Йолдызлы сәгать

№214

(4 нче сыйныфта укучы рус балалары катнашында интеллектуаль уен)

Гөлназ ВАХИТОВА,

Казандагы Россия Герое М.Р.Әхмәтшин исемендәге 113 нче рус-татар урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: рус балаларының татар телендә аралашу күнекмәләрен ныгыту.

Бурычлар:

укучыларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, туган телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү; татар теленең матурлыгын күрә, тоя белергә өйрәтү;

– балаларның тыңлап аңлау күнекмәләрен, фикерләү сәләтен үстерү; аларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Уен барышы

Укытучы. Исәнмесез, балалар! Мин сезне күрүгә бик шатмын. Без бүген сезнең белән «Йолдызлы сәгать» уенында. Өлгер һәм кыю булыгыз! Уңышлар сезгә! Слайдтагы шигырьне укыгыз. Кайсыгыз укырга тели? Шамил, укы.

Укучы.

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгән карап калыр.

(Татар халык мәкале)

Укытучы. Сез үз теләгегез буенча командаларга бүлендегез. Хәзер ярты минут эчендә үзегезнең командагызның исемен әйтегез һәм капианнны сайлагыз.  

Бүген «Зирәкләр» һәм «Тапкырлар» командалары көч сынаша. Аларга уңышлар телик. Хәзер командалар үзләре белән таныштырыр. (Командалар сәламләве.)

«Зирәкләр» командасы.

Тукай абый шигырьләрен

Өйрәнәбез дәрестә.

Тырышлык һәм зирәклек

Юлдаш булсын һәр эштә!

«Тапкырлар» командасы.

Кирәк икән – җырлыйбыз,

Кирәк икән – сөйлибез.

Тукай абый шигырьләрен

Бик яратып укыйбыз.

Укытучы. Ә хәзер уеннарны башлыйбыз. (Уеннарны һәр команда да башкара.)

1 нче уен – «Дөрес җавапны тап

«Тапкырлар» командасына

  1. Алтын таракның онытылып калган урыны: …

а) өйдә; ә) мәктәптә; б) басмада; в) урамда.

  1. Әнисен тыңламаган кыз турындагы әкиятнең исеме: …

а) «Нечкәбил»; ә) «Куян кызы»; б) «Койрыклар»; в) «Сертотмас үрдәк».

  1. Бер тапкыр кискәнче, ничә тапкыр үлчәргә кирәк?

а) өч; ә) дүрт; б) алты; в) җиде.

«Зирәкләр» командасы.

  1. Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә?

а) бабайга; ә) Айдарга;б) әбигә; в) Галигә.

  1. «Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп». Бу юлларның авторы кем?

а) Муса Җәлил; ә) Габдулла Тукай; б) Абдулла Алиш; в) Клара Булатова.

  1. Берьюлы ничә куян артыннан куып булмый?

а) өч; ә) бер; б) ике; в) 0.

Өстәмә сорау. «Өч кыз» әкиятендә олы кыз нәрсәгә әверелә? (10 нчы слайд)

а) тиен; ә) бака; б) үрмәкүч; в) елан.

2 нче уен – «Серле сандык».

Укытучы. Бу матур сандыкта нәрсә яшерелгән? Уйлап карыйк әле. (12 – 13 нче слайдлар) Бу инструмент – татар һәм башкорт халкының музыкаль уен коралы. Бу нәрсә, уйлагыз. (Курай.)

Укытучы. Әйе, бик дөрес, балалар. Менә хәзер сезгә музыкаль сюрприз, чың курай тавышын ишетербез. (Укучы курайда уйный.)

Укытучы. Балалар, сезгә ошадымы? (Әйе, бик ошады.)

3 нче уен – «Нәрсә артык» (Рәсемнәр буенча эш.) (14 – 19 нчы слайдлар)

Укытучы. Балалар, рәсемнәргә карагыз, нәрсә артык?

(Йорт кхайваннары – бүре;

кыргый хайваннар – сыер;

йорт кошлары – карга;

мәктәп – чүкеч)

4 нче уен – «Мирас» музее

Укытучы. Балалар, мәктәбебездәге «Мирас» музеенда саклана торган экспонатларны күрсәтәм. Алар турында сөйлим, ә сез бу әйбернең нәрсә икәнен әйтергә тиеш. (Укытучының кулында ике предмет.)

1 нче командага. Бу әйберне яшь кызлар үзләре чиккән, ул тормышта кирәк булган. Бу нәрсә? (Сөлге)

2 нче командага. Бу әйбер белән элек кер юганнар, аны һәрбер йортта кулланганнар. (Бәләк)

Укытучы. Бик дөрес җавап бирдегез, афәрин! Ә хәзер, әйдәгез, бу әйберләрне сакланган музей хакындагы видеоны карыйк. (Видео күрсәтү.)

5 нче уен – «Күренекле шәхес»

Укытучы. Бу сүз кем турында бара?

1 нче командага. Бу шәхес хәзерге Арча районының Кушлавыч авылында туган, «Шүрәле» әкиятен язган. Ул – татар халкының горурлыгы. Бу кем? (Габдулла Тукай) (Укытучы Г.Тукайның портретын күрсәтә.)

  • нче командага. Бу – балалар язучысы, аның атаклы «Сертотмас үрдәк» әкиятен сез бик яхшы беләсез. Бу кем? (Абдулла Алиш) (Укытучы А.Алишның портретын күрсәтә.)

Укытучы. Туган җир, туган як. Безнең һәрберебезнең газиз туган ягы бар. Ә хәзер музыкаль тәнәфес. («Туган як» җырын җырлау.)

«Кем тизрәк?» уены

Укытучы. Балалар, ә хәзер мин сезгә конвертлар таратам, мондагы пазллардан сез рәсем төзисез, килеп чыккан предметны татарча әйтергә тиешсез. (Бу эшне беренче эшләгән командага – ике йолдыз, ә икенче итеп эшләгән командага бер йолдыз бирелә.)

«Син мине беләсеңме?» уены (Герой үзен тасвирлап күрсәтә, балалар аны танып әйтергә тиешләр.)

«Тапкырлар» командасына. Су анасы.

«Зирәкләр» командасына. Шүрәле.

«Җырның исемен әйт» уены («Угадай мелодию» тапшыруындагычы һәр командага өчәр җыр көеннән өзекләр тәкъдим ителә. Алар аның җыр исемен әйтергә тиешләр.)

«Тапкырлар» командасына. «Бакалар турында җыр», «Кәрия-Зәкәрия», «Мактанчык үрдәк».

«Зирәкләр» командасына. «Әйлән-бәйлән», «Кояшлы ил», «Шаян песи баласы».

Укытучы. Балалар, уеныбыз тәмам. Афәрин, әйбәт җавап бирдегез. Ә хәзер нәтиҗәләр ясыйбыз. Үзегезнең йолдызларны тактага ябыштырыгыз. (Һәр команда йолдызларны тактага ябыштыра.)

Әйдәгез, саныйбыз, беренче команда – бер, ике, өч…

Икенче команда – бер, ике…

Балалар, бүгенге «Йолдызлы сәгать» уенында … команда җиңеп чыкты. Афәрин! Әйдәгез, аларны алкышлыйк Сез – бүген йолдызлар, бу йолдызлы кубокны сезнең командага тапшырабыз.

Балалар, бу уенда сез нәрсәләр турында белдегез? Сезне нәрсә кызыксындырды?

Рәхмәт сезгә, балалар. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез. Киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз!