Алсу кунакка килгән

Лилия ӘХМӘТОВА,

Бөгелмәдге 2 нче «Батыр» балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: кече яшьтәге балаларда «гаилә» һәм «дуслык» төшенчәләрен формалаштыру.

Бурычлар:

белем бирүдә:

– төп төсләрне (кызыл, яшел, сары, зәңгәр) аера белү;

– татар сөйләмен аңларга һәм татарча сорауларга җавап бирергә өйрәтүне дәвам иттерү;

– җыр тексты нигезендә хәрәкәтләрне башкарырга өйрәтүне дәвам иттерү;.

үстерелешле: игътибарлылыкны, кызыксынуны үстерү;

тәрбияви:

– балаларда гаилә әгъзаларына, бер-береңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү;

– балаларга татар телендә аралашудан шатлык китертү.

Өйрәнү:

  • җыр“Төрле төстәге яулыклар”, ”Дустым бар”;
  • бармак уены “Гаилә”.

Материал һәм җиһазлар: магнитофон, «Кулыңны бир, матур түгәрәк булсын» аудиодискы, «Без шатлык бүләк итәбез, уйнарга яратабыз»аудиодискы; гаилә турында рәсем (әти,әни,бабай, әби); балалар саны буенча төрле төстәге яулыклар, һава шарлары.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез!

Тәрбияче. Хәлләрегез ничек?

Балалар. Әйбәт.

Тәрбияче. Балалар, минем бүген сезнең белән җырлыйсым килә, җырлыйсызмы?

Балалар. Әйе!

Тәрбияче. Мин сезгә бүген берүзем генә килмәдем, кунак алып килдем. Таныш булыгыз!

Алсу. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез.

Алсу. Минем исемем – Алсу. Мин сезгә кунакка килдем. Бик матур төсле яулыклар алып килдем. Карагыз әле.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле: Алсу нинди матур яулыклар алып килгән.

Балалар, яулыклар нинди төстә?

Балалар. Яулыклар кызыл, яшел, зәңгәр, сары төсләрдә.

Тәрбияче. Без яулыклар турында нинди җыр беләбез?

Балалар.”Төрле төстәге яулыклар”.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Әйдәгез әле, бергәләп ул җырны җырлап алыйк.

(Балалар җыр җырлый.)

Төрле төстәге яулыклар,

Безнең кулларыбызда.

Җилфердәтә, җилфердәтә,

Биибез барыбыз да.

Кушымта:

Сары, сары, сап-сары,

Кемнәр буяган аны.

Биегәндә җилферди,

Бие, бие, дускай, ди.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар.

Алсу. Ий, булдырасыз инде, балалар. Карагыз әле, мин сезгә үз гаиләмнең фотографиясен алып килдем әле.

Тәрбияче. Рәхмәт, Алсу. Балалар, бу Алсуның кемнәре?

Балалар. Әти, әни, бабай, әби.

Тәрбияче. Алсу, без әле балалар белән “Гаилә” дип аталган уен да беләбез. Әйдәгез әле, бергәләп уйнап алыйк.

“Гаилә”бармак уены

Бу бармак – бабай,

Бу бармак – әби,

Бу бармак –әти,

Бу бармак –әни,

Бу бармак – мин!

Бу – минем гаилә!

Алсу. Балалар, миңа бүген сез бик ошадыгыз әле, бик матур җырлыйсыз һәм беергәләшеп уйный да беләсез икән.

Тәрбияче. Алсу, без синең килүеңә бик шат. Балалар, әйдәгез әле, Алсуга “Дуслык” турында җырлап алыйк, ризамы?

Балалар. Әйе, риза!

(Җыр җырлыйбыз “Дустым бар”. Алсу түгәрәк эчендә бии.)

Уң ягымда дустым бар, дустым бар,

Сул ягымда дустым бар, дустым бар.

Түгәрәк, түгәрәк,

Нинди матур түгәрәк.

Уң ягымда дустым бар, дустым бар,

Сул ягымда дустым бар, дустым бар.

Без шатлык таратабыз,

Җырларга яратабыз.

Уң ягымда дустым бар, дустым бар,

Сул ягымда дустым бар, дустым бар.

Түгәрәк, түгәрәк,

Нинди матур түгәрәк.

Алсу. Рәхмәт сезгә, балалар. Бик матур җырладыгыз. Миңа китәргә кирәк инде. Мин сезгә бүләккә төрле төстәге яулыкларны калдырам. Сау булыгыз, балалар!

Балалар. Сау булыгыз, Алсу!

Тәрбияче. Балалар, миңа бүген бик ошады ничек сез биисез, җырлыйсыз. Ә нәрсә сезгә бүген ошады?

Балалар. Җырлар җырлау һәм “Бармак” уенын уйнау.

Тәрбияче. Бүгенгә безнең дәрес бетте. Сау булыгыз, балалар!

Балалар. Сау булыгыз!