Фоат Садриев иҗаты үзенчәлеге

 

Альфира ГАБДУЛЛИНА,

Сарман районы Саклаубаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Беренче чиратта, һәрбер бала – шәхес. Минемчә, әлеге гыйбарә – укытучылык эшендә алтын кагыйдәләрнең берсе. Шуңа күрә мин һәр укучыма аерым якын киләм, аңа аерым шәхес итеп карыйм, аларның сәләтен үстерүне һәм иҗат эшенә тартуны үземнең бурычым итеп саныйм. Сәләтле балалар белән кайсы юнәлештә эшләргә, ниләр оештырырга? Күп кенә фәнни әдәбият белән та-нышканнан соң, мин үземә берничә юнәлеш билгеләдем. Беренчесе – татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларга әзерләү. Моның өчен мин индивидуаль дәрес төрен сайладым. Икенчесе – “Беренче адымнар” түгәрәгенең эшчәнлеге. Өченчесе – укучыларның фәнни оешмасында татар теле һәм әдәбияты буенча проектлар, эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнү. Әлеге юнәлешләрне үземнең методик табышым дип билгелим, чөнки укучымның иҗади фикерләү сәләтен үстерәм, танып белү активлыгын  арттырам. Укучым иҗат итеп канәгатьләнсә, мин аның эш нәтиҗәсен һәм сәләте ачылуын күреп шатланам. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләрне төрле чаралар уздыруга да тартам. Һәр уку елында без китап укучылар конференциясе һәм әдәби-музыкаль кичәләр, җирле сәнгать әһелләре һәм язучылар белән очрашулар уздырабыз. Сезнең тарафка Фоат Садриевның “ “Безнең гомер язлары” исемле драма һәм комедияләр тупланган җыентык, “Дәверләр аһәңе” хикәяләр, повестьлар, “Көлми торган кеше” хикәя, повесть, юморескалар, “Бәхетсезләр бәхете” трилогиясе буенча китап укучылар конференциясе эшкәртмәсен һәм әлеге әсәрләрне анализлау нәтиҗәләрен методик мәкалә рәвешендә тәкъдим итәм.

Максат. Ф.Садриевның берничә әсәре нигезенә салынган вакыйгаларны, кешеләр арасындагы һәм кеше белән җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрне тикшереп, әсәрнең тематикасын, проблематикасын, автор фикерен ачыклау; укучыларны үз фикерләрен төгәл, дәлилле итеп исбат итәргә өйрәтү; мәхәббәт, гаилә бәхете һәм ныклыгы нинди булуын ачыклау.

Җиһазлау. Ф.Садриевның портреты; Ф.Садриевның “Безнең гомер язлары”, “Дәверләр аһәңе”, “Көлми торган кеше”, “Бәхетсезләр бәхете” трилогиясе буенча ясалган презентация; тактада: Кеше! Мин моны синең өчен язам, син ялгышма, минем фаҗигане кабатлый күрмә, дип язам. Әгәр ул синең кулыңа килеп эләксә, зинһар, атып бәрергә ашыкма, укып чык!” дигән эпиграф язылган.

Конференция барышы

Укытучы. Туган як, туган туфрак, туган якның сихри табигате…

Шундый кадерле һәм назлы бу сүзләр. Иң беренче тапкыр бу дөньяга аваз салган, тәпи йөреп киткән вакытларыбыздан алып, гомер агышы дәва-мында бу изге сүзләр безне иркәли, назлый, сөя. Һәркем өчен үзенең туган авылы, җанына рәхәтлек бирә торган гүзәл табигате, шифалы чишмәләре бик тә газиз.

Менә шуңа күрә дә, язмышка ияреп, читләргә чыгып киткән кеше дә авыр вакытта туган ягына кайтып сыена.

Туган туфракның әреме дә, миләше, мәтрүшкәсе дә синең күңелеңә дәва бирә, яшәү көче өсти, киләчәккә омтылыш тудыра.

Һәр якның матурлыгы, гүзәллеге каләм әһелләре әсәрләре аша әдәбиятка үтеп керә, башкаларны да таң калдыра, сокландыра.

Каләм әһеле дигәч, Сарманыбыз белән чиктәш булган Мөслим районы-

ның йөзек кашы булган язучы Фоат абый Садриев күз алдыбызга килеп баса. Туган җиребезгә булган мәхәббәтебезне автор үзе “Көлми торган кеше” повестенда менә болай дип яза: “Нәрсә исе килә соң бу? Яңа сауган сөтнекеме, әллә татлы ширбәтнекеме? Бәлкем, яшел үләннәр, серкә очыручы арышлар иседер? Газизҗан белә: берсе дә түгел, шулар бөтенесе дә. Әле тагын шуңа кайнар кояш, яшел сүлләр исе, ләйсән яңгырлар, тургайлар сайравыннан тирбәлеп торган куе һава исе кушыла… Аяк астындагы җир белән баш очындагы зәңгәр күк арасында ниләр бар – һәммәсе дә синеке! Син үзең дә аларныкы… Газизҗан офыктан офыкка сузылган шушы газиз кырларның шатланып тын алуларын тоя һәм үзе дә, шуңа ияреп, еш-еш сулый… Бу кырлар зәгыйфь шытымнардан, нәни бөҗәкләрдән алып адәм балаларына кадәр – һәммәсен бердәй тигез күрәләр. Шуңа күрә бирегә аякларыңа нык басып, ышаныч белән, беркайчан да кире кагылмаячагыңны белеп киләсең… Шуңа күрә очсыз-кырыйсыз җирнең бер тузан бөртеге генә булсаң да, үзеңне пәһлеван итеп тоясың, өзгәләнгән-бәргәләнгән җаныңа бу дөньяның бер генә почмагында да таба алмаган тынычлыкны бүген булмаса иртәгә табасың”.

