Илүсә Нәбиуллина иҗатының тел үзенчәлекләре, сөйләм-стиль чаралары
Альфира ГАБДУЛЛИНА,
Сарман районы Саклаубаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
Мөслим районында туып-үскән бик күп язучылар, шагыйрьләрне беләбез. Алар иҗатын өйрәнү актуаль һәм шул ук вакытта мавыктыргыч та. Бу язмамда хәзерге татар прозасының телен Мөслим районында туып-үскән, хәзерге вакытта Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы Илүсә Нәбиуллина иҗаты мисалында тикшерергә булдым. Әдипнең 2014 елда Татарстан китап нәшриятендә нәшер ителгән «Сыңар канат» дигән китабы фәнни-тикшеренү эшемнең төп чыганагы булды. Аның әлеге җыентыгында үзенә генә хас, әмма һәркемнең йөрәгенә үтеп керерлек саф, сүрелмәс сөю, якты, җылы хисләр, татлы сагыш белән тулы хикәяләре, повесть, нәсерләре тупланган. Ата-анага, туган нигезгә мәхәббәт, яшәү мәгънәсе турында фәлсәфи уйланулар урын алган.
Илүсә Нәбиуллина күптөрле темаларга яза. Хикәя, повестьларында, нигездә, кешеләрнең гыйбрәтле язмышы турында яза, туган як гүзәллегенә мәдхия укый, бүгенге заманның фаҗигале һәм драматик күренешләрен тасвирлый. Балалар өчен дә кызыклы хикәяләр яза. Шулай да, язучы иҗатында төп урын авыл кешеләре тормышы, аларның хис-кичерешләрен сурәтләүгә бирелә.
Автор иҗатында күтәрелгән төп темалар түбәндәгеләр:
– мәхәббәт, ярату;
– әти-әни, аларны хөрмәтләү, зурлау;
– туган җир, туган авыл һәм аның табигате, кешеләр язмышы;
– балачак хатирәләре;
– сугыш – коточкыч афәт;
– фәлсәфи, җирдә яшәүнең мәгънәсе, кешенең тормыштагы роле.
И.Нәбиуллинаның туган җир, әти-әни, балачак, сагыну, мәхәббәт кебек мәңгелек темаларны яктырткан хикәя, нәсерләре игътибарга лаек. Язучы һәр укучыны туган ягын, туган нигезен, әти-әниләрен онытмаска, хөрмәт итәргә; мәхәббәт, ярату кебек изге хискә тугры булырга чакыра. Әлеге хис-тойгылардан башка кешелек, яшәү төссез, мәгънәсез, ди ул.
“Һәр кош үз талын мактап сайрый. Миңа туган авылымнан матур авыл, туган ягымнан матур як юктыр кебек.
Авылыбыз матур безнең. Өстенә аварга торган куе урман эчендә дә, күп сулы, язларын ярларыннан ташып чыга торган тирән елга буенда да түгел ул, шулай булса да, үзенчә ямьле, үзенчә матур ул”, – дип, “Балачагым иле” нәсерендә автор туган авылына дан җырлый.
Туган авылын сагынып сөйләгәндә, әлбәттә инде, балачак хәтирәләре турында сөйләп китмичә мөмкин түгел. “Гомер узган саен, балачак иленә кайту теләге арта бара. Тик ул илгә кайта торган юл юк. Бөтен кешенең дә кайткан саен кайтасы килеп торган, бер дә туйдырмаган иң яраткан, матур, изге җире бар. Ул – балачак иле”, дип, Илүсә апа балачакның никадәр рәхәт, самими булуы турында сөйли.
Илүсә Нәбиуллина шулкадәрле гади, саф, халыкчан тел белән яза, аның балачагы ниндидер рәхәт, гомернең иң-иң бәхетле чоры булганлыгын аңлыйсын, алай гына да түгел, сокланасын, хәтта көнләшәсең дә. Эшен дә эшләп куйганнар, нужасын куганнар, ә яланаяк, су буенда көне буе су кереп, комда кызынып, бакакайлар белән комда уйнап, балык тотып, әрәмәлекләрдә җиләк-җимеш белән сыйланып, таза, сау булып үскән чор балачагы турында искиткеч маур сурәтләп яза. Мин, ихтыярсыздан: “Эх, мин дә ник шушы чорда тумадым микән?!” – дип уйлап куям. Ә без, көне буе телефоннарыбызга текәлеп, табигать матурлыгын, дөнья рәхәтлеген күрми үсәбез.
