Театр яктылыкка, нурга илтә

(Г.Камалның «Беренче театр» әсәренә анализ)

Фирдәвес ГЫЙБАДУЛЛИНА,

Лаеш районы Державино төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

дидактик: укучыларны, әсәргә укытучы ярдәмендә анализ ясап, персонажларга һәм язучы осталыгына бәя бирергә өйрәтү;

үстерелешле: укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын, мөстәкыйльлекләрен үстерү;

тәрбияви:

– үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру, эшлекле рәвештә аралашырга өйрәтү;

– туган якның танылган шәхесләренә хөрмәт хисе уяту, милли үзаңны үстерү, тырышлык тәрбияләү.

Дәреснең көтелгән нәтиҗәләре:

шәхескә кагылышлы: укуга карата теләк- омтылыш, җаваплы караш булдыру.

Метапредмет нәтиҗәләр:

предмет: әсәргә укытучы ярдәмендә анализ ясап, персонажларга һәм язучы  осталыгына бәя бирү күнекмәләрен формалаштыру, иҗади фикерләүне үстерү;

танып-белүдә:

– нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерү;

– үз фикереңне исбатлый һәм яклый белергә күнектерү;

коммуникатив:

– иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнне үз фикерең белән чагыштыру, фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

– төркемнәргә берләшү, бер фикергә килә белү;

регулятив: укытучының күрсәтмәләрен  истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

Предметара бәйләнеш: тарих.

Дәрес тибы: белемләрне ныгыту дәресе.

Эш төрләре: төркемнәрдә, парларда, фронталь, индивидуаль.

Укыту методлары һәм алымнары:  өлешчә эзләнүле, күрсәтмәле.

Җиһазлау: дәреслек (Ганиева Ф.Ә. Әдәбият. 6 сыйныф), таратма материал, презентация.

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру- ориентлаштыру этабы

Уңай психологик халәт тудыру.

  1. Уку мәсьәләсен кую

(Г.Тукайның “Театр” шигыреннән өзек укыла. Язмада.)

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр – яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер,уйнатадыр.

Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

Күрерсең алда үз хәлең, көлерсең.

Көлерлек булса, булмаса – еларсың.

Тигез күрә бөтен җанны театр

Кирәк кол бул, кирәксә император.

Укытучы. Дәреснең темасы нинди булыр?

Укучылар. Г.Камалның “Беренче театр“ әсәрен анализлау. (Дәреснең максаты ачыклана.)

Укытучы. Без дәрестә ни белән шөгыльләнәчәкбез? (Төркемнәрдә, анализ ясап, персонажларга бәя бирергә, әсәрнең сюжетын кыскартып сөйләргә, әсәрдән үзебезгә кирәкле сыйфатлар алырга.)

III Уку мәсьәләсен чишү

Төркемнәрдә бирем үтәү.

Бирем. Әлеге вакыйгалар кайсы елларда булган?

Г.Тукай туган, Г, Камал туган, татар театры оешкан ел.

1906 ел, 1886 ел, 1879ел. (Җаваплар тикшерелә.)

Укытучы. Әйе, укучылар, татар театрының туган көне итеп 1906 елның  22 декабре санала.

– Без укыган әсәрдә сүз нәрсә турында барды?

Укучылар. Беренче тапкыр татарча театр уйнала.

– Әсәрнең сюжетын сөйләтү.

– Кыскартып сөйләтү.

– Бер җөмлә белән генә әйтергә. (Әсәрдә яңалык белән искелек көрәшә.)

– Рольләргә бүлеп уку. (Алдан хәзерләнгән татар костюмнары киелә.)

1 нче төркемнән ике укучы Вәли һәм Гафифә диалогын укый.

2 нче төркемнән ике укучы Гафифә һәм Хәбибрахман диалогын укый.

3 нче төркемнән ике укучы Хәмзә бай һәм Биби диалогын укый.

Төркемнәрдә эшләү

төркем. Вәли һәм  Факиһәгә хас сыйфатларны язарга.

2 нче төркем. Хәбибрахман һәи Гафифәгә хас сыйфарларны язарга.

3 нче төркем. Хәмзә байга хас сыйфатларны язарга. (Җаваплар тыңланыла.)

Укытучы. Биби турында нәрсә әйтә аласыз? (Төркемнәрдә фикер алышалар. Җавап бирү барышында бер төркем икенчесен тулыландыра.)

Укытучы.Узган дәрестә без әлеге спектакльдән өзек карап киткән идек. Ул өзектә Биби ролен кем башкарды?

Укучылар. Артистка Фирдәвес Әхтәмова.

Укытучы. Әйе, бу рольне Татарстанның халык артисты, якташыбыз Фирдәвес Әхтәмова башкара. Шушы роле аны артистка буларак таныта. Соңгы роле А.Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Бибинур”исемле фильмда Бибинур була. Менә шушындый кызыклы факт.

1 нче төркемнән бер укучы (Ф.Әхтәмова турында сөйли). Якташыбыз –танылган артистка Ф.Әхтәмова 1939 елның 21 июлендә Яушыйк авылында гади генә авыл гаиләсендә туа. Әтисе Каюм абзый сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә, озак та үтми үлгән хәбәре килә. Фирдәвес өченче сыйныфта укыганда, әнисе дә үлеп китә. Ятим калган кызны абыйсы үзе белән Казанга алып китә. Ул укуын Г.Ибраһимов исемендәге татар мәктәбендә дәвам иттерә. Ф.Әхтәмова мәктәптә укыган вакытта ук  үзешчән сәнгатьтә катнаша. Аны Рәшидә Җиһаншина күреп ала һәм театр училищесына укырга килергә чакыра.