“Нинди илаһи тынлык! Газизҗан шикләнми: җир аны кичерде. Ул һәрвакыт шулай, нинди хәлдә булсаң да, сине аңлый, тып-тын кичерә һәм кабул итә. Ә үзе беркайчан да, үзе үлеп барганда да сиңа хыянәт итми”.

Бар күңеле, иҗаты белән Мөслимгә береккән кеше ул. Фоат ага Садриев – Мөслим районы өчен бөек шәхес, дип исәплим мин. Дөрес, бу районнан бик күп танылган шәхесләр чыккан. Әмма туган ягын ташлап китмәгән, әллә нинди югары исемнәргә омтылмаган, дан-шөһрәт артыннан кумаган, югары урыннарга ашкынмаган, бик тә гади, эчкерсез кеше ул.

Ф.Садриевның тормышы һәм иҗаты (Бер укучы сөйли.)

Язучы-прозаик һәм драматург Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 нчы елның 10 мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туа. Үз авылларында – җидееллык, аннан күрше Шуган авылын-да урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1958 елдан хезмәт биографиясен башлап җибәрә: колхозда эшли, хуҗалык кибетендә сатучы-өйрәнчек, авыл ки-тапханәсендә мөдир вазифаларын башкара. 1963 – 1970 елларда әүвәл Сарман, аннары Мөслим район газеталарында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, берничә ай Мөслим метеостанциясендә метеоролог булып эшли; 1970 – 1972 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслимдәге укыту-консультация бүлегенә җитәкчелек итә. 1972 елның августыннан 1981 елның сентябренә кадәр ул – Мөслимдә чыга торган «Авыл утлары» газетасының җаваплы мөхәррире хезмәтендә. 1965 елда төп эшеннән аерылмыйча укып, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. 1981 – 1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы Югары театр курсларында укып кайта.

«Таң җиле» романы өчен Ф.Садриев Әлмәт Язучылар берлегенең Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

Фоат Садриевка 1991 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем бирелә.

Ул – 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Китапларның язылу тарихы (Икенче укучы сөйли.)

Фоат Садриев – ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Матбугатта аның беренче пьесасы – «Оҗмах ишеге төбендә» исемле кече күләмле комедиясе – 1970 елда «Идел» альманахында басылып чыга. Шуннан соң ул, драматург буларак, Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы белән даими хезмәттәшлектә иҗат итә. Аның бу театрда сәхнәләштерелгән пьесаларын-нан «Их сез, егетләр!..», «Ач тәрәзәң», «Кондырлы кодачасы», «Тозлы бал», «Син сандугач, мин каен…», «Безнең авыл кызлары», «Яшьли сөйгән яр-лар», «Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә», «Аяз көнне яшен», «Безнең гомер язлары» спектакльләре тамашачылар һәм театр тәнкыйте тарафыннан аеруча җылы каршы алына.

Ф.Садриев проза әсәрләре – хикәя-повестьлары, романнары белән дә киң җәмәгатьчелеккә танылган каләм иясе. Әдипнең «Шаһзаманов эше», «Адәм әүлиясе», «Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән», «Өченче кеше», «Рәхмәт, әтием!..», «Көлми торган кеше», «Кыргый алма әчесе» кебек повестьлары, дистәләгән хикәяләре, драма һәм комедияләре кебек үк, тормышчан эчтәлек-ләре, үзенчәлекле кеше образлары, халыкчан юморга бай йөгерек тел-стиле белән җәлеп итәләр.

1993 – 1994 елларда Татарстан китап нәшриятында зур тираж белән ике мәртәбә басылып чыккан «Таң җиле» романы язучыга аеруча зур танылу алып килә. Гомере буе Мөслим төбәгендә яшәп иҗат итүче автор буларак, Ф.Садриев авылдагы тормыш проблемаларын һәм конфликтлы ситуация-ләрне яхшы белә, аларны гыйбрәтле язмышлы характерлар бәрелешендә сурәтли. Язучы татар авылын, аның хезмәт сөючән гади кешеләрен, туган як табигатен җан җылысы белән сугарып, яратып тасвирлый. Роман гомумән, туксанынчы еллар татар прозасындагы үзенчәлекле бер казаныш буларак бәя ала.