Мин Илүсә апаның теленә гашыйк. Кайсы гына әсәрен алсам да, гади бер авыл вакыйгасын шундый матур, “тәмле” итеп тасвирлап бирә. Сине, үзе әйткәнчә, уйларың белән дөньяның әллә кайсы почмакларына алып барып кайта, тирәнтен уйланырга, елмаерга мәҗбүр итә.
Язучы үзе күргән, үзе тотып караган, аяк басканнардан рухлана, туган авылыннан, туган җиребезнең гүзәл табигатеннән илһам ала:
“Сагынмаган кая ул” нәсерендә Илүсә Нәбиуллина туган авылны сагынуны ике чор аша күрсәтә: беренче чор – авылдан укырга чыгып киткән яшьлек, ә икенчесе – гомер уртасы узып барган, эти-эни, авыл кешеләре бакыйлыкка күчкән аерым бер сагыну, юксыну, мәңге кайтарып булмый торган үкенү хисләре.
“Кеше өчен туган җирдән дә кадерлерәк тагын ни бар? Шуңа күрә авылны сагынмый яши алмыйсың. Монда сиңа гына таныш сукмак, таныш урам, кое, исем кушкан ерганак, син сөялеп таң аттырган өянке. Ә алар барысы да бергә еракка – безнең балачак тарихына тоташкан”, – дип яза ул, тирән көрсенеп.
Һәр әдип иҗатында әниләр темасына зур урын бирелә. И.Нәбиуллина иҗаты да искәрмә түгел. Язучы үзенең әсәрләрендә әниләргә генә түгел, әтиләргә дә зур урын бирә. Кеше өчен иң кадерле затлар – яшәү бүләк итүче, караучы, багучылар, иң изге, иң якын кешеләребез ул – Әти-Әни, дип ассызыклый ул:
Югалтканнар мине аңлар.
Үзебезчә, “кыдыл бодау”ларча
Дәшим эле сиңа, инәкәем.
Кайта алмыйм һаман яннарыңа,
Ни хәлең бар икән икән, бәгырькәем?
Язучы иң газиз кешеләребезнең исән чакта кадерләрен белергә, аларның хәер-фатихасын алырга чакыра.
И.Нәбиуллина героларны әллә кайдан ерактан эзләми, гаилә кешеләре, күрше, сыйныфташ, авылдаш, авыл һәм шәһәр кешеләре. Ә теманы нәкъ менә шушы кешеләр тормышы аша билгели. “Әткәй” хикәясендә үзенең әтисенең гадел, яхшы кеше булуы турында сөйли. Эшчән, алдынгы карашлы, матурлыкны яратуы, хәтта бакыйлыкка кучкэч тә җир өстендә матурлык сакланып калырга тиешлеген теләгән гаҗәеп кызыклы шәхес булуын искәртә: “Гаярь егет, ашарга булмагач, полк командирының атын суеп, солдатларга ашаткан кеше”, — дип, искә төшерә автор.
Әсәрләр эмоциональ рухлы, гади, әмма искиткеч тирән эчтәлекле. Үз фикерен укучыга җиткерү өчен, язучы билгеле бер фикер бердәмлеге таба да башка элементларын шуңа яраклаштыра. Әсәрләрдә тудырылган образлар яктылыкка, рухи матурлыкка, дуслыкка, хезмәткә омтылып, соклану тудыралар.
И.Нәбиуллина прозасындагы сөйләм-стиль чаралары
Стиль сүзе телнең нинди максатларда һәм ничек кулланылышын белдерә. Язучы үз әсәренең үзенчәлекләреннән чыгып, төрле тел чараларын сайлый һәм аларны үзе теләгәнчә файдалана. Сүзләр мәгънәви яктан күп төрле. Үзләре үк образга әйләнгәннәре (символлар), күчерелмә мәгънәлеләре (метафора, метонимия, сынландыру, гипербола, юмор), предметлы сурәтләү чаралары (синонимнар, антонимнар, эпитет, чагыштыру), әдәби нормаларга туры килмәгән лексик чаралар (диалекталь, гади сөйләм, арго һәм жаргон сүзләр, варваризмнар) бар. Телдә фразеологизмнар да иркен кулланыла. И.Нәбиуллина – әнә шул тел-стиль чараларына җан кертеп, аларны иң оста кулланып язучыларның берсе.
