В.Сутеевның «Бер капчык алма» әкияте буенча музыкаль спектакль
(Мәктәпкә әзерлек төркемендәгеләр өчен)
Ләйсән ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,
Казандагы 146 нчы балалар бакчасының югары квалификация категорияле
тәрбиячесе
Айсылу ӘСХӘТДИНОВА,
Казандагы 146 нчы балалар бакчасының югары квалификация категорияле музыка җитәкчесе
Катнашалар: әти куян, әни куян, өч малай куян, кыз куян, кояш, камка, күбәләк, кырмыска, каргалар, аюлар, тиеннәр, керпеләр, сукыр тычкан,бүреләр, төлкеләр.
Тамаша барышы
I күренеш
(Биеп, Кояш чыга.)
Кояш.
Мин якты Кояш булам,
Елмаеп көлеп торам.
Җылы нурларым аша
Җиргә ямь биреп торам.
Хәерле иртә, дусларым!
Камка.
Мин камка булам,
Чәчәкләргә мин кунам.
Бизәк-бизәк кием киеп,
Матурлыкны яратам!
Кырмыска.
Ә мин кырмыска булам.
Кояш белән бергә торам.
Тырышам мин, йорт салам,
Эшләргә мин яратам!
Күбәләк.
Ә мин – гүзәл күбәләк.
Уйныймын да очам мин.
Аллы-гөлле чәчәкләрне
Бик тә яратам мин.
Бөҗәкләр биюе
(Куян өе. Өйдән әни куян һәм әти куян чыгалар.)
Әти куян.
Иртә җитте, кояш чыкты.
Хәерле иртә сезгә!
Әни куян.
Өйдә бернәрсә дә юк:
Кишер дә, кәбестә дә!
Нәрсә эшләргә?
Балаларга нәрсә ашатыйм?
1 нче куян баласы. Мин хәзер тәмле кәбестә ашар идем.
2 нче куян баласы. Ә мин татлы кишер яратам.
3 нче куян баласы. Әтием, безнең бик тә ашыйсы килә.
Куян кызы. Борчылмагыз, әти берәр нәрсә уйлап табар хәзер, шулай бит, әтием?
Куян.
Кайгырмагыз, балалар!
Зур капчык хәзер алам.
Урманга хәзер барам,
Алмалар алып кайтам.
Куян кызы. Әтием, без сине сагынып көтеп торырбыз.
Әти куян. Рәхмәт, кызым-йомшагым.
Әни куян. Зинһар, үзеңне саклый күр, әтисе. Исән-сау йөреп кайт.
Әти куян. Яхшы-яхшы, кайгырмагыз. Әйбәт кенә торыгыз, хушыгыз!
Балалар. Хәерле юл, әти! Сау бул!
(Куян, капчык алып, саубуллашып, урманга китә.)
II күренеш
Куян (урман буйлап бара, җырлый):
Бар матур, зур өй.
Анда яши куяннар:
Әни куян, улларым,
Матур кызым һәм үзем. (Куаклар астыннан гөмбә, җиләк эзли.)
Бер нәрсә дә юк: гөмбә дә, җиләк тә…
Балаларга нәрсә ашатыйм? (Кинәт куян алмагач күреп ала һәм шатлана.)
Куян. О-о-о! Алмалар! Алмалар бик күп: зур, кечкенә, кызыл, яшел, сары…
(Куян алма җыя һәм бии. Каргалар очып киләләр.)
1 нче карга. Карр! Карр! Бөтен алманы җыеп бетерде. Ярамый бит алай. Карр! Карр!
2 нче карга. Карр! Карр! Безгә дә калмады. Кара әле син моны. Безгә дә калмады. Карр-карр! (Очып китәләр.)
Куян. Сез нигә кычкырасыз? Алма барыбызга да җитә. (Җырлый.)
Бар матур зур өй.
Анда яши куяннар:
Әни куян, улларым,
Матур кызым һәм үзем.
(Куян, капчыкны җирдән сөйрәп, арты белән бара. Ул кинәт аюга бәрелә, куркып җиргә утыра.)
Куян. Ой! Исәнмесез, аю абзыйлар!
Аюлар. Исәнме, куян дус!
Куян. Аю абзыйлар, сез шундый зур, ә мин кечкенә, мин сездән куркам.