Ф.Садриев үзенең укучыларына 1991 елда язып тәмамланган һәм 2001 елда аерым китап булып басылып чыккан «Бәхетсезләр бәхете» дигән яңа романын тәкъдим итә. Бу – өч китап итеп уйланылган эпик әсәрнең беренче китабы. Ф.Садриевның 2005, 2007 елларда «Бәхетсезләр бәхете» романының икенче һәм өченче кисәкләре басылып чыга. Автор саф күңелле яшь кешенең совет тоталитаризмы шартларында үзенең якты хыялларыннан ничек чигенергә мәҗбүр ителүен, шәхси бәхетен югалта баруын җанлы вакыйгаларда, психологик тирәнлек белән, гыйбрәтле итеп тасвирлый. Романда киң социаль катлам кешеләренең образлары, чорның фаҗигасе сәнгатьчә гәүдәләнеш таба.

Ф.Садриевның китапларын барлау

Укытучы. Бүгенге китап укучылар конференциясендә без Фоат Садриевның дүрт китабын: “Безнең гомер язлары”, “Дәверләр аһәңе”, “Көлми торган кеше”, “Бәхетсезләр бәхете” трилогиясе хакында сүз алып барырбыз

Ф.Садриевның “Көлми торган кеше” повесте

Укытучы. Анализны авторның “Көлми торгани кеше” китабындагы “Көлми торган кеше” повестеннан башлыйбыз.

Көлми торган кеше…

– Көлү ул нинди күренеш? Кеше кайчан көлә?

– Кешеләр гел көлеп кенә торамы?

– Ә көлми торган кешеләр булырга мөмкинме? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

Укытучы. Укучылар фикерен йомгаклап, Җәүдәт Юныс сүзләре белән әйткәндә, андый кешеләр булырга мөмкин түгел. Чөнки күңеле ничекләр генә мүкләнеп күгәрмәгән, ничекләр генә катып калмаган, рухы ничекләр генә кыерсытылып мәсхәрәләнмәгән булсын – тәнендә җаны булган кеше барыбер шатланмыйча, көлмичә, елмаймыйча, һич югында үзе генә калганда гына булса да көлемсе-рәмичә яши алмыйдыр. Ләкин көлми торган кешеләр дә була икән ул. Көлә белүнең, шатлана, соклана белүнең бик зур психологик сәнгать икәнлеген истә тотканда, көлми торган кешеләрнең күп булуы табигый хәл дә кебек үзе. Әмма кешеләр тормыштан тәм табып, рәхәтләнеп, шатланып, көлеп, матурлыкка сокланып яшәр өчен туалар лабаса! Табигатьнең бернинди программасында да, яшәешнең бер генә формуласында да авырлыклар, кыенлыклар, проблемалар, кайгы-хәсрәт, бәла-каза каралмаган булырга тиештер бит инде. Әлбәттә, кояш астында лаеклырак урын табу, шул урынны саклап калу хакына көрәшмичә яшәп булмый. Ләкин тормыш хакына чын көрәш кешене ким-сетми, кечерәйтми, Кеше буларак юкка чыгармый, ахыр чиктә көлми торган итми.

– Ә көлми торган кешеләр каян чыга?

– Сәбәп нәрсәдә соң? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

– Әсәрдә төп герой кем?

– Газизҗан нигә ике ут арасында кала?

– Анын рухи халәтен тасвирларга.

– Газизҗан ни өчен көлми торган кешегә әверелә?

– Көлми, шатланмый, ләкин һәркем, һәрнәрсә алдында тугры кала? Бу дөрес адыммы?

– Сез аның урынында булсагыз, ни эшләр идегез?

Укытучы укучылар фикерен йомгаклый.

Әсәрдә төп герой – Газизҗан. Газизҗан бөтен җаны-тәне, рухы белән авылга береккән, нинди авырлыклар, кыенлыкларга карамастан, ул шул тормыштан аерылырга һич кенә дә теләми. Ничек итеп яратып, беркемгә дә бирмичә яулап алган чегән кызларыдай чибәр хатыны, “әти” дип өзелеп торган улы бар.

Улы туып, яшь талдан бишек үргәндә, дөньяда аңардан да бәхетлерәк кеше булмагандыр. Шулай инде тормышлар җайланып, матур итеп яши башлаганда, ул чиргә юлыга. “Пирчәткәсен уңын кигәндә сул кулныкы төшеп китте. Ул аны алырга дип иелүгә, авыртудан сыны катып калды. Әйтерсең лә, эченә кемдер утлы хәнҗәр китереп кадады. Җитмәсә, күкрәген нидер чеметтереп алды. Юк, йөрәк түгел бу, аның ничек авыртканын белә ул. Алайса ни соң?”