Телдәге сүзләр беркайчан да аерым гына яшәмиләр. Алар үзләрен чолгап алган сүзләр белән бәйләнешкә кереп, төрле үзгәрешләр кичерәләр, күренешләрне тулырак чагылдыралар, сөйләмгә матурлык өстиләр, аны җанландырып җибәрәләр.
Гап-гади , бөтен кеше дә аңлый торган туры мәгънәле сүзләр ярдәмендә дә язучы төрле күренешләрне күзалларга ярдәм итә. “Ташта үскән гөл” повестеның беренче битләре үк укучының игътибарын җәлеп итә.“Бүген дә директор үз гадәтенә тугры калды. Кабинет буйлап әрле-бирле йөри-йөри сөйләргә тотынды. Әмма ни әйтергә теләвен аңлап булмады. Техфак тәмамлаган тарих укытучысының сөйләм дәрәҗәсе дә ташка үлчим генә иде. Әйтәсе килгән фикерен төгәл эзлекле җиткерә белми. Ашыга. Әле түмгәккә абынган, әле трактор эзенә төшеп киткән кешене хәтерләтә” (“Ташта үскән гөл”) җөмләсендә “әле түмгәккә абына”, “әле трактор эзенә төшеп китә” сүзе тулы бер күренешне сурәтли: тормыш ул тигез юллардан гына тормый, аның төрле чокырлары, түмгәкләре бар. Сиңа тормышта гел шундый каршылыкларны җиңәргә туры киләчәк, дия төсле автор.
“Алма кебек чибәр тол хатыннарның башлары бик иртә түбән иелде.. Авылда синең уйлаган уеңны да беләләр, җиде кат җир астында йөргән еланны да сизәләр, исемең-даның чыгуын көт тә тор”. (“Сыңар канат”) Менә шушы берничә җөмлә белән автор “авыл халкының” кайбер сыйфатларын күз алдына китереп бастыра. “Кырыс чынбарлык” ялгыз, яклаучысыз калганнарны “еланны сизгән кебек” күзәтеп торучыларны күрсәтә. Монда башка сүзләр кирәкми дә.
Әдәбият галиме Ф.Хатипов әдәби әсәрнең күп өлешен туры мәгънәле сүзләр алып торуы турында яза. Ул синонимнарны, антоним һәм омонимнарны, эпитет һәм чагыштыруларны образлы, предметлы сурәтләү чаралары дип тә атый.
И.Нәбиуллина иҗатында халыкчан афоризмнар зур урын алып тора. Ул күп кенә әсәрләрендә татар теле афоризмнарының бер төре булган мәкаль-әйтемнәрне урынлы куллана. “Киртәле кибәнгә мал тимәс”, “Байның авызы кыек булса да, сүзе туры”, “Ашаган табагына төкергән нәрсә”. Киртәле кибәнгә мал тимәс афоризмы ярдәмендә язучы парлы, бәхетле, яныңда ышанычлы кеше булса гына яшәү җиңел икәнлеген тасвирлый, ә ашаган табагына төкергән нәрсә дип, яхшылыкны аңламаган кешегә әйтәләр.
И.Нәбиуллинаның “Инәкәем” хикәясендә кулланылган: “Эш иплене ярата. Акыллы эшен бетерер, җүләр – үзен” афоризмы күренешне көчәйтеп бирү өчен кулланыла.
Язучы әсәрләрендә синонимнар сөйләмне образлы итүдә зур роль уйныйлар, әйтергә теләгән фикерне ныгыту, тулыландыру өчен хезмәт итәләр. “Йөрәге, кызган тимер кыршау белән кинәт китереп кыскандай, авыртырга, сызларга тотынды”. Монда автор чагыштыру белән беррәттән, геройга ничек кыен булуын күрсәтү өчен “авыртырга, сызларга” синонимнары кулланган. Герой кичергән хиснең артык зур булуын сурәтләү өчен, “авырту” сүзе генә аз. Язучы бу сүзгә синоним булып торучы “тимер кыршау белән кинәт китереп кыскандай” дип җәенкеләндерелгән чагыштыру кулланган.
