Рус җирләре һәм Литва кенәзлеге
(6 нчы сыйныфта тарих дәресе)
Фәнис ХӘКИМҖАНОВ,
Әтнә районы Күшәр төп мәктәбенең I квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
Максат: укучыларда Рус җирләренә Литва кенәзлегенең йогынтысын күрсәтү, бердәм славян халкының рус, белорус һәм украин халыкларына бүленүен аңлату һәм Литваның Рус дәүләтенең киләчәк тарихындагы әһәмиятен ачыклау.
Бурычлар:
– Рус-Литва дәүләте турында күзаллаулар булдыру;
– Литва дәүләте оешу сәбәпләрен ачыклау;
– Рус-Литва дәүләтенең сәяси үсешен күрсәтү, дини сәясәтенә бәя бирү;
– Рус җирләренең Литва кенәзлегенә кушылу нәтиҗәләрен билгеләү;
– тарихи картадан тарихи вакыйгалар турында кирәкле мәгълүматны табарга һәм укырга өйрәнү;
– Дәреслектәге мәгълүмат нигезендә төп фикерне табарга, чагыштырырга һәм нәтиҗә ясарга өйрәнү;
– Укучыларда туган илебез тарихына карата кызыксыну уяту, илебезнең үткәненә һәм гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
предмет: Литва йогынтысына эләккән Рус җирләренең тарихи үсеше турында күзаллау булдыру; төшенчәләр аппаратын куллана белү; тарихи вакытны һәм киңлекне үзара яраштыра алу; тарихи шәхесләренең гамәлләренә бәя бирә белү; чыганаклардагы мәгълүматны куллану;
коммуникатив: үз эшчәнлеген планлаштыра һәм көйли; индивидуаль һәм төркемдә эшләү күнекмәләрен үстерү;
регулятив: укучы үз алдына максат һәм бурычлар куярга өйрәнә; максатка ирешү чараларын күрергә һәм планлаштырырга омтыла;
танып белү: укучы дәреслек, тарихи чыганак, тарихи карта материалларын кулланып сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен булдыру мөмкинчелеге ала; үз фикерен исбатлый һәм яклый алырга өйрәнә;
шәхескә карата: Россия тарихын өйрәнүгә кызыксыну формалаштыра һәм үстерә, тарихи мираска хөрмәт белән карый; тарихи вакыйгалар һәм тарихи шәхесләр ролен бәяли;
Дәреснең технологик картасы
Дәрес этабы | Укыту эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | УУГ |
1. Оештыру өлеше
Уңай психологик халәт булдыру. Үткән дәрес материалын искә төшерү. |
Хәерле көн, укучылар! Адагы дәресләрдә без сезнең белән Рус дәүләтенә өстенә ябырылган дошман хөҗүмнәре турында сөйләштек.
Нинди вакыйгалар турында сүз ?
Хәзер, әйдәгез, шул вакыйгаларны искә төшереп, шушы таблицаның буш графаларына языйк әле. Ярдәмгә түбәндәге контур карталарны кулланырга була. Төркемнәрдә эш.
|
Укытучыны һәм сыйныфташларын сәламләү.
— Монгол-татар хөҗүмнәре, швед һәм ливон ордены яулары. 1 төркем. 1. Таблицаның беренче баганасы. Төп вакыйгалар графасы: — Рязань, Коломна, Мәскәү, Владимир-Суздаль, Ярославль кенезләкләрен тар-мар итү; 1238 ел, март- Сить елгасы буендагы бәрелеш; Торжок шәһәрен алу; Козельск шәһәрен камап тору һәм җимерү; Масштаб һәм дошманның саны: — Төнъяк-Көнчыгыш Русь җирләре — Якынча 80 мең сугышчы. Хәрби осталыгы һәм кораллары: — Атлы гаскәрнең тиз арада көтелмәгән хөҗүме, камау машиналары куллану Нәтиҗә: — Төнъяк-Көнчыгыш Русь җирләре Бик нык зыян күреп хәрабә хәленә төшүе. 2 төркем. 1. Таблицаның икенче баганасы. Төп вакыйгалар графасы: — Ливон рыцарьлары Копорье ныгытмасы салалар. — 1240 ел, июль- Нева буендагы бәрелеш — Ливон рыцарьларының Псковка куркыныч тудырулары — 1242 ел, апрель – Боз өсте сугышы. Масштаб һәм дошманның саны: — Новгород һәм Псков җирләренә куркыныч яный — Шведлар якынча 5 мең сугышчы — Ливон рыцарьлары якынча 10-12 мең сугышчы Хәрби осталыгы һәм кораллары: — Тимер киемле оста сугышчылар — “Свинья” — Ливон рыцарларының дошман рәтләрен тар-мар итү өчен сугышчан тезмәсе. Нәтиҗә: — Кенәзләр Ярослав Всеволодович һәм Александр Ярославич җитәкчеләгендәге рус гаскәрләре дошманнарны тар-мар итеп Рус җирләрен дини, милли коллыкка төшүдән корткарып калалар.
|
Шәхси:
-укытуга әзерлек (игътибарны җәлеп итү) — дәрестә тәртип булдыру |
2. Дәреснең темасын билгеләү | https://istoriarusi.ru/img/igo-karta.jpg
-Картадан дошман һөҗүмнәре кагылмаган рус җирләрен күрсәтегез? — Хөҗүмнәрдән котылуны күрше дәүләт ярдәмендә күрәләр. Нинди дәүләт ул, картадан күрсәтегез? Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез? Дөрес укучылар! Бүгенге безнең дәреснең темасы “Литва дәүләте һәм Рус җирләре” |
-Полоцк кенәзлеге, Туров-Пинск һәм Гродно кенәзлеге.
