Монологик һәм диалогик сөйләм үстерү биремнәре

(Проект эше. Татар теле. 4 нче сыйныф. Рус төркеме)

Гөлшат ЗАРИПОВА,

Казандагы М.С.Устинова исемендәге 102 нче гимназиянең I квалификация  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның иҗади эшләү сәләтләрен үстерү, балада чит телне өйрәнүгә теләк уяту – укытучының төп максатларыннан берсе. «Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр», – дип, бик белеп әйткән зирәк халкыбыз. Чыннан да, тел дәрьясының гаҗәеп кыйммәтле, хикмәтле хәзинәсен эзли, таба, күрә белергә өйрәтү бик мөһим.

Хәзерге шартларда сыйфатлы белем бирү төп бурыч булып тора. Ә рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче татар теле укытучыларының төп бурычы – укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Милли мәктәптә рус телен өйрәтүне диалогик һәм монологик сөйләмнән башларга кирәк, дигән фикергә кушылып, без дә рус балаларына татар телен чит тел буларак укытуны сөйләм эшчәнлегенең нәкъ менә шушы төренә өйрәтүдән башлап җибәрергә кирәк дип саныйбыз.

Тел һәм сөйләм материалын тиешле дәрәҗәдә җиткерә белү, шушы телне билгеләнгән күләмдә өйрәнүгә, белүгә китерә. Укучы алган белемне һәм формалашкан күнекмәләрне төрле аралашу ситуацияләрендә кулланырга сәләтле була башлый. Шулай итеп, өйрәнелә торган телдә информация алу һәм аны тапшыруга бәйле коммуникатив бурычларны хәл итү мөмкинлеге туа.

Мәктәптә диалогик һәм монологик сөйләм белән эшләгәндә, 4нчы сыйныф укучыларының яшь үзенчәлекләрен күрә белеп эш итү, укучыларга җиткерү өчен нәтиҗәле методик алымнар, чаралар куллануны таләп итә.

Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга һәм язарга, сүзләрне дөрес әйтә белергә өйрәтү, сүз байлыгын арттыру. Моның өчен тиешле шартлар булдыру – укытучының мөһим бурычы.

Проект эшебезнең максаты – татар теле  дәресләрендә рус телендә сөйләшүче укучыларның татар телендә аралашу осталыгын үстерү күнегүләренең әһәмиятен күрсәтү.

Максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

– диалог һәм монолог эш төренең укыту барышында тоткан ролен ачыклау;

– татар теле  дәресләрендә диалогның күнегүләр системасында тоткан урынын ачыклау.

Укыту процессында рус телле укучыларны татар телендә аралашырга өйрәтү гаять катлаулы, шуңа күрә без рус телле укучыларга татар телен өйрәтүнең уңай юлларын тәкъдим итәргә булдык. Югарыда китерелгән фикерләр проект эше темасының актуальлеген дәлилли.

Тикшеренү объекты – рус телендә сөйләшүче укучыларының диалогик һәм монологик сөйләмгә өйрәтүдә дәреслекләр, уку-укыту әсбаплары, заманча технологияләрне чагылдыручы фәнни-тикшеренү чыганаклары.

 Тикшеренү предметы – монологик һәм диалогик сөйләмгә өйрәтүдә коммуникатив технологияләр .

Метод һәм алымнар. Өйрәнелә торган материалның характерына карап, тикшеренүнең төп методы булып күзәтү методы сайланды. Әлеге метод үз эченә фәнни һәм методик әдәбиятны туплау һәм анализлау, фактик материалны өйрәнү, педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, классификацияләү кебек эш алымнарын берләштерә.

Проектның фәнни-гамәли әһәмияте

Проект эшендә өйрәнелгән, тикшерелгән эш алымнары һәм эш нәтиҗәләре укыту процессында рус балаларына татар телен өйрәткәндә кулланыла ала.

Проектта катнашучылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Көтелгән нәтиҗәләр. Без тәкъдим иткән эш төрләре татар теле дәресләрен нәтиҗәле һәм мавыктыргыч итәчәк. Алар ярдәмендә рус телле укучылар тел материалын тизрәк һәм яхшырак үзләштерәчәк.   

