Тукай – безнең күңелләрдә

№ 208

Равия КАВИЕВА,

Казандагы 375 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Кичә барышы

(Зал бәйрәмчә бизәлә. Сәхнә түренә Габдулла Тукайның портреты эленә, әсәрләреннән, китапларыннан күргәзмә оештырыла.Акрын гына “Тукай маршы” (З.Хәбибуллин көе) яңгырый. Балалар залга керә.)

Тәрбияче. Нинди таныш, моӊлы көй бу?

Тукай җыры – «Туган тел».

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе – «Туган тел».

Хәерле көн, кадерле балалар, тәрбияче апалар, кунаклар! Исәнмесез, кәефләрегез ничек? Күрәм, кәефләрегез яхшы, күӊелләрегез шат. Балалар, тәрәзәгә карагыз әле, бүген көн нинди? (Балаларныӊ җаваплары.)

– Ә хәзер елныӊ нинди фасылы? (Балаларныӊ җаваплары. Балалар белән “Яз” җырын башкару.)

Тәрбияче. Ә сез беләсезме, яз аенда татар халкының күренекле шагыйре

Габдулла Тукай туган. (Кечкенә Апуш зал уртасына чыгып утыра, аны зур Тукай алыштыра.)

Г.Тукай 1886 елныӊ 26 апрелендә хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында туа. Бик яшьли ятим кала, төрле-төрле кешеләр тәрбиясендә яши. Кечкенәдән үк шигырьләр укырга яраткан «кечкенә Апуш» үзе дә Габдулла Тукай дигән бөек шагыйрьгә әверелә. (Г.Тукай булып киенгән бала еракерак офыкларга карап тора.)

Һәм бүген без, балалар, сезнеӊ белән шушы матур шигырьләрне сөйләп ләззәтләнербез.

Татарстан – Тукай иле,

Татарстан – безнеӊ ил.

Бүген бездә – Тукай көне,

Кил бәйрәмгә, дустым, кил!

Иӊ матур шигырьләр сөйлим

Мин Тукай туган көнне.

Эчтән генә җырлап йөрим,

Җырлыйм «Туган тел»емне.

Бүген бездә – Тукай көне,

Кил бәйрәмгә, дустым, кил!

Безнеӊ ил бит – Тукайлы ил,

Бәхетле ил – безнеӊ ил!..

Бүген бездә кунакта Тукай әкиятләреннән килгән геройлар бар. Аларны бергәләп сәламлик һәм сүзне “Гали белән кәҗә”, “Бала һәм күбәләк”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләрен сөйләү өчен 2 нче кечкенәләр төркеменә йөрүче нәни дусларыбызга бирәбез.

Алып баручы. Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.

Нәкъ кеше кебек үзе,

Маңгаенда мөгезе.

“Былтыр кысты!”– дип кычкыра,

Туганнарын чакыра.

Балалар. Шүрәле.

(Шүрәле керә, балаларны кытыкламакчы була.)

Алып баручы. Шүрәле, тукта-тукта, безнең балаларны кытыклап үтерәсең бит. Без Тукай абыйның иҗат кичәсенә җыелдык. Әйдә, син дә кал безнең бәйрәмгә.

Шүрәле. Яратам мин күңел ачарга, Г.Тукайның иҗат кичәсенә җыелдык дисез. Сынап карыйм әле. Кем соң ул Г.Тукай? Ул нәрсәләр язган? Нинди әкиятләрен беләсез? (Балаларның җавабын тыңлау.)

Шүрәле. Ә хәзер уенны килгән кунаклар өчен тәкъдим итәм.

Менә бу өзекләр кайсы әкиятләрдән?

  1. Китте болар, бара һаман бара болар,

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар: күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба болар. (“Кәҗә белән Сарык”)

  1. Җәй көне эссе һавада

Мин суда кенам, йөзәм.

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам,

Башым белән суны сөзәм. (“Су анасы”)

  1. Балтасы кулда, егет эштән бераз тукткп тора.

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра? (“Шүрәле”)

Шүрәле. Тукай абыегызның әкиятләрен сез яхшы беләсез икән.

Алып баручы. Балалар, Тукай абыегызнынң балачагы авылда үткән. Барлык балалар кебек ул халык уеннарын бик яратып уйнаган. Без хәзер сезнең белән

Г.Тукайның яраткан уены –“Ачык авыз”ны уйнарбыз.

Ачык авыз” уены

(Балалар икешәрләп (аллы-артлы), түгәрәккә басалар. Бер бала парсыз кала. Музыка уйный башлагач, артта басып торган балалар түгәрәк буйлап биеп йөриләр. Көй туктагач, тиз генә парлашып басалар. Парсыз калган бала “ачык авыз” була.)

Алып баручы. “Кызыклы шәкерт” шигырен сөйләү өчен сүзне Камиләгә бирәбез..

Тәрбияче. Афәрин, балалар, сез бик күп шигырьләр беләсез. Әйдәгез, хәзер бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез аныӊ кайсы әкияттән яки шигырьдән икәнлеген әйтерсез.

«Кайсы әкияттән икәнен бел» дигән үстерелешле интерактив уен

  1. Нәкъ кеше кебек үзе,

Маӊгаенда мөгезе.

«Былтыр кысты», – дип кычкыра. («Шүрәле»)

  1. Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаӊ, уӊа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я, кала җирдә посып. (Күбәләк – «Бала белән күбәләк)

  1. Йортның сакчысы, кешенең дусты. (Эт)
  2. Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми. (Кәҗә)

Тәрбияче. Ә хәзер сүзне зурлар төркемендәге балаларга бирик.

Тәрбияче. Балалар, Г.Тукайныӊ матур шигырьләре җыр булып та башкарыла. Әйдәгез, «Бәйрәм бүген» дигән җырны җырлыйбыз. («Бәйрәм бүген» җырын башкаралар. Су анасы керә.)

Су анасы. Дусларым, сез мине оныттыгыз бугай. Мин Тукай әкиятендәге Су анасы булам. Я, кем белә икән бу әкиятне? Әкияттә кемнәр катнаша? Бу әкият нинди булырга өйрәтә? (Балаларның җавабын тыңлау.)

1 нче бала.

Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел”не җырлыйбыз.

Бу – Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр дибез.

2 нче бала.

Әкиятләр сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәле”ләр –

Безнең дуслар барысы да.

(Экранда тавышсыз “Туган тел” мультфильмы бара.)

Тәрбияче.

Халык моңы – синең моңың булды,

Халык күңеле – синең күңелең.

Ил гомере – халык гомере кебек

Озын булыр, шагыйрь, гомерең!

Ә хәзер барыбыз да бергәләп Габдулла Тукайнын Туган тел”җырын җырлыйбыз. (Җырлыйлар.)