“Мине “авыл мажигы”, “сала кабартмасы”, дисәләр дә, “кала күмәчләре” бер нәрсәне белмиләр иде” (“Әйләнә дөнья”).
Синонимнар рәтендәге “авыл мажигы”, “сала кабартмасы”, сүзләре ярдәмендә автор геройга характеристика бирә. Синонимнарны кешенең хис-кичерешләрен көчәйтү, образларның тышкы кыяфәтен төгәлрәк бирү өчен кулланган. Бер үк сүзне кабатламыйча, мәгънәдәш сүзләр тапкан, алар, җитмәсә, күчерелмә мәгънәдә кулланылган.
“Поезд үзенең эчендә әллә никадәр шатлык, әллә никадәр фаҗига, кайгы-хәсрәт төяп йөртә” (“Әйләнә дөнья”) җөмләсендә “фаҗига”, “кайгы-хәсрәт” синонимнары, “шатлык” сүзенең антонимнары булып, янәшә килгәннәр. Мондый каршылык тормышны чынбарлыктагыча күзалларга ярдәм итә.
Антонимнар әсәрдә кеше күңелендәге яки тормыштагы каршылыкларны сурәтләү өчен кулланыла. Алар вакыйгаларга, мөнәсәбәтләргә үткенрәк төсмерләр өстиләр. И.Нәбиуллина антонимнарны янәшә куеп, әйтәсе фикерен калкурак итеп белдерә, аны эстетик йогынтылы итә.
Сары сагыш, сары сагыш,
Тормыш – давыл, ә без – камыш.
Бәхет-кайгы арасында
Бара көрәш, бара тартыш. (“Әйләнә дөнья”)
“Кайгыны үлчи торган үлчәү юк диләр. Бар ул андый бизмән. Шушы бизмәннең бер тәлинкәсендә минем бөтен гомер: җиңү-җиңелүләр, хыял-өметләр, күтәрелү-төшүләр, кайгы-шатлыклар, ә икенче ягында син, әнием”. (“Инәкәем”) Бу җөмләдәге капма-каршы сүзләр, геройның хисләр каршылыгын, тормышының катлаулыгын белдерү, көчәйтү өчен кулланганнар.
Эпитетлар төрле күренешләрнең сыйфатын белдерәләр. И.Нәбиуллина әсәрләрендә алар төрле хисләрне чагылдыру, күренешләргә бәя бирү өчен дә уңышлы кулланылганнар. Мисал өчен, “Кыска сырма белән утын кисүдә булган озын кап-кара чәчле, кыйгач кара кашлы, алсу йөзле чибәр Әсма апа 19 яше тулар-тулмас кибеп-корып үлгән” (“Сыңар канат”) җөмләсендәге эпитетлар Әсманың бөтен гүзәллеген күрсәтеп тора. Ярлы, ялгызак тормышлы авыл хатыннарын да автор үзенчәлекле сурәтли. Автор авылга бәйле һәр күренешне белеп, яратып һәм кызганулы сурәтләүләр аша бирә: “Каралган салам түбәле, кечкенә генә өч тәрәзәле, тәмам бөкрәеп беткән йортлар хуҗабикәләре кебек җиргә иелеп торалар”. Язучы әсәрләрендәге эпитетлар үзенә бертөрле. “Тәмам бөкрәеп беткән” кебек сирәк очрый торганнары язучының авыл тормышының никадәр авыр булуын белгәнлеген күрсәтеп торалар. Мондый эпитетлар әсәрнең тәэсир итү көчен бермә-бер арттыралар.
Эпитетларның күбесе образның сөйләмен, холкын, аның тышкы кыяфәтен сурәтләү өчен кулланылганнар. Болай эшләү образны тагын да ныграк күзалларга ярдәм итә.
Һәр язучы да чагыштыруларны яратып куллана. “Чагыштыру – танып белүнең анасы”, – дигән борынгылар. Чагыштыру нәтиҗәсендә предметлар һәм күренешләрнең охшаш һәм аермалы якларын ачыклап була.
