Тукай бәйрәме

(Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм кичәсе)

Айгөл ИДИЯТУЛЛИНА, Илзия ФӘЙЗУЛЛИНА, Язгөл ФАЗЛЫЕВА,

Казандагы 415 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре

Кичә барышы

(«Тәфтиләү» татар халык көе янгырый. Балалар залга кереп ба са, кулларында – чәчәкләр.)

1 нче бала.

Без син күрмәгән яңа буын

Килдек котлап туган көнеңне.

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетерсең туган теленне.

2 нче бала.

Тукай абый, без сине бик яратабыз,

Безнең күңел синең шигыреңдә.

Без аларның бөтенесен өйрәнәбез

Кадерле туган телебездә.

3 нче бала.

Жырларыңда халык моңы булды,

Шигыреңдә – халык күңеле.

Илең, халкың гомере кебек

Озын булыр шагыйрь гомере.

4 нче бала.

Гасырлар үтәр, яңа буыннар

Беркайчан да сине онытмаслар.

Мәхәббәтен сиңа биреп, күрсәтеп,

Язлар һаман гөлләр ташырлар.

5 нче бала.

Халык сөйде, үз шагыйре итеп,

Оныта алмый сине татарың.

Ятим иттең, бик яшь китеп

Ләкин калды илдә җырларың.

6 нчы бала.

Без дә синең туган көнеңә

Алып килдек матур чәчәкләр.

Чәчәкләр үзләре сиңа диеп

Биюгә үреләләр.

(«Чәчәкләр белән бию» (С.Сәйдәшев көе) башкарыла.)

Алып баручы. Кадерле балалар, мөхтәрәм кунаклар! Без бүген татар халкының йөзек кашы булган, сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтү кичәсенә җыелдык! Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган  чакта, шаулап, гөрләп яз ае апрель килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.

7 нче бала.

Боз һәм кар эреде.

Сулар йөгерде.

Егълап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт,

Я, әйтеп кара?

(«Яз җитте» җырын (Җ.Фәйзи көе) күмәк башкарыла.)

Алып баручы. Тукайның балачагы авылда үткән. Кулдан кулга, авылдан авылга күчеп йөрергә туры килгән. Ләкин аның авылына, кешеләргә хөрмәте зур булып калган.

8 нче бала.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм.

Шуңа күрә сөям жаным, тәнем белән.

(«Чиләкләр белән бию» башкарыла.)

Алып баручы. Апуш, кечкенәдән моңлы булып, халыкның әкиятләрен, шигырьләрен, моңлы матур җырларын тыңлап үсә. Алар аны моңландыра, уйландыра. Күңелендә ялкынлы хисләр тудыра.

(«Әллүки» татар халык көе яңгырый. Презентация (видеоматериал) карау.)

Алып баручы. Тукай әсәрләре укырга, эшлекле булырга, туган телне яратырга, туган җиреңне онытмаска өнди. Язын кошлар сагынып кайткан кебек, ул авылын сагына. Анда кайтканда кырларга чыга, су буйларында йөри. Оныта алмый ул авылын.

9 нчы бала.

Тукай абый яраткан моңлы көйләр тыңладык,

Хәзер күңелле көйне жырлап, биеп, күңел ачыйк.

(«Әнисә» татар халык көе астында җырлап бию.)

Алып баручы (Ф. Яруллинның «Шүрәле» балеты музыкасы фонында сөйли).

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – “Кырлай” диләр;

Жырлаганда, көй өчен, «тавыклары җырлай» диләр.

Ул авылның, һич онытмыйм, һәр ягы урман иде;

Ул болын, яшел үләннәр хатфәдән юрган иде.

Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчәкләр;

Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчәкләр.

Бервакыт чук-чук итеп сарый Ходайның кошлары;

Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары.

Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби;

Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чынгыз кеби.

Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар;

Юк тугел аю, бүре; төлке – җиһан корткыч та бар.

Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар, диләр;

Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар, диләр.

(“Шүрәле” җыры (З.Хөснияр сүзләре, А.Имаев көе) башкарыла. (“Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе” методик әсбап өчен аудиокушымта.)

1 нче бала.

