Халкыбызның күңел бизәкләре

(Зурлар төркеме өчен шөгыль)

Дилбәр МӨХӘММӘТШИНА,

Азнакайдагы 21 нче «Сандугач» балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Фәйрүзә ВАХИТОВА,

Азнакайдагы 18 нче «Улыбка» балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: татар халык бизәкләре белән таныштыруны дәвам иттерү. Балаларны татар мәдәниятенә якынлаштыру.

Бурычлар:

тәрбияви: үз халкың белән горурлану хисе тәрбияләү. Үз мөмкинлекләреңә ышыныч, пөхтәлек, бер-береңә ярдәм итү теләген тәрбияләү;

үстерелешле: бизәкләрне дөрес төзүне, урнаштыруны, игътибарлылыкны үстерү. Әзер орнамет үрнәкләре белән читек бизәү теләген формалаштыру;

белем бирүдә: тәкъдим ителгән рәсемнәр буенча сөйләгәндә, тулы җөмләләр кулланып сөйли белү күнекмәләрен ныгыту, сүзлекне активлаштыру, ябыштыруга кызыксынучанлык үстерү.

Сүзлек эше: бизәк, орнамент.

Методик алымнар һәм чаралар: әкият герое керү, уен мизгеле, күрсәтмә материал, әңгәмә, аңлату, үссендерү-мактау, музыкаль уен, сөенеч мизгеле, сораулар бирү.

Материал: мольберт, орнамент-бизәк үрнәкләре, конвертлар, кәрзин, читек, калфак, түбәтәй, җилем, пумала, клеенка, салфетка, орнамент үрнәкләре, татар көйләре белән аудиоязма, интерактив такта, проектор, презентация.

Алдан башкарылган эш: «Шүрәле» татар халык әкиятен уку, татар халык орнаменты үрнәкләрен карау, әнгәмәләр оештыру, татар теле кабинетында оештырылган музейга экскурсия ясау.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә, сезгә! Әйдәгез, бер-беребезгә яхшы кәеф, хәерле иртә теләп шөгылебезне башлап җибәрик.

Хәерле иртә, кояш

Хәерле иртә, күк,

Хәерле иртә, җир

Хәерле иртә, дуслар. (Ишек шакыган тавыш ишетелә.)

Шүрәле. Исәнмесез, балалар! (Шүрәле керә.)

Балалар. Исәнмесез!

Тәрбияче. Безгә кунакка кем килгән?

Балалар. Шүрәле.

Тәрбияче. Дөрес, бу – Шүрәле. Без бу геройны кайда очратканыбыз бар?

Балалар. Әкияттә.

Тәрбияче. Әйе, ә нинди әкияттә?

Балалар. Бөек татар шагыйре Г.Тукайның «Шүрәле» әкиятендә.

Шүрәле. Мин сезнең янга карурманнан килдем. Анда инде мин мең елдан артык яшим. Урманны, үз өемне явыз кешеләрдән саклыйм. Мин – Шүрәле, һәм бу исем миңа бик ошый. Тышкы кыяфәтем усал күренсә дә, мин анарга борчылмыйм, начарлык теләгән кешеләрне урманга кертмим. Сезгә мин буш кул белән килмәдем. Минем кулымда – ике конверт.

Тәрбияче. Бу конвертларда нәрсәләр бар икән? Безнең бик тә беләсе килә.

Шүрәле. Балалар, монда рәсемнәр! Дөресрәк әйтсәк, милли бизәкләр. Әлеге бизәкләр кайсы милләт халыкларыныкы икән, ничек уйлыйсыз?

Балалар. Татар халкының милли бизәкләре.

Шүрәле. Бик дөрес. Мин, татар әкияте герое буларак, татарларның мәдәнияте белән бик кызыксынам. Сезнең арада татар милләте кешеләре бармы?

Балалар. Әйе, безнең бөтенебез дә – татар балалары.

Шүрәле. Борынгы заманнардан бирле халык осталары төрле бизәкләр белән вазаларны, тартмачыклар һәм башка әйберләр, өй кирәк-яракларын бизәгәннәр, алар белән сарай түшәмнәрен һәм стеналарын, агач аркаларны, урындыкларны уеп ясаганнар. Татар халык орнаменты яп-якты һәм үзенчәлекле, нәфис халык иҗаты белән таныштыра. Татар халкының гүзәл үрнәкле орнаментлары күп гасырлар төрле әсәрләрдә, халык иҗатларында яп-якты урын тапкан: ювелир эшләнмәләрдә нечкә бизәкләр, тукымалардагы бизәкле чигешләр, кабер ташларының кисеп ясалышы, баш киемнәре, төрле төсле мозаика күн аяк киемнәре, йорт бизәкләре.