Пар канатлылар очалар, таңнарга карап.
Талпына, тик оча алмый,
Оча алмый, тик талпына,
И сыңар канат, –
дип язды үзенең “Сыңар канат” хикәясендә. “Тальян үкси. Тальян елый. Аңа кушылып, мин яшь түгәм”. (“Тальян моңы”) Монда, автор гармунчының шулкадәрле оста уйнавы турында сөйли, гармун моңын гадәти генә сурәтләми, чагыштыру сүзе белән тасвирлый.
Күренешләр һәм төрле предметлар арасындагы бәйләнешләр ярдәмендә күчерелмә мәгънә барлыкка килә. Бу образлы фикерләү тудыруга, зур һәм катлаулы күренешләрне җыйнак кына бер сүз белән әйтеп бирергә ярдәм итә.
Эш барышында шуңа игътибар иттем: И.Нәбиуллинаның әсәрләрендә күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең саны бихисап. Шуларның кайберләренә генә тукталып үтәм. 1. “Сугыш әле башланды гына. Башы булса да, кара җәймәсен ил өстенә каплый бара”. (“Җанкаем”). 2. Ята торгач, йокы күзләрне басты, рәхәт караңгылыкка чумды”. (“Әйләнә дөнья”) 3. “Минем салкыннан туңган йөрәгем кояш астында сары май булып эри башлады”. (“Юлда була төрлесе”) Язучы үзенең әсәрләрендә күчерелмә мәгънәдәге сүзләр кулланып, образлылыкны, эмоциональлекне, мәгънә төсмерләрен ачып биргән.
Белгәнебезчә, метафора күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру. Әдәби әсәрләр метафорадан башка бик ярлы булырлар иде, чөнки алар образлы сурәтләү өчен хезмәт итәләр. И.Нәбиуллина әсәрләрендә кеше кыяфәтенең, характерының тискәре ягын ачуга ярдәм итүче метафоралар – кимсетү исемнәре белән бәйлеләре бик күп, шуларның берничәсенә тукталып китик.
“Ялгыш язылган язмыш” хикәясендә төрле мәгънәле метафораларны очратырга мөмкин. Автобуста ике хатын сөйләшә: берсенең улы — татар кызына, икенчесенке марҗага өйләнгән . Алар икесеең дә улы мөселманча тәрбияләнсә дә, икесе ике язмыш сайлый. Марҗа кызы сайлавын беркем дә яратмый һәм, чыннан да, зур фаҗига була: балалары улә, кайгыдан — марҗа хатыны. “Минем баламны мөселманнар зиратына күммәкче буласызмы, оятсылар?”
Чытырдатып җанны кысты сагыш.
Тәкать бетте – түгел чыдарлык.
Чакырылмаган бу әрсезләрне
Һич кенә дә булмый чыгарып.
Метонимия – фикерне җыйнак итеп, азрак сүз белән аңлатырга мөмкинлек бирә торган күчерелмә мәгънәле сүз. Ул бер күренеш, әйбер, кешене башка күренеш, әйбер, кешегә хас сыйфат, билге белән атау ярдәмендә барлыкка килә торган сурәтләү чарасы. Әдипнең әсәрләрендә аларның нинди урын алып торуын мисалларда карап узыйк. Кешене үз исеме белән атамыйча, аның үзенә генә хас берәр билгесен яки киемен атап сөйләшүгә корылган метонимияләрне автор иркен кулланган. Бу үз чиратында вакыйгаларны тагын да кызыклырак һәм җанлырак итә. Мәсәлән, “Рәхми сүзгә кеше кесәсенә керми диясе урынга “Тылмач сүзгә кеше кесәсенә керми” диләр икән, бу аның һәрвакыт авыл тормышы белән хәбәрдар икәнлеген ассызыклый.
Рәхмине аерып тора торган билге – аның җор телле булуы, күп күрүе, күп ишетуе. Ул текстта метонимиягә әйләнгән. “Кышкы суыктан кызарып-бүртенеп, Ибраһим бай янына Рәхми Тылмач керде. Тылмач сүзгә кеше кесәсенә керми иде”.
