Кошларым – дусларым

(Дәрестән тыш чара)

Диләрә ХӨСНЕТДИНОВА,

Әтнә районы Бәрәзә төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат: укучыларны бездә кышлаучы һәм күчмә кошларны танырга өйрәтү, аларның яшәү рәвешләре белән таныштыру, кошларга ярдәм кирәклегенә төшендерү; табигатьне саклау хисе булдыру.

Җиһазлар: кошлар тавышы, бездә кышлаучы, күчмә кошларның рәсемнәре.

Кичәнең барышы.

Укытучы.

Кышның салкын бураннары үтә

Менә кабат җиргә язлар җитә.

Таллар бөре ача, кояш көлә,

Күчмә кошлар җиргә тавыш бирә.

Җылы яктан очып кайтырлар

Көзен киткән кошлар, кошкайлар.

Җырлый-җырлый оя сайларлар

Безнең якын дускайлар.

(Аудиоязмада кош тавышлары тыңланыла. Кошлар турында әңгәмә үткәрелә.)

Укытучы. Тиздән җылы яклардан канатлы дусларыбыз киләчәк.

Укучылар, бүген без сезнең белән шушы үзенчәлекле җан ияләре – канатлы дусларыбыз – кошлар турында сөйләшербез. Менә инде бер гасыр буена орнитологлар 1 нче апрельдә Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Бу көн 1906 елда кошларны саклау турындагы Халыкара конвенциягә кул куелган елдан башлап билгеләп үтелә башлаган. Россиядә бу истәлекле көн яшь натуралистлар тырышлыгы белән 1926 елда барлыкка килгән.

Кошлар – Җир йөзендә иң күп таралган тереклек иясе. Җир шарында 8500 төрле кош бар, җирдә барлыгы 100 миллиард чамасы кош яши, дип әйтәләр галимнәр. Россиянең иксез-чиксез киңлекләрендә 700 дән артык төрле кош очрый. Татарстанда җәй көннәрендә 200 дән, ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин. Кошлар очарга җайлашкан. Шуңа күрә аларны кырыс Антарктидада да, биек тау кыяларында да очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе – колибри. Ул 2 грамм авырлыкта, төклетура зурлыгында, чәчәк нектары белән генә туена. Безнең илдә иң кечкенә кош –кәрлә тургай (королек). Аның авырлыгы берничә грамм гына. Бик кечкенә булса да, ул елына 8 – 10 млн. бөҗәкне юк итә. Ә иң зур кош – Африка тәвә кошы (страус). Аның авырлыгы 90 кг га, биеклеге 2 м 75 см га җитә. Алар – иң оста йөгерүчеләр. Ә иң көчле кошлар – бөркетләр, ә аларның кайберләре 7000 м дан да югарырак оча. Кошларның кайберләре бик югары оча. Мәсәлән, тургай – 1900 м, чәүкә – 2000 м, торна 4500 м биеклеккә кадәр күтәрелеп оча ала. Кошларның күзе үткен, колаклары сизгер. Мәсәлән, лачын кешегә караганда, 700 тапкыр яхшырак күрә, ул 2 км югарыдан йомранны күреп, сәгатенә 480 км тизлектә очып, аңа ташлана.

Кошлар озак яшиләрме соң? Саескан – 20 ел, күгәрчен – 35, торна 40, карга – 70, акчарлак – 45, кыр казы – 80, кыр үрдәге – 25, каз һәм аккош – 80 – 100 ел, тәвә кошы – 40, тургай – 13, чыпчык 14, бөркет һәм башка ерткыч  кошлар 100 елдан артык яши. Кошлар – бик кызыклы җан ияләре. Алар арасында бик матур сайраучылар, оста йөзүчеләр һәм чумучылар, җитез «балыкчылар» һәм «санитарлар» бар.

