Әби кунакка килә

 

Гөлнара ХӘСӘНОВА,

Бөгелмәдәге 32 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:

– балаларның сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру;

– балаларда өйрәнелә торган темаларга кызыксыну уяту;

– татар халкының милли киемнәренә, гореф-гадәтләренә кызыксыну тәрбияләү;

– татар халык аваз иҗатын өйрәтүне дәвам иттерү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Әзерлек: халкыбызның милли киемнәре, бәйрәмнәре турында сөйләүче китаплар, альбомнар карау, татар халык аваз иҗатын (табышмаклар, санамышлар, тел шомарткычлар, уеннар) өйрәнү. Татар милли киемнәрен чынбарлыкта күрсәтү. Татар орнаментын ясарга һәм төсле кәгазьләрдән кисеп ябыштырырга өйрәнү.

Материаллар: посылка тартмасында:түбәтәй, калфак, күлмәк, камзул, яулык; кәрзиндә:  яшелчәләр; өстәлдә: кыргыч, тәлинкәләр; уенчыклар: Акбай, песи.

Чарабарышы:

Тәрбияче белән балалар.

Исәнмесезкунаклар!

Хәерле иртә, миңа!

Хәерле иртә, сиңа!

Хәерле иртә, сезгә!

Хәерле иртә, барыбызга да! (Урындыкларга утыралар.)

(Ишеккә шакыйлар һәм посылка бирәләр.)

Тәрбияче. Балалар, безгә посылка килде. Посылканы минем әбием җибәрде. Әйдәгез, карыйбыз, посылкада нәрсәләр бар? Бу нәрсә?

Балалар. Бу күлмәк.

Тәрбияче. Күлмәк нинди?

Балалар. Күлмәк матур, яшел.

Тәрбияче. Әйе, күлмәкнең сары төсе да бар, ә бизәкләре нинди?

Балалар. Бизәкләре кызыл.

Тәрбияче. Әйдә, Сафина, матур күлмәкне ки. Ә бу нәрсә?

Балалар. Бу түбәтәй.

Тәрбияче. Түбәтәйне кемнәр кия?

Балалар. Малайлар.

Тәрбияче. Дөрес. Булат, әйдә, матур түбәтәйне киеп, шигырь сөйлә.

Булат.

Түбәтәй,

Үзе матур, үзе бәләкәй.

Әллә кайдан куренеп тора

Кызлар чиккән түбәтәй.

Тәрбияче. Посылкада тагын матур әйберләр бар. Бу нәрсә?

Балалар. Камзул. Камзул матур, кызыл, бизәкләре сары.

Тәрбияче. Әйе, Лилия матур камзулны ки. Балалар, бу нәрсә?

Балалар. Калфак.

Тәрбияче. Дөрес, калфак нинди?

Балалар. Матур, яшел.

Тәрбияче. Ничә калфак?

Балалар. Бер, ике, өч.

Тәрбияче. Әйе, балалар, дөрес, өч калфак. Кызлар, матур калфакларны киегез.

(Экранда скайп кабына. Әби шалтырата.)

Тәрбияче. Исәнме, әби.

Әби. Исәнме, Алсу кызым. Мин посылка җибәргән идем, сезгә барып җиттеме, шуны беләсем килгән иде.

Тәрбияче. Әйе, әби, посылкаңны алдык, менә матур итеп киенеп тә куйдык. Күрәсеңме безне?

Әби. Әйе, күрәм, киемнәре үлчәп теккән төсле булган. Чын татар балалары дип уйларсың, ә балалар татарча сөйләшә беләме соң?

Тәрбияче. Әйе, әби, без татарча да, русча да сөйләшә алабыз, озакламый инглиз телен дә өйрәнә башлыйбыз.

Әби. Минем алар белән танышасым килә. Кызым, синең исемең ничек?

Полина. Минем исемем – Полина.

Әби. Улым, синең исемең ничек?

Булат. Минем исемем – Булат.

Әби. Булат, хәлләрең ничек?

Булат. Әйбәт.

Әби. Кызым, синең исемең ничек?

Лиза. Минем исемем – Лиза.

Тәрбияче. Әби, безгә куптән кунакка килгәнең юк, әйдә, безгә кунакка кил.

Әби. Ярар, кызым, хәзер күчтәнәчләремне алам да юлга чыгам. Мине каршы алыгыз. (Ишеккә шакып, әби кунакка килә.)

Әби. Исәнме, Алсу кызым! Исәнмесез, балалар!  Исәнмесез, кунаклар!

Балакайларым, мин бит берүзем генә килмәдем, дусларымны да алып килдем. Карагыз әле бу нәрсә?

Балалар. Бу эт (маэмай, Акбай).

Әби. Әйе, бу – минем маэмаем, аның исеме – Акбай.

Тәрбияче. Әби, без Акбай турында шигырь дә сөйли беләбез.

Сафина.

Бар минем маэмаем ,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп белә.

Әби. Балалар, маэмай нәрсә ярата? (Балаларның җаваплары.) Ә бу нэрсэ?

Балалар. Бу – песи.

Тәрбияче. Руслана, песи турында шигырь сөйлә.

Руслана.

Песи, песи, пескәем,

Соры синең төскәең.

Йомшак синең йоннарың,

Җылы синең туннарың.

Әби. Песи минем өйне тычканнардан саклый. Ә ул нәрсә ярата?

Балалар. Песи сөт ярата.

Тәрбияче. Без шигырьләр генә түгел, җырлы-биюле уен да уйный беләбез.

Әйдә, Полина, санамыш сана.

Полина.

Әлчи-бәлчи,

Әни күлмәк үлчи.

Чәүкә-чыпчык,

Син кал, ул чык.

(Җырлы-биюле “Матур” уены.)

Без йөрибез әйләнеп,

Без йөрибез шатланып.

Минем күлмәгем матур,

Синеке дә бик матур.

Әби.  Балакайларым, булдырдыгыз, бигрәк матур биисез. Зур үсеп беткәнсез инде.

Тәрбияче. Әйе, әби, без зур үсеп беттек инде. Сиңа кунакка килеп, бакчаңда рәхәтләнеп эшлибез.

Әби. И-и балакайларым, бик әйбәт булыр иде. Бакча дигәндә, мин бит сезгә буш кул белән килмәдем. Бакчамда үстергән яшелчәләр алып килдем. (Әби яшелчәләрне күрсәтә, балалар аларның исемнәрен һәм сыйфатларын әйтәләр.)

Әби. Кәрзинемдә ниләр бар, әйдәгез, карыйк әле. Бу нәрсә?

Балалар. Бу – кәбестә. Кәбестә яшел, тәмле…

Әби. Балакайларым, ачыгып беткәнсездер инде. Әйдәгез, минем алып килгән яшелчәләрдән салат ясыйк та өстәл тирәли утырыйк.

(Яшелчәләрдән салат ясау.)

Әби. И-и балакайларым, салатыгыз бик тәмле булды. Аш вакытында бергәләп ашарбыз. Ә хәзер миңа балалар бакчагызны күрсәтегез… (Балалар бакчасы буйлап экскурсия үткәрелә.)