1 нче аю. Курыкма син бездән! Без сиңа тимибез.
2 нче аю. Күрсәт әле, капчыкта нәрсә бар?
Куян. Мин алма җыйдым, менә сезгә дә биреп китим әле, аю абзыйлар. Алма тәмле, алма баллы. (Куян капчыктан ике алма ала һәм аюларга бирә. Аюлар алманы ашап карыйлар.)
1 нче аю. Рәхмәт, куян дус! Алма бик тәмле.
2 нче аю. Без дә алма җыеп кайтыйк әле. (Аюларга капчыктан алма алып бирә.)
Аюлар. Рәхмәт, рәхмәт, куян! Сау бул, куян дус! (Аюлар китә. Бию көе яңгырый. Куян янына бии-бии өч тиен килә.)
Куян. Исәнмесез, шаян тиеннәр!
Тиеннәр (бергә). Исәнме, куян дус!
1 нче тиен.
Әй, ямьле дә урманда!
Сикерәбез агачта.
2 нче тиен.
Чикләвек без җыябыз,
Шаярабыз, көләбез.
3 нче тиен.
Ә хәзер сиңа, куян
Матур бию бүләк итәбез,
Әйдә бергә биибез!.
Тиеннәр биюе
1 нче тиен. Куян дус, я сөйлә: нәрсә таптың?
2 нче тиен. Безне дә сыйлачы, куян.
3 нче тиен. Безгә дә бирче, зинһар!
Куян. Мин алма җыйдым. Менә сезгә дә биреп китим әле, тиен дуслар. Алма зур, алма тәмле, алма баллы. (Куян тиеннәргә капчыктан алма алып бирә.)
Тиеннәр (бергә). Рәхмәт, куян дус! Сау бул! (Йөгерешеп китәләр. Музыкага җырлый-җырлый керпеләр керә.)
1 нче керпе. Мин – керпе.
2 нче керпе. Мин дә керпе.
1 нче керпе. Мин гөмбә яратам.
2 нче керпе. Мин дә гөмбә яратам.
1 нче керпе. Мин җиләк яратам.
2 нче керпе. Мин дә җиләк яратам.
Керпеләр. Исәнме, куян дус!
Куян. Исәнмесез, керпеләр! Кая барасыз?
1 нче керпе. Без гөмбә, җиләк җыябыз.
2 нче керпе. Ә безнең кәрзин һаман да буш. (Кәрзинен күрсәтә. Куян уйланып тора.)
Куян. Әйеее… Буш… Мин алма җыйдым, менә сезгә дә биреп китим әле, керпеләр. Алма тәмле, алма баллы. (Керпеләрнең кәрзиненә алма сала.)
Керпеләр: Рәхмәт, куян дус!
(Кинәт «җир асты»ннан сукыр тычкан чыга. Сукыр тычкан куллары белән капшап карый.)
Сукыр тычкан. Монда кем бар, кемнең тавышы ишетелә? Сез кем?
Куян. Мин – куян.
Керпеләр. Ә без – керпеләр.
Сукыр тычкан. Исәнме куян, исәнмесез, керпеләр! (Иснәнә.) Нинди тәмле ис килә? Эх, алма исе бит бу…
Куян. Әйе, алма. Минем гаиләм зур. Бар да алма ярата. Менә сиңа да алма биреп китим әле, сукыр тычкан. (Куян сукыр тычканга алма бирә.)
Сукыр тычкан. Рәхмәт, куян дус!
Сукыр тычкан, керпеләр. Сау бул, куян дус!
Сукыр тычкан «җир асты»на кереп китә, керпеләр дә китә. Төлкеләр килә.)
Төлкеләр. Исәнме, куян дус.
Куян. Исәнмесез, төлкеләр!
1 нче төлке.
Без – төлкеләр – шаян халык,
Күңел ачып йөрибез.
2 нче төлке.
Урманда рәхәтләнеп,
Җырлап-биеп яшибез!
Куян. Бигрәк матур яшисез! Мин алма җыйдым. Менә сезгә биреп китим әле, төлкеләр. Алма тәмле, алма баллы.
Төлкеләр. Рәхмәт, куян дус!
(Кәҗәләр килә.)
Кәҗәләр. Исәнме, куян дус.