Язын беренче булып нинди кош безнең якка кайта? (КАРГА)

        Яз хәбәрен алып килүче кара каргалар авыл хуҗалыгы өчен зур файда китерәләр. Бер кара карга җәенә чама белән 8 меңгә кадәр бөҗәк ашый. Бер өер карга көнееә 6 гектар чамасы бөҗәкләрдән чистарта. ( май коңгызын ашыйлар)

Сыерчыклар оядан башка тагын кайларда торалар? ( АГАЧ КУЫШЫНДА)

          СЫерчык тәүлек эчендә оясына 300-350 тапкыр бөҗәк алып кайта. Өч  атна буе сыерчык балалары көненә 50 тапкыр туена. Бер оя баланы тукландыру өчен май аенда гына да 7-8 млн. чамасы бөҗәк кирәк. Бер сыерчык семьясы бала үстерү чорында 8 мең май коңгызы һәм аның кортларын ашый.

Кайсы кош бала чыгармый, оя кормый? ( КҮКЕ)

           Күке  йомыркаларын башка кош оясына сала, аның балаларын башка кошлар карап үстерә. Әмма аның  да хезмәте зур. Ул агач яфракларын ашаучы йонлач ( төкләч) кортларны ашап, урманны  корудан саклый. Күке сәгатенә 100 дән артык шундый кортларны ашый, аның  белән бер кошта ярыша  алмый.

Әйдәгез, хәзер  кошлар турында табышмаклар әйтеп карыйк.

Тук та тук дип утыра ул,

Тук түгелдер, ачтыр ул.

Агачлардагы кортларны

Чүпләргә бик мачтыр ул. ( Тукран)

Гөлдер –гөлдер-  гөлдергү,
кызыл  тәпи –кемдер бу?  ( Күгәрчен)

Учка сыеп бетә ул,

Безне якын итә ул.

Тавыкларга җим салсаң,

Хәзер килеп җитә ул. ( Чыпчык)

Кап-кара түбәтәй кигән,

Ап-актыр яңаклары.

Яшькелт-сары түшкәйләре,

Карасу – канатлары. .  ( Песнәк)

  • Укучылар әйтегез болар нинди кошлар булырлар икән? ( Кышлаучы)

Кулы юк – балчык ташый

Балтасы юк – оя ясый ( Карлыгач)            

Бер кошым бар: тынмый

Агачта оя кормый.

Өе – җирдә

Җыры- күктә. ( Тургай)

Ары килә чүт- чүт

Бире килә чүт-чүт

Төскә матур булмасада

Сайравына тиңнәр юк   ( Сандугач)

Җылы яктан кайтуына

Өйләр ясап куябыз.

Хәтта кереп тә карамый,

Ошамаса оябыз. ( Сыерчык)

Болары нинди кошлар булыр инде  аның? ( Күчмә).

Әйе, укучылар  бу кошлар  күчмә  кошлар дип атала. Яз җитүгә алар туган якларыбызга кайталар.

Әйтегез, әле кайсы кошны без оялар ясап каршы алабыз? (Сыерчык)

Без дә хәзер сезнең белән кошларга оя ясыйбыз. Сорауларга җавап бирәбез,  материалларны куя барабыз.

 Сораулар:

-Кайсы кошны урман докторы дип атыйбыз? (Тукран)

-Нинди кош “кәккүк” дип кычкыра? (Күке)

-Нинди кош ишегалды тирәсендә чуала? (Чыпчык)

Кошлар турында өйрәнгән шигырьләребез дә бар бит әле безнең. Әйдәгез,  шул шигырьләребезне  искә төшереп китик әле. ( Балалар үзләре өйрәнгән шигырьләрен  яттан сөйлиләр)

СЫЕРЧЫК

Шатлык сыймый эченә

Сайрый ул сузып- сузып.

Йә әйләнә бытбылдыкка,

Йә җырлый тургай булып.

Юкка сөенми, аңа бит

Бик ошый яңа оя.

Шуны ясап биргән өчен,

Ул безгә концерт куя.

САЕСКАН

Төс-башымны сорасагыз,

Мин үзем матур заттан.

Койрык-канатларым — кара,

Эчем-түшем — ап-актан.

Урман-тауны ничә тапкыр

Очып урыймын җилеп.

Тирә-якта ни хәлләр бар:

Торам иң алдан белеп.

Белгәнемне көне буе

Башкаларга таратам.

