Раушан көзге
Гүзәлия СӘЛМӘНОВА,
Теләче районы Теләче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тукайның шигырьләрен без халыкчан дибез, моңлы-җырлы дибез. Гасыр буе аның шигырьләрен халкыбыз нинди генә көйләргә салып җырламады? Ә композиторларыбыз Тукай иҗатына нигезләнеп нинди әсәрләр генә иҗат итмәде?! Моның сере нәрсәдә соң? Кайда аның нигезе, җирлеге? Әлбәттә, бөек халкыбызның иҗатында, аның идеалларында.
Җиде буын мулла нәселеннән булган Габдулла кечкенәдән үк халык арасында яшәп, аның кайгысын, шатлыгын, җыр-моңын үзенеке итеп, һәрбер күзәнәгенә кадәр сеңдерә. Үзенең рухын тәрбияли. Ә инде халык иҗаты, җыр-моңы Тукайны гомере буе озатып бара. Аның шигърияте өчен бетмәс-төкәнмәс рухи азык булып тора. Чын мәгънәсендә ул халык җырчысы дәрәҗәсенә күтәрелә. ”Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем.
Мәдрәсәдә хәлфәләр кече атна кичләрендә, бер кадак симәнкә, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрендә дә мине онытмыйлар иде. Мин самавыр артына гына утырып, алар кушкан көйләрне җырлап бирә идем”, –дип яза Тукай. Бу урында, халык җырлары белән беррәттән, татарлар арасында киң таралган көйле китаплар турында да сүз бара.
Ул чорларда кышкы озын кичләрдә махсус көйгә салып китап укулар гадәти хәл булган. Кечкенә Габдуллага да кайда, нинди генә гаиләдә яшәмәсен, бу укуларны тыңларга туры килә: ”Мөхәммәдия”, ”Бәдәвам”, ”Кисекбаш”, ”Йосыф китабы”, ”Бүз егет”, “Таһир илә Зөһрә кыйссасы”…
Кич белән кайчак укыйлар,
Тыңлыйсың төрле китап.
Кайсысы көйсез була һәм
Кайсысы көйле китап”, –
дип яза соңыннан шагыйрь үзенең “Сагыныр вакытлар” шигырендә.
Шулар арасында Габдулланың кулына Каюм Насыйриның ”Фәвакиһел җөләсә” китабы килеп керә. Бу китапның Тукайга йогынтысы зур була һәм халык җырларын яратуының җитди мөнәсәбәткә әверелүенә этәргеч ясый. Озакламый үзе дә халык җырларын җыя, өйрәнә башлый. Габдулланың “Җырлар дәфтәре” узган гасырның 40 нчы еллары уртасында гына табыла һәм беренче тапкыр 1946 елда “Халык әдәбияты” китабының өченче басмасы булып дөнья күрә. 48 биттән торган кулъязма дәфтәрдә көйгә җырлана торган 28 төрле җыр алынган. Татар фольклорын һәм этнографиясен өйрәнүдә гаять зур әһәмияткә ия бу җырлар. Алар арасында хәзерге вакытта бөтенләй очрамаган яки сирәк очрый торган җырлар бар. Дәфтәрдә сюжетлы җырларның да булуы аның кыйммәтен тагын да арттыра. Тукай бу дәфтәрендә “Кәримәкәй”, ”Ак бүрек” , ”Сәлим бабай”, ”Фатыйма”, ”Аргамак”, ”Сәгать чылбыры”, ”Бөгелмә” һ.б. җырлар язып калдырган. Замандашлары истәлегендә Җаек мәдрәсәсендә укыган чорда Габдулланың җырчы осталыгының ачылып китүе турында еш искә алына. Габдулланың тавышы артык көчле дә түгел кебек. Әмма үзенә генә хас булган ниндидер үтеп керерлек моң булуы, көйнең һәр борылышындагы күчешләрне бик нечкә итеп бирә алуы замандашларына тирән тәэсир иткән.
