Татарстан – гүзәл республикам, халкыбызның гомер бишеге

 

Гөлназ ГАЛЛӘМОВА,

Актаныш районы Богады төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат:

– Татарстанда яшәүче милләтләр, аларның гореф-гадәтләре, күренекле шәхесләр белән таныштыру, алар турында белгәннәрне ныгыту;

– республикабыз – Татарстан турындагы белемнәрне тагын да тирәнәйтү;

– республикабыз белән горурлану, аның тарихы белән кызыксыну, туган җиргә мәхәббәт, милләтләр арасында дуслык хисләре тәрбияләү.

Уен барышы

(Уенда 3 – 4 нче сыйныф укучылары катнаша.)

1 нче алып баручы.

Исәнмесез, диеп башлыйк әле,

Һәр очрашу шулай башлана.

Исәнмесез, диеп сүз башланса,

Күңелләрдә ныграк саклана.

2 нче алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар,  кадерле укучылар! Без бүген «Татарстан – гүзәл республикам, халкыбызның гомер бишеге” дип аталган бәйгегә җыелдык. Бүгенге бәйгебез республикабыз – Татарстанга, биредә яшәүче күренекле шәхесләргә, төрле милләт халкының гореф-гадәтләренә багышлана.

1 нче алып баручы. Без Татарстан Республикасында яшибез. Татарстан – ул безнең Туган илебез, торган җиребез, туган йортыбыз. Аның табигате бик бай. Авыллары һәм шәһәрләре төзек һәм матур.  Республикабыз – Россиянең иң алга киткән регионнарының берсе. (2 нче слайд)

2 нче алып баручы.

Татарстан! Нинди горур исем!

Яңгырыйсың матур җыр кебек!

Дөнья мәйданында даннар яулап,

Мәңге яшә шаулап, гөр килеп! (3 нче слайд)

1 нче алып баручы.

Күп милләтләр бергә тату яши,

Бергә бәйләп язмыш юлларын.

Бергә-бергә гасырларга илтә

Милләт данын, туган ил данын.

Республикабызның иң зур байлыгы – аның тырыш, уңган, күп милләтле  халкы. Алар үзара дус-тату, аңлашып, гореф-гадәтләрен  хөрмәт итеп яшиләр. (4 нче слайд)

2 нче алып баручы. 2023 ел Республикабыз – Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Логотип бүгенге Татарстан территориясендә гомер кичерүче төп этнографик төркемнәрнең 7 бизәгеннән төзелгән: татар, рус, удмурт, мари, чуваш, мордва, башкорт халык бизәкләре. (5 нче слайд)

1 нче алып баручы.

Татарстан! Саумы, туган җирем!

Саумы, Казан, гүзәл башкала!

Һәр яңа көн иркен Идел-йортта

Дуслык җыры белән башлана!

Бүгенге бәйгедә ике команда канаша:

1 нче команда – “Татарстанның яшь варислары”;

2 нче команда – “Киләчәк буын яшьләре”.

Хәзер сүзне үзләре белән якыннанрак таныштыру өчен мин аларга бирәм.

2 алып баручы. Безнең бәйгедә өченче команда да катнаша, ул – безнең жюри әгъзалары. Алар белән таныштырып китәбез.

1 нче алып баручы. Беренче турны башлыйбыз. I тур “Батыр – берне, белемле – меңне егар” дип атала. (6 нчы слайд)  Командаларга “Татарстан – минем туган җирем” дигән  темага өй эше бирелгән иде. Ә хәзер белемнәрне тикшерәбез. Һәр командага бишәр сорау бирелә. Дөрес җавап бер балл белән бәяләнә. Уенны башлыйбыз. (7 – 16нчы слайдлар)

Татарстан Республикасының башкаласы нинди шәһәр? (Казан)

Татарстан Республикасында төзелгән иң яшь шәһәр? (Иннополис)

Кайсы шәһәрдә КамАЗ автомобильләре җитештерелә? (Чаллы)

Нефтьчеләр башкаласы дип кайсы шәһәрне атыйлар? (Әлмәт)

Татарстан Республикасының беренче президенты. (М.Ш.Шәймиев)

Казан шәһәрендә балалар курчак театры ничек атала? (“Әкият”)

Казан Кремлендәге манара ничек атала? (Сөембикә)

Татарстан гербында нинди җәнлек рәсеме ясалган? (ак барс)

Удмурт халкының  уңышы сорап Илаһка дога кылу бәйрәме. (Гырон быдтон)

Керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. (Май чабу бәйрәме)

2 нче алып баручы. I тур тәмам. Нәтиҗәләр белән таныштыру өчен сүзне жюрига бирәбез.

II тур. “Видеотабышмак” бәйгесе (17 нче слайд)

1 нче алып баручы. Менә без икенче турга да аяк бастык. Икенче турыбыз “Видеотабышмак” дип атала. Республикабызда бик күп төрле милләт кешеләре яши. Милләтләрнең зур бер гаилә, толерантлык үрнәге булып яшәвендә милли бәйрәм, йола, гореф-гадәтләрнең роле зур. Әлеге турда республикабызда яшәүче милләтләр һәм аларның гореф-гадәтләре  белән бәйле видеоязмалар күрсәтелер. Командалар, игътибар белән карап, әлеге гореф-гадәтләрнең ничек аталуын әйтергә һәм аның турында кыскача сөйләп бирергә тиеш. Һәрбер дөрес җавап 5 балл белән бәяләнә. Игътибар, экранга карыйбыз.