Бик матур бер айлы кичтә бу авылнын бер егет

Киткән урманга утынга ялгызы, бер ат жигеп. (Былтыр атта бара.)

Тиз барып җиткән егет, эшкә тотынган баргач ук;

Кисә башлаган утынны балта белән тук та тук! (Былтыр утын кисә.)

2 нче бала.

Шундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә,

Алны — артны, уңны — сулны белмичә, утын кисә.

Балтасы кулда, егет эштән бераз туктап тора.

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.

Сискәнеп, безнең егет катып кала аягүрә;

Аңламастан, каршысында әллә нинди «ят» күрә. (Музыка. Шүрәле биюе.)

3 нче бала.

Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?

Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!

Кәкре түгелдер моның бармаклары – бик төз төзен;

Тик килешсез: һәрбере дә ярты аршыннан озын.

(Шүрәле Былтыр янында туктый.)

Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,

Эндәшә батыр утынчы:

Былтыр. Сиңа миннән ни кирәк? (Кулларын җәеп җибәрә.)

Шүрәле.

Бер дә шикләнмә, егет, син, мин карак-угры түгел;

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел.

Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;

Кил әле, син дә бераз бармакларынны селкет, и,

Яшь егет! Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети.

(Кулларын, бармакларын суза, кытыкларга тели.)

Былтыр.

Яхшы, яхшы сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын;

Тик сине шартыма күнмәссең диеп мин уйлыймын.

Сөйлим шартымны сина, яхшы тыңлап тор: әнә

Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.

Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярыгы;

Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!

4 нче бала.

Бу киңәшкә Шүрәле дә күнде, килмичә кире;

Китте кушкан җиргә, атлап адымын эре-эре.

(Шүрәле бүрәнә китерә, ярыкка кулын тыга.)

Суккалыйдыр балта белән кыстырылган чөйгә бу,

Хәйләсенә әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу.

Сизде эшне Шүрәле дә: кычкыра да бакыра;

Сызлана һәм ярдәменә шүрәлеләр чакыра.

(Шүрәле кулларын сузып әйләнгәли.)

Тибрәнә дә йолкына, бичара ,гаклыннан шаша;

Шул арада яшь егет өйгә китәргә маташа.

Шүрәле.

И егет, һич юк икәндер мәрхәмәт хисең синең:

Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исемең кем синең?

Былтыр.

Әйтсәм әйтим, син белеп кал, чын атым Былтыр минем;

Бу егет абзаң булыр бу, бик белеп тор син энем!

(Былтыр атка утырып китә.)

Шүрәле.

Кысты, харап итте явыз Былтыр мине,

Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?»

(Шүрәлеләр биюе.)

5 нче бала.

Иртәгесен шүрәлеләр бу фәкыйрьне тиргиләр:

Шүрәлеләр. Син юләрсең, син котырган, син тилергәнсең.

(Шүрәле янына килеп кулларын болгыйлар.)

Әйтәләр: «Кычкырма син, тиз яхшылык белән тыел!

И юләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел?!»

(Шүрәлеләр китә. «Жиләк жыйганда» биюен (М.Мозаффаров көе) башкаралар. Бию беткәч, кызлар Шүрәлене күреп туктап калалар. Шүрәле аларга кулларын суза.)

Алып баручы. Шүрәле, син кешеләргә башка тимә! Харап булуың бар.

Шүрәле. Яхшы, бүтән беркемгә тимәм.

Алып баручы. Балалар, коткарыйкмы Шүрәлене?

Балалар. Коткарыйк!

Алып баручы. Әйдәгез инде, Шүрәле белән бергәләп уйнап алыйк.

(«Шүрәле уены» уйнала. Шүрәле саубуллашып, чыгып китә.)

Алып баручы. Ул – чын мәгънәсендә халыкның үз улы: дөньяга аяк басуы белән ятим калган бу талантлы баланы халык кулдан-кулга күчереп йөртә, туган иле аны үзенең йөрәге янында үстерә. Тукай – диңгез кебек тирән, киң һәм катлаулы шагыйрь ул. Без аны тулысынча белеп җиткергәнебез юк әле.

(«Туган тел» җырын (Г.Тукай сүзләре, халык көе) башкаралар.)