Уңышлы проект эшенең алгоритмы
Гүзәл ТӨХВӘТУЛЛИНА,
Баулыдагы 7 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Бүгенге көн укытучысы, фән-техника казанышларын үз эшендә дөрес куллана белеп, укучыларның фәнгә кызыксынуларын арттырып һәм белемнәрен тирәнәйтеп үз эшен алып бара. Чөнки җәмгыятькә иҗади фикер йөртүче, аралашучан, талантлы кешеләр кирәк. Мәктәпләрдә шундый һәр яктан килгән шәхесләр тәрбияләүдә яңа педагогик техгнологияләр куллану һәм инновацион технологияләр арасында проект методы әһәмиятле урын алып тора.
1 нче слайд. Сезнең игътибарыгызга проект эше уңышлы һәм грант отарлык булсын өчен, аның алгоритмын тәкъдим итәм.
2 нче слайд. Проект эшен башкару алгоритмы нидән гыйбарәт соң?
3 нчеслайд. Бу әлбәттә
— төркемне билгеләүдән;
— проблеманы нигезләүдән (актуальлек);
— максат һәм бурычларын формалаштырудан;
— гамәлгә ашыру механизмын эшләүдән (КП төзү);
— санлы һәм сыйфатлы нәтиҗәләргә ирешүдән.
4 нче слайд Менә, мәсьәлән, укучылар төркемен сайлап алдык. Эшне проблеманы нигезләүдән (актуальләштерүдән) башлыйбыз – максат куябыз – календарь планны төзибез һәм көтелгән нәтиҗәләргә чыгабыз.
5 нче слайд. Хәзер тулырак проект эшенең структурасы белән танышыйк. Максатчан төркемебез – проект чаралары юнәлдерелгән укучыларыбыз.
Проектта төп максатчан төркем бер – укучылар. Алар төрле җенес, яшь һәм социаль категорияле укучылар, ләкин аларны барысын да бер уртак проблема берләштерә.
Проректның төркемен кыскача тасвирлыйбыз: составы, саны һәм проектны гамәлгә ашыруның конкрет территориясендә аның вәкилләре белән таныштырабыз.
Әгәр төркем берничә булса – һәрберсен тасвирлыйбыз.
6 нчыслайд. Монда нинди типик хаталар булырга мөмкин?
- Бер проблема белән берләшмәгән берничә максатчан төркем күрсәтелсә (балалар, яшьләр, өлкәннәр).
- Төркем томаланган яки артык гомумиләштерелгән булса (балалары булган гаиләләр тулы/тулы булмаган, тәэмин ителгән/тәэмин ителмәгән, күп балалы һ. б.)
- Берничә максатлы төркем күрсәтелгән, шул ук вакытта проект кысаларында бер генә төркем белән эш алып барылса.
7 нче слайд Проектның актуальлеген, проблеманы нигезлибез.
Социаль проблема – ул һәрвакыт берәр нәрсәнең булмавы яки җитешсезлеге.
Хәзерге вакытта проект эшебездә төркеменең нәрсә белән кәнагәть булмавын тасвирлыйбыз.
8 нче слайд. Төркем өчен проблеманың актульлеген раслыйбыз.
-үз тикшеренүләр нәтиҗәләре аша,
-чит тикшеренүләр нәтиҗәләре аша,
-әлеге территориядә сайланган максатчан төркемгә кагылышлы рәсми статистика мәгълүматлары аша,
— яисә массакүләм мәгълүмат чаралары, хакимият органнары вәкилләре цитаталары аша.
9 нчы слайд. Алга таба проетның максатын билгелибез. Ачык билеләнгән проблема – ул дөрес формалаштырылган бер максат.
Әгәр бер проблеманы хәл итү барышында икенчесе барлыкка килә икән, бу барлык проблемаларны да тасвирларга һәм берничә максат куярга кирәк дигәнне аңлатмый.
Проблемалар никадәр таррак билгеләнгән булса, шулкадәр проектның максаты төгәлрәк куела, структурасы логик яктан яхшы була һәм гамәлгә ашыру да җиңелрәк.
10 нчы слайд макстны билгеләү – төркемнең ике халәтен чагыштыру дигән сүз:
Мин аны “хәзер бар” – тискәре хәл һәм аны үзгәртегә кирәк дип атадым.
11 нчеслайд Бу – проблема.
