Баланын рухи байлыгын үстерү юллары

№215

Рәфилә ХӨСНУЛЛИНА, Алия СӘХИПГӘРӘЕВА,

Түбән Камадагы 66 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле  тәрбиячеләре

Баланың эстетик хисләре аларның тормышында искиткеч көчкә ия. Матурлыкны күрә, аңлый, тудыра белү баланың рухи тормышын баерак, кызыклырак итә, аңа рухи ләззәтләнү мөмкинлеге бирә. Баланың гүзәллекне – ямьсезлектән, югары хисләрне түбән хисләрдән аера белүе киләчәктә аның җәмгыятьтә үз-үзен тотышын билгели.

Балаларда эстетик хисләр тәрбияләү – күптөрле тормыш мөнәсәбәтләре йогынтысында бара торган процесс. Төркемнәрдәге балалар да инде әйберләр, күренешләр турында үзләренең эстетик фикерләре турында әйтә ала.

Бездәй тәрбиячеләрнең бурычы – балаларга эстетик тәрбия бирү, аларны сәнгатьнең билгеле бер төрләре, сәнгать әсәрләре белән таныштыруны күздә тота. Хезмәт процессы үзе һәм аның нәтиҗәсе баланың эстетик рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерсен дигән омтылыш бик табигый. Хезмәткә эстетик караш балаларда тора-бара туа. Матурлык һәм намус төшенчәсен һәр баланың аңына сеңдерергә кирәк. Тәртип эстетикасы – эчке, мораль чисталыкның тышкы чагылышы ул.

Сәнгать эстетик тәрбиянең төп чарасы булып тора. Реаль чынбарлыкны әдәби образлар аша чагылдырып, ул дөньяга караш формалаштырырга ярдәм итә.

Балалар ямьсезлек һәм гүзәллекне күрә белергә, югары һәм түбән хисләрне аера белергә тиешләр. шушы күренешләргә карата үз фикерләрен әйтергә тиешләр. болар балаларда югары зәвык тәрбияләргә, сәнгать әсәрләренең асылына тирән үтеп керергә ярдәм итә. Бу эстетик тәрбиянең әһәмиятле бурычы.

Балалар бакчасында балаларга эстетик тәрбия бирү иртән төркемгә килеп кергәннән, кич өйгә кайтып киткәнчегә хәтле дәвам итә. Бала төркемгә килеп керү белән иң беренче тәрбиячене күрә. Тәрбияче – балага иң идеаль, үрнәк кеше. Ул бөтен яктан да (киеме, сөйләме, балалар белән аралашуы) матур булырга тиеш. Икенче чиратта – төркемнең бизәлеше, балаларның матур, пөхтә киенеп килүе, дустанә аралашулары, өстәл янында утыру кагыйдәләре, өстәлнең бизәлеше һ.б.

Һәр шөгыльдә, саф һавада булганда, уйнаганда, нинди дә булса эш башкарганда, һәрвакыт, без балаларда эстетик зәвык тәрбиялибез.

Балаларның эстетик күзаллауларын әхлакый күзаллау белән тыгыз бәйләнештә карарга кирәк. Әлеге яшьтәге (үзебезнең 2 нче кечкенәләр төркеменнән чыгып) балалар үзләре ясаган әйберләрне бәяләүгә субъектив карыйлар. Аларның һәрберсенең иң матур әйбер ясыйсы килә. Аларны күмәк, иҗтимагый файдалы эш җәлеп итә. Күмәк хезмәт процессында балалар әһәмиятле эшне дус, тату башкаруларына сөенәләр.

Балаларның рухи байлыкларын үстерү максатыннан, һәр айда ике-өч тапкыр татарча музыка тыңлыйбыз, театрлар карыйбыз, циркка барабыз; өстәл театрын да еш кулланабыз; үз туган телебездә төрле бишек җырлары өйрәнәбез, магнитофон тасмасыннан әкиятләр тыңлыйбыз. Балаларга бу алымнар бик ошый. Алар аны рухланып, күңелләрен биреп башкаралар.

Балалар һәрчак матурлыкка омтылып яшиләр. ләкин шушы матурлыкны дөрес күрә, аңлый һәм дөрес кабул итә белергә өйрәтү – безнең бурыч. Аларның эстетик идеалы – иҗтимагый тормыш, сәнгать, якын кешеләре йогынтысында формалаша. Чынбарлыкка эстетик карашның үзенчәлекләрен белү балаларның тормышын эстетик дөрес оештырырга ярдәм итә.