Куян. Исәнмесез, кәҗәләр!
1 нче кәҗә.
Без – кәҗә бәтиләре
Бик күңелле яшибез.
2 нче кәҗә.
Өчебез без – бертуган,
Шушы урманда туган.
3 нче кәҗә.
Уйныйбыз да биибез,
Матур итеп яшибез.
Куян. Мин алма җыйдым. Менә сезгә биреп китим әле, кәҗәләр. Алма зур, алма тәмле, алма баллы.
Кәҗәләр. Рәхмәт, куян дус. Сау бул!
Куян. Сау булыгыз, кәҗәләр!
(Каргалар очып килә.)
1 нче карга. Эх син, куян, куян, бөтен алманы биреп бетердең.
2 нче карга. Нәни куяннарга алма калмады бит инде. (Каргалар очып китә. Куян капчыгына карый. Капчык буш. Куян аптырашта кала.)
Куян. Эххх! Чынлап та, бер алма да калмады бит. Нәни куяннарым көтәләр бит. Урманга хәзер барам, яңадан алмалар алып кайтам. (Куян китә.)
Куян (җырлый).
Бар матур зур өй.
Анда яши куяннар:
Әни куян, улларым,
Матур кызым һәм үзем.
III күренеш
(Урман. Алмагач төбендә бүреләр йоклап ята. Куян килә.)
Куян.
Җирдә алма калмаган.
Агачтан алма җыям. (Алмаларны коя. Бүреләр уяна.
1 нче бүре. Мин – бүре.
2 нче бүре. Мин дә – бүре.
1 нче бүре. Мин куяннар яратам.
2 нче бүре. Мин дә куян яратам.
1 нче бүре. Бер кабам да һәм йотам.
2 нче бүре. Барысын ашап бетерәм.
1 нче бүре. Безнең урманда нишлисең?
2 нче бүре. Нигә шаулап йөрисең?
Куян (бүреләрне күреп, куркып кала). Миңа алма кирәк. Минем гааиләәәм зур. Алар алмааа ярата…
1 нче бүре. Ә без куян яратабыз!
2 нче бүре. Бик-бик яратабыз!
(Куян тиз генә бүреләрнең башына буш капчыкны кигертә. Бүреләр куян артыннан куып китәләр.)
IV күренеш
(Әни куян кайгыра, балалар да кәефсез.)
Әни куян.Балалар, хәзер әкият сөйлим. Тыңлагыз: «Борын-борын заманда, Урманда бер өй булган». (Ишек шакыган тавыш.)
Куяннар. Әти кайтты, әти кайтты. (Шатлыктан сикергәлиләр.)
Әни куян. Кем бар анда?
Тиеннәр. Бу – без – тиеннәр.
1 нче тиен. Без урманда сезнең әтиегезне очраттык.
2 нче тиен. Ул безгә алма бирде.
3 нче тиен. Менә сезгә күчтәнәч. (Тиеннәр куян балаларына – чикләвек, ә әнигә кәрзин бирә.)
Барысы (бергә). Рәхмәт сезгә, тиеннәр!
Тиеннәр. Сау булыгыз, куяннар!
Куяннар: Сау булыгыз! (Тиеннәр китә.)
(Ишек шакыйлар.)
Куяннар. Әти кайтты, әти кайтты. (Шатлыктан сикергәлиләр.)
Әни куян. Кем бар анда?
Керпеләр. Бу – без – керпеләр.
1 нче керпе. Без урманда сезнең әтиегезне очраттык. Ул безгә алма бирде.
2 нче керпе: Менә сезгә күчтәнәчкә гөмбә. Рәхим итеп алыгыз! (Кәрзин бирәләр һәм китәләр.)
Барысы (бергә). Рәхмәт, сезгә, керпеләр, рәхмәт, сукыр тычкан!
Керпеләр. Сау булыгыз, куяннар!
(Ишек шакыйлар.)
Куяннар (шатланып). Әти кайтты, әти кайтты. (Шатлыктан сикергәлиләр.)
Әни куян. Кем бар анда?
Кәҗәләр. Бу – без – кәҗәләр.
1 нче кәҗә. Без урманда сезнең әтиегезне очраттык. Ул безгә алма бирде.
2 нче кәҗә. Менә сезгә күчтәнәчкә тәмле кәбестә.
3 нче кәҗә. Кәбестә бик файдалы, рәхим итеп ашагыз! (Кәрзин бирәләр һәм китәләр.)
Барысы (бергә). Рәхмәт, сезгә, кәҗәләр
Кәҗәләр. Сау булыгыз, куяннар!
Барысы (бергә). Сау булыгыз!
(Сукыр тычкан белән төлкеләр киләләр. Ишек шакыйлар.)
Әни куян. Бу нинди тавыш, кем бар икән анда? Шауламагыз әле, балалар!
Сукыр тычкан һәм төлкеләр (килә). Куяннар монда яшиме?
Куяннар (шатланып). Әйе, әйе!
1 нче төлке. Без урманда сезнең әтиегезне очраттык.
2 нче төлке. Ул безгә алма бирде.
Сукыр тычкан. Без сезгә күчтәнәч алып килдек!
(Сукыр тычкан, төлкеләр яшелчә бирә. Китәләр.)
Куян балалары. Ура! Ура! Кыяр, кишер, бәрәңге… (Җыялар, кәрзингә салалар, тычканга карап әйтәләр.) Рәхмәт, сукыр тычкан!
Сукыр тычкан. Сау булыгыз, куяннар!
Куяннар. Сау булыгыз!
Әни куян. Әтиебез һаман кайтмады! Эхх! (Куян балалары елый.)
Әни куян. Ризыклар да күп җыелды: кәбестә, кишер, кыяр… Балалар, ашыйсыгыз киләме?
Куян балалары. Әйе, килә!
Әни куян. Әйдәгез, әтиегезне көтеп, өстәл әзерли торабыз. Син, улым, ашъяулык алып кил. Син, кызым, чынаяк белән тәлинкә алып кил. Ә син, Йомшак, кашыклар куеп чык. Өстәл әзерлибез: чынаяк куябыз, тәлинкә куябыз. Балалар, өстәл янына рәхим итегез. Тиздән әтиегез кайта, ә сез кишер ашый торыгыз.
1 нче куян. Кишер зур.
2 нче куян. Кишер баллы.
3 нче куян. Кишер тәмле.
Куян кызы: Кишер бик тә файдалы, .
Әни куян.
Ә мин сезгә җыр җырлыйм:
Бар матур бакча,
Анда яши куяннар:
Әти куян, улларым,
Матур кызым һәм үзем.
V күренеш
(Куян йөгереп керә.)
Куян. Бүреләр килә! Качыгыз! Качыгыз! (Калтырыналар. Куян балалары качалар. Ишек шакыган тавыш.)
1 нче аю. Өйдә кем бар? Ачыгыз, зинһар!
2 нче аю. Курыкмагыз! Бу – без – аюлар. Без сезгә күчтәнәч алып килдек. (Зур бал мичкәсе бирәләр.)
Куян балалары. Рәхмәт сезгә, аюлар! Килегез өстәл янына!
(Бүреләр килә. Ишек шакыйлар.)
1 нче бүре. Куян, без сине ашыйбыз.
2 нче бүре. Рәхәтләнеп, ашыйбыз!
1 нче аю. Ах сезне, явызлар! Китегез моннан!
2 нче аю. Куяннар – безнең дуслар, куяннарга тимәгез! (Башка җәнлекләр дә йөгереп килеп җитәләр.)
Бергә. Әйе, бүреләр, куяннарга тимәгез!
Куян. Рәхмәт сезгә, дусларым!
(Бүреләр китә. Күңелле көй яңгырый. Бүреләр капчык асып киләләр.)
1 нче бүре: Безне гафу итегез, зинһар!
2 нче бүре. Курыкмагыз! Без сезгә тимибез! Менә сезгә алма. (Капчыкны бирәләр.)
Куян. Рәхмәт сезгә, бүреләр. Әйдәгез, түрдән узыгыз. (Барлык җәнлекләр бергәләп җырлап бииләр.)
Дус яшибез бу урманда,
Җырлап-биеп без аланда.
Кояш, елмаеп, нурлар тарата,
Ул да матурлыкны ярата.
Бу гүзәллекне сакларбыз,
Бу матурлыкны якларбыз.
Дөнья яктырсын, кояш шатлансын,
Табигать гел елмаеп торсын.