Тылсымлы уклар

(«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары  иҗтимагый оешмасы оешуының 5 еллыгына багышланган чара)

Рузилә АБДУЛЛИНА,

Казандагы 183 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе

Ания ӨМЕТБАЕВА,

Казандагы 186 нчы лицейның музыка җитәкчесе

Кичә барышы

(Кичә «Ак калфак» җырын җырлау белән башланып китә.)

Алып баручы. Хәерле кич! Өстәл исемнәре язылган. (Унар кешедән торган 6 өстәлгә исемнәр бирү. Кәгазьләр таратыла: Хәситә, Калфак, Чулпы, Изү, Читек, Түбәтәй һ.б.)

Бәйрәмне башлыйк. (Җыр башкарыла.)

Алып баручы. Казан «Ак калфагы»ның юбилее һәм бәйрәм белән котларга сүз… бирелә. (2 кешегә сүз бирә.)

Алып баручы. Олылар булсак та, күңелебез белән без һәрвакыт балачакта.

Яңа ел алды, шуңа күрә мин сезне бүген балачакка чакырам. (Музыка янгырый, бар да залга керә.)

1 нче укучы.

Әй, Яңа ел, Яңа ел,

Кил син безгә тизрәк.

Җыйналышып түгәрәккә

Басыйк әле бергәләп.

2 нче укучы.

Бүген бездә зур бәйрәм,

Бүген Яңа ел килә.

Бүген күңелләр җырга

Һәм биергә җилкенә.

3 нче укучы.

Күрегез безнең чыршыны

Ничек матур киенгән.

Безгә бәйрәм ясар өчен

Ул бит урманнан килгән.

Алып баручы. Нишләптер чыршынын утлары янмый? Бергәләп кыбызыйк.

Балалар. Чыршы, чыршы, яндыр матур утынны! (Чыршынын утлары кабына.)

4 нче укучы.

Кул тотышып, түгәрәккә

Биик, дуслар, бергәләп.

Кунакларны бәйрәм белән

Котлыйк, әйдә, бергәләп.

5 нче укучы.

Күрегез бу чыршыны,

Чыршының да чып-чыны

Нинди төз, матур, биек

Тора түшәмгә тиеп.

6 нчы укучы.

Кунак булып яшел чыршы

Урманнан безгә килгән.

Ел да безне шаккатыра,

Ничек матур киенгән.

(«Чыршы , чыршы, без сине…» җыры башкарыла.)

Алып баручы.

Борын заманда, кәҗә команда,

Жыелганнар җәнлекләр,

Бүлешәләр, ди, тэхет.

Барысының да тәхет хуҗасы буласы килә, ди.

Аҗдаһа. Их, мина тиядер инде тәхет, мин бит иң батыры!

Елан. Ә мин иң гаделләренең дә гаделе!

Юлбарыс. Ә мин иң ерткычларның берсе!

Эт. Мин – ау, ау – иң тугры эт!

Мәче. Мияу, мияу! Ә мин иң назлы мәче булам.

Дуңгыз. Ә мин – хрю, хрю – ин-ин юмарты, миңа, димәк, тәхет тиеш, сезне байлыкка күмәрмен. Хрю, хрю.

Әтәч. Кикрикук! Мин – таң әтәче, сезне уятучы. Мин кемнән ким?

Ат (чабып чыга). Тр, тр! Ниниди жыелыш? Мин – ин эшчәне.

Сарык. Мә, мә! Ә мин – дуслык иясе!

Маймыл. Ә мин – ин, ин кызыклысы, күнел ачучысы!

Үгез. Туктагыз, туктагыз! Мин – иң зурысы, димәк, мин – хужа, мин –тәхет хуҗасы.

Тычкан. Пи, пи! Ә мин үгездән зур тугелмени?

