Аю малае Шук һәм юл кагыйдәләре!
(Әкият)
Эльмира ВӘЛИУЛЛИНА,
Казандагы 158 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Айгөлә ВӘЛИУЛЛИНА,
Казандагы 158 нче балалар бакчасы методисты
Ольга ГАБДУЛЛИНА,
Казандагы 158 нче балалар бакчасы психологы
Борын-борын заманда түгел, әле яңа гына, күптән түгел булган бу хәл. Үзем анда булмасам да, җиләккә дип урманга баргач, җәнлекләрдән ишеткән идем. Нәрсә булды икән дисезме? Менә тыңлап карагыз әле.
Ераклардан кошлар сайравы ишетелеп торган, хуш исле, матур чәчәкләре, пешкән җиләкләре белән дан тоткан, Тукай шигырьләрендәгечә җәнлек тулы, Шүрәлеле мәһшүр урман.
Урман җәнлекләре бик дус, тату, ярдәмчел, тәртипле булганнар, тәрбияле, белемле булу өчен акыллы Ябалак мәктәбенә укырга йөргәннәр. Бары бер аю малае Шук гына аларлан читләшеп, көннәр буе урман буйлап чабып йөргән. Ул беркемне дә, Әни аюны да, Әти аюны да тыңламаган. Әзрәк техника белән мавыкмасмы дип, әнисе белән әтисе малайларының туган көненә мотоцикл алып биргәннәр. Алуын алганнар, ләкин алар аның юлда йөрү кагыйдәләрен белмәвен искә дә алмаганнар. Хәзер инде ул, мотоцикл белән көнне төнгә ялгап, урман буйлап чапкан. Мондый ыгы-ыгыны күреп, барлык җәнлекләр дә куркып калган. Агачтагы яфраклар: “Нишләргә? Нишләргә?” – дип пышылдашканнар. Кошлар, бер агачтан икенчесенә кунып: “Нишләргә? Нишләргә?” – дип сайраганнар. Юл кырыенда үскән җир җиләге дә:
– Юл кырыеннан урман эченәрәк керергә кирәк, – диде.
– Матур гына кызарып беткәч, таптап китмәсен тагын, – дип җавап бирде икенчесе, һәм алар урман эченә кереп киттеләр.
Шулай күпмедер аптырашып йөргәннән соң, әтисе белән әнисе Шукны шәһәргә әбисе белән бабасы янына – юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтә торган “Акыллы +” мәктәбенә җибәрергә булалар. Бик озак гына киреләнсә дә, әти-әни сүзен тыңламыйча булмый, Шук, ризалашып, шәһәргә юл тота.
Автобус тукталышына килгәч, Шук тиен малае Юлдаш белән таныша.
Шәһәргә баручы автобус килеп җитү белән, Юлдаш алгы ишеккә ыргылган аю малаена:
– Дөрес кермисең, алгы ишектән чыгалар, ә без синең белән арткы ишектән керәбез, – дисә дә, Шук алгы ишектән керә, ләкин автобус никтер кузгалмый, чөнки бу кагыйдәләрне дөрес үтәтүче автобус икән. Шук, автобустан чыгып, дөрес итеп кергәч, автобус, аңа рәхмәт әйтеп, ишекләрен ябып, кузгалып китә. Шук тәрәзә кырыена утырып, як-ягына карап бара, юл кырыендагы төрле билгеләрне күреп, шакката, аңа алар турында дусты Юлдаш сөйләп бара.
Светофор турында сөйләргә өлгерми, автобус шәһәргә килеп җитә. Шук, кагыйдә белмәгәнлектән, автобусның алгы ягыннан юлның икенче ягына чыкмакчы була, бу юлы да ана яңа дусты Юлдаш булыша.
– Дустым, безгә хэзер юлны аркылы чыгу урыны кирәк, – ди ул Шукка.
Шук тагын кагыйдә белмәгәненә бик читенсенә.
– Син бер дә борчылма. Кирәк чакта булышырмын. Әле бит үзең дә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә дип укырга килгәнсең, тиздән син барысын да белә башлаячаксың, – дип юата ул аю малае Шукны.
Шукнын башлары әйләнә башлый, чөнки монда зур-зур автомобильләрнең иге-чиге юк, алар артыннан җиңел машиналар тыз-быз чабалар, мондый ыгы-зыгыны күреп, Шук куркып кала. Светофорның сигнал утлары да бер-бер артлы яналар да сүнәләр, яналар да сүнәләр.
Юлдаш дусты аңа җәяүлеләрнең үзләренә кирәк сигнал уты янганда гына хәрәкәт итүләрен аңлатып бирә.
Шук шуннан соң:
– Мин тизрәк юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтә торган мәктәпкә барырга тиеш, – дип ашыга башлый.
Кызу-кызу атлап мәктәпкә дип чапканда, аның янына бер җиңел автомобиль килеп туктый.
Карасалар, бу Юлдаш дустының әтисе икән.
– Әйдәгез, утырыгыз, кая барасыз, – ди ул аларга, – ләкин балаларны автомобильдә имин йөртү өчен нәрсә кирәклеген кайсыгыз әйтеп бирә?
– Юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк, – ди Шук.
– Ул гына түгел шул. Автокәнәфи кирәк, – ди Юлдаш.
– Бәхетегез бар икән, – ди Юлдашның әтисе, – минем икегезгә дә автокәнәфием бар, балалар.
Аларның икесе дә автокәнәфигә утыралар, иминлек каешларын әләктереп, мәктәпкә таба юл тоталар.
Мәктәпкә барып җиткәч, Шук Юлдаш дустына юл йөру кагыйдәләрен белер өчен мәктәпне яхшы гына укып бетерергә сүз бирә һәм башкаларны да белгәннәренә өйрәтә.
Үзенең мотоциклында урман буйлап әти-әнисен, дусларын утыртып йөртә.
Фикер алышу өчен сораулар
- Шукның юлында нинди геройлар очрый?
- Юл ничә өлештән тора?
- Юл чатларында юл хәрәкәтен җайга салучы корылма ничек атала?Ул ни өчен кирәк?
- Транспорт чаралары нинди төркемнәргә бүленә?
- Җәяүлеләргә юлны кайсы өлештә аркылы чыгарга ярый?
- Маршрут транспорт чарасын көтә торган махсус урын ничек атала?
- Маршрут транспорт чарасында баручы пассажирлар үзләрен ничек тотарга тиеш?
- 8. Автомобильдә балаларга имин йөрүне ничек тәэмин итәргә?
- Автокәнәфи ни өчен кирәк?