Зур иҗатның чишмә башы 

№ 210

Чулпан СӘГЫЙДУЛЛИНА, 

Арча районы, Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбенең югары категорияле географияһәм биология укытучысы

Һәр авылның үз җырчысы була. Туган авылының үткәненә гашыйк булган, халкыбызның гореф-гадәтләрен чын күңелдән ихтирам иткән, каләмен чарлаганда алардан илһам тапкан язучыбыз – туган ягыбызның горурлыгы, авыл җырчысы Мөхәммәт абый Мәһдиев. Татарстанның халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме, укытучы, авылдашым Мөхәммәт Сөнгатулла улы Мәһдиев.

Максатым яраткан язучымны зур иҗатка китергән чишмә башы белән сезне дә таныштыру иде. Шул максаттан чыгып, укучылар белән берлектә М.Мәһдиевнең иҗатына кагылышлы материалларны эзләү өстендә эш алып барабыз.

Булачак халык язучысы үзенең иҗат эшчәнлеген яшь хәбәрче булудан башлаган. 1947 елда Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын Яңа Чүриле районының (хәзерге Арча районы) Сеҗе мәктәбендә өлкән пионервожатый буларак башлап җибәрә. М.Мәһдиев беренче мәкаләсен нәкъ менә шунда яза. Ул “Юлбашчыларның биографияләрен өйрәнәбез” исеме астында “Сталинчы” газетасында дөнья күрде. Әлеге мәкалә М.Мәһдиев музее фонды экспозициясендә саклана.

Мөхәммәт Сөнгат улы 1948 – 1960 еллар аралыгында Саба, Арча төбәге мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Яшь мөгаллимнең каләм чарлаган вакыты

шушы вакытларга туры килә. Авылыбыз музеенда аның 1957 елдан башлап  “Яңа тормыш” , соңрак “Коммунизмга” (хәзер “Арча хәбәрләре”) газетасында дөнья күргән хикәяләренең күчерелмәләре саклана. Сезнең игътибарыгызга 1959 елның 6 сентябрендә “Яңа тормыш” газетасында басылып чыккан  “Хәбәрче булу – мактаулы эш” мәкаләсен тәкъдим итәм. “Хәбәрчеләр – газетаның күзе һәм колагы, диләр. Ул, чыннан да шулай. Чөнки хәбәрчеләрдән килгән хатлар газетаның туклану чыганаклары булып санала.

Мин районыбызда чыга торган  “Яңа тормыш” газетасына еш язып торам. Бу өлкәдә әле артык тәҗрибәм булмаса да, язган хәбәрләрем газета битләрендә чыгып тора. “Хәбәрчеләр төрле темалар турында язарга тиешләрдер дип уйлыйм. Мин үзем хәбәрләр язганда һаман бер үк теманы алырга тырышмыйм. Авыл хуҗалыгы, совет төзелеше, культура-көнкүреш, ниһаять, үзем укытучы булганлыктан мәктәп тормышы һ.б. темаларга булган хәбәрләрне редакциягә җибәрәм.

“Яңа тормыш” газетасы редакциясе соңгы вакытта “Хәбәрчеләргә ярдәмгә” рубрикасы астында хәбәрчеләргә кайбер киңәшләрен бирә башлады. Мәсәлән, “Нәрсә турында һәм ничек язарга”, “Хәбәрчеләрнең бурычлары” дигән материаллар урнаштырылды. Болардан тыш, редакция тематик хәбәрләр дә җибәреп тора.

Ләкин хәбәрчеләр белән эшләүдә болар гына да җитми. Редакция работниклары урыннарда булганда авыл хәбәрчеләре белән очрашып, аларга киңәшләр, тәкъдимнәр биреп китсәләр, яхшы булыр иде.

Урыннарда һәм район үзәгендә хәбәрчеләрнең киңәшмәләрен ешрак үткәрүне практикага кертергә кирәк. Югыйсә, эшче һәм авыл хәбәрчеләренең киңәшмәләре сирәк үткәрелә.”

Мөхәммәт Мәһдиевне татар дөньясы язучы – үзенә генә хас, кабатланмас стильдә, моңлы телдә, моңсу юмор белән язылган хикәяләр, повестьләр, романнар авторы буларак  белә.

