Ы-й хәрефләре язылып та, [и] авазы әйтелү очрагы
(5 нче сыйныфта татар теле дәресе)
Илсөяр ШӘРИФУЛЛИНА,
Мамадыш районы Катмыш урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
– Ы-й хәрефләре язылып та, [и] авазы әйтелү очрагын аңлату;
– укучыларның тартык авазларны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен үстерү;
– туган телне өйрәнүгә кызыксыну тудыру, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Бурычлар:
– укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү;
– алынган белемне һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәтү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
шәхескә кагылышлы:
– активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү,
– телне өйрәнүгә кызыксыну уяту;
– үзеңнең сөйләмеңне камилләштерергә омтылу;
– әхлакый сыйфатлар булдыру.
Метапредмет:
танып-белү УУГ: укучының кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белүе;
коммуникатив УУГ: сораулар бирә, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү,кагыйдә формалаштыру;
регулятив УУГ: мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру, нәтиҗә ясый, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр таба белү
предмет буенча: ы-й хәрефләре язылып та, [и]авазы әйтелү очрагын аера, авазларны дөрес әйтә һәм ясалыш урыннарын билгели белү.
Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.
Төп төшенчәләр: ы-й хәрефләренең һәм [и] авазының әйтелү үзенчәлекләре.
Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты.
Эшне оештыру: фронталь, индивидуаль.
Чыганаклар: дәреслек Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теле. 5 сыйныф. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2015), слайдлар, эталон.
Дәреснең технологик картасы
I. Оештыру этабы
|
Укытучы. Исәнмесез. Хәерле көн, укучылар. Дәрескә барыгыз да әзерме? Китап-дәфтәрләр өстәлдәме? Дәресебезне башлыйбызмы? Мин сезгә бер мәкаль әйтәм, сез андагы фикер белән килешерсезме?
Дөнья тулы гыйлем, Башыңда калганы – белем. (1 нче слайд) (Укучылар фикере тыңланыла.) – Димәк, без дәрестә игътибарлы булып, белем алырга тырышыйк. |
II. Укучының белемнәрен актуальләштерү, системалаштыру | Өй эшен тикшерергә фронталь сораулар бирелә:
– Сузык авазлар турында нәрсәләр өйрәндек? – Алар һәрвакытта да ишетелгәнчә языламы? (Юк, мәсәлән: болыт, болын кебек сүзләр ишетелгәнчә язылмыйлар.) – Бу күренеш ничек атала? (Ирен гармониясе дип атала.) – Шушы күренешкә сүзләр уйлап карагыз әле, укучылар? (Борын, колын,төлке, көлке…) |
III. Проблемалы сорау кую | – Слайдка игътибар итегез. Бирелгән сүзләрне укып карыйк әле. Сүзләрнең язылышы белән әйтелеше туры киләме?
табигый барыйк гыйлем ашыйк кыйммәт чыгыйк (2, 3 нче слайдлар) – Юк, әйтелеш белән язылыш туры килми. – Ни өчен мондый күренеш күзәтелә? Бу сорауга җавапны кайдан табарбыз икән, укучылар? – Дәреслектән табабыз. (Укучылар дәреслектәге кагыйдәне укыйлар, өйрәнәләр.) – Ә хәзер бирелгән кагыйдәгә алгоритм төзегез. – Әгәр дә мин сүздә калын әйтелешле [къ]һәм [гъ] тартыклары артыннан яки алдыннан ы+й кушылмасы күрәм икән, мин ул кушылманы [и] дип укыйм. (Шушы алгоритмны ике укучы слайдка карап әйтә, кабатлый.) (4 нче слайд) |
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту | Слайдта укучыларга сүзләр бирелә: ачыйк, таптыйк, ташлыйк, качыйк. (5 нче слайд)
– Бу сүзләр безнең кагыйдәгә туры киләме? (Әйе, туры килә.) – Бу сүзләр нәрсә белән охшаш? (Болар – фигыльләр. Хәрәкәтне белдерәләр.) – Ә хәзер, укучылар, шушы фигыльләр белән җөмләләр төзегез ы+й кушылмасын үрнәктәгечә билгеләгез. |
Сайланма диктант | Бирелгән сүзләрне ике төркемгә бүлеп язарга:
сайрый, карый, уйлый, барыйк, саныйк, бүлик, тапкырлыйк, гыйшык, гыйбрәтле, иҗтимагый, ашыйк. Эталон буенча тикшерелә. (6 нчы слайд) |
V. Рефлексия | – Укучылар, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
– Үзегезгә нинди яңалык алдыгыз? – Укучылар, дәреснең кайсы моментлары сезгә күбрәк белем алырга ярдәм итте? – Нинди белемнәрне камилләштердегез? – Кайсы күнегү ныграк аңларга ярдәм итте? – Ә үзегезнең эшчәнлегегез турында нәрсә әйтерсез? |
VI. Өй эше | 1. Бирелгән фигыльләрдән кагыйдәгә туры килерлек формасын ясарга, транскрипциядә күрсәтергә: кара, кайт, кап, уз, яса.
2. Аңлатмалы сүзлектән дәрестә өйрәнгән кагыйдәгә туры килә торган биш сүз табып язарга, ике сүзнең аңлатмасын бирергә. 3. Иҗади бирем. Беренче биремдәге сүзләрне кулланып, 5 – 6 җөмләдән торган хикәя язарга. (7 нче слайд)
|