Көз могҗизалар бүләк итә

 

(Уртанчылар төкемендә сөйләм теленнән ачык дәрес)

Лилия ХУҖИЕВА,

Казандагы 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:

– көз турында күзаллауларын формалаштыру;

– фантазияне, образлы фикер йөртүне, иҗади мөстәкыйльлекне, эмоциональ җаваплылыкны,матурлык хисен үстерү;

– балаларның күмәк эшли белүләрен ныгыту.

Бурычлар:

белем бирүдә:

шигъри текстларның эчтәлеген аңларга, фигыльләрнең төрле формаларын формалаштыруда күнегүләр ясарга, грамматик төзелешне камилләштерергә өйрәтү;

– исемнәрнең күплек санын формалаштыру;

– көз темасы буенча сүзлек запасын баетуны активлаштыру;

үстерелешле:

– балаларда табигатькә карата эмоциональ җаваплылык, үсемлекләр дөньясына кызыксыну һәм кайгыртучанлык тәрбияләү;

– кызыксынучанлыкны, иҗади фантазияне, сөйләм белән хәрәкәтләрне координацияләүне, ишетү һәм күрү сәләтен, төрле агачларның яфракларын аера белү, җитезлекне үстерү;

тәрбияви:

– охшаш элементлар нигезендә образлар булдыру мөмкинлеге белән таныштыру;

– әхлакый сыйфатлар формалаштыруга ярдәм итү: үз кулың белән кызыксыну уяту, аңлау, ярдәмчел булу, кызгану, бер-береңә ярдәм итү теләге уяту.

Сүзлек эше: көз, сары, кызарган, алтын, шау-шу,  шаулый, елый-елый, бара, яңгыр ява.

Алдан эшләү: агач яфракларын, көзне, агачларны,тере булмаган табигать күренешләрен күзәтү.

Методлар һәм техника: визуаль – көзге картинаны карау; телдән – әңгәмә, эшнең үтәлешен аңлату, табышмаклар әзерләү; уен – ике физминутка; гамәли эш – балалар белән өстәл артында эшләү.

Җиһазлау: көзге рәсем белән сюжет картинасы, төсле кәгазьдән агач яфраклары, конверт-посылка, җыелмалы кулчатыр, туп, карандашлар, һәр бала өчен яфрак трафаретлары.

Дәрес барышы

Тәрбияче. Балалар, бүген без гаҗәеп сәяхәткә барырбыз. Бу – серле,могҗизалы ил.

Ләкин бу илгә поездлар бармый,

Очкыч та анда очмый.

Илне ничек атарга соң?

Ә аның гади сере бар.Тылсымлы сүзләр әйтсәк, анда кереп булачак. Әйдәгез, күзләрегезне йомыгыз һәм минем артымнан кабатлагыз: «Бер, ике, өч! Безгә әкияткә ишекне ач!».

– Күзләрне ачтык, без әкият иленә эләктек бит, бу – могҗиза?!? (Балалар елның көзге вакытын сурәтләгән рәсемнәргә карыйлар, ачык төсләргә сокланалар. Тәрбияче алтын көз турында шигырь укый.)

Тәрбияче.

Киң болыннарда,

Урман-кырларда

Агачлар, гөлләр

Кибеп сулдылар.

Уйсу җирләрдә,

Елга күлләрдә

Көзге салкыннан

Сулар туңдылар.

Көннәр суынды,

Чишмәләр тынды,

Безне калдырып,

Кошлар да китте. (Муса Җәлил)

– Әйтегез әле, бу шигырь нәрсә турында?

Балалар. Көз турында.

Тәрбияче. Балалар, көзге айларны әйтик әле.

Балалар. Сентябрь, октябрь, ноябрь.

Тәрбияче. Җәй белән аерылышу моңсу, әмма көз үзенең могҗизалары белән куандырачак, көз оста рәссам кебек, табигатьне бизәү өчен иң матур төсләрне сайлаган. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, көз нинди төстә?

Балалар. Сары, кызыл, кызгылт-сары.

Тәрбияче. Көз күп төсле дип әйтергә буламы соң?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Көзге табышмакны чишеп карык әле: «Алтын тәңкәләр ботаклардан коела?”

Балалар. Болар – яфраклар.

«Бу яфрак нинди агачтан?” дидактик уены

Тәрбияче. Карагыз әле, көзге яфраклардан нинди матур чәчәк бәйләме. (Тәрбияче балаларга яфраклар тарата.) Усак яфраклары кызыл. Димәк, алар нәрсә эшләгәннәр? (Кызарганнар.) Өрәнге яфраклары нәрсәгә охшаган? (Тәңкәләргә.)

Тәрбияче. Өрәңге яфраклары сары. Димәк, алар нәрсә эшләгәннәр? (Сары төскә кергәннәр.) Сез ничек уйлыйсыз, өрәнге яфраклары нәрсәгә охшаган икән? (Уч төпләренә.)

