«Идел буе халыклары дуслыгы» темасына кисеп ябыштыру
(Мәктәпкә әзерлек төркемендә «Сәнгати-эстетик үсеш» (кисеп ябыштыру) белем бирү өлкәсеннән оештырылган белем бирү эшчәнлеге)
Миләүшә СИТДЫЙКОВА,
Арчадагы 11 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат: Идел буе халыклары милли-гамәли сәнгате орнаментының бер бизәге – кояш символын аппликацияләү аркылы балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә шартлар тудыру.
Бурычлар
белем бирүдә:
– берничә тапкыр һәм урталай бөкләнгән кәгазьдән симметрик предметлар (кояш орнаменты, кыз һәм малай силуэтлары ) кисәргә өйрәтү;
– Идел буе халыклары милли-гамәли сәнгате орнаментының бер бизәге – кояш символы белән таныштыру;
үстерелешле:
– туган ягыбыз – Идел буе, анда яшәүче төрле милләт вәкилләре (руслар, татарлар, мордвалар, чувашлар, башкортлар, удмуртлар, марилар) турында белемнәрне киңәйтү;
– иҗади сәләтне һәм образлы күзаллауны үстерү;
– композицияне тоемлау осталыгын, кисү, ябыштыру күнекмәләрен камилләштерү;
тәрбияви:
– туган якта, әйләнә-тирәбездә, күрше төбәкләрдә яшәүче халыкларга карата уңай караш тәрбияләү;
– мөстәкыйльлек, үзара дуслык һәм ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү;
– иҗади эш барышында яхшы нәтиҗәләргә ирешүгә омтылыш тәрбияләү;
– башка милләт вәкилләренә карата толерантлык тәрбияләү.
Белем бирү өлкәләре интеграциясе: танып-белү үсеше, социаль- коммуникатив үсеш, сөйләм үсеше, сәнгати-эстетик үсеш.
Сүзлек эше: Башкортстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Мордва Республикасы, Татарстан Республикасы, Чуваш Республикасы, Марий Эл Республикасы.
Күрсәтмә материал: җиде милләт вәкилен (руслар, татарлар, мордвалар, чуашлар, башкортлар, удмуртлар, марилар) тасвирлаган күрсәтмә материал, «Идел буе халыклары дуслыгы» презентациясе, Идел буе картасы.
Әзерлек эше: Идел елгасы буенда урнашкан республикалар турында, Идел буе халыклары көнкүреше, гореф-гадәтләре турында әңгәмәләр, милли орнаментлар белән рәсемнәр карау.
Таратма материал: җилем, кайчы, төсле кәгазь, салфетка, гади карандаш, төсле карандашлар, фломастерлар, төрле кәефне сурәтләгән смайликлар, малай һәм кыз силуэты шаблоннары, җиде милләтнең кояш символы белән кисмә рәсемнәр (пазллар), һәр милләтнең кояш шаблоны.
Җиһазлау: проектор, ноутбук.
Эшчәнлек барышы
- I. Оештыру өлеше
Тәрбияче. Хәерле көн, балалар! Әйдәгез, бер-беребезгә күтәренке кәеф теләп, бер бик матур түгәрәк уены уйнап алыйк.
Уң ягымда дустым бар,
Сул ягымда дустым бар.
Түгәрәк, түгәрәк,
Нинди матур түгәрәк.
Уңга таба барабыз,
Сулга таба барабыз.
Уйнарга яратабыз,
Без шатлык таратабыз
– Балалар, бер-беребезгә карап елмаеп алыйк, көн буена җитәрлек яхшы кәеф таратыйк.
- Төп өлеш
- Идел буе халыклары.
Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән бик зур илдә яшибез! Ничек атала безнең илебез? (1нче слайд. Россия)
– Россия – күпмилләтле ил. Анда төрле милләт халыклары үзара дус һәм тату яшиләр.
– Без яшәгән республика ничек атала? (Татарстан.) (2 нче слайд. Татарстан Республикасы, Казан шәһәре)
– Татарстанның башкаласын әйтегез әле, балалар?
– Казан шәһәре кайсы елга буенда урнашкан? (Идел елгасы буенда.) (3 нче слайд. Идел елгасы)
– Дөрес. Идел – дөньядагы зур елгаларның берсе. Идел буенда төрле халыклар яши. (4 нче слайд. Идел буе халыклары)
– Кайсы милләт вәкилләре болар? (Руслар, татарлар, чувашлар, марилар, башкортлар, удмуртлар, мордвалар.)
– Безнең белән янәшә төрле милләт халыклары яши. Без барыбыз да дус-тату, үзара ярдәмләшеп яшибез. Идел елгасы буенда урнашкан республикаларда яшәүчеләрне Идел буе халыклары дип йөртәләр.
– Алар бер-берсеннән аерыламы? Нәрсә белән аерылалар? (Төрле милләт халыклары бер-берсеннән туган телләре, милли киемнәре, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары белән аерыла.)
(5 – 11 нче слайдлар. Руслар, татарлар, чуашлар, марилар, удмуртлар, мордвалар, башкортлар.
– Элек-электән һәр халык бәйрәмнәрдә милли киемнәрен кигән, түгәрәк уеннары уйнаган, җырлар, биюләр башкарган. Карагыз әле, балалар, нинди матур, купшы аларның киемнәре! Асыл җепләр белән милли орнаментлар төшереп чигелгән алар! Бу күренеш һәр халыкның үз Ватанын тирән хөрмәт итүе, яратуы, тарихларын онытмавы хакында сөйли.
– Нәрсә соң ул орнамент? (Орнамент – ул кабатланучы яки чиратлашучы милли бизәк.)
