Табигатьне саклагыз!

(Театральләштерелгән музыкаль тамаша)

Гөлнур СИМАКОВА, Алсу ЛАТЫЙПОВА,

Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучылары

Максат:

– балаларны чиста, төзек, әдәби телдә сөйләшергә өйрәтү, татар сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү;

– аларны тормышта яхшылыклар эшләргә, матурлыкны күрергә, табигатьне сакларга  өйрәтү;

– сәхнәдә үзеңне тоту осталыгын, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

Җиһазлау: урман күренеше, рюкзаклар, аттыргычлар, шырпы, чүп-чар, “Табигатьне саклагыз” плакаты.

Катнашалар: аю, күбәләкләр, куян, төлке, керпе, Самат белән Әмир – тәртипсез  малайлар.

Әкият барышы

(Өч күбәләк бер-берсенә башларын салганнар да иртәнге татлы йокыда изриләр. Таң ата (музыкада кошлар твышлары), башта әкрен генә ике күбәләк уяна, күзләрен уалар, канатларын җилпиләр, аннары өченче – иң кечкенә күбәләк йокысыннан тора, киерелә, канатларын төзәтә. Күбәләкләр бергәләп җырлыйлар, җырлаганда бию хәрәкәтләре ясыйлар.)

Күбәләкләр.

Урманнар буйлап барамын,

Кояш көлә һавада.

Үләннәрдән, чәчәкләрдән

Тәмле исләр тарала.

Карыймын да сокланамын,

Туйганчы йөрим әле.

Әй, рәхәт шул, күңелле шул,

Урманда йөрүләре.

(Җырлап бетергәч, куаклар артына барып утыралар (чәчәккә кунган кебек).

Куян.

Дусларым, тизрәк килегез,

Җыелыгыз тирәмә.

Керпе.

Тәртипсез Самат  һәм Әмир

Тагын бире киләләр…

1 нче күбәләк.

Икесендә дә рогатка,

Кошларга атмакчылар…

2 нче күбәләк.

Кулларында шырпы да бар –

Учак та якмакчылар!

3 нче күбәләк.

Көчебез җитәрме безнең

Ничек кенә җиңәрбез?!

Куян.

Бергә булсак кына көчле,

Булыйк барыбыз бердәм без!

Керпе.

Әйдәгез, кызык итәбез!

Акылга утыртабыз! (Музыка уйный, аю чыга.)

Аю.

Әйдәгез, куркытабыз!

Акылга утыртабыз!

Төлке.

Ни сөйлиләр? Тыңлыйбыз!

Хәзер качып торабыз!

Аннан план корабыз! (Музыка дәвам итә, җәнлекләр агач артларына кача.)

(Шаян музыка уйный, тәртипсез Әмир белән Самат килеп керәләр. Аркаларында – рюкзак, аңа күп итеп ризык тутырылган, үзләре кулларына рогатка, шырпы тотканнар, мактанышалар.)

Самат.

Кемнең рогаткасы шәбрәк

Ярышабызмы, дускай?

Агач башында утыра

Тик мине көтеп кошкай. (Мыскыллап күкрәк кага.)

Кайсы күзенә тигерим,

Уңына, сулынамы?

Син беренче атасыңмы,

Әллә соң соңыннанмы?

Әмир.

Әйдә әле, башта, дустым,

Утыннар алып килик,

Учак ягып, чәй кайнатыйк,

Ризыкның тәмен белик. (Корсагын сыйпап куя.)

Аннан ярышырбыз әле…

Кошларны да атарбыз,

Агачларны сындырырбыз,

Аланда беркем дә юк бит,

Рәхәтләнеп ятарбыз…

(Музыка уйный. Икәүләп китәләр. Шулчак качып торган җиреннән Аю чыга.)

Аю.

Дусларым, ишеттегезме

Ни уйлый бу явызлар?

Аланда беркем юк, диләр

Шундый ачык авызлар.

Күбәләкләр, сиздермичә

Очыгыз артларыннан.

