Актуальләштерү
Тәрбияче. Менә кемнәр икән ишек төбендә – төрле милләт киеме кигән курчаклар. Әйдәгез әле, аларны карап китик.
“Белгәнеңне сөйлә” уены
(Балалар белән, курчакларга карап, төрле милләтләр турында сөйләшү.)
“Сандык эчендә ниләр бар?” уены
Тәрбияче. Ә сандыкта нәрсәләр бар икән? (Сандыктан чыккан һәр әйберне алып карап, әңгәмә кору.)
Тәрбияче. Балалар, һәр милләтнең дә үз бәйрәмнәре, йолалары, хәтта уеннары да бар. Әйдәгез, шуларның берничәсен уйнап китәбез.
Динамик пауза
Татар халык уены: “Чума үрдәк, чума каз”
Чума үрдәк, чума каз,
Тирән күлне ярата ул, ярата. (Һәр юл ике тапкыр кабатлана.)
Ислам үзенә иптәш эзли,
Әминәне ярата ул, ярата.
Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер инде тагын сезгә таныш булган уенны уйнап китик әле.
Рус халык уены: “Море волнуется”
Практик эшчәнлек
Дидактик уен: “Читекне бизә”. (Балалар бизәгән вакытта әкрен генә “Туган тел” җыры куела.)
Тәрбияче. Балалар, ә хәзер, әйдәгез, алъяпкыч белән читеккә бизәкләр куйыйк. (Берничә бала бергәләп тә эшли. Бизәлгән алъяпкыч һәм читекләрдән күргәзмә ясала, балалар белән берлектә эшләнгән эшләргә анализ ясала.)
– Алия, сиңа бигрәк тә кайсы читек күбрәк ошады? Ни өчен?
– Ильяс, син кайсы алъяпкычны сайлар идең? һ.б.
Физминутка
Тәрбияче. Ә хәзер, әйдәгез, бер рәхәтләнеп үзебезчә матур итеп, татар халык көенә биеп алыйк әле.
- Рефлексия
Тәрбияче. Бик яхшы, балалар, сез бик актив булдыгыз, булдырдыгыз.
– Без бүген сезнең белән ниләр эшләдек?
– Нинди яңалыклар белдегез?
– Сезгә шөгыльнең кайсы өлеше бигрәк тә ошады?
– Өйдә кайсы уеннарны уйнар идегез? (Балаларның фикерләре тыңланыла.)