«Яшь биологлар» бәйгесе

№215

Фидүс ГЫЙЛЬФАНОВ,

Актаныш районы Яңа Әлем төп мәктәбенең югары квалификация категорияле биология укытучысы

«Яшь биологлар» бәйгесе биш турдан тора. Бу бәйгедә 6 – 7 нче сыйныф укучыларыннан торган командалар катнаша. Һәр командадан алтышар укучы үзара көч сынаша. Командаларга бәяне жюри  бирә, һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә. Бәйге ахырында жюри җиңүче команданы билгели, аларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшыра.

I тур. Үсемлек күзәнәге

  1. Күзәнәк согы кайда була? (Вакуольдә)
  2. Микроскопны беренче булып кем уйлап тапкан? (Роберт Гук)
  3. Күзәнәкнең мембрана белән чикләнгән овал формасындагы органоидлары ничек атала? (Лизосомалар)
  4. Яшь күзәнәктә вакуольләр саны ничә? (Күп)
  5. Фотосинтезлаучы тукыма тукымаларның кайсы төренә керә? (Төп тукыма)
  6. Ана җенес гаметасын ничек атыйлар? (Күкәй күзәнәк)
  7. Үсемлеккә ныклык бирүче каты углеводның исеме ничек? (Клетчатка яки целлюлоза)
  8. Күзәнәктәге буяучы матдәләр ничек атала? (Пигментлар)
  9. Микроскопны ничәнче гасырда уйлап табалар? (XVII гасырда)
  10. Стенкасы аксымнардан торган озын көпшә цилиндрлар ничек атала?

(Микрокөпшәләр)

II тур. Югары  төзелешле споралы  үсемлекләр.

  1. Мүкләрнең яшәү циклында төп стадия нинди? (Гаметофит)
  2. Үсемлекләрнең җенессез үсеш стадиясе ничек атала? (Спорофит)
  3. Абаганың үсентегендә … була. (ризоид)

4.Аквариумда була торган бавырчыл мүкнең исеме ничек? (Риччия)

  1. Мүкләр үсемлекләрнең кайсы төркеменнән килеп чыккан? (Псилофитлардан)
  2. Абагалар кайсы геологик чорда иң югары үсешкә ирешкән? (Ташкүмер чоры)
  3. Сфагнум мүген сугыш вакытында нинди максатларда кулланганнар? (Дезинфекция өчен кулланганнар)
  4. Абаганың яфракларын ничек атыйлар? (Вайя)
  5. Мүкләрне нинди фән өйрәнә? (Бриология)
  6. Торф барлыкка китерүче мүкнең исеме ничек? (Ак мүк – сфагнум)

III тур. Бактерияләр.

  1. Бактерия күзәнәгендә … булмый. (төш)
  2. Шар формасындагы бактерияләр ничек атала? (Кокк)
  3. Уңайсыз шартларда бактерияләр нәрсә барлыкка китерә? (Спора)
  4. Туберкулёз авыруын кузгатучы бактерияне кем таба? (Немец галиме Роберт Кох)
  5. Нинди бактерияләрне азык-төлек сәнәгатендә кулланалар? (Сөт-кислоталы әчешү бактерияләрен)
  6. Ерткыч бактерияләр буламы? (Әйе)
  7. Бактерияләрнең күзәнәк тышчасы нәрсәдән тора? (Муреиннан)
  8. Бакчадагы су савытлары стенасында лайлалы яшькелт-кара кунык барлыкка килә. Бу куныкны нинди бактерия ыругы барлыкка китерә? (Микроцистис)
  9. Тере организмнарның органик матдәләре белән тукланучы бактерияләрне ничек атыйлар? (Паразит бактерияләр)
  10. Кислородсыз тирәлектә яшәүче бактерияләрне ничек атыйлар? (Анаэроб)

IV тур. Гөмбәләр.

  1. Бәрәңге уңышына зыян китерүче паразит гөмбәнең исеме ничек? (Фитофтора)
  2. Чүпрә гөмбәсе ничек үрчи? (Бөреләнү ысулы белән)
  3. Нинди гөмбәдән антибиотик алалар? (Пеницилл)
  4. Каен агачында паразитлык итүче һәм медицинада кулланылучы гөмбәнең исеме ничек? (Чага)
  5. Гөмбәләр биоценозның кайсы төркеменә керә? (Редуцент төркеменә.)
  6. Иң агулы гөмбәнең исеме ничек? (Аксыл томсык гөмбә)
  7. Гөмбәләрнең күзәнәк тышчасы … тора. (хитиннан)
  8. Ак күгәрек гөмбәнең исеме ничек? (Мукор)
  9. Чебеннәргә паразитлык итүче гөмбә ничек атала? (Эмпуза)
  10. Гөмбәлекне башкача ничек атыйлар? (Мицелий)

V тур. Түбән төзелешле үсемлекләр.

  1. Суүсемнәр турындагы фән ничек атала? (Альгология)
  2. Хламидомонаданың ничә камчысы бар? (Ике)
  3. Көрән суүсемнәрнең яфрагы, тамыры, сабагы бармы? (Юк)
  4. Түбән төзелешлеләрнең тәне нәрсә дип атала? (Катлама)
  5. Космик очышларда сыналган беренче суүсемнең исеме ничек? (Хлорелла)
  6. Суүсемнәрнең хлоропластларын ничек атыйлар? (Хроматофор)
  7. Суүсемнәр “сабының түбәнге өлешендәге үсенте ничек атала? (Ризоид)
  8. Бер күзәнәкле яшел суүсемнәр хәрәкәт итә аламы? (Әйе)
  9. Суүсем күзәнәкләре белән гөмбә күзәнәкләренең үзара ярдәмләшеп яшәвен ничек атыйлар? (Симбиоз)
  10. Яшел суүсемнәр колониясенең бер вәкиле. (Вольвокс)