Белегез, бу ике явыз

Тагын нинди план кора?

Күбәләкләр.

Без – күбәләкләр – бу җирдә

Иң нәфис җан иясе.

Туган йортыбызга безнең

Ятлар кулы тимәсен! (Очып китәләр.)

Аю.

Ә син, төлке, яшереп куй

Рогатка-шырпыларны.

Бергәләп план корыйк та

Кызык итик боларны.

(Музыка яңгырый. Аю, керпе, куян музыка тавышына уйланып йөриләр, бергәләп җыелып киңәшләшеп тә алалар. Аланга күбәләкләр керә.)

1 нче күбәләк.

Качып өлгерик тизрәк –

Явыз малайлар килә.

2 нче күбәләк.

Аларның юньсез башында

Ни икәнен кем белә?!

(Күбәләкләр куаклар арасына кереп качалар. Аланга Әмир белән Самат  сындырган ботаклар тотып керәләр. Аттыргычларын эзли башлыйлар.)

Самат.

Кая минем аттыргычым?

Син алдыңмы? Бир тизрәк!

Кулым күптәннән кычыта,

Атып алырга кирәк.

Әмир (усал итеп).

Ә минекен  кая куйдың?

Монда гына калды бит.

Букчаңа яшергәнсеңдер,

Күренәсең шикле бик.

(Аттыргычларын үләннәр арасыннан эзләп йориләр, шулвакыт күзләренә алып килгән букчалары чалына, аны да алып, актарып, ашый башлыйлар.)

Әмир.

Әни әйткән иде монда

Тәмле әйберләр салдым, дип.

Сыйланыйк әле бергәләп,

Әйдә, дустым, кил әле.

Самат.

Миңа теге савыттагы

Әйбереңне бир әле.

(Сумкаларын актарганда тәмле әйберләр ашыйлар, конфетлар кабалар, соклар эчәләр, чүпләрен як-якка ташлыйлар.)

Самат. Мә, кирәкме сиңа да, ах, тәмле!

(Ашап бетергәч, икәү бер-берсенең кесәләрен карый, тарткалаша, тавышлана, ник алдың дип, әйткәләшә башлыйлар. Шулчак кырыйдан күренми генә керпе калын тавыш белән кычкыра.)

Керпе.

Ни эшлисез, әй, юньсезләр,

Кем рөхсәт бирде сезгә

Аланда тавышланырга?

Түгел бит өегездә.

(Малайлар тарткалашкан җирдән туктап калалар. Тавыш килгән якка карыйлар, эзли башлыйлар.)

Самат (гаҗәпләнеп).

Кем бу? Каян тавыш килә?

Агачлар сөйләшәме?

Гомеремдә ишеткән юк

Аларның сөйләшкәнен.

Әмир.

Вәт хикмәтле җир булды бу!

Агачлары сөйләшә,

Әйберләр дә юкка чыга,

Менә сиңа тамаша!

Сәер алан булды әле,

Күзәтә кебек кемдер.

Учак ягыйк без булмаса,

Әйдә, шырпыны китер! (Учак әзерлиләр.)

Аю (качкан җиреннән чыга).

Кемнәр монда тавышлана?

Борчый җәнлек-кошларны?

Тынычлыгын югалттыгыз

Безнең матур аланның.

Малайлар (аптырап калалар, икәү бергә). 

Син кем дисәк? Аю бугай.

Нишләп йөрисең монда?

Аю.

Бу аланның хуҗасы мин!

Бу алан – минем кулда!

Ә менә сез ни кыласыз?

Кошларны куркытасыз,

Агачларны  сындырасыз,

Ояларны туздырасыз,

Никадәр зыян саласыз!

Хәзер менә мин сезгә

Җәза бирәм, белегез,

Әй, дусларым, зур эш көтә,

Минем янга килегез!

(Малайлар янына барып, колакларын борып ала, аннары аланны яңгыратып сызгыра. Җәнлекләр чыгып, малайларны әйләндереп алалар.)