Тәрбияче. Рәхмәт, Шүрәле! Татар орнаментлары турында бик мавыктыргыч итеп сөйләдең.

Шүрәле. Мин бик шат, кызык булса икенче юлы тагын килеп сөйләрмен. Ләкин миңа инде урманыма кайтырга да вакыт. Үзегез ясаган рәсемнәрне мина хат белән җибәрерсез. Сау булыгыз, балалар!

Тәрбияче. Татар бизәкләре белән якыннанрак танышыр өчен экранга күз салыйк. Әлеге бизәкләр нәрсәгә охшаган?

Балалар. Чәчәк һәм яфракларга.

Тәрбияче. Нинди чәчәкләрне таныйсыз?

Балалар. Без кыңгыраулар, канәфер, лалә, өчьяфрак үрнәкләрен күрәбез.

Тәрбияче. Татар бизәкләрендә нинди төсләр өстенлек итә?

Балалар. Кызыл, зәнгәр, сары, яшел, ал.

Тәрбияче (ике рәсем элә). Мин элгән рәсемнәргә игътибар итегез әле. Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

Балалар. Бер рәсемдә бизәкләр – чәчәк формасында, ә икенчесендә яфрак формасында ясалган.

Тәрбияче. Чәчәкләрне ясаганда төрле төстә ачык төсләр кулланыла, ә яфракларны ясаганда яшел төсләр генә. Минем сезгә тагын бер кызык әйбер күрсәтәсем килә. Бу нәрсә?

Балалар. Читекләр.

Тәрбияче. Читек – ирләр һәм хатын-кызлар кия торган аяк киеме, ул, күннән тегелеп, орнамент белән бизәлгән. Ә бу нәрсә?

Балалар. Түбәтәй.

Тәрбияче. Түбәтәй – ирләр кия торган баш киеме, аны алтын җепләр белән чиккәннәр. Ә бу нәрсә?

Балалар. Калфак.

Тәрбияче. Бик дөрес. Калфак – хатын-кызлар кия торган милли баш киеме, аңа шулай ук төсле җепләр белән бизәкләр чиккәннәр. Ә хәзерге вакытта мондый киемнәр кигән кешеләрне урамда очратып буламы?

Балалар. Юк, аларны бәйрәмнәрдә генә күрәбез. Мәсәлән, Сабантуйда.

Тәрбияче. Калфак, читек, түбәтәйләрне оста куллы кешеләр тегә һәм бизи. Сезнең дә осталар булып карыйсыгыз киләме?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Әйдәгез, башта татар халкының яратып уйный торган “Түбәтәй”уенын уйнап алыйк. (Уен уйныйлар.)

Тәрбияче. Ял итеп алдык, хәзер эшкә тотыныйк, урыннарга барабыз. Буген сезнең белән читек бизибез. Сезнең каршыгызда читек шаблоны һәм әзер бизәк үрнәкләре бар. Әлеге үрнәкләр белән читекләрне бизибез. Пумала, җилем белән эшләү алымнарын искә төшерик әле.

Балалар. Пумаланы өч бармак белән дөрес итеп тотабыз, җилемгә пумаланың очын манабыз, бизәкне майлыйбыз һәм ябыштырабыз.

Тәрбияче. Эшебезне башлыйбыз. (Музыка янгырый.)

Тәрбияче. Күрегез әле, нинди матур читекләр килеп чыкты! Булдырдыгыз, балалар, молодцы! Бу читекләрне Шүрәлегә хат белән җибәрербез. Эш беткәч, уйнарга ярый. Әйдәгез әле, уйнап ял итеп алыйк.

Татар халык уены “Чума үрдәк, чума каз”

Тәрбияче. Сүзне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: ата-бабаларыбызның йолаларын онытмыйк, киң күңелле булыйк, бер-беребезне кунакка чакырыйк, тәмле телебезне, уртак сыебызны кызганмыйк. Барыгызга да иминлек, исәнлек-саулык телим! Сау булыгыз, балалар!