Татар теленең килеп чыгышы ягыннан сүзлек составы

Илсинә ГАРИФУЛЛНИНА,

Саба районы Тимершык урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Туган тел дәресендә сезне сәламләвемә бик шатмын! Уңышлы уку көннәре телим.

  1. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Укучылар, бүген мәктәпкә барыгыз да иртәнге ашны ашап килдегезме? Нәрсә ашадыгыз?

Иртән чәй эчеп килүчеләр бар идеме? Ә каһвә? Шоколад яисә какао? Укучылар, ә сез чәй сүзенең кайсы тел сүзе икәнен беләсезме? Каһвә, шоколад, какао?.. Бу сүзләр татар теленең үз сүзләреме икән? Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? Бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр?

– Әйе, бүгенге дәрестә без башка телдән кергән сүзләр турында сөйләшербез.

– Дәресебезгә нинди максатлар куярбыз? Дәрестә нинди сорауларга җаваплар эзләрбез?

Көтелгән җавап. Ни өчен телебезгә яңа сүзләр керә? Әлеге сүзләрне нинди сүзләр дип атыйлар? Татар теленә кайсы телләрдән сүзләр кабул ителгән соң? Башка телдән сүзләр кабул ителү уңай күренешме яисә тискәреме?

III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Укытучы. Бүгенге дәрестә без эш битләрендә төрле биремнәр башкарырбыз, сезнең төрле тип текстлар белән эшли, кирәкле мәгълүматны аерып ала белүегезне, төрле төр эшләрне дөрес башкара белү грамоталыгыгызны бәяләрбез.

– Ә хәзер, дәресебезнең темасын төгәлрәк билгеләр өчен эш битендәге беренче биремне башкарыйк. Әлеге биремне башкарганда мин сезгә “Инсерт” алымын кулланырга тәкъдим итәм.

Әлеге текстны уку барышында

  • сезгә таныш булган мәгълүмат язылган юлларга — ✔;
  • сез яңалык дип тапкан урыннарга — +;
  • килешмәгән фикерләр булса — –;
  • текстны уку барышында сораулар, аңлашылмаучанлыклар туса, ? билгесен куеп барыгыз.
+ ?
       

 

1 нче бирем. Текстны укы. Сорауларга җаваплар яз.

Татарлар элек-электән үк сәүдә белән шөгыльләнгән. Башка илләр белән сәүдә эшләре алып барганлыктан, әлеге халыкның сүзлек байлыгы гел артып торган. Әлбәттә, тел үсеш кичерсен өчен башка телләрдән яңа сүзләр кабул итү кирәк.

Татар теле башка телләрдән кергән сүзләргә бик бай. Мондый сүзләрне алынма сүзләр дип атыйлар. Туган телебезгә рус-европа, гарәп-фарсы, һинд, монгол, кытай сүзләре үтеп керә һәм ныклап урнашып кала.

Татар телендә саны һәм активлыгы белән гарәп, фарсы һәм рус алынмалары аерылып тора.

  1. Алынма сүзләр нинди сүзләр ул?
  2. Алынма сүзләр телгә нинди юллар аша үтеп керә?
  3. Татар телендә кайсы телләрдән кергән сүзләр бар?
  4. Телгә яңа сүзләр үтеп керү уңай күренешме яисә тискәреме, ни өчен шулай уйлыйсың?

Көтелгән җавап.

  1. Алынма сүзләр – башка телләрдән кергән сүзләр.
  2. Алынма сүзләр телебезгә сәүдә эшләре һәм башка юллар аша үтеп керә.
  3. Татар телендә рус-европа, гарәп-фарсы, һинд, монгол, кытай телләреннән кергә сүзләр бар.
  4. Телгә яңа сүзләр үтеп керү уңай күренеш дип уйлыйм, чөнки бу күренеш телнең сүзлек составы үсүгә китерә.

Укытучы. Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы – “Алынма сүзләр”.

  • Инсерт алымы буенча укылган текстка нәтиҗә ясыйк.

Көтелгән җавап. Әлеге текстны укыганнан соң, мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем:

+ ?
Мин таныш: Татар теле башка телләрдән кергән сүзләргә бай. Мин үзем дә сөйләмемдә алынмалар кулланам.

 

Минем өчен яңалык: Татар телендә һинд, монгол, кытай телләреннән кергән сүзләр бар икән.