Шулай итеп, метонимияне урынлы куллану образларны тулырак ачарга ярдәм итә.
Сынландырулар да әсәрдә төрле максат белән кулланылалар. Аларның кайберләре геройларның хис-кичерешләрен тирәнәйтеп күрсәтсә, икенчеләре юмористик төсмер бирә.
Автор авылны, аның табигатен ярату кебек хисләрне белдерү өчен дә сынландыру кулланган. Авыл аның йөрәгенә якын, ул аны җанлы итеп күрә. “Авыл сулый… авыл моң катыш җай гына сулый”. (243 нче бит)
Кеше хисләренең тирәнлеген күрсәтүдә дә сынландырулар ярдәмгә килә. “Сынландыруларның нинди характерда булуы геройларның кәефе белән билгеләнә, шуңа яраклаша,” – дип исәпли Ф.Хатипов. “Кем әйтәсе юк, бөтен авыл сөйли, – диде малай гыҗылдап. Монда автор җансыз предметны “авылны” җанлы итеп күрсәтә.
И.Нәбиуллинаның күп кенә әсәрләрендә дә ирония (астыртын көлү) очрый. Ул сиздермичә генә иҗтимагый проблемаларга укучы игътибарын юнәлтү төсендә дә, ачы, үткен, усал, тәнкыйди көлү рәвешендә дә очрый. Мәсәлән, “Сыңар канат” хикәясен ул ятим, ялгыз, тол хатын-кызларны кызганып язган. Эчтәлеге белән танышкач, авыр вакытта төрле сәбәпләр табып, я булмаса, район вәкилләреннән куркып, ярдәм кулы сузмаган “авылдашларына” багышлап язылганы ачыклана.
Автор иҗатының тагын бер әһәмиятле үзенчәлеге бар. Автор сөйләм телендә кулланыла торган битараф сүзләрне дә бик үзенчәлекле һәм иркен файдаланган. Битараф сүзләр ярдәмендә иң истә кала торган образлар һәм күренешләр языла. Тик алар туры мәгънәләрен югалтып, күчерелмә мәгънәдә килгәннәр һәм әсәрдәге образларның эчке кичерешләрен, характерларын тулырак күрсәтү өчен кулланылганнар. Бу сүзләр аша авторның төрле вакыйгаларга биргән бәясен дә тоеп була. Мәсәлән, “юләр” сүзен хайван мәгънәсендә файдаланганда, аны күз алдына китерү кыен түгел, әмма бу сүзгә аерым басым ясап, аның мәгънәсе бөтенләй икенче якка үзгәртергә мөмкин. “Төкерәм” сүзе белән дә шул ук нәрсәне күзәтергә була. Бу мисалларда алар күчерелмә мәгънәдә килеп, гади сөйләм сүзләренә әверелгәннәр.
“Кеше кулы белән ут тотарга ярата, юләр димәссен”. (“Ташта үскән гөл”, 53 нче бит) җөмләсендәге “юләр” сүзе матур яңгырамаса да, яратмаган героена мөнәсәбәте шулай белдерелә.
«К черту! Төкерәм мин сезгә! Мин эшлим икән – эшлим».
Бу сүзләрне ул эшләгән кешегә хөрмәт булмауга ачынып әйтә. Сүзләрнең шундыйларын сайлап язу авторга героеның кызу холыклы кеше булуын күрсәтү өчен дә кирәк.
Битараф сүзләрнең, күчерелмә мәгънәдә килеп, гади сөйләм сүзенә әйләнгәннәре үзенә бер төрле эмоциональ мәгънә белдерәләр.
Алынма сүзләрне бозып әйтү нигезендә дә гади сөйләм сүзләре барлыкка килә. Алар ярдәмендә автор образларының гадилеген, хәйләсез наданлыкларын ача алган. Алар белемнәре аз яисә бөтенләй надан булсалар да, үзләрен белдекле күрсәтү өчен, русча “сөйләшәләр”. Мәсәлән, “Вчүжтәки” (всё таки), “нүжәли” (неужели) сүзен авыл кешесе сөйләмендә рәхәтләнеп куллана.