1956 елда Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр училищесына укырга керә. 1961 елны аны уңышлы тәмамлап, Г. Камал театрына эшкә килә. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр шул театрда хезмәт итә. Ф.Әхтәмованы тамашачы Биби ролен (Г.Камал ”Беренче театр”) оста итеп башкарган артистка буларак хәтерли.

Укытучы.Театр артистлары турында сөйләгәндә үзебезнең авылдан чыккан артистка Фирдәвес Хәйруллина турында да искә төшермичә мөмкин түгел. Кабинетта аңа багышланган стенд бар. Тагын кайда аның турында белә алабыз?

Укучылар. Авыл музеенда аның спектакльдә киеп уйнаган күлмәге саклана.

Укытучы. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Ф.Хәйруллинаның балачагы турында сөйләргә сүзне 2 нче төркемгә бирәбез.

2 нче төркемнән бер укучы. Ямьле Мишә буенда урнашкан Агайбаш авылында Зәйнәп апа белән Хабул абый гаиләсендә 1951 елның 4 гыйнварында бер кыз бала дөньяга килә. Аңа җәннәт бакчасы мәгънәсен аңлатучы Фирдәвес дигән исем кушалар. Кышкы салкын көннәрнең берсендә дөньяга килсә дә, бик нечкә күңелле, йомшак табигатьле кыз булып үсә.

Беренче сыйныфка укырга Державино мәктәбенә керә.  Ул вакытта авыл халкы Агайбаштан Державино авылына күчкән була. Сыйныфташлары арасында ул тырышлыгы, белемгә омтылуы белән аерылып тора. Бу мәктәптә ул өч сыйныф кына укып кала. Аларның гаиләләре Казанга  Мирный бистәсенә күчеп китә. Казанга киткәннән соң да, ул җәйге каникулларда авылга кунакка кайтып йөри.

Мәктәптә укыган елларда Ф.Хәйруллина татар теле һәм әдәбияты дәресләрен ярата. 5 нче сыйныфта укыганда татар теле укытучысы аларны театрга алып килә. Ул көнне театрда “Татар хатыны ниләр күрми “ дигән спектакль уйнала. Спектакль Ф.Хәйруллинага бик нык тәэсир итә. Спектакль беткәч тә, ул урынныннан селкенми, буш залда берүзе утырып кала. Шуннан ул артистка булырга хыяллана башлый. Урта мәктәпне тәмамлауга, театр училищесына укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлый.

3 нче төркемнән бер укучы (Ф. Хәйруллина белән артистка буларак таныштыра). 1970 елда ул,Казан театр училищесын тәмамлап, театрга эшкә килә. Чирек гасырдан артык татар халкына хезмәт итә. Шаян күңелле яшь кызлар ролен дә, катлаулы кичерешле хатын-кыз образларын да уйнарга туры килә аңа.

Кайчандыр театрга гашыйк иткән “Татар хатыны ниләр күрми” спектаклендә ул баш героиня – Гөлбану ролен уйный. Бер-бер артлы кызыклы рольләр. “Ир-егетләрдә” – Сайра, “Монда тудык, монда үстек”тә – Нурания, “Ташкыннар”да – Гөлчирә, “Кияү белән кәләш”тә – Кәләш. Алар бик күп. Ф.Хәйруллинаның татар сәхнәсе түрендә үз урыны бар иде.Ул образларына үз хисләре, үз кичерешләре аша җан өрә, рухы аша үткәрә, аларны үз халәте, үзенең аңлавы белән баета, начар белән яхшылык, уңай һәм тискәре геройлар арасында идеаль төгәллек эзли.

Укытучы. Укучылар, районыбызның әлеге танылган шәхесләре  ничек шулай зур уңышларга ирештеләр икән? Төркемнәрдә уйлашабыз.

Җаваплар: аларның икесе дә талантлы, тырыш, икесе дә әлеге профессияне үзләштерү өчен белем алалар, хезмәтләрен яратып башкаралар. Халыкка хезмәт итәләр.

Парларда эшләү. Бирелгән сүзләрдән хезмәт турында  мәкаль төзергә. Сүзләрне дөрес тәртиптә куярга.

Хезмәтенә күрә хөрмәте. Эш – кешенең көзгесе. Эш сөйгәнне ил сөйгән. Агач – җимеше белән, адәм – эше белән. Хезмәт төбе – хәзинә. Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй.

Укытучы. Яңадан үзебез өйрәнә торган әсәргә әйләнеп кайтыйк. Әсәрдә каршылык кемнәр арасында бара? Конфликт нидә? Әлеге сорауларга төркемнәрдә җавап әзерлибез. (Җаваплар тыңлана. Нәтиҗә ясала.)

  1. Рефлексия

Уку мәсьәләсенә кайту, аны искә төшерү.

– Дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек?

– Бу эшне ничек башкардык?

Үзбәя. Укытучы төркемнәр һәм укучылар эшенә бәя бирә.

  1. V. Өйгә эш

1 нче вариант. Әсәрдән бер образга характеристика язарга.

2 нче вариант. Татар телендә беренче театр булачагы турында белдерү язарга.