 

Мин килешмим: Бу тексттагы барлык фикерләр белән мин килешәм.

 

Мин аңламадым: Ни өчен телебездә алынма сүзләр шактый күп очрый, бу уңай күренешме?

 

 

(Җаваплар төрлечә булырга мөмкин, үзара фикер алышыныла.)

Укытучы. Татар теле һәрвакыт үсеш-үзгәрештә, һәм аның үсешенә, әлбәттә, башка телләрнең йогынтысы да бар. Ә сезнең үзегезнең сөйләмегезгә игътибар иткәнегез бармы? Без куллана торган сүзләр кайсы телдән кергән сүзләр икән? (Фикер алышу.)

– Чыннан да, без үзебез дә сизмәстән, башка телдән кергән һәм татар теленең лексик составына инде ныгып урнашкан сүзләрне һәрдаим кулланабыз. Ә татар теленең сүзлек составын күбрәк кайсы телләрдән кергән сүзләр тәшкил итә икән соң? Әлеге сорауга җавап табар өчен эш битендәге 2 нче биремгә күчик.

2 нче бирем. Диаграмманы өйрән һәм сорауларга җавап бир:

  1. Татар теленең сүзлек составын нинди сүзләр тәшкил итә?
  2. Кайсы сүзләр татар теленең лексик нигезен барлыкка китерә?
  3. Алынма сүзләрдән кайсы тел сүзләре күбрәк кулланыла?
  4. Кулланылыш ягыннан 3 нче урында торган алынмаларны атагыз.
  5. Әлеге диаграммага нигезләнеп, партадашыгызга татар теленең килеп чыгышы ягыннан лексик составы турында сөйләгез.

 

 

(Сорауларга җаваплар алына, укучылар, парлашып, татар теленең килеп чыгышы ягыннан лексик составы турында фикер алыша.)

Көтелгән җавап.

  1. Татар теленең сүзлек составын төрки-татар, гарәп-фарсы, рус, инглиз, француз, итальян, немец сүзләре тәшкил итә.
  2. Төрки татар сүзләре татар теленең лексик нигезен тәшкил итә.
  3. Алынма сүзләрдән рус теле сүзләре күбрәк кулланыла.
  4. Кулланылыш ягыннан 3 нче урында торган алынмалар инглиз теленеке.
  5. Татар теленең килеп чыгышы ягыннан лексик составын татар теленең үз сүзләре һәм алынмалар тәшкил итә. Төрки-татар сүзләре лексик составның нигезен барлыкка китерәләр. Татар телендә башка телдән кергән сүзләр дә кулланыла. Мәсәлән, гарәп-фарсы, рус, инглиз, француз, итальян һ.б. Иң күп алынма сүзләр – рус теленеке (14% тәшкил итә). Иң азы – һинд-европа телләренеке (инглиз, француз, итальян, немец һ.б.)

Укытучы. Димәк, телебезнең сүзлек составын сез диаграммада күреп киткән телләрдән кергән сүзләр тәшкил итә. Ә хәзер без алынмаларга мисаллар барлап китәрбез. Моның өчен сезгә эш битендәге схеманы өйрәнеп, өченче биремне башкарырга кирәк булыр.

 

  1. нче бирем. Эш битендәге схеманы өйрән һәм таблицаны тутыр.

Көтелгән җавап.

Төрки-татар сүзләре Гарәп-фарсы Француз Рус Инглиз Немец Итальян
бер, мин, кичә, абый, әби һ.б. хат, рәсем, сәгать, табигать опера, парашют, газон, костюм өстәл, шәл, кәбестә, карават финиш, хоккей, клоун, бокс фокус, штанга, шлагбаум, галстук опера, помидор, газета, гирлянда

 

Ял минуты

Укытучы. Ә хәзер мин сезне “Серле әңгәмә”гә чакырам. Әйдәгез, түгәрәккә җыелып утырыйк. Без хәзер сезнең белән якыннанрак танышырбыз. Әлеге әңгәмә-уенның кагыйдәләре:

Туп тоткан кеше үзенең исемен һәм үзе турында бер кызыклы факт әйтергә тиеш. Ләкин бер шарт бар: сез җөмләләрегездә таблицага тутырган төрки-татар сүзләрен яки алынмаларны кулланырга тиеш буласыз. Мәсәлән, “Мин – Илсинә Илдус кызы. Парашюттан сикерү – минем зур хыялым”. Әлеге җөмләдә француз сүзен (парашют) кулландым.