Бу язмамда Мөхәммәт аганың поэзия өлкәсендә дә үзен сынап каравын әйтеп үтәсем  килә. 1959 елда районның “Яңа тормыш” газетасында басылып чыккан “Диңгезче дәфтәреннән” һәм “Шомырт чәчәк атканда” шигырьләре “Әдәбият һәм сәнгать” музее җитәкчесе Ринат Фазлыйәхмәтов һәм М.Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина тарафыннан табылып, Гөберчәк авылындагы М.Мәһдиев музее фондын баетты. Әтнә халык театрында эшләүче Марат Хәбибуллин кулына табышның тагын да саллырагы килеп эләгә. Мөхәммәт абыйның үз кулы белән язып калдырган шигырьләре бу. Блокнотта дүрт шигырь. «Этюд» Казанка, «Дугай», 28 июль 1960 ел; “Тәрәзә артында” Гөберчәк, 1960 ел, сентябрь; “Көз лирикасы” Гөберчәк, 1960 елның августы; “Киттең дә…” 1960 ел. Моңарчы беркайда да басылмаган  шигырьләр 2000 елда “Арча хәбәрләре” газетасында укучылар хозурына җиткерелә. Ә нигә бүген дөньяга чыгарырга булдык? Марат Хәбибуллин бу сорауга: “Халык Мөхәммәт абыйның тагын бер сәләтен күрсен, танысын иде… Белгечләр әлеге кулъязмаларда Мөхәммәт Мәһдиевнең кулын, һичшиксез, танырлар. Мин әдәби тәнкыйтьче түгел, үземне шигърият  белгече дип тә саный алмыйм, әмма түбәндәге шигъри юлларның күңел түрендә туып, чын йөрәктән, олы хисләр белән сугарылып язылганына ихлас күңелдән  ышанам”, – дип  җавап бирде.

Шигырьләрнең төп темасы – мәхәббәт.

Шомырт чәчәк атканда.

Һәр көн тугач, кояш нуры белән

Бәхет ява илем күгеннән.

Кар яугандай бакча эчләрендә

Ак чәчәккә шомырт күмелгән.

Шул вакытта егет беренче кат

Гашыйк була диеп сөйлиләр.

Салкын кыш кичендә, сине озаткач,

Әле дә янганымны белмиләр.

Купшы шомыртларның һәр чәчәге

Синең караш кебек сөйкемле,

Әйтче, иркәм, чәчәкләргә карап

Искә аласың шулай син кемне?

М.Мәһдиев

“Яңа тормыш”   14 июнь  1959 ел

Матбугат битләрендә үз мәкаләләре һәм шигырьләре белән чыгыш ясаган яшь укытучы XX йөз ахырына Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты һәм Татарстанның халык язучысы дәрәҗәсенә ирешә. М.Мәһдиевның әдәби әсәрләре уңдырышлы туфракка, дымсу җиргә төште. Укучы йөгерек телле, табигый фикерле, үзеннән — үзе агышлы әсәрләргә сусаган иде. “Без –кырык беренче ел балалары”, “Кеше китә – җыры кала”, “Торналар төшкән җирдә”, “Исәнме, Кәшфи абый”, “Фронтовиклар”,  “Мәңгелек яз”, “Ут чәчәге”, “Каз канаты”, “Ачы тәҗрибә”, “Бәхилләшү” кебек үлемсез әсәрләре аны дөньяга танытты, үлемсез итте. Мөхәммәт Мәһдиевнең проза һәм фәнни-тәнкыйди әсәрләре аерым басмаларда укучыга даими ирешә торды, иҗатына, шәхесенә багышланган утыздан артык мәкаләсе дөнья күрде.

Бүген халык язучысын үстергән җирлектә аның дәвамчылары үсә. Шундыйлардан – филология фәннәре кандидаты, доцент, авылдашыбыз, М.Мәһдиев иҗатын өйрәнүгә шактый өлеш керткән Илһам Фаил улы Фәттахов. “Минем фикеремчә, биш гасыр буе якты киләчәккә якты өметләр баглап яшәүче халкымның пассионарлык көче М.Мәһдиевтә ургылып торды, чөнки ул чыгышы белән ХIХ гасыр ахыры-ХХ гасыр башы ак муллалар нәселеннән иде. Шуңа да иҗатыннан затлы нәселләргә генә хас затлылык, татарча фәлсәфи фикерләү, милли моң бөркелә,” – дип язды ул. Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе укучылары арасында республика һәм төбәкара дәрәҗәдәге укуларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, уңышларга ирешкәннәр бар. Авылдаш язучыбызның иҗатын, тормыш юлын өйрәнүне һәм таратуны үзебезнең бурычыбыз дип саныйбыз.

Язучы, галим М.Мәһдиевнең рухи мирасы бай, тормышы үзенчәлекле, аны киләчәк буыннарга җиткерү зарур. Нәкъ шуны күздә тотып, әдипнең туган авылы Гөберчәктә 2000 елның 6 июлендә Мөхәммәт Мәһдиев музее ачылды.

Музей бай: әдип яшәгән чорны искә төшереп торучы бихисап экспонатлар, әле суынырга да өлгермәгән шәхси әйберләре, язу өстәле, кулъязмалары, хатлары, фоторәсемнәр. Шунда ук тормышын, иҗат юлын чагылдырган документлар.

Мөхтәрәм милләттәшләр, сезне дә туган  авылыбыз Гөберчәктә – Мөхәммәт аганың музеенда көтеп калабыз.

Гөберчәгем – җир җәннәте,

Шифалы искән җиле.

Килегез, күреп китәрсез

Торналар  төшкән җирне.

                  (Р.Шәйхетдинова “Гөберчәк”)