Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тел өйрәтүдә уен технологияләренең роле
Альбина ДАУТОВА, Рәсимә БӘШИРОВА,
Казандагы 211 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре
Безнең балалар бакчасында заманча методик алымнар һәм чаралар еш кулланыла. Татар теленә өйрәтүдә, татарча мультфильмнар, электрон ярдәмлекләр, аудио- һәм видеоматериаллар белән бергә, балалар матбугатын да актив кулланабыз. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан “Сабантуй” газетасы, “Ялкын”, “Салават күпере” журналларын алдырабыз. “Сабантуй”, “Салават күпере” хезмәткәрләре белән очрашулар, алар катнашында узган бәйрәмнәр хезмәттәшлекне ныгыта.
Уртак максатыбыз – балаларны дөрес итеп сөйләшергә өйрәтү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кызыксындыра алырлык аралашу булдыру, сюжетлы уеннар оештыру, гомуми әйткәндә, балаларның актив сөйләмен үстерү. Төрле милләт балаларына татар телен өйрәткәндә тәрбияченең төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, сүзләрне дөрес әйтә белергә өйрәтү, сүз байлыгын арттыру. Шуңа күрә яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, шөгыльдә төрле алымнар кулланып, балаларны актив сөйләмгә тартырга омтылам. Бүгенге көндә балалар бакчасында туган тел тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – сабыйларга максатчан рәвештә татар телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре , йолалары, балалар матбугаты белән таныштыру. Берничә тел белү баланың киләчәк тормышы өчен дә зур роль уйный. Башка милләт балаларында татар теленә карата кызыксыну уятуда уенның роле зур. Ул чит телне өйрәнгән вакытта кызыксыну уятучы, дәртләндерүче фактор булып тора.
Методик яктан дөрес уйланылган уен, бер яктан караганда, балада өйрәнелә торган телгә карата мәхәббәт тәрбияли, сөйләм күнекмәләрен үстерергә булыша, сөйләм эшчәнлеген табигый нормаларга якынайта, икенче яктан – тел материалы өстендә нәтиҗәле эшкә ярдәм итә һәм белем бирүнең коммуникатив юнәлеше таләпләренә җавап бирә.
Уен баланың шул тел белән кызыксынуын көчәйтә, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, зирәклеген, тапкырлыгын үстерә, аны милли бердәмлек рухында тәрбияли, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә. Балага белем һәм тәрбия уен аркылы аеруча кече яшьтән әйбәт бирелә.Уйнаган вакытта бала күп нәрсәне таный, күнекмәләр ала.
Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә, аларны куллана башлый.
Уеннар күп төрле була: дидактик, сюжетлы-рольле, бармак уеннары. Балалар бакчасында тәрбия эшендә дидактик уеннарны кулланган вакытта, аның кагыйдәләре һәм хәрәкәтләре аша балаларда әдәплелек , игелеклелек, түземлелек сыйфатлары формалаштырырга омтылырга кирәк.
Дидактик уеннар балаларны телгә өйрәтүдә зур мөмкинлекләр тудыра һәм түбәндәге бурычларны үтәргә ярдәм итә:
– программа материалы яхшырак үзләштерелә;
– татар теленең лексикасын уен формасында үзләштерергә мөмкинлек бирә;
– балаларның алган белемнәрен ныгытырга татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятуга этәргеч бирә, темага карата кызыксыну уята.
Балалар белән дидактик уеннар үткәргәндә үземдә булган бар сәләтне, талантымны эшкә җигәргә тырышам. Бу төрдәге уеннарны үткәрүнең үз таләпләре бар:
– һәр дидактик уен баланың акыл үсешенә һәм тәрбиясенә файдалы күнекмәләр бирергә тиеш;
– дидактик уенда чишер өчен акыл көчен таләп итүче мавыктыргыч бурычлар булуы мөһим;
– уенда дидактизм юмор хисе, шаяру белән аралышып барырга тиеш.
Балаларга уенны көчләп тагу һич ярамый. Әгәр балага син тәкъдим иткән уен ошамый икән (хәтта ул бик файдалы булып тоелса да), аның уеннан баш тарту яки яңа уен сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Уен кагыйдәләрен яки уен атмосферасын бозган балаларга тынычрак карарга кирәк, аны моның өчен орышырга ярамый. Бу бары бала белән җылы сөйләшүгә, аңлатуга сәбәп кенә булырга тиеш.
Шулай ук уенның ничек үтүе тәрбияченен эмоциональ халәтеннән дә тора. Уенны үткәрә белү генә тугел, үзеңнең олы кеше икәнлегенне онытып, шул уенда үзең дә уйнасаң гына нәтиҗәсе югары була – монысы бер яктан. Ә икенче яктан тәрбияче сиздермичә генә вакытында читкә китеп балаларга мөстәкыйль уйнарга мөмкинлек бирергә тиеш. Әгәр инде бала сине үзе уенга чакыра икән, шатланырга кирәк, димәк, ул сине үз итә һәм сиңа ышана дигән сүз.
