Әкияттә кунакта

(Уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге) МБДОУ №6 “Теремок” воспитатель 1 кв. категории

Рәмзия ЗАКИРОВА, Эльмира ШИҺАПОВА,

Мамадыштагы 6 нчы «Теремок» балалар бакчасы тәрбиячеләре

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү үсеше.

Максат: балаларның гади математик күзаллауларын формалаштыру.

Бурычлар:

тәрбияви: башкаларда әкият аша игелекле мөнәсәбәт, ярдәм итү теләге, игътибарлылык тәрбияләү;

үстерелешле: балаларның күрсәтмәле — тәэсирле фикерләп модульләр кулланып төзү сәләтен, вак мускулатураны, фантазияләрен үстерү, эшчәнлеккә кызыксыну уяту;

белем бирүдә: балаларның  пространствода ориентлашуларын, геометрик фигураларны танып белүне ныгыту, суда һава барлыгын исбатлау, яшелчәләр белән дөрес итеп урнаштырып рәсем төшерү күнекмәләрен ныгыту.

Көтелгән нәтиҗәләр: әкиятләрне беләләр; геометрик фигураларны аералар; яшелчәләрне кулланып рәсем төшерә беләләр.

Методлар: уен (әкият сюжеты), сүзле (сораулар, җаваплар, киңәш, мактау), күрсәтмә (кулъяулык үрнәкләре), продуктив.

Алымнар: сорау, җавап, нәфис сүз, өстәмә аңлатма бирү, мактау.

Җиһаз һәм материаллар: геометрик фигуралар, тылсымлы келәм , ИКТ, йомшак модульләр, яшелчәләрдән киселгән штампиклар, һәр балага кулъяулык.

Сүзлек эше: көрән, шәмәхә, соры, кызгылт-сары.

Алдан башкарылган эш: күрсәтмә һәм таратма материал әзерләү.

Эшчәнлек барышы

(Балалар, бүлмәгә кереп, түгәрәккә басалар.)

Тәрбияче. Балалар, безгә бүген кунаклар килгән, әйдәгез, алар белән исәнләшик әле.

– Мин сезгә серле йомгак алып килдем. Җылы хисләремне сезгә җибәрәм. Ә сез бер-берегезгә үзегезнең җылыгызны җибәрегез.

– Әйдәгез әле, эшчәнлегебезне башлаганчы, кәефләребезне күтәреп, кояш нурлары белән уйнап алыйк.

Кояш җылысын учыбызга җыябыз.

Битләребезне җылытабыз.

Күзләребезне,

Чәчебездән сыпырабыз.

Үзебезне яратабыз.

Бер-беребезгә елмаябыз.

– Үзебезнең яхшы кәефебез белән кунаклар белән уртаклашабыз. (Учларыннан өреп очыралар.)

– Балалар, кәефләрегез ничек?

– Яхшы.

– Бик әйбәт.

1 нче слайд. Әкиятләр рәсеме.

Тәрбияче. Карагыз, әле, балалар, без кая килеп эләктек? (Әкиятләр иленә.)

– Сез әкиятләр яратасызмы? Нинди әкиятләр беләсез? (Балалар җавабы.)

– Мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлагыз әле.

Басуда терем-теремкәй урнашкан.

Ул биек тә түгел, тәбәнәк тә түгел.

Сез ничек уйлыйсыз, без нинди әкияткә сәяхәткә барырбыз? (“Теремкәй” әкиятенә.)

2 нче слайд. “Теремкәй” рәсеме.

– Дөрес, балалар. Ә менә безнең әкиятнең геройлары дус-тату яшәсен өчен аларга төрле биремнәр үтәргә кирәк була. Без аларга ярдәм итәбезме, балалар?

3 нче слайд. Тычкан рәсеме.

Тәрбияче. Тычкан келәмне тишкәләп бетергән. Әйдәгез әле, балалар, бергәләп келәмне ямап алыйк.

