Сыйфат дәрәҗәләрен рәсем сәнгате аша өйрәнү

(VI сыйныфта татар теленнән интеграцион дәрес)

Әлфия ИСРАФИЛОВА,

Актаныш районы Чалманарат тп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

дидактик:

– укучыларның сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре  турында белемнәрен системага салып үзләштерү, тирәнәйтү, гамәли куллана алуларына ирешү;

– танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне үстерү, сыйфат дәрәҗәләрен куллану, бәйләнешле сөйләм телен, грамоталы язу, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп эшләү, нәтиҗә ясау, бәяли белү күнекмәләрен камилләштерү;

үстерелешеле: анализлау, синтезлау, гомумиләштерү күнекмәләрен куллана белүне үстерү;

тәрбияви: татар рәссамнарының иҗатына кызыксыну уяту; эстетик хисләр тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре:

танып белүдә: сыйфат дәрәҗәләре,  сыйфат сүз төркеме белән танышып,

шәхескә бәйле: үз алдыңа максат кую, аңа ирешү юлларын эзләү;                                          -активлыкка, мөстәкыйль, иҗади фикер йөртергә, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген башкару, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;                                                                                       — үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү;

коммуникатив:

– эзлекле сөйләм, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу;

– сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

– үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;-күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;

– иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү, күршең белән хезмәттәшлек итү;

регулятив:

– дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын мөстәкыйль формалаштыру;

– максатка ирешү юлларын билгеләү;

– үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;

– кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне ныгыту,туплау.

Эшчәнлекне оештыру төрләре: фронталь, шәхси эш, төркемнәрдә эшләү.

Ресурслар һәм җиһазлау: «Сыйфат», «Сыйфат дәрәҗәләре» таблицалары, туп, алма предметлары,рәсемнәр, слайдлар, тема буенча презентация, ноутбук, экран, Илдар Зариповның «Миләш», «Кунаклар килде», «Март ае», Усман Абдуловның «Сабантуй» картиналары.

Дәрес барышы

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге
I. Дәресне оештыру, мотивлаштыру Уңай психологик халәт тудыру.

– Хәерле көн, укучылар!

Кәефләрегез ничек?

Укучылар, сез бүген иртән торгач тәрәзә янына килеп урамга, кояшка, күккә карадыгызмы? Кемнәр һәр иртә шулай табигатькә соклана?

– Яхшы, укучылар, димәк, сез иртән иртүк гүзәллек белән, табигат белән күрешеп, аралашырга өлгергәнсез!

–Хәерле көн!

Укучыларның җаваплары:

–Мин тәрәзәгә карадым;

– мин кояшка күз йоммыйча карап тордым;

– мин кошларны күзәттем;

– мин болытларны карадым, алар ап-ак иделәр һ.б.

 

 

II. Белемнәрне актуалләштерү Узган дәрестә өйрәнгән сыйфат дәрәҗәләрен искә төшерү өчен бирем

Беренче укучы көн турында гади итеп сөйләргә тиеш;

Икенче укучы – көн турында матур, эчтәлекле, сурәтләү чараларына бай итеп сөйли.

Такта янына ике укучы чыга һәм бүгенге көн турында сөйлиләр.

Беренче укучы көн турында гади итеп сөйләргә тиеш;

Икенче укучы – көн турында матур, эчтәлекле, сурәтләү чараларына бай итеп сөйли.

Класс бәя бирә,чагыштыра һәм сүзнең сыйфат турында барганлыгын нәтиҗә итеп китереп чыгара.

Икенче укучы көн турында сөйләгәндә, сыйфатларны күп куллана.

Сорауларга тулы, эзлекле җаваплар бирәләр, нәтиҗәләр ясыйлар.

  Бирем. Сорауларга җавап бирергә:

– Сыйфат нәрсә ул?

– Сыйфатның нинди дәрәҗәләре бар?

Класс  сыйфатның нинди сүз төркеме икәнен аңлаталар, аның дәрәҗәләрен билгелиләр.