– Балалар, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен элекке заманнарда киемнәргә милли бизәкләр чиктеләр икән? (Балаларның җаваплары.) Киемдәге чигелгән бизәкләр киемне бизәп кенә калмаган, кешегә бәхет тә китергән, аны яман күзләрдән саклап торган.
– Элекке киемнәрдәге чигү үрнәкләре нәрсәне дә булса аңлаткан. Мәсәлән, туры сызык – җир, дулкынлы сызык – су, квадрат һәм ромб кебек бизәкләр кояшны аңлаткан.
- Төрле халыкларда кояш орнаменты.
– Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз һәм җавабын әйтерсез:
Ул булса, көн була.
Ул булмаса, төн була. (Кояш)
– Төрле милләт халыклары кояшны төрлечә, үзләренчә күзаллаганнар. (12 нче слайд. Кояш)
– Һәр халык өчен ул җылылык, яктылылык, тормыш чыганагы. Менә шуның өчен дә һәр халык үзенең милли киемен кояш орнаменты чигеп бизәгән икән.
- «Орнамент төзе» дидактик уены.
– Кисмә рәсемнәрдән (пазллар) милли орнамент төзегез һәм аның кайсы халыкка туры килүен әйтегез.
– Балалар, кем аңлады, без һәркайсыбыз кисмә рәсемнәрдән нәрсә төзедек? Дөрес, кояш төзедек. Болар барысы да Идел буе халыкларының милли бизәге – кояш орнаменты.
Ял минуты
- Эшчәнлекне планлаштыру.
(13 – 20 нче слайдлар. Милли киемнәрдә кояш орнаменты)
– Сезнең каршыгызда милли киемнәрдән Идел буе халыклары. Аларның киемнәрендә кояш бизәге.
– Кисмә рәсемнәрдән кояш орнаменты төзеп уйнаганда, сезнең һәркайсыгыз үзегезгә аерым бер милләтне сайлап алды. Менә хәзер шул халыкка милли кием бизәрсез. Кызлар кызлар өчен милли кием бизәсә, малайлар малайлар өчен милли кием бизәр.
– Үрнәккә карагыз әле, киемнең кайсы өлешен бизәрбез икән? (Итәген һәм каршысын.)
- Дөрес утыру кагыйдәләре.
- Кайчы белән эшләү кагыйдәләре.
- Җилем белән эшләү кагыйдәләре.
– Дөрес утыру, кайчы һәм җилем белән эшләү кагыйдәләрен искә төшердек. Малай һәм кыз силуэтын ак кәгазьдән кисеп алачакбыз. Димәк, эшләнмәләрнең нигезе ак кәгазь бите булачак. Чөнки һәр халыкның милли киеме ак төстә. (Кыз һәм малай силуэтларын ак кәгазьдән, кояш орнаментын кызыл төсле кәгазьдән шаблон буенча төшереп кисеп алу.)
– Әйдәгез, эшне башкару эзлеклелеген искә төшерик. Башта кирәкле барлык детальләрне шаблон буенча төшереп алабыз, аннары кисәбез, соңыннан аларны нигезгә (кыз, малай силуэтына) ябыштырабыз.
- Бармак гимнастикасы.
– Бармакларны эшкә әзерләп, уйнап алыйк әле.
- Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге.
– Ә хәзер эшкә керешик. (Тәрбияче биремнәрне дөрес башкаруны күзәтә, кайчы һәм җилем белән эшләү, өстәл артында дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшерә, балаларга ярдәм итә.
Балалар эшкә керешәләр, тыныч гына музыка уйный.)
Эшне башкару эзлеклелеге:
– шаблон буенча рәсемнәрне төшерү;
– кисү;
– ябыштыру;
– фломастерлар һәм төсле карандашлар белән эшләү. Силуэтларга йөз ясау.
– Балалар, карагыз әле, нинди гаҗәеп матур малай һәм кызлар килеп чыкты. Монда милли киемле Идел буе халыкларының барысы да бар.
– Һәр халык кояшны хөрмәт итә һәм ярата. Шуңа күрә дә милли киемнәрендә аны сурәтлиләр.
III. Йомгаклау өлеше
- Күргәзмә оештыру. (21 нче слайд. Идел буе халыклары дуслыгы)
– Әйдәгез, балалар, Идел буе халыклары үзара ничек дус, тату яшәгәннәрен күрсәтик. Барыбызның да эшләнмәләреннән зур түгәрәк ясыйк. Алар шулай әйлән-бәйлән уйнасыннар. (Балалар эшләнмәләрен магнит ярдәмендә тактага беркетә.)
- Рефлексия.
– Балалар, без бүген нәрсә белән шөгыльләндек? (Малайларны һәм кызларны милли киемнәргә киендердек.)
– Алар безгә кайсы республикалардан килгәннәр? (Башкортостан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Мордва Республикасы, Татарстан Республикасы, Чуваш Республикасы, Марий Эл Республикасы.)
– Безгә кайсы халыклар кунакка килгән? (Руслар, татарлар, чувашлар, марилар, удмуртлар, мордвалар, башкортлар.) Алар кулга-кул тотынышып, дуслыкның һәр кеше өчен никадәр мөһим булуын күрсәтәләр.
– Ә хәзер үз урыннарыбызга узыйк. Балалар, сезнең өстәлләрегездә смайликлар ята. Алар ярдәмендә үз эшегезгә бәя бирегез әле. (Көлеп торган смайлик – бик яхшы, елмайган йөзлесе – барысын да яхшы башкардым, соңсу йөзлесе – бик үк яхшы башкара алмадым.)
– Барыгызга да рәхмәт. Сез булдырдыгыз!