Тылсымлы тамчылар

Резеда МАЛАТКИНА,

Казандагы 395 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Экологиягә мәхәббәт тәрбияләү максатында зал бәйрәмчә бизәлә.

Суның сыфатлары белән таныштыруга багышланган дәресне мин “Тылсымлы тамчылар” дип исемләдем. Аның максаты исә балаларга суның аңа хас булган билгеләре белән таныштырудан,үзенчәлекләрен күнегүләр белән күрсәтүдән, аларның сөйләм телен үстерүдән һәм табигатькә экологиягә мәхәббәт тәрбияләүдән гыйбарәт иде.

Тәрбияче. Балалар, тыңлагызчы, сезгә бер табышмак әйтәм:

“Исе дә юк,төсе дә юк,

Аннан башка торып булмый”.

Бу нәрсә икән? Дөрес, балалар, бу табышмак су турында. Ә су безгә нигә кирәк соң? Әйе, чәй кайнатырга, аш пешерергә, юынырга, кер юарга. Сез су турында шигырьләр, җырлар беләсезме соң? Яле, Энже, безгә берәр белгән шигыреңне сөйләп күрсәт.

Бала.

Йомшак су,  йөгерек су!

Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасың,

Битләрем аллансын,

Кулларым агарсын,

Тешләрем тазарсын,

Авызым елмайсын.

Йомшак су, йөгерек су,

Һәммәсен чиста ю!

Тәрбияче. Рәхмәт сиңа, Энже, бик матур шигырь сөйләдең. Инде без дә син сөйләгәндәге кебек бик чиста юынырбыз. Балалар, ә сез суны кайларда күрәсез? Әйе, елгада, күлдә, гөрләвектә, чишмәдә, диңгездә.

– Балалар, мин нәрсә эшлим? Шулай мин су чәчрәтәм. Карагыз әле, күрәсезме, су тамчылардан тора: бер тамчы, ике тамчы, өч тамчы, күп тамчылар… Ә тамчылар кайда була? Әйе, яңгыр да, кар бөртекләре дә су тамчыларыннан тора. Ә менә бу рәсемнәрдә нәрсә төшерелгән?. Монда яңгыр ява, ә монысында – кар бөртекләре. Бу тамчылар болытларда җыелалар да, анда күбәйгәч, авыр булгач, җиргә яңгыр, кар бөртекләре булып явалар.

– Менә карагыз әле, мин сезгә кар алып кердем. Балалар, кар бөртекләре минем кулда нишли? Шулай, алар җылыда эриләр. Тотып карагыз әле, кар нинди салкын, ә бүлмәбез җылы, кар эреп, суга әйләнә.

– Хәзер мин нәрсә эшлим, балалар? Шулай, чынаякка су салам. Ә елгаларда су нишли? Әйе, ага, ә чишмәдә нишли? Шулай, чылтырый. Тагын шуны әйтергә телим: бәлки, үзегез дә беләсездер: кыш көне су ката, елгалар боз белән каплана. Ә чишмәләр катмый, чөнки чишмәләрдә су җир астыннан чыгып тора. Әйдәгез әле, балалар, без дә сезнең белән чишмәгә барып, аның җырын тыңлыйк. (Магнитофон язмасында чишмә чылтыравы тыңланыла.)

– Чишмәнең җырын тыңладык, инде үзебез дә чишмә турында җыр җырлыйк:

Без киләбез чишмәбезнең

Салкын суын эчәргә.

Эчкәндә үзеннән-үзе

Баш иелә чишмәгә.