Үгез (кабарынып). Нәрсә, нәрсә? Хәзер мин сине…

Куян. И-и-и, ачуланмагыз инде, дусларым, талашмыйк, Яңа ел җитә бит. Әйдәгез, ярыш оештырыйк. Әнә теге чыршыга кадәр йөгереп кем тәхеткә беренче булып утыра, тәхет шуныкы һәм ел да аныкы булачак. Ризамы?

Барысы. Әйе.

Куян. 1, 2, 3! Йөгердек. (Музыка. Барысы да йөгереп китәләр, куян тәхеттә утырып кала.)

Куян. Ха-ха! Менә ничек алдадым мин боларны. Мин – димәк, патша, тәхет минеке! (Җәнлекләр кире йөгереп кайта, куянның тәхеттә утырганын күрәләр.) Әйдәгез, хәзер кунакларны чакырыйк, алар да уйнап карасыннар. (Һәр өстәлдән 1 кеше – барысы 6 кеше.)

Сез чапмыйсыз, санамыш кем белә, саныйбыз, кем иң ахырдан кала, шуңа бүләк. (Таҗ алырга кирәк. Тәхеткә утырып, фотога төшү.)

Барысы. Ай-һай! Нинди житез икән куян!

Куян (гайрәтләнеп). Аһа, мин житез, батыр! Мин – патша, тәхет минеке, димәк. Сез миңа табынырга, минем әмерләрне үтәргә тиешсез. Сез хәзер үк миңа Яна елны алып килә торган тылсымлы сәгать укларын алып килеп бирегез!!! Аннан Яна ел бары минеке генә булачак. Ха-ха!

Җәнлекләр. Юк-юк, без куркабыз… Безне Кыш бабай бозга әйләндерәчәк.

Куян. Эх, сезне! Алайса, мин үзем алып киләм. Аннан сез Яна ел чаңын ишетмәячәксез дә. (Чыршы тирәли җәнлекләр биюе. Бию ахырында куян сәгать укларын ала, утлар сүнә.)

Куян.

Урладым мин укларны!

Хәзер алар туктарлар.

Яңа ел сезгә аяк басмас,

Мин аларны ышанычлы урынга яшерсәм.

Сезгэ кабат аларны кабызырга мөмкин дә булмас. (Кача.)

Алып баручы. Яңа ел килә, Яңа ел! Үзе белән яңа бәхетләр, яңа шатлыклар алып килсен әле. Ә Яңа ел нәрсәдән башка узмый? (Балаларның җаваплары.)

Әйдәгез, Кар кызын чакырыйк! (Кар кызы чыга.)

Кар кызы. Нинди матур моңлы җырлар ишетелә, мине балалар көтә. Исәнмесез, якын дуслар, кунаклар! Сезне күрүгә мин бик шат.

Яле карыйк әле: сәгать ничә икән,

Күпме вакыт калган Яңа елга?

Тиздән Кыш бабай да килеп җитәр,

Яңа елны бергәләп каршы алырбыз. (Сәгатькә карый, уклар юк.)

Җәнлекләр һәм алып баручы. И Кар кызы! Куян патша булды, тәхетне алды һәм укларны урлады. Хәзер сәгать туктады.

Кар кызы. Ах, бу куянны! Тылсымлы укларны урлаган. Нишлик икән инде, дусларым? Чыршының да утлары сүнгән. Кыш бабай да вакытында килеп җитә алмас инде. (Елый.)

Алып баручы. Туктагыз, зинһар, Кар кызы, еламагыз. Уйлап карыйк, кем безгә булыша ала икән? Елаудан файда юк бит. Таптым, безгә кар бөртекләре булышыр, алар безнең юлны яктыртырлар. (Кар бөртекләре биюе.)

Алып баручы. Кар кызлары бик матур биеде. Ә сез биергә яратасызмы? (Һәр өстәлдәгеләр бер-бер артлы чыгып бииләр, иң матур биюче өстәлне жюри билгели.)

Алып баручы. Кар кызы, карагыз әле, ниндидер хат ята. Укыгыз әле, зинһар өчен.

Кар кызы.