Төлке (малайларга рогатка күрсәтеп). Бу әйберләр сезнекеме?

Малайлар (табылганга шатланып). Әйе, әйе, безнеке!

Керпе (малайларга шырпы күрсәтеп). Бу нәрсә дә сезнекеме?

Малайлар. Монысы да безнеке.

Төлке.

Ник ясыйсыз аттыргычлар,

Кошларга атаргамы,

Ояларын ватаргамы,

Балаларын тотаргамы?

Аһ, юньсезләр!

Керпе.

Ник шырпы алып йөрисез

Рөхсәтсез өегездән.

Янып, көл генә калыр бит,

Урманнан, үзегездән.

Аһ, юньсезләр!

Куян.

Агачларны сындыргансыз,

Ботакларны кискәнсез.

Тик үзегез берәр агач

Утырттыгыз микән сез?

Аһ, юньсезләр!

1 нче күбәләк.

Никадәр күп тәртип бозу

Шушы ике малайдан!

2 нче күбәләк.

Җәзасыз калдырмыйк әле

Юньсезләрне алай да!

3 нче күбәләк.

Кирәкләрен бирик әле!

Гомерлек булсын сабак!

Мондый тәртипсезлекләрне

Эшләмәс, бәлки, кабат.

Самат белән Әмир.

Без аңладык хатабызны,

Зинһар, гафу итегез.

Башкача алай булмабыз,

Ни кушсагыз – эшлибез.

1 нче күбәләк. Әллә, дуслар, кичерикме?

2 нче күбәләк. Гаепләрен белделәр.

3 нче күбәләк.

Аю – аланның хуҗасы –

Җәзаны ул билгеләр!

Аю.

Аланны бик чүпләгәннәр,

Бу урын чүплек түгел.

Безнең туган йортыбыз бу,

Бик тә кимсенде күңел.

Җыештырсыннар, әйдәгез,

Без дә ярдәм итәрбез.

Бергәләп аланны кабат

Гөл бакчасы итәрбез.

(Музыка яңгырый. Аю белән бергәләп аланны җыештыралар.)

Төлке.

Әйдәгез, бәйрәм ясыйбыз

Дуслашу хөрмәтенә.

Ел саен күңел ачарбыз

Җыелып бергә-бергә.

1 нче күбәләк. Каян уйлап таба белдең?

2 нче күбәләк. Димәк, бәйрәм ясыйбыз!

3 нче күбәләк.

Җырлыйбыз, күңел ачабыз,

Бергә-бергә биибез.

Аю.

Бүген аланда бәйрәм,

Уйнашыйк әйлән-бәйлән.

Якын дуслар бүгеннән,

Барысы чын күңелдән.

(Күмәкләшеп, татар халкының “Күрешле” биюен башкаралар.)

Аю.

Моннан ары сез дә безнең

Ярдәмчебез булырсыз.

Тәртипсезләр очрап тора.

Аларны тәрбияләүдә

Сез безгә булышырсыз!

Төлке. Ышанычны аклагыз!

Керпе. Табигатьне саклагыз!

Куян. Без – табигать баласы,

Күбәләкләр (бергә). Безгә үрнәк буласы.

Самат белән Әмир.

Яшәсен урман-кырлар,

Күктә тургай сайрасын.

Гөлчәчәкләргә күмелсен,

Яшәсен туган ягым!

(“Дуслар җыры” башкарыла.)

  1. Дуслар белән күңелле

Яшәве рәхәт.

Дустым булганың өчен

Сиңа зур рәхмәт.

Кушымта:

Син – минем якын дустым,

Мин – синең дустың.

Яхшы һәрвакыт янда

Булганың, дустым.

  1. Безнең дуслык нык булсын,

Мәңгелек булсын.

Көннәребез гел шулай

Шатлыкта булсын.

Кушымта.

(Җыр бетүгә, ике катнашучы “Табигатьне саклагыз!” дигән плакат күтәрә.)