1 нче видеоязма. (18 нче слайд) Май чабу, Масленица – керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Коймак – Май чабу атнасының иң дәрәҗәле сые, ул язгы бәйрәмнең символы булып тора. Атна буена кешеләр күңел ачу уеннары үткәрә, коймак пешерә, кунакка йөрешә. Якшәмбе көнне кешеләр бер-берсеннән кичерү сораганнар, гафу үтенгәннәр, кич белән салам тутырып эшләнгән карачкы-курчакны яндырганнар, көлен уңыш мул булсын дип, басуга сипкәннәр. Әлеге бәйрәмдә төрле  милләт вәкилләре рәхәтләнеп күңел ача, бии, җырлый, төрле уеннарда катнаша.

2 нче видеоязма. (19нчы слайд) Сабантуй – милли бәйрәме. Ул сабан эшләре беткәч, җәй башында үткәрелә. Яз җитү белән, малайлар йомырка, ә егетләр сөлге җыйган. Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган. Сөлге җыю, гадәттә, җыр-бию, уен-көлке белән бергә алып барылган. Бүләкләр колга башына эленгән, ә кайчакта егетләр үзләрен урап бәйләп куя торган була. Сабантуйда төрле уеннар: көрәш, чүлмәк ватыш, авыш баганага менү, ат ярышы, әтәчкә менү кебек уеннар уйныйлар. Бу бәйрәмне республикабызда яшәүче барлык халыклар да бик яратып бәйрәм итә.

1 нче алып баручы. II тур  тәмам. Нәтиҗәләр белән таныштыру өчен сүзне жюрига бирәбез.

Музыкаль тәнәфес. “Туган ил” җыры (Н.Исәнбәт сүзләре)

III тур – “Игътибарлылык бәйгесе” (20 нче слайд)

2 нче алып баручы. Өченче турда без күренекле шәхесләр турында сөйләшербез. Һәрбер командага күренекле шәхесләрнең портретлары  күрсәтелә. Сез аларны танып, кем икәнен әйтергә, алар турында белгәннәрегезне сөйләп бирергә тиешсез. Дөрес җаваплар 2 балл белән бәяләнә.  Өченче турны башлыйбыз. (21 – 26 нчы слайдлар)

Г.Тукай – татар халкының бөек шагыйре. “Туган тел” җыры авторы.

Б.Урманче – рәссам, график, скульптор һәм архитектор.

Кырлай авылында Г.Тукайга мемориал архитектура комплексы авторы.

А.Туполев – авиаконструктор. Аның җитәкчелегедә йөздән артык төрдәге самолетлар проектлаштырыла.

Р.Нуриев – балет артисты, балетмейстер.

Р.Яхин – композитор. Татарстан Республикасы гимны авторы.

И.И.Шишкин – Алабугада туган күренекле рәссам.

– Ә хәзер III тур нәтиҗәләре белән таныштыру өчен сүзне жюрига бирәбез.

IV тур. Блиц-турнир. Капитаннар ярышы (2 нче слайд).

1 нче алып баручы. Безнең соңгы уеныбыз – “Капитаннар ярышы”. Әлеге турда капитаннар катнаша. Аларга унар сорау бирелә. Алар “әйе” яки “юк” дип җавап бирергә тиеш. Һәрбер дөрес җавап 1 балл белән бәйләнә.

1 нче команда капитаны, сез әзерме? Сораулар сезгә.

Татарстанда ике дәүләт теле. (Әйе)

Казан – Татарстан башкаласы. (Әйе)

Кукмара үзенең киез итекләре белән дан тота. (Әйе)

Татарстан флагында яшел, ак, зәңгәр төсләр. (Юк)

Түбән Кама шәһәрендә КамАЗ автомобильләре ясала. (Юк)

Кол Шәриф мәчете Чаллы шәһәрендә төзелгән. (Юк)

Сабантуй бәйрәме язгы кыр эшләре беткәч уздырыла. (Әйе)

Татарстан Республикасы рәисе Р.Миңнеханов. (Әйе)

Әлмәт – нефтьчеләр шәһәре. (Әйе)

Нәүрүз – төрки халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. (Әйе)

2 нче алып баручы. 2 команда капитаны, сез әзерме? Сораулар сезгә.

М.Шәймиев Актаныш районы Әнәк авылында туган. (Әйе)

Казан шәһәрендәге Опера һәм балет театры А.Алиш исемен йөртә. (Юк)

Казан Кабан күле янында урнашкан. (Әйе)

Г.Тукай Кушлавыч авылында туган. (Әйе)

“Шүрәле” поэмасын Р.Миңнуллин язган. (Юк)

Татар алфавитында 33 хәреф. (Юк)

“Мәгариф” – балалар өчен чыга торган журнал. (Юк)

Чаллы шәһәрендә машиналар өчен шиннар, тәгәрмәчләр ясыйлар. (Юк)

Татарстан флагында яшел, ак, кызыл төсләр. (Әйе)

ТР гимны авторы Р.Яхин. (Әйе)

1 нче алып баручы. Безнең бәйгебез тәмам. Командалар бәйгегә бик яхшы әзерләнгәннәр. Үзләренең Татарстан, аның тарихы, истәлекле урыннары, күренекле шәхесләре, республикабызда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре турында бик яхшы белүләрен күрсәттеләр. Ә хәзер нәтиҗә ясау өчен сүзне жюрига бирәбез.

2 нче алып баручы. (28 нче слайд)

Татарстан – гүзәл республикам,

Халкыбызның гомер бишеге.

Яңгырасын ерак гасырларга

Бүгенгедәй мәгърур исемең.

(Бәйге “Мин яратам сине, Татарстан!” җыры белән тәмамлана.)