12 нче слайд «Булырга тиеш» — проектны гамәлгә ашыру ярдәмендә төркемне алып барырга кирәк булган уңай халәт. Нәрсә “булырга тиеш”?
13 нче слайд Бу — максат.
14 нче слайд Хәзер проектның бурычларына тукталыйк.
Проектның бурычы – ачыкланган проблеманың конкрет сәбәбен хәл итүче максатның бер өлеше.
Проблеманың сәбәпләре – ул конкрет бурычлар.
15 нче слайд Бурыч һәрвакыт чарага караганда киңрәк. Бер бурычны хәл итү өчен чаралар комплексы кирәк. ҺӘМ никадәр бирем, шулкадәр чаралар комплексы.
16 нче слайд Проектның чаралары: Чараны проблема белән бәйләү – бу чара проблеманы чишү белән бәйлеме? дигән сорауга җавап бирәбез.
Чараны максат белән бәйләү – бу чара максатны ирешүгә ярдәм итәме? соравына җавап бирәбез.
Чараны бурыч белән бәйләү – бу чара нинди бурычны хәл итүгә юнәлдерелгән соравына җавап бирәбез.
17 нче слайд Алга таба календарь план төзү принципларын карап китик.
- Һәрбер чара конкрет бурычка туры килергә тиеш.
- Чаралар санын планлаштырганда кирәклек һәм җитәрлелек принцибына таянырга.
- Чаралар проектның максатчан төркемнәре белән бәйле булырга тиеш. Әгәр проектта берничә максатчан төркем булса, аларның һәрберсе өчен чаралар каралырга тиеш.
- Чаралар «проект географиясе» бүлегенә туры килергә тиеш.
18 нче слайд ПРОЕКТ ГЕОГРАФИЯСЕнә тукталыйк, ул – төгәл билгеләнә. Төркемнең ачыкланган проблемасы сайланган территор-ләрнең һәрберсендә бар һәм актуаль һәм инде ярдәм хатлары, устав буенча оешма эшчәнлеге территор-ннән читтә торган төбәкләр, муниципаль берәмлекләр б/н үзара хезмәттәшлек планнаштырылса – сайланма территория оешма уставы белән туры килергә тиеш.
19 нче слайд Проектның көтелгән нәтиҗәләре.
ПРОЕКТНЫҢ МАКСАТЫ – ТӨП НӘТИҖӘ
20 нче слайд Проектның көтелгән нәтиҗәләре критерийларына: ирешүчәнлек, конкретлык, реальлелек, вакыт чикләре һәм үлчәүчәнлек керә.
21 нче слайд Әлеге критарийлар проектта эшләнгән булса, яхшы нәтиҗәгә ирешәчәкбез.
22 нче слайд ПРОЕКТНЫҢ ТЕМАСЫ:
- Сыешлы һәм кыска
- Адекват тасвирлаучы иң аз сандагы сүзләрдән торган коминация
- Асылы аңлашыла
- Тасвирламасы керми
- Гомуми кагыйдә: өчтән ким һәм унбиш сүздән атрмаска тиеш
23 нче слайд АҢЛАТМА ЯЗУ ЭШЕ: актуальлеге, максаты, территориясе, календарь планы һәм көтелгән нәтиҗәләрдән тора.
24 нче слайд Сыйфатлы проект эше нидән гыйбарәт?
- Проектның барлык бүлекләре логик рәвештә үзара бәйле, һәр бүлектә проектның эчтәлеген аңлау өчен кирәкле һәм җитәрлек мәгълүмат бар.
- Проектны хәл итүгә юнәлдерелгән ПРОБЛЕМА җентекләп ачыклана, аның тасвирламасы конкрет САН яки СЫЙФАТ күрсәткечләре белән дәлилләнә һәм ныгытыла.
- КАЛЕНДАРЬ ПЛАНЫ яхшы структураланган, детальләштерелгән, куелган МАКСАТ һәм БУРЫЧларны хәл итүне тәэмин итүче конкрет чараларның тасвирламасын үз эченә ала.
- 25 нче слайд Проектның бурычларын тулысынча хәл итәргә мөмкинлек бирү конкрет һәм акыллы сроклар күрсәтелгән.
- Проектның КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘРЕ ачык итеп күрсәтелгән, алар адекват, конкрет һәм үлчәүле.
- Проект эшегездә әлеге алгоритмны үтәгәч, грант заявкасын рәсмиләштереп була. Уңышлар сезгә!