ХХ гасыр башында татар халкының үзаңы күтәрелүе, мәгърифәтчелекнең искелеккә каршы көрәше чорында әдәбият, театр, музыка сәнгате үзенең кыю адымнарын ясый башлый. Казанда беренче әдәби һәм музыкаль кичәләр, концертлар үтә, спектакльләр куела. Менә шул чорга туры килә Тукайның Казанга кайтуы. Уе һәрвакыт эштә була аның. Ә күңелендә кечкенәдән озатып килгән көйләр, җырлар. Үзе ялгыз калганда да көйли, җырлый. Бик якын дуслары өчен дә яратып җырлый. Ул танылган борынгы көйләргә яңа сүзләр куеп җырларга ярата. Яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен халык көйләренә салып җырлау – Тукайның шәкертлек вакытыннан яраткан шөгыле.
Казанның иң бай сәүдәгәрләреннән булган Гыйльметдин хаҗи дигән адәм тарафыннан җәберләнгән бер кызның язмышы тәэсире астында Габдулла Тукай үзенең яраткан көйләреннән булган “Зиләйлүк” көенә салып “Эштән чыгарылган татар кызына” дигән шигырен яза. Көннәрнең берендә Габдулла номерында утырганда аның колагына ниндидер көй ишетелә. Көйнең матурлыгы, моңы аны үзенә тарта һәм шул ук вакыт гаҗәпләндерә дә. Чөнки аңа бу көй таныш түгел. Габдулла номерында моңланып кына җырлап яткан Сәгыйть Рәмиевне күрә. ”Әйт әле, нинди җыр җырлыйсың? Бу бит минем табан асларына кадәр үтеп керде”, – ди. Сәгыйть: ”Бу бит “Әллүки”, – дип җавап бирә. Менә шул көйнең тәэсире астында яза да инде Тукай үзенең “Милли моңнар” шигырен. ”Әллүки”не яңа сүзләр белән Сәгыйтьтән җырлата, үзе дә ул шигырен “Әллүки” көенә җырлый башлый.
“Ишеттем мин кичә, берәү җырлый,
Чын безнеңчә матур, милли көй…”
Халык җырларын шагыйрь үзенең иҗаты өчен иң югары дәрәҗәдәге үрнәк итеп карый. Әдәби телнең тууына беренче чиратта халык җырларына, иҗатына, теленә нигезләнү кирәклеген әйтә: ”Белергә кирәк ки, халык җырлары – халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәушан көзгеседер. Бу – бертөрле сихерле көзгедер. Чөнки халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында, нинди фикердә икәнен белеп буладыр”, – дип яза ул.
”Мәдрәсәдүк мине җырчы диләр иде. Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телебезне сөю туды. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, мин туган телемезне сөймәк кеби бер олугъ нигъмәткә малик була алыр идемме?”
Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам, Газраилне күргәндә дә…
“Мәңгелек йортка” күчәр алдыннан өметсез авыру шагыйрь әнә шулай җырлый.
Халык яшәгәндә, аның җырлары да яшәячәк. Аның ”Туган тел”е бөтен дөньяга таралган татар халкының рәсми булмаган гимнына әйләнде. Шулай ук Зөһрә Сәхәбиева, Габдулла Рәхимкулов кебек профессиональ җырчылар аны үз репертуарларына алды. ”Тәфтиләү” Хәйдәр Бигичев башкаруында яратып кабул ителде, ә данлыклы “Әллүки”не З.Камалова һәм Зөһрә Сәхәбиева кебек җырчыларыбыз күңелләргә үтеп керерлек итеп җырлыйлар. ”Безнең авыл” шигыренә Әнвәр Монасыйпов көй язган. Бу җырны халкыбыз Георгий Ибушев башкаруында үз итте. З.Хәбибуллин көенә җырланучы “Бичара куян”ы, Ф.Әхмәдиев көенә ”Җәйге җилләр”, ”Җир йокысы”, халык көенә ”Пар ат”, ”Бала белән күбәләк”, ”Карлыгач” һ.б. – балалар өчен. Алар сабыйларны бары тик яхшылыкка, яктылыкка гына өнди; күңелләрендә туган илгә, туган телгә мәхәббәт чаткылары кабынуга сәбәпче булып тора.