Газизҗан шулвакыт үзен тычкан тураклап, әче сидек исе килеп торган, кирәге калмаган иске салам эскерте белән чагыштыра. “Эскерт бер шырпы көтә. Ут төрткәч тә, ул бик авырлык белән төтәп кенә янар, эчендәге тычканнар чинашыр, ямьсез һәм сасы төтене күтәрелә алмас, азапланып җирдән сөйрәлер… Аларның да тормышы шушы эскерт кебегрәк бугай инде”… Герой бәргәләнә, җанын кая куярга белми, сөйгән хатыны Һаҗәр авылларындагы “яңа бай” Халит белән чуала башлый. “Ирлек намусы күлмәк түгел, аны каралган саен юа алмыйсың”, – дип искәртә безне автор. Бу хурлыкка Газизҗан ничек түзәргә тиеш? Җитмәсә, колхозда хезмәт хакы түләми башлыйлар. Һаҗәр, көн-таң атса, төрле сәбәпләр чыгарып, ирен талый. Нәтиҗә: Газизҗан шул рәвешле көлми торган кешегә әйләнә. Чире белән Казан сырхауханәсендә йөргәндә, ул авылдашы Фирдәүсәне очрата. Алар арасынды җылы мөнәсәбәт урнаша. Фирдәүсә тарафыннан хәтта мәхәббәткә дә әверелеп китә. Газизҗан ике ут арасында кала. Мин инде аны Фирдәүсә белән калыр, дип уйлаган идем. Ләкин Газизҗан үзенең гаиләсенә, үзенә тугры булып кала: “Бул… мый”., – дип, иреннәре дерелдәп, хырылдап соңгы сүзе белән араны өзә. Ул көлмичә яшәсә яши, тик яшәү кануннары алдында җиңелә алмый. Ул нык булып кала, дөреслекнең булмавына йөрәге чиксез әрнесә дә, ул ир-егет булып кала. Мәкальдәгечә: егет сүзе бер булыр. Өйләндеңме, яшә хатының белән, балаңны тәрбиялә, җиреңә, эшеңә тугры кал! Минемчә, бу геройның яшәү кагыйдәсе һәм ул аны бозмады. Мин Газизҗанны чын күңелемнән кызгандым, ләкин бит ул ир кеше. Ә ир-ат нык булырга тиеш. Дөрес, Газизҗан аракыга да бирелеп карый, тик эчкечегә әйләнми. Әйе, тормыш катлаулы, сиңа мең төрле каршылыклар ясый, сынаулар китереп куя. Кемдер сына, сыгыла, хәмергә тартыла, яшьләр наркотикка, начар эшләргә кереп китә, кемдер үзенә кул салуга кадәр барып җитә. Фоат Садриев безне менә шул ялгыш адымнардан саклап калырга җир тырмаша. Мин аның ничә әсәрен укыдым, инде бетте, бөтенесе дә җимерелде, дип уйласам, автор әсәрләренең ахырын җиңү белән тәмамлап куя. Һәм мин дөреслекнең өскә чыгуына чиксез куанам. Югарыда авторны психолог, дидек. Ул безгә нотык укымый, ә геройларының кичерешләре, уй-фикерләре аша безне дөрес юлны сайларга этәрә, авырлыклар алдында каушап калмаска, бирешмәскә куша. Көлми торган булсаң да, авырлыкка бирешмә!

Фоат Садриевның “Рәхмәт, әтием!” повесте

Укытучы. Укучылар, әсәрләрне укыганда, сез авторның теленә игьтибар иттегезме?

– Әсәрләр ни өчен шулай җиңел укыла? (Укучылар фикере тыңланыла.)

Фикерләрне йомгаклау

Фоат Садриевның кайсы гына әсәрен алма, гади, гадәти авыл тормышы, авыл кешеләре, гади сөйләшүләр, гади сөйләм теле. Без һәр әсәрне укыганда, сүзләрнең нәкъ без кулланып сөйләшә торган сүзләр икәнен күрдек, һәм безнең сөйләмне автор ничек шулкадәр белеп, оста итеп яза алуына сокландык. Кайбер сүзләр көлкеле дә булды, чөнки алар шулхәтле үз, шулхәтле безнең сүзләр. Димәк, әсәрләрнең теле дә гади, аңлаешлы, халыкчан һәм үзебезчә. Күрше районнар булгач, безнең сөйләм, гореф-гадәтләр бер-берсенә якын.

– “Рәхмәт, әтием!..” повестеның идея эчтәлеге нәрсәдән гыйбарәт?

– Әсәрдә төп герой кем?

– Аның портретын ничек төзергә була?

– Әсәр безне, укучыларны, нәрсәгә чакыра, өнди?

(Укучыларның фикерләре тыңлана, өстәмәләр кертелә.)

Укытучының йомгаклау фикере. “Рәхмәт, әтием!..” повестен бер тында укып чыгасың, монда бара торган вакыйгалардан аерыла алмыйсың, алар синең тын юлыңны каплый, күңелеңне айкый, кызганудан йөрәгең сызлана. Мин югарыда Фоат аганың әсәрләре җиңү белән, матур булып тәмамлана дигән идем. Бу повесть төп герой Камилнең улы Сәгадәтнең үлеме белән тәмамлана. Бу бик кызганыч. Әсәр фаҗига белән тәмамланса да, Камил үзенең зур ялгышлык эшләгәнен аңлап, ачыргалана, җанын кая куярга белмичә, асылынырга уйлый. Тик болай эшләсә, улының ни өчен мондый яман чир белән авырганын хатыны белми кала, ә Камил, асылы-нып кына, гаебе бер тамчы да юылмаганын аңлый (ул бу турыда үзе яза). Шуңа күрә ул бу вакыйгаларны бәйнә-бәйнә язып аңлатырга тели. Әйе, Камил кызганыч хәлдә. Аңардан да кызганыч улының япь-яшь килеш якты дөньядан китеп баруы. Ахырда герой акылыннан яза, улын югалту аның өчен менә шулай тәмамлана. Әсәр башланганда ук үзәк өзгеч аһәңнәрдә башланып китә.