Рус телле балаларны монологик һәм диалогик сөйләмгә өйрәтү максаты һәм бурычлары

Рус телендә сөйләшүче балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә диалогик сөйләмгә өйрәтү зур урын алып тора. Билгеле булганча, телдән сөйләмнең ике формасы: диалогик һәм монологик формалары бар. Диалогик сөйләм киңрәк таралган. Телнең аралашу функциясеннән чыгып, диалогик сөйләмне төп һәм әйдәп баручы төр дип атый алабыз. Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында татарча телдән сөйләмгә өйрәтүне диалогик сөйләмнән башлау дөресрәк. Ни өчен шулай? Беренчедән, сөйләмнең башка формалары белән чагыштырганда, диалог киңрәк таралган. Икенчедән, аның өстенлекләре дә байтак: ул гадирәк һәм кыскарак төзелә. Чит тел өйрәнә башлаган балага, шул телдә бәйләнешле текстлар төзүгә караганда, сораулар бирү йә шуларга җавап бирү җиңелрәк.

Татар сөйләменең тышкы яңгырашы ике төрле: диологик һәм монологик формада була. Диалог – ул ике яки берничә әңгәмәдәшнең кара-каршы сөйләшүе. Һәр әйтелмә башка затларның җавабына бәйле. Диалогта бик күп ким җөмләләр, ситуатив характердагы әйтелмәләр, еш кына сорау, өндәү җөмләләр кулланыла. Яңгыраучы сөйләмнең әлеге формасы паралингвистик алымнар белән дә баетылган.

Телне өйрәнүчеләр тел һәм сөйләм компетенциясенә ия булырга тиешләр. Алар:

1) көнкүреш темалары буенча ирекле аралаша алырга, сөйләмне грамматик дөрес төзергә һәм әңгәмәдәшләрнең сөйләмен тулысынча аңларга һәм аның белән ирекле аралашырга;

2) бирелгән ситуация буенча татар этикетына караган тәгъбирләр кертеп, диалоглар төзи белергә;

3) бирелгән темага үз фикерләрен файдаланып, телдән һәм язмача монологик текст төзи белергә;

4) дәреслектәге диалоглар һәм текстларны тулысынча аңлап укырга.

Укучыларны диалогик һәм монологик сөйләмгә өйрәтүдә кулланылган эш төрләре

Диалогик сөйләмгә өйрәтү һәрбер дәрестә дә булырга тиеш. Барлык лексик-грамматик материал диалоглар һәм аралашу ситуацияләре аша үзләштерелә. Беренче дәресләрдән үк укучылар татар теленә генә хас булган диалогик сөйләм үрнәкләре, аларда кулланылган этикет формулалары белән таныша. Һәр дәрестән соң аларның бу төр күнекмәләре арта бара, чөнки үрнәк диалог, аралашу ситуацияләре аша бу эш нәтиҗәле оештырыла.

Диалог белән эшләү этабында түбәндәге биремнәрне тәкъдим итәргә мөмкин:

  1. Укылган текстның эчтәлеге буенча диалог төзе.

Менә 1 нче сентябрь җитте. Балалар мәктәпкә баралар. Укытучы апалар балаларны каршы ала. Бүген көн бик матур. Мәктәптә күңелле музыка уйный. Балалар бик шат, чөнки алар дуслары, укытучылар белән очраштылар.

– Бүген көн нинди?

– Бүген – 1 нче сентябрь.

– Сиңа бу көн ошыймы?

– Әйе, миңа бу көн бик ошый. Мин бик шат.

  1. Терәк сүзләр һәм рәсемнәр буенча диалоглар төзү.

 

 

 

 

 

Терәк сүзләр: әлбәттә, юк, бик теләп, чөнки, шуңа күрә.

  1. Бирелгән үрнәк буенча яңа ситуатив диалог төзегез.

Твоя мама больна. Ты ухаживаешь за мамой. Предложи ей лекарство.

Үрнәк:

– Әни, мә дару.

– Спроси, надо ли ей лекарство.

– Спроси, нет ли у неё температуры.

– Предложи ей чай.

– Предложи чай с мёдом.

  1. Бирелгән үрнәк буенча яңа диалог төзегез.

Үрнәк:

– Сиңа математика дәресе ошыймы?

– Әйе, бик ошый.

– Математика дәресендә нәрсәләр эшлисез?