Шулай ук уен өчен уңайлы шартлар тудыруның да игътибар үзәгендә булуы мөһим. Кирәк-яраклар, кулланмалар алдан ук әзерләп куелсын, уенчыклар, җиһазлар балаларның игътибарын җәлеп итә торган ачык төстә, матур булсын. Аларны әзерләү, аннары тәртипләп урнаштыру эшләренә балаларны да катнаштырырга кирәк. Алар бу вакытта пөхтәлеккә, чисталыкка өйрәнә, әйберләрне саклап тотарга күнегә. Уенчыкларны тәртип белән урнаштыру, курчакларны пөхтә итеп киендерү, уен урынын җыештыруэстетик зәвыкны үстерә. Балага туган телне яхшы камилләштерүнең төп чарасы булып уеннар тора.
Күпъеллык эш тәҗрибәбездән чыгып шуны әйтә алабыз: уен-нәни шәхесне әдәплелек кагыйдәләренә өйрәтү безнең иң тугрылыклы, ышанычлы ярдәмчебез. Чөнки уеннар – бала тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар тәрбия чыганагы буларак, баланың төрле яктан үсүенәйогынты ясый. Аларда катнашу сабыйның аңын, физик көчен, җыр-биюгә осталыгын, сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә. Күмәк эшләү, ярдәмләшү.шәфкатьлелек, кушканны үтәү кебек уңай сыйфатларны үстерә.
Сюжетлы-рольле уеннар да әһәмиятле. Бу балаларга бер-берсенә хөрмәт, әдәплелек хисен үстерергә ярдәм итә. Шулай ук дидактик уеннарга да зур урын бирелә. “Нәрсә артык?”, “Парын тап”, “Кем баласы?”, “Калфак бизәү, яулык бизәү”, кебек уеннар баланың дөрес фикерләү, уйлап табу сәләтен үстерә.Шөгыльләрне уздырганда, физкультминуткалар өчен кызыклы, хәрәкәтле күнекмәләр булдырырлык уеннар сайлап алабыз. Баланы сөйләм процессында дөрес сулыш алырга (суларга) да өйрәтү зарур. Бер фразаны сәнгатьле итеп, җиңел генә әйтеп бирү өчен һаваны авыз аша салмак кына чыгара белү кирәк. Дөрес суларга өйрәтү өчен, түбәндәге уеннарны уйнарга була. “Күбәләк” уены өчен кәгазьдән киселгән күбәләк силуэты һәм җеп кирәк булачак. Җепкә күбәләкне беркетәбез. Уен вакытында ничек сулыш алырга кирәклеген балага аңлатабыз: яңакларны кабартмыйча, авызны бераз бөрештереп, салмак кына “күбәләккә” өрергә кирәк. Бала өрә, күбәләк очып китә. “Давыл”уенын да балалар яратып уйный. Бу юлы ярты стакан су һәм көпшә әзерлибез. Көпшәнең бер башы стаканда тора. Бала борыны белән сулыш ала һәм көпшәгә өрә. Суда матур куыклар барлыкка килә.
“Кем ераграк?” уенын уйнау өчен мамыктан кечкенә шарлар әвәләгез дә аларны өстәлгә куегыз. Бала шул мамыкларга өрә, борын белән алган һаваны салмак кына чыгара.
Мондый уеннарны бала белән кышкы көннәрдә бияләйгә кунган кар бөртекләренә өреп, көзен – кипкән яфракларга, язын тузганак мамыкларына өреп тә оештырырга була. Шуны истән чыгармаска кирәк: сулыш күнегүләре баланы тиз ялыктыра. Шунлыктан бала белән озак шөгыльләнергә кирәкми, вакытында ял итә белү зарур.
Соңгы елларда балаларга тел өйрәтүдә интерактив уеннар киң кулланылыш алды. Шөгылльләрдә интернет ресурсларны куллану да гаять зур мөмкинлекләр бирә. Тәрбиячеләр тарафыннан ясалган интерактив уеннар сүзлек запасын баету, татар телен өйрәнүгә мотив формалаштыру кебек дидактик бурычларны үти, шөгыльләрне заманчалаштырырга мөмкинлек бирә. Learningapps.org — бу сервис ярдәмендә тел өйрәтү өчен бик күп төрле интерактив уеннар ясалды һәм һәрчак кулланылышта. Әлеге сервис ярдәмендә тиз арада кроссворд, пазллар җыю, парын табу, рәсемнәрне төркемнәргә урнаштыру, төшеп калган рәсемнәрне урнаштыру, викторина кебек кызыклы уеннар төзеп була. Балалар бу уеннарны бик яратып кабул итәләр. Уеннарны тәрбияче кирәкле темага, кечкенә һәм өлкән төркем балалары өчен яраклаштыра ала.
Яңа уен технологияләре безнең эшебездә зур булышлык күрсәтә. Алар ярдәме белән балаларда телгә кызыксыну уятабыз, сөйләм телен үстерәбез. Уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.
Әдәбият
- Зарипова З.М., Хәбибуллина А.Х., Миникаева А.Т. Балалар бакчасында бердәм белем бирү эшчәнлеге. Методик әсбап. – Казан, 2013.
- Кашапова М.Ф. Уйныйк әле, балалар. – Казан, 2017.
- Интернет ресурслар.