— Литва кенәзлеге.
— Литва кенәзлеге һәм Рус җирләре турында. |
|
3. Белемнәрне актуальләштерү . Дәрес максатын билгеләү | — Теманы өйрәнеп, без нинди сорауга җавап бирергә тиеш соң?Дәреснең максаты нинди булыр?
— Максатка түбәндәге план буенча ирешербез: 1. Литва-Рус дәүләте барлыкка килү 2. Кенәз Гедиминның идарә итүе 3. Бөек Литва кенәзлегенең үзенчәлеге 4. Рус җирләренең Литва дәүләтенә кушылу нәтиҗәләре 5. Литва-Польша дәүләте төзелү |
— Литва дәүләтенә кушылу Рус җирләре өчен нәҗтиҗәләргә китерә. | Предмет: тарихи вакытны һәм тарихи киңлекне чагыштыру.
Регулятив: уку бурычын кабул итү. Коммуникатив: үз фикерләрен белдерү. Танып белү: Дәрес максатын мөстәкыйль формалаштыра алу. Шәхси: Үткәнгә кызыксыну уяту.
|
4.Яңа тема буенча эш.
|
— Литва дәүләте ничек барлыкка килгән? Нигез салучы кем?
Дәреслектәге материал белән эш. 38 бит, карта.
— Нинди рус җирләрен куша Миндовг? Ул аларны көч кулланып яулап ала дип әйтергә буламы?
— Кенәз Гедимин чорында нинди Рус җирләре кушыла? Дәреслектәге материал белән эш. 38 бит, карта. — Ни өчен Гедимин идарә иткән чорны Литва дәүлетенең чәчәк ату чоры диләр? Бу яңа җирләр кушылу бн генә бәйлеме? Дәреслектәге материал белән эш. 36 бит — Ни өчен чираттагы кенәз, Ольгердны, рус җирләрен саклаучы дип атарга була? Дәреслектәге материал белән эш. 36, 38 битләр.
|
— Литва дәүләте тышкы дошманнарга каршы тору өчен Балтыйк диңгезе буенда яшәгән кабиләләр үз-ара берләшеп барлыкка килә. Нигез салучы – кенәз Миндовг.
— Гродно, Новгородок. Юк, чөнки тышкы уртак дошманнарга (немец рыцарьлары) каршы тору өчен берләшү кирәк була.
— Полоцк, Туров, Минск һәм Киев.
— Юк, Гедимин чорында Литва дәүләтендә тынычлык урнаша, сәүдә һәм һөнәрчелек үсә. Дини татулык хөкем сөрә.
— Ольгерд чорында Литва дәүләтенә Чернигов, Смоленск һәм Новгород- Северск җирләре кушыла. Бу Алтын Урда бн каршылыкка китерә. 1362 елда булган Синие Воды елгасы янындагы бәрелеш бу җирләрне Литвага куша. Польшага Владимир-Волын җирен бирми.
|
Регулятив: уку эшчәнлегенне оештыра белү
Танып белү: дәреслек материалын, тарихи картаны кулланып кирәкле мәгълүмәт таба белү; аңлы рәвештә дөрес итеп сөйләмеңне формалаштыру. Коммуникатив: үз фикереңне аргументлаштырып әйтә белү Шәхси: тарихи вакыйгаларны һәм тарихи шәхеснең ролен бәяли белү.
|
||||||||||||||||||||
5. Туган кыенлыкларны табу, чыгу юлларын эзләү | — Рус җирләренең Литва дәүләтенә кушылуы нинди нәтиҗәләргә китерә?
Төркемдә эш. 1 төркем уңай нәтиҗәләрне яза. 2 төркем тискәре нәтиҗәләрне таба. Дәреслектәге материал белән эш. 37 бит. QR- код буенча кереп җавапларны языгыз https://padlet.com/hakimfanis29279/padlet-centuo01b49mgom8
— Укучылар, нинди нәтиҗә ясарга була безнең таблицадан?
— Укучылар, шушы 2 вакыйга сезнең фикерне үзгәртмәс микән? Таблицага языгыз.
1. Литва- Польша униясе. 1385 ел. 39 бит. 2. Грюнвальд сугышы. 1410 ел. 40 бит.
|
— Рус җирләренең Литва белән кушылуында уңай нәтиҗәләр күбрәк.
— Рус җирләренең Литва дәүләтенә кушылуыныңтуңай нәтиҗәләр дә тискәре нәтиҗәләре дә була. |
Коммуникатив: әйтелгән фикерләрне аргументлаштыра алу
Танып белү: логик фикерләп, нәтиҗәләр ясый алу
|
||||||||||||||||||||
6. Дәрес материалын үзләштерүне тикшерү | — Бүгенге теманы ничек үзләштердегез икән, бирем эшләү. | Экранга чыккан QR-код аркылы керәләр.
https://learningapps.org/watch?v=psy8dipm522
|
|||||||||||||||||||||
7. Рефлексия |
“Уңыш баскычы”: укучылар баскычның тиешле басмаларына дәрескә карата фикерләрен язалар: — Иң югары басма – үз белемнәремә ышанам — Икенче басма – күбесенчә белемнәремә таяна алам Түбәнге баскыч- әле кабатларга кирәк, аңламаган өлешләре бар |
||||||||||||||||||||||
8. Өй эше
1. Литва кенәзләре турында таблица төзергә. 2. Бер Литва кенәзенең биографиясен интернет мәгълүмәтләренә таянып әзерләргә. |