Гайбәтче дип уйламагыз,

Сер сөйләргә яратам.

Мин әле дә, хәбәр төяп,

Ерактан кайтып киләм.

Саескан диеп йөртәләр —

Исемем дә менә дигән!

         КАРЛЫГАЧ                                                        Чыпчык

Мин – карлыгач, карлыгач,                               Тәрәзә каршына

Кайттым менә яз булгач.                                    Килгән бер чыпчык

Җылы якларда йөрдем,                                       Миңа кычкыра:

Бездә суык, кар булгач.                                       – Чык әле, — ди — чык

Мин – карлыгач, карлыгач,                                  Алдый ул, беләм,

Кайттым менә яз булгач.                                       Гел шулай итә.

Оя юк дип кайгырмыйм,                                       Йөгереп чыксам,

Биек текә яр булгач.                                               Оча да китә.

Атказанган  сандугач.

Ул сандугач – дус  сандугач!

Көн дә  бездә кунакта.

Минем өчен җырлар җырлый

Бакчабызда – куакта.

Сайрагач ул матур итеп,

Бик күңелле миңа да.

“Атказанган сандугач”  дип

Исем бирдем мин аңа.

 Кара карга                                                     

Аны яз кошы диләр,

Еракта кышлый диләр.

Беренче булып кайта да

Ул куа кышны диләр.

Кара карга кар куа,-

Кара җирләр калкуга,

Сабанчы белән бергә

Төшә дә җылы җиргә

Ул атлап йөри ипләп,

Төрле кортларны чүпләп.

Урман докторы

Тукран һәр  агачны

Тук – тук – тук сугып карый,

Көчле һәм очлы борыны

Шундый зур эшкә ярый.

Укучылар, ә хәзер экранга карагыз әле. Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм. Сез игътибар белән карарга тиеш буласыз. Караганнан соң минем сорауларга җавап бирерсез.

  • Суда йөзүче аккошның балалары нинди төстә?
  • Һавада ничә кош оча?
  • Чебиләрнең ничәсе утырып тора?

Күлдә ничә аккош йөзә?

Балаларның җаваплары тыңланыла.

Һәр төркем бер конверт ала. Конверттагы биремне укый һәм җавап бирә. Уен “Нинди кош” дип атала.

  1. Бу кошлар кешеләр янәшәсендә  яши.  Алар төрле  шартларда  яшәргә җайлашкан  кошлар. Оялары – тәрәзә  башында, йорт кыегында, агач куышында. Ул җәенә өч тапкыр бала чыгара. Җиләк-җимеш  агачларындагы  бөҗәкләр, чүп  үлән  орлыклары  белән  туклана. (Чыпчык).
  2. Бөрчек-бөрчек яшькелт, шәмәхә  төсләр белән  җемелдәгән кошчыкларның  җырын  сокланып тыңлыйсың.  Алар  дус-тату  яши. Ул – игенченең ярдәмчесе.  Җәй буена меңнәрчә  корткычны юк  итә. Кырлар игеннәрдән бушап калгач, салкын көзге яңгырлар сибәли башлагач, көньякка китәләр.  (Сыерчык)
  3. Нәни кошчык, парланып торган җир өстеннән күтәрелә  дә, канатларын тиз-тиз җилпеп, зәңгәр күктә югалгандай  була. Үзе  кеп-кечкенә, ә ягымлы тавышы бөтен  басуга  ишетелә. Җирдә –язгы  сулар  тавышы, һавада  аның җыры. (Тургай)

Бирелгән мозайкалардан кош рәсемнәрен төзү.

Балалар, без  бүген  кошлар  турында  сөйләштек.  Әйтегез  әле,  сез нинди фикергә  килдегез  бүген:

Кошлар  безгә  кирәкме?

Алар  ярдәмгә  мохтаҗмы?

Без аларга  ярдәм  итәргә  тиешме?

Ничек  ярдәм  итәрбез? (Балалар  чыгышы).

Әйе, дөрес  җавап  бирдегез.  Балалар ,  кошларны  яратыйк, саклыйк, аларга ярдәм  итик.