– Без математика дәресендә мисаллар эшлибез, мәсьәләләр чишәбез, саныйбыз, бүләбез.

Темалар: а) Татар теле дәресендә. ә) Физкультура дәресендә.

  1. Рәсем буенча раслау яки инкарь итүче сүзләрне кулланып, диалог төзе.

 

 

 

  1. Диалогик сөйләмне монологик сөйләмгә әйләндерегез.

Сиңа нинди ел фасылы ошый?

– Миңа кыш айлары ошый.

– Ни өчен?

– Чөнки кыш көне – минем туган көнем. Тагын мин тимераякта шуарга яратам.

– Ә сина нинди ел фасылы ошый?

– Миңа җәй ошый, чөнки каникуллар.

(Укучылар, шушы диалогтан чыгып, «Минем яраткан ел фасылым» дигән темага хикәя төзергә тиеш.)

Диалогик сөйләмгә өйрәтү белән беррәттән укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерүгә дә игътибар итәргә кирәк. Моның өчен һәр дәрестә диярлек өйрәнелгән лексик-грамматик материалга нигезләнеп, үрнәк текстлар кулланам.

Текст дәрәҗәсендә укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерүгә игътибар аеруча зур булырга тиеш, чөнки бу очракта гына алар теге яки бу темага карата эзлекле рәвештә фикер йөртергә, мөнәсәбәтләрен белдерергә, бәя бирергә, дәлилләргә өйрәнәләр.

  1. Укытучы теманы тәкъдим итә һәм уйлар өчен вакыт бирә..

(Укучылар шул темага туры килгән сүзләр яза, сүзләр кабатланырга тиеш түгел. Соңыннан шул сүзләрне кулланып, хикәя төзиләр. Тема. Шөгыльләр.)

  1. Н.Максимовның “Сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар теленә өйрәтү технологиясе” буенча эш төре.

Бәхетле көн

Дуслар, бүген нинди көн,

Сез беләсездер, бәлкем?

Белмәсәгез,үзем әйтәм:

Бүген минем туган көн!

 

Кайчан? Кем? Кемгә? Нәрсә?

Машина

Курчак

Китап

Телефон

 

Нишләде?

Бүләк итте

Туган көнем җиткәч

Туган көнемдә

Әтием

Әнием

Әбием

Апам

Абыем һ.б.

миңа
Туган көнеңдә Әтиең

Әниең

Әбиең

Апаң

Абыең һ.б.

сиңа Бүләк итте?

Бүләк иттеме?

Туган көнендә Әтисе

Әнисе

Әбисе

Апасы

Абыйсы һ.б.

аңа

Маратка

Оляга

Бүләк иттеме?

Бүләк иткәнме?

 

Шулай итеп, мин татар теле  дәресләрендә кулланылучы эш төрләрен карадык. Алар барысы да рус балаларын аралашырга өйрәнү юлында актив кулланылырга тиешле биремнәр . Бу биремнәр сөйләмне яхшыртуга гына юнәлдерелмәгән. Алар зуррак мәгънәгә дә ия. Рус балаларына татар телен өйрәтүдә биремнәрнең төрлелеге әһәмиятле, алар үзләштерелүче материалны һәм чит телне өйрәнү процессын җиңеләйтә.Күргәнебезчә, сөйләм эшчәнлегенең төрләренә өйрәтүдә кулланыла торган язу күнегүләренең төрләре күп булса да, укытучыдан аларны иҗади сайлау сорала. Телдән актив рәвештә үзләштерелмәгән лексик-грамматик материалны дөрес язуны таләп итүнең мәгънәсе юк. Иң беренче чиратта укучыларны сөйләшергә өйрәтеп һәм параллель рәвештә аларның язу күнекмәләрен үстерү генә тел белүне камилләштерә. Аралашу вакытында укучылар күп төрле лексик-грамматик материалны, реплика төрләрен, сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланырга мәҗбүр булалар. Бу очракта сөйләм эшчәнлегенең төрләре дә үзара тыгыз бәйләнешкә керә. Сөйләм эшчәнлегенең төрләренә өйрәтү тыгыз бәйләнештә оештырылырга тиеш. Укыту процессында кулланылган барлык күнегүләр, эш төрләре укучыларның тел күнекмәләрен генә түгел, фикерләү сәләтен, хәтерен, игътибарын да үстерә.