“Кеше! Мин моны синең өчен язам, син ялгышма, минем фаҗигамне кабатлый күрмә, дип язам. Шуңа күрә, әгәр ул синең кулыңа килеп эләксә, зинһар атып бәрергә ашыкма, укып чык. Бу аклану өчен язылмады, мин беркемнән дә гафу сорамыйм, минем моңа бернинди хакым юк. Кичерергә теләүче табылса да, мин ул кешегә нәфрәтләнер генә идем. Әйе, бу кыланып, хәйләкәрләнеп әйтелгән сүз түгел. Ник дисәң, мин үз-үземне күрә алмыйм, ә андый кеше гафу ителергә тиеш түгел”. Фоат Садриевның фикере ачык: ул безне сабыр булырга өнди. “Сабыр төбе – сары алтын”, – ди халык мәкале. Кешене кимсетергә ярамый, хәтта ул синең якын кешең булса да. Кешегә яман сүзләр әйтергә ярамый, ә инде кул күтәрү – монысы бөтенләй начар гадәт. Бар бит ул кырыс аталар, балаларына көн күрсәтми торган эчкече аталар. Мондый балалар бик кызганыч инде. Ул үзе тагын нинди кеше булып үсәр? Ә әлеге әсәрдә бөтен колхоз эшен ерып баручы колхоз бригадиры, хөрмәткә лаеклы тырыш кеше, үзенең сабырсызлыгы, гаиләсенә карата артык таләпчән булуы аркасында нинди бәла китереп чыгара. Без герой белән бергә әрнибез, газапланабыз, бу фаҗигане үз бәгыребез аша үткәрәбез. Чын психологик әсәр: елата да, сызландыра да!

Фоат Садриев “Кыргый алма әчесе”  повесте

  1. Әсәрнең эчтәлеген сөйләтү.

(Укучылар әсәрнең эчтәлеген сөйли, бер укучы гына сөйли яки чылбыр рәвешендә сөйләтергә мөмкин.)

“Кыргый алма әчесе” повесте миңа аеруча ошады. Чөнки әсәр мәхәббәт турында, нәкъ менә безнең иләс-миләс булып, гыйшык-мыйшык уены белән мавыгып йөргән яшь кеше өчен үтә дә кызыклы әсәр булды. “Машина белән машина бәрелешсә – һәлакәт була. Бер-берсе өчен яралган ике йөрәк язмыш сызган бормалы озын юллар, чытырманлы еллар аша очрашса, мәхәббәт туа”. Повесть менә шулай серле итеп башланып китә. Кечкенәдән артист булырга хыялланган Әнвәрәгә бәхет көтмәгәндә елмая. Һәммәсе үзешчәннәр смотрын-нан башлана. Бер режиссёр аның уйнавын ошатып театрга чакыра. Әнвәрәнең мәңге чынга ашмастай тоелган хыялы чынбарлыкка әверелә дә куя. Анда бик күңелле: театр гөрләп тора. Ә иң куанычлысы чибәр, мәһабәт, төп рольләрне генә башкаручы Вилдан белән Әнвәрә арасында сөю хисләре кабына. Әсәрдә аларның кайнар мәхәббәтләре искиткеч матур итеп, бездәй яшьләрне кызык-тырырлык итеп сурәтләнә. Кинәт Вилданга әллә нәрсә була, ул Әнвәрәгә бул-дыра алмастай шарт куя: “Әнвәрә, мин өйләнергә булдым. Ләкин мин синең артист булып йөрүеңне теләмим. Мин өлешчәгә риза түгел, син миңа бөтенләең белән кирәк! Ташла театрыңны!” – дип шаккаттыра. Әнвәрә, билгеле, риза булмый, озак та үтми, театрны калдырып, Вилдан Себергә эшкә китә.

Кыз аңарга Мансурның күптәннән гыйшык тотып йөргәнен белә. Егет үзенең йомшаклыгы, акыллылыгы, әдәпле, тыйнак, сабыр булуы белән Әнвәрәне үзе-нә карата. Алар гаилә корып җибәрәләр, малайлары туа. Бик бәхетле яши башлыйлар. Ире бәхеттән очып кына йөри, хатыныннан күпләр көнләшә. Бер көнне… Бер көнне Вилдан кайтып төшә һәм әздән генә аларның бәхетле тормышын җимереп атмый. Әнвәрә инде әзме-күпме аның горур, кире, үз сүзен сүз итәргә ярата торган ир кеше икәнлеген аңлаган иде. Тик ул аның беренче һәм кайнар мәхәббәте. Ә мәхәббәт ул, минем уйлавымча, бик көчле тойгы, утларда яндыра, суларга сала, синең бөтен барлыгыңны яулап ала. Һәрхәлдә әдәби әсәрләрдә шулай сурәтләнә. Ләкин Вилдан үзенең хатасын аңлый, вакытында бу ялгыш адымыннан туктап кала: “Мәңгегә хуш”… – дип, мәңгелеккә араны өзә.