– Каурыйга охшаган бу яфракны нинди агач югалткан? (Имән.) Имән яфраклары алтын. Димәк, алар алтын медаль алган. Әйдәгез, бергәләп әйтик. (Хор белән әйтәләр.)

– Көзен нинди җил исә? (Салкын, үтеп керүче, ачулы, әче.)

– Ә җил нәрсә эшли? (Елый, шаулый, улый, кычкыра, сызгыра.) Кинәт көзге җил исә. Яфраклар төрле якка таралдылар. Никадәр яфрак! Әйе, безнең монда, балалар бакчасы участогындагы кебек, зур бер агач бар.

Физминутка. «Яфраклар»

Көзге яфраклар тыныч кына әйләнәләр, (урында әйләнәләр, куллар як-якка)

Яфраклар аяк астына тыныч кына яталар, (чүгәлибез)

Аяк астынды шыгырдыйлар, (уңга-сулга кулларны чайкыйбыз)

Әйтерсең, тагын әйләнергә телиләр. (аяк очларындаурында әйләнәләр)

Тәрбияче. Ах, нәрсә булды, нәрсә булды! Ишек тыныч кына ачылды һәм тыныч кына ябылды.

Бусага аша кем безгә яфрак ташлады? Әллә көз хат җибәргән инде? (Тәрбияче хатны күрсәтә, аны ача һәм төркемгә көздән килгән хәбәрне әйтә.)

Тәрбияче. Балалар, көз безгә «Көзге билгеләр» уенын тәкъдим итә.

Балалар, көз билгеләрен беләсезме? (Әйе.) “Көзге билгеләр” уенын уйныйбыз. Мин көзнең билгеләрен атагач, бергәләшеп «әйе»дип әйтегез. Әгәр дә билгеләр елның башка вакытына туры килсә, дусларча «юк»дип әйтегез. Сез әзерме? (Әйе.) Дөрес җавап бирегез:

Көз аенда чәчәкләр чәчәк ата? (Юк)

Гөмбә көзен үсә? (Юк)

Болытлар кояшны каплый. (Әйе)

Еш кына яңгыр ява? (Әйе)

Көзен томан төшә. (Әйе)

Көзен кошлар оя кора. (Юк)

Бар да уңыш җыя. (Әйе)

Күчмә кошлар очып китә. (Әйе)

Кояш бик нык яктырта. (Юк)

Бар да елгада су коена. (Юк)

Балалар комда кызына. (Юк)

Ә нәрсә эшләргә кирәк соң? Куртка, баш киеме кияргәме? (Әйе)

Җылы аяк киеме кияргәме? (Әйе)

Тәрбияче. Яхшы! Сез көзнең билгеләрен яхшы беләсез икән.

– Мин сезгә табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.

«Күктә кара тап пәйда булды, әгәр ул елый башласа, бөтен халык таралыр иде».

Балалар. Болыт.

Тәрбияче. Әйе, болыт. Көзен яңгырлар еш явамы?

Балалар. Әйе, еш.

Тәрбияче. Яңгыр нәрсә эшли?

Балалар. Сибәли, ява, коя, шаулый, елый.

Тәрбияче. Карагыз әле, көн болытланып китте, яңгыр ява башлады, ахрысы. (Тәрбияче чатырны ача.)

Физинутка. “Яңгыр»

Бер тамчы, (аяк очында сикерү, куллар билдә)

Ике тамчы, (аяк очында сикерү, куллар билдә)

Башта бик әкрен, (дүрт тапкыр аяк очында сикерү, куллар билдә)

Аннары, аннары, аннары (сигез тапкыр аяк очында сикерү, куллар билдә)

Йөгереп, йөгереп, йөгереп, (урыннарда йөгерәбез)

Кулчатырларны ачтык. (кулларны баштүбәсенә куябыз)

Яңгыр бетте, кояш чыкты, урман аланына утырабыз. (келәмгә утыру)

Дидактик уен:”Назлы итеп әйт”

Тәрбияче. Мин, сезгә яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен атап, туп ыргытам. Ә сез аны миңа, назлы итеп әйтеп, кире ыргытасыз. Мәсәлән, помидор-помидорым, алма-алмам, кыяр-кыярым.

– Балалар, безгә төркемгә кайтырга вакыт. Әйдәгез, күзебезне йомыйк һәм тылсымлы сүзләр әйтик. «Бер, ике, өч! Төркемгә кайтып җитик!»

– Балалар, өстәл янына барыгыз, яфракларны матур төсләр белән бизәгез, без әниләр, әтиләр өчен көзге күргәзмә ясарбыз.

Йомгаклау

Тәрбияче. Бүген без нәрсә турында сөйләштек? Нәрсәләр уйнадык? Дәрес ошадымы? Афәрин!