– Әйдәгез әле, без сезнең белән чишмәдән суны алыйк та өстәлләр янына утырыйк. Сезнең өстәлләрдә – сулы стаканнар. Бер стаканны алып иснәп карагыз әле, суның исе бармы? Әйе, юк. Ә хәзер төсенең  нинди икәнен әйтегез. Шулай, су төссез. Хәзер мин суны чәчәкле матур савытка салдым, су чәчкә формасын алды. Ә сезнең алдыгызда төрледән-төрле савытлар бар, шуларга суны салып карагыз. Миләүшә, синең савытың нинди формада? Әйе, савытың кошны хәтерләтә. Ә синеке  нинди, Илдар? Әйе, әтәчкә охшаган. Саматныкы балык рәвешен алган. Балалар, суның үзенең формасы юк, нәрсәгә салсаң, шуның рәвешенә керә.

– Хәзер, балалар, без сезнең белән бер стаканны үзебезнең янга алабыз һәм аңа бер кашык тоз салып болгатабыз. Инде кабып карагыз, су нинди булды? Әйе, тозлы. Ә тоз нәрсә эшләде? Шулай, эреп бетте. Икенче стаканга шикәр комы салып болгатыгыз, шикәр комы нишләде?  Әйе, эреп бетте һәм су баллы булды. Хәзер өченче стаканга өстәлдәге буяуны салабыз, су нәрсә эшләде? Су төсен үзгәртте, ул кызыл төскә керде. Булдырдыгыз, балалар, бик әйбәт эшләдегез, хәзер ял итеп алыйк.

– Яныма килегез әле, мин сезгә әкият сөйлим. “Торган, ди, булган, ди, бер әни-болыт (ул мин булырмын) һәм бик күп тамчылары (ул, балалар, сез булырсыз). Тылсымлы тамчылар яңгыр булып яуганнар, чәчәкләргә, уҗымнарга, үләннәргә тизрәк үсәргә булышканнар. Башта алар күлдәвек булып җыелганнар, аннары елгага агып киткәннәр, елгадан диңгезгә ашыкканнар, бик озак уйнаганнар, шаярганнар ахырдан әниләрен дә сагына башлаганнар һәм тылсымлы тамчылар, парга әйләнеп, яңадан әниләре янына кайтканнар. (Музыка  көенә хәрәкәтләр ясала.)”

(Пәрдә артыннан “Исәнмесез, балалар! Мин сезгә кунакка килдем. Сез мине таныдыгызмы?” дигән тавыш ишетелә.)

Тәрбияче. Балалар! Безгә “Тамчы” кунакка килгән, нишләп соң ул пычрак?

Тамчы. Мин – Тамчы, минем кебек тамчылардан елгалар, күлләр, диңгезләр хасил була. Балалар, беләсезме, кайбер җирләрдә елгаларны пычраталар, пычрак сулар агызалар. Ә бит суларны пычратырга ярамый. Карагыз әле, мин сезгә суны ничек чистартканнарын күрсәтәм. (Су фильтрдан үткәрелә.) Суыбыз чистардымы?

Тәрбияче. Әйе шул, күрегез әле безнең Тамчыны, ул да нинди матурланган, чистарган.

Тамчы. Балалар, кабатлап әйтәм, суларны пычратмагыз, табигатьне, экологияне саклагыз. Сез миңа бик тә ошадыгыз. Су турында җырлар, уеннар беләсезме соң?

Тәрбияче. Әйдәгез әле, балалар, чишмә буенда ”Яулык салыш” уенын уйныйк. (Балалар белән уен оештырыла, аннары бер җыр башкарыла.)

Тамчы. Рәхмәт, балалар! Бик матур уйнадыгыз, җырладыгыз. Мин бит сезгә бүләк алып килдем. Менә сезгә самовар!

Тәрбияче. Рәхмәт сиңа, Тамчы. Әйдәгез, балалар самоварны карыйк әле, суы бармы икән? Суы юк. Алсу кызым, чишмәгә барып, су гына алып кайт инде, яме?

Безнең Алсу суга бара,

Көянтәсе, чиләге.

Чиләгенә караганда

Үзе кура җиләге.

(Кызлар бию башкара.)

Тәрбияче. Рәхмәт, кызым, менә самоварга салырга суыбыз да булды. Әйдәгез, хәзер  бүлмәдә бергәләшеп чәй эчәбез.