  1. Вилданның портретын төзү.

– Автор Вилдан белән Әнвәрәнең мәхәббәтен ничек сурәтли? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

Укытучы. Фоат Садриев Вилданның портретын ничек матур итеп төзи, аны укыганда, синең каршыңа Вилдан үзе “килеп баса”. Инде акыл утыртырга тиешле егерме җиде яшьлек Әнвәрә, мәхәббәтнең кайнар диңгезендә йөзә, баштан аяк бу хискә чума, хыяллана, йокысы кача, эчтән генә, Хәят кебек, дөньядагы иң чибәр егет Вилдан белән бергә калуларын тели.

– Ф.Садриев бу әсәрендә нинди проблемаларга туктала? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

Укытучы. Бу әсәрендә автор мәхәббәт дигән олы хиснең ничек тирән булуы турында яза. Шуның аркасында кеше ялгыш адым да ясарга мөмкин икәнен күрсәтә. Ясалма мәхәббәтләр дә була бит. Акчага кызыгып, әллә нинди гаиләләр корыла, нигезе нык булмагач, алар барыбер таркала, ниндидер ямьсез күренешләр, бер-берсен гаепләүләр башлана.

– Автор хисләрне сурәтләү өчен нинди алымнар куллана? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

Укытучы. Автор вакыйгаларны, хисләрне, күңел кичерешләрен, психологик күрененеш-ләрне, персонажларның характерларын матур-матур чагыштырулар белән укучыларына җиткерә. Кайсы гына әсәрне алсаң да, сурәтләү чараларының күплегенә, төрлелегенә сокланасың. Монда без куллана торган гади сурәтләүләр дә, әдәби сурәтләүләр искиткеч күп.

– Әсәрнең идея эчтәлеген ачыклыйбыз. (Җаваплар тыңланыла.)

Укытучы. Фоат ага, сиздермичә генә, безне тәрбияли. Артык горур, тәкәббер булу, үзеңне өстен кую кебек хисләр кешеләрдә сиңа карата хөрмәт уятмый. Без эшчән, тәртипле, максатчан, тырыш, ярдәмчел, намуслы, шәфкатьле кешеләр-не яратабыз. Элек-электән бу сыйфатлар макталып килә, борынгы әдәбиятта да шуларга дан җырлана. Замана үзгәрә дип, кеше начар якка үзгәрергә тиеш түгелдер бит. Бу прогресска барган катлаулы заманда бу сыйфатлар бигрәк тә кирәк. Сатлык мәхәббәт, байлык артыннан куу, ялкаулык, икейөзлелек кебек сыйфатлар гына өстенлек итсә, без кая барып чыгачакбыз соң? Фоат абый Садриевның әсәрләрен укып, без үзебезгә зур рухи азык тупладык.

Фоат Садриев хикәяләре

Укытучы. Авторның хикәяләре сине кайнап торган авыл, шәһәр тормышына, анда бара торган тискәре һәм уңай вакыйгаларга алып кереп китә. “Балта сабы чәчәк аткачхикәясе менә болай башланып китә: “Менә атнадан артык инде Галинур эшкә утыра алмый. Бүген дә шулай булды. Ул ачу белән урындыгын-нан сикереп торды да, кырынмаган килеш, трикодан һәм чәпелдек чүәкләрдән урамга чыгып китте. Анда гадәти шәһәр иртәсе кайный, сөйләшә, кабалана, гасабилана, җырлый, бии, котырына… Әнә җирдән тәгәрәгән буш калай консерв банкасы тавышлары чыгарып трамвайлар үрмәли, автобуслар, цемент из-мәсе ташыгычлар, бульдозерлар каядыр ашыгалар, килеп буылалар, кузгалалар. Шулар белән беррәттән кешеләр кайнаша. Кулларына букчалар, сумкалар, дипломатлар тоткан, бала җитәкләгән хатын-кызлар, ир-атлар, карты-яше, йолкышы һәм кәттәсе, исереге һәм айныгы, ачулысы һәм көләче каядыр кабалана. Каеннар оч ботакларын чайкасалар да, төтен һәм кайнар асфальт исеннән котыла алмыйлар, чөнки алар тамырлары белән шушы скверга богаулап куелганнар, шунда үләргә дучар ителгәннәр. Анда исерек Миңлехуҗин утыра.

Почмак йорттан шешәдән сыра чөмерә-чөмерә яшьләр килеп чыга, таякка таянган карчыкны бәреп егып китәләр. Бер зәһәр кыз Галинурга да буш шешә тоттырып китә”.

– Укучылар, авторның башламыннан сүзнең нәрсә турында барачагын белергә мөмкинме?

– Ни өчен белергә мөмкин, дип уйлыйбыз? (Укучылар фикерләр әйтә.)

Укытучы. Чөнки автор позициясен, әсәрләрнең телен, төзелешен аңладык, бу турыда белемнәр тупладык.

Укыйсың, ә күңел сизә, димәк, сүз ниндидер ямьсез вакыйга  турында барачак.

