Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа

(Икенче кечкенәләр төркемендәгеләр өчен бәйрәм кичәсе)

Айгөл БӘХТЕГӘРӘЕВА, Гөлия ГАРИФУЛЛИНА,

Казандагы 115 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре

 

Максат: балаларда әниләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, ярату тәрбияләү; бию, җырлау күнекмәләрен ныгыту; балаларда зәвык, иҗади сәләт үстерү.

Бәйрәм барышы

(Әниләргә залга керер алдынан өч төргә бүленеп, жетоннар таратыла. Әниләр өч командага бүленеп утыралар. Залның арткы ягында өй фоны. Матур татарча милли музыка яңгырый.)

Бала.

Сәгать суга даң-даң!

Хәбәр бирә таңнан.

Әниләр бәйрәменә

15 секунд калган!

Әйдәгез, дусларым, капка төбенә чыгыйк! (Музыка астында балалар керә.)

Алып баручы. Хәерле көн, кадерле әниләр, әбиләр! Җир йөзендәге иң гүзәл, иң бөек, иң илаһи затлар бүген бездә кунакта. Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аналарга! Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән – сезнең өчен. Бары тик йөрәктән әйтелгән сүзләр генә йөрәккә барып ирешә.

1 нче бала. Тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кеше кем соң ул?

Барысы бергә. Ул – минем әни!

2 нче бала. Үзе сөйкемле булу белән бергә күңеле дә матур гүзәл ханым?

Барысы бергә. Ул – минем әни!

3 нче бала. Өйне – ямьле, ризыкны тәмле итүче өлгер хуҗабикә ?

Барысы бергә. Ул – минем әни!

(Әниләр турында җыр башкарыла. Балалар утыралар.)

Алып баручы. Элек-электән, кич белән барлык өй эшләре бетүгә, бар халык урамда капка төбенә җыела торган булган. Без дә сезне бүген «Сорнай» балалар бакчасы янына җыелырга чакырабыз.

Татар халкы – җырга-моңга бай халык. Әйдәгез, без дә бергәләп такмаклар җырлап алыйк әле. (Әниләр такмаклар әйтешәләр. Урыннарга утыралар.)

Алып баручы. Безнең халык мәкаль, әйтемнәргә бик бай. Әйдәгез, шуларны искә төшереп алыйк әле. Мин башын әйтәм, сезгә дәвам итәргә кирәк булачак.

  1. Ана күңеле – балада, … (бала күңеле – далада).
  2. Әнкәм йорты – … (алтын бишек).
  3. Мең нәнкә дә бер … (әнкәне алыштыра алмас).
  4. Өйнең яме … (ана белән).
  5. Туган ана бер, … (туган Ватан бер).
  6. Үз анасын зурлаган – … (кеше анасын хурламас).

Алып баручы.  Ә хәзер, әйдәгез, күңел ачып, бер биеп алыйк әле.

Идел буе халыклары биюләре буенча мастер-класс

(Әниләр түгәрәк ясап чыгып басалар. Музыка уйнаган вакытта бер-берсенә калфак бирәләр. Музыка туктагач, кемдә калфак кала, уртага чыга, калган әниләр урыннарында калалар. Төрле милләт бию көйләре яңгырый. Тәрбияче артыннан Идел буе халыклары милли биюләрен бииләр. Әниләр утыралар.)

Алып баручы. Ә хәзер әниләребез безгә үзләренең тапкырлыкларын күрсәтер. (Өч командага хәреф бирелә. 2 – 3 әнигә, шул хәрефкә генә башланган сүзләр кертеп, хикәя төзергә кирәк була. Әниләр уйлаган арада балалар үзләренең биюләрен бүләк итә.)  

Алып баручы. Әниләр уйлаган вакытта калган әниләр белән «Әни» сүзе кергән җырларны искә төшерик. Кайсы команда күбрәк җырлап бирә, шул җиңүче.

Алып баручы. Хәзер сүзне, әниләр, сезгә бирәбез. (3 команда да хикәяләрен укый.) Булдырдыгыз, әниләр!

Алып баручы. Безнең татар халкы кул эшләренә бик бай. Без сезгә хәзер кулъяулык чигү буенча мастер-класс тәкъдим итәбез. (Әниләр чигә, балалар аппликация ясый.)

Алып баручы. Сабый дөньяга килгән сәгатеннән үк ананың йомшак кулларын сизеп, күңел җылысын, ягымлы карашын, мәхәббәтен тоеп яши. Ана өчен бала – Җир йөзендә бернәрсә белән дә тиңли алмаслык, кадерле йөрәк парәсе. Еллар үтеп, без күпме генә яшькә җитсәк тә, газиз әниләребез өчен кечкенә булып калабыз.

Ана булу – изгелекнең таҗы,

Дөньяда иң олы дәрәҗә.

Ана кеше һәрбер баласының

Бәхетенә ача тәрәзә.

Ана сиңа гел яхшылык тели,

Гаепләрең булса – кичерә,

Турылыклы калыйк гомер буе

Ана дигән күркәм кешегә.

Әниләребез! Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә балалар үзләренең бүләкләрен әзерләп килделәр, сезгә тапшырырга рөхсәт итегез. (Балалар бүләкләрен тапшыра.)

Алып баручы. Бәйрәмебезнең ахырында, әйдәгез күмәкләп поппури башкарыйк:

  1. “Бер кыз бала җыр чыгарган”.
  2. “Эх, тала-тала”.
  3. “Әнкәйнең догалары”.
  4. “Юкка түгел, юкка түгелдер”.
  5. “Яратыгыз”
  6. “Мин яратам сине, Татарстан!”