Туп башка укучыга тапшырыла, уен шул рәвешчә дәвам ителә.

Укытучы. Эшебезне дәвам иттереп, алдагы биремгә күчик.

4 нче бирем. Функциональ грамоталылыкны бер компоненты буларак креатив фикер йөртү эшчәнлеген үстерү максатыннан ребуслар чишү.

 

 

 

 

 

 

Көтелгән җавап. Эскерт, волейбол, басмаханә, ландшафт.

 

5 нче бирем. Компьютерлык грамоталылыгын үстерү өчен бирем. 

Татар теленең онлайн аңлатмалы сүзлегенә мөрәҗәгать ит. №3 нче биремдәге сүзләрнең мәгънәләрен укы һәм кайсы телдән керүләрен ачыкла.

Көтелгән җавап.

Эскерт – печәннән, саламнан яки көлтәләрдән махсус ысул белән салынган зур кибән. Рус алынмасы – скирд.

Волейбол – тартып куелган ятьмә аша бер командадан икенче командага кул белән туп ыргытып уйный торган спорт төре. Инглиз алынмасы – volleyball.

Ландшафт – җир өслегенең үзенә генә хас рельефы, климаты, туфрагы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы булган бер кисәге. Немец алынмасы – landschaf.

Басмаханә – газета-журналлар, китаплар басыла торган урын; типография; матбага. Гарәп-фарсы алынмасы.

  1. Рефлексия. Йомгаклау

Укытучы. Дәресебез ахырына да якынлашты. Бүгенге дәрескә нәтиҗә ясар өчен “Биш бармак” алымын кулланырбыз.

Чәнти бармак. Нинди яңа белемнәр алдыгыз? Нинди проблемалар белән очраштыгыз? Нинди хаталар җибәрдегез?

Атсыз бармак. Максатыгызга ирешер өчен нәрсәләр эшләдегез? Нәрсәләр эшләргә әле җитешмәдегез?

Урта бармак. Нинди хисләр кичердегез? Нинди хисләр өстенлек итте? Кайсы эш төрләре сезгә кызыклы иде, кайсылары кызыклы булмады?

Имән бармак. Сыйныфташларыгыз белән эш барышында уртак тел таба алдыгызмы? Кемнәргә булыштыгыз? Кемнәр сезгә булышты?

Баш бармак. Бүгенге дәрестә үзегезне ничек хис иттегез? Кайсы эш күп энергия таләп итте? Кайсы эш сезне ял иттерде?

Үзбәя

Зәңгәр – актив катнаштым, биремнәрне дөрес үтәдем. Яшел – актив булдым, ләкин биремнәрдә бераз хаталар чыкты.

Кызыл – әле миңа бик күп тырышырга, хаталарымны төзәтергә кирәк.

  1. Өй эше

Габдулла Тукайның “Театр” шигыреннән өзекне укы.

Халыкка дәресе гыйбрәттер – театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр…

…Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

Тагы үткән гомерне уйлатадыр…

…Тигез күрә бөтен җанны театр:

Кирәк кол бул, кирәксә – император…

Биремнәр:

  1. Сүзләрне килеп чыгышы ягыннан тикшер.
  2. Г.Тукайның “Театр” шигырендә кайсы телдән кергән сүзләр өстенлек итә?
  3. Интернет чыганакларына мөрәҗәгать ит: шигырь ничәнче елда язылган? Шигырьдәге сүзләр әле дә кулланылыштамы? Нәтиҗә яса.

 

 

Кулланылган әдәбият

  1. Зарипова Г.Г., Мирдиянова Б.М. Татарский язык. Культура речи: учебно-методическое пособие.
  2. Мирзаһитов Р.Х., Сәгъдиева Р.К., Хөснетдинов Д.Х. Татар теле (кагыйдәләр, методик киңәшләр, анализ үрнәкләре, биремнәр). Абитуриентлар, укытучылар, студентлар өчен.
  3. Мирзаһитов Р.Х., Сәгъдиева Р.К., Хөснетдинов Д.Х. Татар теленнән электрон кушымта.
  4. Шәкүрова М.М. Туган тел (татар теле). 5 сыйныф. Ике кисәктә. Беренче кисәк: төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәресле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)
  5. https://suzlek.antat.ru/