Әсәрнең эчтәлеген сөйләтү

Сеңлесе Фатыйма гомере буе сөйләшә алмый, ниндидер авазлар гына чыгара, ә менә колагы әйбәт ишетә, телне дә бөтен нечкәлекләре белән аңлый, җавап бирә алмый. Беркөнне Фатыйма югала. Галинур аны бөтен җирдән эзли, тик таба алмый. Физика өлкәсе буенча бик башлы Идеал исемле кеше үз акчасы хисабына гарипләр өчен пансионат төзи. тормышлары әйбәт кенә барганда, явыз җаннар пансионатны тараталар, хәтта җимерүдән дә курыкмыйлар.Идеал үзе дә гарип: кечкенә буйлы, кыек авызлы. Ярлы чаклары, бер телем ипигә тилмергән чаклары була. Беркөнне ул, чит ил галимнәре өчен зур ачыш ясап, миллионерга әйләнә. Акчаны үз мәнфәгатьләренә тотмый, үзе кебек тумыш-тан инвалидларга ярдәм итәсе килә. Әйткәнемчә, югарыда утыручыларга бу ошамый, вәхшиләрчә, төрле һөнәрләргә өйрәнгән, җәгыятькә үзеннән файда кертеп яшәп ятучы гарипләрне куып тараталар. Идеал болай яза:

Иман белән яшәсәк тә,

Кара диярләр йөзне.

Балта сабы чәчәк аткач,

Бар халык зурлар безне.

Идеал Галинурга үзенең җиңелүен әйтә һәм үзенең эшен дәвам итәргә куша.

Һаман авыруларга акчалата ярдәм итә, бу вакытта аның үзенә ярдәм кирәк: операция ясату котылгысыз. Әсәр болай тәмамлана: “Ул бер тын күзләрен йомып хәрәкәтсез утырды, колак төбендә теге сәер юллар яңгырады… Бәләкәй генә гәүдәле кешенең олы амәнәтен үти башларга кирәк иде.

– Бу хикәя кемнәр язмышы турында?

– Мондый кешеләргә безнең җәмгыятьтә яшәү ничек бирелә?

Укытучы. Укыйсың, ә күңел сизә, димәк, сүз ниндидер ямьсез вакыйга турында барачак. Чыннан да, бу хикәядә язмышлары белән рәнҗетелгән, физик мөмкинлекләре чикләнгән, шуның өстенә җәмгыять тарафыннан да түбәнсетелгән шәхесләр тормышы, көнкүрешләре, шушы рәвешкә үзләре гаепле сыман кыенсынулары, рәхимсез гаделсезлеккә каршы тигез булмаган көрәше тасвирлана.

– Укучылар, ни өчен автор хикәянең исемен нәкъ менә шулай бик кызыклы итеп атый? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

Укытучы. Бу юлда аны нәрсәләр көтә – әлегә әйтүе кыен. Барысы да алда.Исән булса, бу вакыйганың ничек төгәлләнүен Галинур язарга тиеш әле”… Дөрес, балта сабы чәчәк атмый. Ә бәлки, атар да. Әгәр Галинур, чиновникларны җиңеп, Идеалның эшен дәвам итә ала икән, бу – балта сабы чәчәк ату булачак, бу – зур җиңү була.

– Хикәя сезгә ничек тәэсир итте? (Җаваплар тыңланыла.)

Укытучы. Бу әсәр бик тәэсирле булды. Кызганыч образлар, пычрак шәһәр, сансыз кешеләр, тәртипсез, ямьсез күренешләр. Бу тәртипсезлекләр бетерелде, сәламәтлеге чикле кешеләргә хөкумәт тарафыннан зур ярдәм: торыр җир, бушлай медицина хезмәте, финанс ярдәме күрсәтелә. Димәк, Галинур Идеалның эшен юкка дәвам итмәгән. Фоат ага Садриев юкка гына бу әсәрен язмаган. Идеалның хыялын җимергәннәрне җиңгән, дөреслеге белән үз урыннарына утырткан. Яхшылык һәрвакыт җиңә, халык авыз иҗаты әсәрләрендә дә һәрвакыт яхшылык җиңә, яманлык эшләүчеләр үз җәзасын ала. Фоат Садриев – олуг язучы, бөек талант иясе, дияр идем мин. Сөенәм: явызлар, вәхшиләр барыбер җиңелә.

“Печән” хикәясе – бүгенге авыл тормышы. Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, озак еллар мәктәп директоры булган, шуның өстенә бик күп төрле җәмәгать эшләре башкарып, авыл халкының ихтирамын яулаган, тыйнак, әдәпле, итәгатьле, сәламәтлеге дә шактый какшаган инде күптән пенсиядә булган Афзал Хөрмәтуллин авылы сулышы белән яши. Аңарга бөтен кеше хөрмәт белән Хөрмәтуллин абый дип эндәшә. Анда мин-минлек юк, авторитеты белән мактанмый, эреләнми. Мал-туарына печән кайтару мәшәкате белән янып-көеп, кая, кемгә сугылырга белми йөри. Аңа күпләр, зурлап, хөрмәт йөзеннән ярдәм күрсәтәләр, ләкин һәрберсе каршылыкка очрый, бәлагә юлыга. Бер сәгатьлек эш көне буена сузыла. Көч-хәл белән печән ишегалдына кайтарыла. Хөрмәтуллин бик әйбәт кеше булгач, ваыйгалар да әйбәт тәмамлана. Бу хикәядә авылның кимсетелүе, түбәнсетелүе, кыерсытылуы, яшисегез килсә, җаен табарсыз әле, дигән караш чагыла.