Сез елка астына карагыз әле,

Кыңгыраулар табарсыз.

Уйнаткалап алырсыз.

Шул чыңнарны ишетеп,

Кыш бабай килеп җитәр. (Кыңгырауны чыңлаталар.)

Кыш бабай.

Мин – Кыш бабай, Кыш бабай,

Киләм сезгә кунака.

Кар көртләрен, басуларны ерып сезгә киләм.

Үзем белән хәерле еллар,

Байлыклар, бүләкләр алып киләм.

Кар кызы. Хуш киләсең, Кыш бабай, түрдән уз, төкле аякларың белән!

Алып баручы. Кыш бабай, килмәссең дип без бик курыктык, юлны тапмассың, сәгать чыңнарын ишетмәссең дип.

Кыш бабай. Ә нишләп килмәс дип уйладыгыз?

Кар кызы. Куян тылсымлы сәгать укларын урлаган!

Кыш бабай. Кара син аны ә-ә-ә! Бәйрәмне бозарга уйлаган, димәк.

Кар кызы. Ничек табарбыз икэн аны, Кыш бабай?

Кыш бабай. Хәзер мин үземнең юлбасарларыма сызгырам, алар миңа аларны табып китерәчәкләр. (Сызгыра.)

Балалар. Юлбасарлар куянны җепкә бәйләп алып киләчәк.

Кыш бабай. Рәхмәт, дусларым! Куян, хәзер үк укларны бир!

Куян (аптырап, куркып). Уклар? Нииии-нин-ди уклар? Миннн дәәә андый уклар ююююк!

Кыш бабай. Минем белән шаярма! Юкса! Мин сине бозга әйләндерәм!!! Ник урладың укларны?

Куян. Ниии, Кыш бабай, ниииии… Яңа ел килгәч, барлык кеше дә, балалар да бүләк ала… Ә мин юк. (Елый.)

Кыш бабай. Их, сине, ничек инде без сине бүләксез калдырыйк, ди… Безнең дусларның барысы да юмарт бит. Әгәр дә син үз хатаңны төзәтсәң, ягъни укларны бирсәң, без сиңа бүләк тә бирербез, Яңа ел бәйрәмендә бергәләп күңел ачарбыз.

Куян. Гафу, дусларым! Гафу ит, Кыш бабай. Мин нык ялгыштым. Гафу итегез, зинһар.

Кыш бабай. Гафу итәбезме, дуслар?

Җәнлекләр. Әйе, әйе.

Куян. Хәзер, хәзер мин тиз генә укларны алып чыгам.

Кар кызы. Куянкай, 2023 ел синең ел бит. Түрдән уз! Әйдәгез, бергәләп укларны урынына куябыз.

Куян (куанып). Чынлап та минем елмы?

Барысы бергә. Әйе. (Укларны урынына куялар. Курантлар чыңы.) Хәзер уйнап алсак та була. (Җырлыйлар.)

Кыш бабай. Әйдәгез, хәзер бергәләп түгәрәккә басыйк. Бәйрәмне дәвам иттерик. (Чыршы тирәли җыр.)

Алып баручы. Кыш бабай, җырладык та, биедек тә. Әйдәгез әле, сезне дә бер биетик әле. (Кыш бабай биюе.)

Кыш бабай. Ай, арыдым, сусадым. Ә хәзер мин сездән шигырьләр көтәм. (Һәр өстәлдән берәр кеше чакырыла. Кунаклардан Яна ел шигырьләре.).

Кыш бабай. Ай-һай, уңганнар, булганнар икән барыгыз да. Тик миңа китәргә кирәк. Барасы җирләрем бик күп әле минем.

Кар кызы. Кыш бабай, ә бүләкләр?

Кыш бабай. И-ии, кызым, онытып та торам икән әле, хәзер, хәзер… (Кыш бабай бүләкләр өләшә, теләкләрен әйтә. Кыш бабай белән Кар кызы   чыгып китэлэр. Бәйрәм дәвам итә.)