Варваризмнарны – чыганак телдәге үзенчәлекләрен саклаган чит тел сүзләрен куллану, гомумән, И.Нәбиуллинага хас үзенчәлекләрнең берсе. Ул аларны юмористик максатларда файдаланган.
Гомер буе шофёр булып эшләгән герой, чибәр хатын тозагына эләгеп, озак кына кайтып җитә алмый җәфалана. Кайвакытта “химичить” иткәннәрең дә тотыла икән, – дип, нәтиҗә ясап куя. («Юлда була төрлесе”) “химичить” сүзен ( рус сүзе) ул бераз шаянрак тонда таксист егетне кызгану, берникадәр ярату кебек хисләрне белдерү өчен кулланган. Бу сүзләр сөйләмне чүпләмиләр. Мондый мисаллар аның әсәрләрендә күп очрый.
Фразеологизмнар – сөйләм телен баетучы тотрыклы сүзтезмәләр. Алар ярдәмендә әдәби әсәрнең сыгылмалылыгы арта, сөйләм образлырак, тәэсирлерәк була, мәгънә тирәнлеге көчәя. Моңа дәлил түбәндәге мисаллар:
“Андагы матурлыкны, андагы байлыкны күрсәң, хәйран калып шунда ук телдән язасың” (“Балачагым иле”). Монда табигать матурлыгын “телдән язасың” дип, хәтта сүзсез каласың дип тасвирлый.
Усаллыкны, тәрбиясезлекне, таләпчәнлекне сурәтләгәндә дә, автор фразеологизмнарны уңышлы куллана: ятимнәр, ярлылар, толлар турында әйтелгән сүзләрне мисал итеп китерергә була. “Әллә ни картаймыйча, яшьләй гүр иясе булып беттеләр, аларның гомер җепләре иртә өзелде”. (“Сыңар канат”)
Гомумән, фразеологизмнарны “телнең җәүһәрләре” дип йөртәләр. И.Нәбиуллина әсәрләрендә алар, сурәтләү чарасы буларак, һәр вакыйганы, образларның характерларын тагын да ачыграк итеп күрсәтергә ярдәм итәләр.
Язучының әсәрләрен укыганда, аның сүз байлыгына, тәмле теленә сокланып туеп булмый. Аның бер генә җөмләсендә дә берничә төрле энҗе бөртеге табып була. Минем күңелемдә иң истә калган бер әсәрендә (“Ташта үскән гөл”) бер генә җөмләне сөйләгәннәргә өстәп, мисал итеп китерәсем килә. “И яшь кала! Синдә ничә милләт баласы үзенең язмышын тапты. Биредә мин үзем үстем, балаларым үсеп аякка басты. Матур көннәрең, тылсымлы төннәрең өчен рәхмәт сиңа! Рәхмәт Гөлназның рухын күтәрердәй сынауларыңны биргән өчен! Бераз авыр да, ямансу да синнән китүе”. Бу юлларда эпитет та, сынландыру да, рефрен – җөмләнең кабатланып килүе дә бар. Минемчә, кабатлау юлы белән, автор укучыны уйландыруга да этәрә, бер үк вакытта хиснең көчен дә арттыруга ирешә.
Йомгаклап, шуны әйтергә кирәк: язучының үзенә генә хас иҗат стиле бар. үзенең “шигъри тәлгәшләре” белән туган телебезнең аһәңлеген, бай телле икәнен тагын бер кат ассызыклады.
Авторның тагын бер үзенчәлекле ягы бар: ул, әсәрнең көчен арттыру өчен, шигырьләрдән дә оста файдалана.
Илүсә Нәбиуллина хикәяләрен, нәсер, повестьларын укучылар җылы кабул итә. Чыннан да, язучының күңеле әсәрләр белән мөлдерәмә тулы икән. Иҗат итәргә илһамны басу-кырлар, урман-болыннардан ала, дисәк тә ялгыш булмас. Шуңа да аның әсәрләрендә ясалмалылык юк, ул үзе күргәнне, кичергәнне, белгәнне яза. Көндәлек тормыш мәшәкатьләренә бирешмичә, әдәбиятка тугры калганы өчен без аңа рәхмәтле. Мин ышанам: Илүсә Нәбиуллина киләчәктә дә әдәбият сөюче дусларын матур-матур хикәяләре белән озак шатландырыр әле.