Ф.Садриевның юмористик хикәяләре

(Укучылар үзләре укыган юмористик хикәяләр белән таныштыралар.)

Укытучы. Фоат Садриев әсәрләрендә гаделсезлек, дулкынландыргыч вакыйгалар гына тасвирланмый. Ул шул кыенлыкларны оныттырырлык, ихлас елмаерлык юморескалары белән дә шатландыра. Аның юмористик хикәяләрендә тормыш кимчелекләре күрсәтелә. Дәүләт байлыгын талап баеган эшлексез, салырга ярата торган Гали Вәлиевич (“Чебен”), карун, чүп-чар җыеп ятучы Фәррах (“Капитуляция»), көнче авылдашлар, туганнар турында хикәя (“Гыйбрәт”), кешелексез җитәкчеләр (“Дөрес некролог”), ялкауның проблемасы (“Тормышның кендеге”), алдакчы ир (“Гел сине генә уйлыйм”), хатынын санламаган ир (“Катык”), араларына кысылырга бөтенләй ярамаган ир белән хатын мөнәсәбәте (“Габделхакка сәлам хат” скетчы) – Фоат абый Садриевның туйганчы көлдертә торган юморескалары. Мин һәр кимчелекне җиңелчә генә күрсәтеп бардым. Әйе, язучы юморга искиткеч бай.

Аның әсәрләрен укысаң, яшәргә көч, рухи азык табасың. Кемнең кем икәнен аңларга, кемнең кемлегенә карап аралашырга өйрәнәсең. Фоат аганың чагыштырулары, җөмлә төзелеше, сүз сайланышы, фикер агышы һәркемне өйрәтерлек, сабак бирерлек.

Йомгаклау

Укытучы. Укучылар, сез Фоат Садриев әсәрләренә карата нинди фикердә каласыз? (Фикерләр тыңланыла.)

Укытучы. Фоат Садриевның югарыда без күзәтеп узган проза әсәрләренә карата гомуми фикер рәвешендә шуны билгеләп үтәсе килә: алар, һичшиксез, татар реалистик прозасының соңгы еллардагы үсеш-үзгәреш юлында истә калырдай казаныш булып торалар. Образларның-характерларның әсәрләрдә күпьяклы һәм тулы канлы итеп, укучы күз алдына тере кеше кебек килеп басарлык дәрәҗәдә, үтә көчле тәэсир калдырырдай эстетик энергия белән сурәтләнүе дисеңме; конфликтларның реаль тормыш үзәгеннән “суырып алынуы һәм бүгенге көн өчен дә, ерак перспектива өчен дә гаять мөһим һәм актуаль булуын әйтәсеңме; табигать күренешләрен тасвирлаганда әдипнең иң оста пейзажчы булган рәссамнар сыман төгәл һәм ачык буяулар-сүзләр таба алуы дисеңме; әсәр геройларының күңел-җан карурманнарына кереп киткән очракларда әдипнең иң нечкә һәм сизгер күңел кылларында уйнавы һәм шул чагында кешенең үзәгенә үтәрдәй аһәңнәр тудыруын искә аласыңмы – менә болар барысы да Фоат Садриевның әдәбиятта “реализм” дигән ышанычлы юлдан баручы прозаик буларак зур талантын, күп еллар буе дәвам иткән иҗади хезмәт нәтиҗәсендә ирешелгән осталыгын раслап торалар. Һич шикләнмичә әйтергә мөмкин: аның әсәрләре XX гасыр ахырында татар прозасының югары дәрәҗәсен күтәрүче ышанычлы дәлил алар. Тел-стиленең үтә дә нәфислеге, нәзакәтлелеге, нечкәлеге; хис-кичереш дөньясының мәгърур музыкаль симфонияләрдәге шикелле бөек бер гармония һәм драматизм белән агышы; вакыты-вакыты белән югары романтиканың, ә кайчак иң-иң трагик аһәңнәр өскә калкып кеше рухиятенең гаять киң диапазонында һәм тирәнлектә-биеклектә чагылу – болар барысы бергә проза әсәрләренең иң югары ноктасын билгели.

Аның геройлары — саф күңелле, көчле рухлы уңай геройлар. Алар җирдә матди мәнфәгатьләр белән генә, акчага табынып яшәп адашкан җаннарга якты бер маяк кебек булып балкыйлар. Җирдә байлык туплау өчен, яки хакимлеккә ирешү өчен төрле ялганнарга барган һәм ахыр чиктә, барыбер, шуның пычрак икәнен тоеп, шул пычраклык, шул әшәкелек кортын үз психологиясендә әлллә ничә башка югарырак күренәләр. Әнә шунлыктан алар – намуслы кешеләр – кешелек җәмгыяте өчен кадерле. Алар – үзләренчә бер рухи юлбашчылар кебек, алар – рухи үсеш маяклары.