Әнигә бүләк

 

(Икенче кечкенәләр төркемендә интегральләштерелгән белем бирү эшчәнлеге)

Румия ИЗМАЙЛОВА,

Казандагы 167 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:

– балаларда бер-берсенә, тарихыбызга, үткәннәргә, халык авыз иҗаты карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү;

– балаларны татар халкының милли киемнәре (читек, түбәтәй, калфак, алъяпкыч) белән таныштыру, игътибарларын милли киемнәрдәге бизәкләргә юнәлтү;

– ябыштыру ысулын кулланып, алъяпкычны лалә, кыңгырау чәчәк яфраклары белән бизәү.

Сүзлек өстендә эш: келәт, кыңгырау чәчәк, алъяпкыч,түбәтәй, калфак.

Методик алымнар: әңгәмә, мактау, уен.

Ярдәмлекләр: кыңгырау, читек, мәрҗәннәр, түбәтәй, калфак, алъяпкыч, бизәкләр, пумала, җилем.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, күпме кунак килгән безгә. Әйдәгез, алар белән исәнләшик. (Балалар белән исәнләшкәндә кыңгырау тавышы яңгырый.)

Нинди тавыш? Нинди чың?

Бар яктан да яңгырый.

Нәрсә чыңгылдый?

Балалар. Кыңгырау чыңлый.

Тәрбияче.

Ул болай гына чыңламый,

Ул безне дәшеп чыңлый.

Балалар, тавыш алан ягыннан килә. Әйдәгез, шунда таба юл тотыйк.

Тәрбияче. Менә аланлыкка килеп тә җиттек… Әйдәгез, утырып ял итеп, уйнап алыйк әле. (Балалар белән “Без, без, без идек” уенын уйнап алу.)

Без, без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек – май ашадык,

Келәткә кердек – корт ашадык,

Кап та коп, авызыңны ач та йом! (Кошлар сайрый.)

Тәрбияче. Нинди рәхәт монда, саф һава, кошлар тавышы яңгырый. Тын гына кошлар тавышын тыңлап алыйк әле. (Тыңлыйлар.) Әнә сандугач сайрый, ә монысы саескан кычкыра. Бигрәк каты кычкыра. Бер-бер хәл булганмы икән әллә? (Саескан тавышы ишетелә. Саескан керә, капчык аскан.)

Тәрбияче. Исәнме, саескан! Нишләп болай каты кычкырасың? Кыңгырау асып, нишләп йөрисең?

Саескан. Юк, юк, булмады. Мин болай гына кычкырам, минем тавышым шундый яхшы бит, кыңгырауны матурлык өчен тагам мин.

Бала. Ай-ай, каты тавышың! Кыңггыравыңныкы да,үзеңнеке дә. Нинди капчык астың соң әле син, саескан?

Саескан. Капчыгымда – байлыгым. Карагыз минем байлыкларымны! (Горур кыяфәттә утыра.)

Тәрбияче. Әйдә, ачыйк соң, нәрсә бар икән аның эчендә. О-о-о-о! Нинди матур әйберләр, мәрҗәннәр, алъяпкыч, түбәтәй, калфак. Алар ничек итеп төрле мәрҗәннәр белән бизәлгәннәр. Минем боларны каядыр күргәнем бар кебек. Каян алдың син боларны, саескан?

Саескан. Алмадым, акчам юк бит минем. Таптым!

Тәрбияче. Тапты-ы-ың??? (Карап тора да.) Болар бит безнең бакчаныкылар! Ничек алдың син боларны? (Орышып.)

Саескан. Соң, форточкагыз ачык торгалый бит. Керсәм беркөнне, ята таралып урындыкларда, идәндә шушы матур нәрсәләр.Кирәк түгел икән дидем дә алдым инде.

Тәрбияче. Балалар, сез һәрчак киемнәрегезне җыеп, төреп алып куегыз яме. Саескан алып китәргә мөмкин икән бит…

Безнең әби-бабаларыбыз да, барлык кешеләр дә элек кием сатып ала алмаган, алар киемнәрне үзләре теккәннәр һәм матур булсын өчен ачык төсләр белән бизәгәннәр.

Татар милли орнаментының төп бизәкләре: чәчәкләр, үсемлекләр: лалә, канәфер, кыңгырау, чалмабаш чәчәкләре, өчьяфраклар.

Карагыз әле, без килгән аланда да чәчәкләр үсә.

1 нче бала. Монысы –лалә чәчәге. Аның төсе нинди?

2 нче бала. Монысы – кыңгырау чәчәге. Аның төсе нинди? Яфракларының төсләре нинди?

Балалар. Яшел төстә.

Тәрбияче. Балалар, калфакта да шушы чәчәкләр чигелә. Аны кемнәр кия?

Балалар. Кызлар.

Тәрбияче. Дөрес. Калфак – хатын-кызларның баш киеме. Калфакларны ефәк, бәрхет тукымалардан теккәннәр. Түбәтәйгә дә шушы аландагы чәчәкләр кебек чәчәкләр чигелә. Түбәтәйне кемнәр кигән?

Балалар. Малайлар.

Тәрбияче. Дөрес. Түбәтәй ул – ир-атларның баш киеме. Аны икенче төрле кәләпүш дип тә йөртәләр. Түбәтәйләрне – карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр.

Әйдәгез, хәзер бергәләп “Түбәтәйле” уенын уйнап алабыз. Саескан, әйдә, син дә безнең белән. Түгәрәккә басыйк. Түбәтәй турында җыр да беләбез бит әле без. Әйдәгез, җырлап, бер-берегезгә түбәтәй җибәрәсез. Түбәтәй кемдә кала, шуңа җәза бирелә. Башлыйк:

Түп-түп түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең,

Менә кемдә туктады. (2 – 3тапкыр уйнатыла.)

Саескан. Булды, рәхмәт, балалар. Башкаларның тәрәзләрен тикшереп кайтыйм әле. Китәргә вакыт.

Тәрбияче. Саескан, ачык форточкалардан кермә, кеше әйберләрен алма.

Балалар, барыбыз да бүләк алырга яратабыз. Бүләк алгач, күңелләр шатлана. Әйдәгез әле, без бүген әниләребезне шатландырыйк.

Хәзер бакчабызга кайтып, әниләребезгә бүләк ясыйк. Менә мин алъяпкычлар теккән идем, алар бизәлмәгән. Шуларны бизәкләр белән матур гына бизик тә әниләргә бүләк итәрбез.

Өстәл артына утырыгыз. (Тәрбияче балаларга эш тәртибен аңлата. Балалар өстәл артларында алдан әзерләнгән бизәкләрне җилем белән тегелгән алъяпкычларга ябыштыралар. Тәрбияче бизәкләрнең чиратлашуын күрсәтеп, аңлатып бара. Тәрбияче балаларга ярдәм итә.)

Тәрбияче. Балалар, булдырдыгыз. Менә ничек матур булды безнең алъяпкычларыбыз! Әниләргә бүләк иткәч, сөенерләр инде.

Тәрбияче. Без кая бардык?

Балалар. Аланлыкка бардык.

Тәрбияче. Аланлыкта нишләдек?

Балалар. Уйнадык.

Тәрбияче. Бүләккә нәрсә ясадык?

Балалар. Алъяпкыч ясадык.

Тәрбияче. Алъяпкычларны нәрсәләр белән бизәдек?

Балалар. Милли бизәкләр белән.

Тәрбияче. Рәхмәт, балалар. Кунаклар, сау булыг