– Килегез, менә монда утырыйк әле. Хәзер кулыгызга фигуралар алыгыз. Ләйсән, бу нинди фигура? (Квадрат) Квадрат нинди төстә? (Кызыл) (Геометрик фигуралар белән тишекләрне томалыйлар, төсен әйтә баралар.)

– Менә келәмебез нинди матур булды. Балалар, матур келәмне теремкәйгә тартып куйыйк әле.

4 нче слайд. Бака рәсеме.

Тәрбияче. Балалар, ә бака кайда яши? (Суда)

– Бака суда сулый аламы? (Әйе)

– Әйдәгез, тикшереп карыйк, суда һава бармы?

– Балалар, ни өчен су быгырдый?

Тәҗрибә. Суда һаваны ничек куреп була?

(Балаларга өстәл янына килергә тәкъдим итәм. Өстәл өстендә сулы стакан һәм трубочкалар ята. Балалар трубочкага өрәләр һәм судан һава шарчыклары чыкканын күрәләр. Сулыкларда һава бар, аны су астындагы җәнлекләр, балыклар, шулай ук бака да сулый.)

5 нче слайд. Куян рәсеме.

Тәрбияче. Теремкәйдәге куян-куркак белән, әйдәгез, бергәләп уйнап, ял итеп алыйк.

Физминутка

Уң ягымда дустым бар, дустым бар,

Сул ягымда дустым бар, дустым бар.

Түгәрәк, түгәрәк,

Нинди матур түгәрәк.

6 нчы слайд. Төлке  рәсеме.

Тәрбияче. Төлкегә булышыр  өчен  “Киресен әйт” уенын уйнап алыйк.  

Озын – кыска

Зур – бәләкәй

Биек – тәбәнәк

Калын – нечкә

Киң – тар

Күп – аз

Ерак – якын

Өстә – аста

Уңда – сулда

Алда – артта

Ак – кара

Кыш – җәй

Көз – яз

Малай – кыз

7 нче слайд. Бүре  рәсеме.

Тәрбияче. Теремкәйдәге Соры бүрегә булышыр өчен без яшелчәләрдән ясалган штампиклар белән кулъяулыкларны бизик. (Яшелчәләрдән ясалган штампиклар белән кулъяулыклар бизиләр.)

Түбәтәй уены

Түп-түп түбәтәй,

Түбәтәем укалы.

Чиккән матур түбәтәем,

Кемдә икән тукталды?

(Түбәтәй кемдә туктала, шул бала, рәсемне сайлап алып, ни өчен сайлап алганын әйтә.)

– Сиңа кемнең рәсеме ошады?

– Ә ни өчен ошады?

8 нче слайд. Аю  рәсеме.

Тәрбияче. Теремкәйгә кем килми калды? (Теремкәй янына Аю килгән)

– Аю килгәч, нәрсә була?

– Аю Теремкәйгә кергән дә зур гәүдәсе белән теремкәйне җимергән. Барлык җәнлекләр дә өй эченнән йөгереп чыкканнар да елаша башлаганнар. Ә аларга ничек ярдәм итеп була? (Балалар җавабы.)

– Әйдәгез әле, балалар, җәнлекләргә булышыйк. Йомшак модульләрдән җәнлекләргә теремкәй ясыйк. (Балалар кубиклардан теремкәй төзи.)

– Булдырдыгыз, балалар. Җәнлекләр өчен бик матур теремкәй төзеп куйдыгыз.

Рефлексия

Балалар, без бүген нәрсәләр эшләдек?

– Кайсы бирем сезгә ошады? Ни өчен?

– Нинди яңалыклар  турында әти-әниләрегезгә сөйләрсез икән?

– Менә сез җәнлеклекләр өчен матур теремкәй төзеп куйдыгыз. Ничек уйлыйсыз теремкәйгә тагын кемнәр килер? Алар белән нинди хәлләр булыр?

– Мин сезгә яңа әкиятләр алып килдем. Сезнең белән аларны бергәләп укырбыз, тагы әкиятләр иленә сәяхәт итәрбез.