Укчылапр җавабыннан соң, интерактив тактада кагыйдә чыга.

III. Уку мәсәләсен кую 1. Табигать күренешләре белән презентация кушыла.

– Укучылар, мин иртән көннең нинди икәнлеген каравыгыз белән юкка гына кызыксынмадым. Табигать – ул рәссам. Бүген көн кояшлы, иртәгә болытлы. Болытлар — ак, йөзәләр. Җилләр исә, бүген талгын булса, иртәгә көчле булырга мөмкин.

Уен уйныйбыз һәм фикерләр белән уртаклашабыз.

“Сүзләрне үз урыннарына кую” уены уйнала.

Гади дәрәҗә: тыныч, суыграк, нык җылы, иң кызу, зәңгәр

Чагыштыру дәрәҗәсе: кояшлы, катырак, бик көчле, явымлы

Артыклык дәрәҗәсе: кызгылт, саргылт, озын, кыскарак

Кимлек дәрәҗәсе: иң матур, бик зур, кечерәк, югарырак.

Сорауларга тулы, эзлекле җаваплар бирәләр, нәтиҗәләр ясыйлар.

Укучылар сыйфатларның ясалышлары һәм мәгънәләрендә аерма булуын әйтәләр.

Җаваплар тыңланыла.

  – Укучылар, ничек уйлыйсыз, бүгенге дәреснең темасы ничек булыр? – Без бүген сыйфат дәрәҗәләре буенча белемнәрне артырабыз, ныгытабыз, өйрәнербез.
  – Без дәрестә үзебезгә нинди максат куярбыз икән?

 

– Сыйфат һәм дәрәҗәләре  турында белемнәр үзләштерү, тирәнәйтү.
  – Алар арасында аерма бармы? – Аерма бар.
  – Сыйфат дәрәҗәләре ничек ясалган? – Кушымчалар ярдәмендә.
  – Укучылар, ә сез нинди рәссамнарны беләсез?

– Без бүген Илдар Зарипов, Усман Абдуллов исемле рәссамнар белән танышырбыз.

Бу рәссамнарның исмендәге хәрефләргә сыйфатлар уйлап табыгыз һәм аларны сыйфат дәрәҗәләренә куегыз.

– Баки Урманче, Харис Якупов, Мәхмут Усманов, Лотфулла Фәттахов.

И – иркен -иркенрәк

Л – ләйсән

Д – дөрес, дөресрәк

А – ачык, ачыграк

Р – рәхимсез

У – уңышлы, уңышлырак

С – сары, саргылт, сарырак

М – моңлы, моңлырак

А – авыр, авыррак

Н – начар, начаррак

IV. Яңа белемнәрне ачу – Укучылар, менә без сезнең белән сыйфат дәрәҗәләрен өйрәнүне картиналар белән эшчәнлектә дәвам итәбез.

– Мин сезгә дүрт картина тәкдим итәм, кемнең кайсы картина белән эшлисе килә, шул картинаны сайлагыз:

– Илдар Зариповның  “Миләш”,  “Кунаклар килде”,  “Март ае” һәм Усман Абдуловның “Сабантуй” картиналары.

Укучылар картина буенча эшлиләр.

Класс дүрт төркемгә бүленә.

Һәр төркем картинага анализ ясарга әзерләнә.

Һәр төркем үзе сайлаган картина турында ике төрле итеп сөйләргә әзерләнә:

Бер төре – сөйләм эзлекле, матур, эчтәлекле, күп итеп сыйфатлар кулланып сөйләү.

Икенче төр – сыйфатлар кулланмыйча сөйләү.

Ике төр сөйләмне чагыштыру, нәтиҗәләр ясау.

Ял вакыты “Төсләр ни сөйли?” уены уйнала.

– Укучылар, сезгә хәрәкәтләрне төсләр белән билгеләргә кирәк. Нинди хәрәкәтне нинди төс белән билгеләр идегез?

