Без төрле, ләкин бергә

(4 нче сыйныфта класс сәгате)

Гүзәлия ГАТИЯТУЛЛИНА,

Казандагы 14 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– Татарстанда яшәүче милләтләрнең дуслыгын хөрмәт итү;

– кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү;

–бер-береңә ярдәм кулы сузарга, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру.

Җиһазлар: презентация, видео, курчак рәсемнәре, проект эше өчен киселгән рәсем кисәкләре.

Сыйныф сәгате барышы

  1. Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру

Укытучы/ Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн, кунаклар! Әйдәгез, матур итеп сәламлик әле бер-беребезне, каршыда һәм күршедә утыручы дусларыгызга, ягымлы елмаеп, сәлам юллагыз әле. Барыбызның да кәефе күтәрелеп китте. Дусларым, дәрес буена күтәренке кәеф, елмаю безне ташламас дип ышанып калам.

  1. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Дуслар, бүгенге сыйныф сәгатебезне видео караудан башлыйсым килә. Игътибар белән карагыз һәм тыңлагыз. (1 нче слайд)

Без – бер илнең балалары,

Барыбыз да – дуслар без.

Татарлар, чуваш, марилар,

Башкорт, керәшен, руслар без. (2 нче слайд)

Укытучы. Бу видео нәрсә турында?

Укучылар. Халыклар, милләтләр, дуслык турында.

Укытучы. Дөрес, дусларым, барыгыз да дөрес аңлагансыз: дуслык турында.  Ә кемнәр арасындагы дуслык турында сүз бара? Бу сорауга җавап бирү өчен презентациядә матур киемнәргә, төрле милләт киемнәреннән булган рәсемнәргә күз салыгыз.

Укучылар. Милләтләр дуслыгы.

Укытучы. Әйе, ә сез бүген нинди милләт киемнәреннән?

Укучылар. Рус, татар, керәшен татарлары киеменнән.

Укытучы. Бу милләтләр үзара ничек яши? (3 нче слайд)

Укучылар. Дус-тату яшиләр.

Укытучы. Укучылар, Татарстанда (слайдтагы рәсемнәргә күрсәтеп) тагын нинди милләт вәкилләре яши, беләсезме?  .

Укучылар. Татарстанда төрле  милләт халыклары яши: татарлар, руслар, чувашлар, марилар һ.б.

Укытучы. Димәк, балалар, бүген без нәрсә турында сөйләшербез инде?

Укучылар. Халыклар дуслыгы турында.

Укытучы. Дөрес, мин сыйныф сәгатебезнең темасын “Без төрле, ләкин бергә” дип атадым. (4 – 5 нче слайдлар)

Әйтегез әле, Татарстандагы милләт халыклары барысы да бертөрлеме?

Укучылар. Юк.

Укытучы. Ә нәрсәләре белән аерылалар? Экранга игътибар итегез әле. (6 нчы слайд) Укучылар. Алар диннәре, тән төсе, телләре, киемнәре, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре белән аерылалар.

Укытучы. Сезнең сыйныфта нинди милләт укучылары бар? (7 нче слайд)

Укучылар. Руслар, татарлар, азәрбайҗаннар, керәшен татарлары. Төрле-төрле чәчәкләрдән торган гүзәл чәчәк бәйләме кебек, республикабыз да күпмилләтле булуы һәм ул милләтләрнең үзара дуслыгы белән бик күркәм. Һәр милләт үзенең гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, милли ашлары, киемнәре белән үзенчәлекле, әйеме? Ә менә сез рус, татар, керәшен татарларының гореф-гадәтләре турында нәрсәләр беләсез икән?

Укучылар, сезнең алда мозаикалар ята. Әгәр сез дөрес җыйсагыз, төрле халыкларның милли бәйрәмнәре чыгар.

Һәр төркемгә сораулар:

– Нинди бәйрәм килеп чыкты?

– Бу бәйрәмдә сезнең катнашканыгыз бар?

Укытучы. Хәзер шушы бәйрәм турында кечкенә генә проект эше эшлибез. (8 – 12 нче слайдлар) Сез шул бәйрәм турында өч җөмлә төзергә тиеш. (Эш беткәч, укучылар төркемләп басып  сөйлиләр. Сөйләгәч, утыралар.)

Укытучы. Һәр халыкның бәйрәмендә уен-җыр, биюләр була. Рус, татар, керәшен татарларының нинди җыр-биюләрен беләсез? Сүзне “Руслар” төркеменә бирәбез. (Балалар чыгалар һәм берсе әйтә: “Без рус халык такмакларын җырлыйбыз”

Алар рус халкының такмакларын җырлап узалар.)

Укытучы. Сүз “Татарлар “ төркеменә бирелә. (Балалар чыгалар һәм берсе әйтә: “Без татар  халык биюен биибез”. Татар халык биюен бииләр.)

Укытучы. Сүз “Керәшен татарларына” бирелә. (Алар музыка уен коралында уйныйлар. Бию-җыр тәмамлангач, укытучы әйтә.)

Укытучы. Сезнең  өстәлдә милли киемнән курчак рәсемнәре бар. Аларның парларын табарга кирәк. (Тапкач, әйтергә.) Алар нинди киемнәр кигәннәр? (Укучылар әйтә.)

Руслар.

Татарлар.

Керәшен татарлары.

Укытучы. Балалар, сезнең өстәлдә милли киемнән курчак рәсемнәре бар. Аларның парларын табарга кирәк. Игътибар итегез, нинди киемнәр кигәннәр? (Укучылар әйтә.)

Укытучы. Укучылар, сезгә парлашкан курчак рәсемнәреннән тактада макет ясарга кирәк. (Укучылар, тактага чыгып, курчакларны ватманга магнит белән ябыштыралар.)

Укытучы. Балалар, карагыз әле, без төрле милләтләрне берләштердек. Без нәрсә ясадык?

Укучылар. Халыклар дуслыгын. (13 нче слайд)

Укытучы. Димәк, нинди милләттән булуга карамастан,без дус,тату яшибез. Без төрле, ләкин без бергә.