Кызыл – йөгерү

Зәңгәр – йөзү

Сары – кулларны өсугә күтәрү

Яшел – клларны аска төшерү

Күк – җил кебек тирбәлү

Кара – приседание эшләү

V. Белемнәрне беренчел ныгыту – Сезгә кушымччалар бирелә, аларны сыйфат дәрәҗәләре белән тоташтырырга кирәк. Пазллар формасында карточкалар бирелә:

Бер өлешенә сыйфат дәрәҗәләре язылган, икенче өлешенә кушымчалары.

  – Илдар Зариповның “Миләш” картинасы кайсы ел фасылы турында?

“Кунаклар килде” картинасы кайсы ел фасылы турында?

– “Март ае” картинасы кайсы ел фасылы турында?

– Усиан Абдулловның “Сабантуй” картинасы кайсы ел фасылына карый?

– Укучылар, картиналарның уртак якларын билгеләгез, аермалы якларын билгеләгез.

 

 

–  Көз.

 

 

 

– Кыш.

 

 

– Яз.

 

 

– Җәй.

Укучылар сөйләм телен шомарталар:

Картиналарны чагыштырып уртак һәм аерылып торган якларын билгелиләр – сыйфат дәрәҗәләрен кулланалар.

Картиналарныэ эстетик, тәрбияви ягын билгелиләр.

VI. Яңа белемнәрне системалаштыру – Укучылар, сез хәзер шагыйрьләр һәм рәссамнар командаларына бүленәсез. Һәр команда тагын  дүртәр группага бүленәсез һәм үзегез бер темага рәсем ясыйсыз.

Шагыйрләр шулай ук дүрт группага бүленә.

Картинаны ясагач, чагыштыралар.

Картнаны ясау барышында шагыйрльәр һәр төркемнең эшен күзәтә һәм картина буенча сыйфат дәрәҗәләре кертеп, бер куплет шигырь яза, лирик хикәя яза – 5 җөмлә, табышмак чыгара – бер,  ике, өч яки дүрт юлдан торган, юморитсик хикәя яза –5 җөмлә.

VII. Рефлексия. Дәрескә йомгак Мөстәкыйль эш. Бүгенге дәрестә алган белемнәр буенча нинди кагыйдәләр язарга була – шул кагыйдәләрне дәфтәргә язып куярга. Мөстәкыйль эш эшлиләр – бүгенге дәрестә нинди белем алдылар, шул белемнәр буенча нинди кагыйдәләр бар, шуларны дәфтәргә язып куялар.
  – .Дәрес башында нинди максат куйган идек? Без максатыбызга ирештекме?

— Нинди файдалы мәгълүмат алдыгыз?  Ул сезгә киләчәктә кирәк булырмы?

Укучылар җавабы тыңланыла.
  – Укучылар, сез үзегезнең дәрестәге активлылыгызны ничек бәяләр идегез? Укучылар үзләренә сыйфат дәрәҗәләрен кулланып бәя бирәләр,

 

  – Укучылар, иптәшләрегезгә нинди бәя бирер идегез? Кайсыгызга кемнең җаваплары бик ошады? Бәяләү өчен нинди төсләр кулланыр идегез? Укучылар теләк буенча иптәшләренең активлыгына бәя бирәләр һәм төс белән билгелиләр. Сыйфат дәрәҗәләрне кулланалар.
VIII. Өй эше – Үзегез теләгән татар рәссамының картинасына карап, төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар кергән бәйләнешле текст  язарга. Игътибар белән тыңлыйлар. Өй эше аңлшылмаса, сорыйлар.
  – Укучылар, дәрес тәмам, афәрин!  

 

1 нче төркем өчен картина – “Кунаклар килде”, И.Зарипов

2 нче төркем өчен картина – “Миләш”, И.Зарипов

3 нче төркем өчен картина – “Март ае”. И.Зарипов

4 нче төркем өчен картина – “Сабантуй”. У.Абдулов