Укучыларның сәләтен үстерү ысуллары

 № 207

Әнисә ДЕВЯТЕЕВА,

Казандагы 185 нче күп профильле лицейның югары квалификация татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү – хәзерге көндә дә, алдагы киләчәктә дә төп бурычларның берсе булып торыр. Баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерергә мөмкинлекләр тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алырбыз. Уйлау сәләтенә ия булган, башкаларны үз артыннан кызыксындырып ияртә ала торган актив, сәләтле балаларны барлап, аларны тиешле юлдан җибәрү, олимпиадаларда җиңә алырлык укучыларны әзерләү өчен укучының индивидуальлеген ачу, аңа үсәргә булышу – төп максатыбыз. Без сәләтле укучылар белән эшне укучыларда туган телебезне, әдәбиятыбызны тирәнтен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру аша оештырабыз.

Күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйри: «Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора», – дип әйткән. Моның өчен бик күп тырышлык таләп ителә. Укучыга үз-үзеңә таләпчәнлек сыйфатларын тәрбияләү сорала. Һәр уңышка ирешүнең сәләт-талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе икәнен беләбез.

Сәләтле балалар белән эшләгәндә түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:

– укучыларның белем үсеше дәрәҗәсен төгәл билгеләү;

– нинди алым,эш формалары кулланырга кирәклеген билгеләү;

– укытучы-укучы дуслыгын тагын да нәтиҗәле итү юлларын табу;

– балада үзбәянең югарылыгы, аның үз көченә ышанучанлыгын булдыру;

– гаиләдә һәм мәктәптә уңай психологик климат тудыру.

Эш барышында заманча технологияләр кулланып эшләү ярдәмгә килә,чөнки алар укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уята, аның танып – белү активлыгын үстерә һәм укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтә, сәләтләрен ача. Заманча технологияләр шәхесне хәзерге чор таләпләренә туры килә торган белемнәр белән коралландыра, аны җәмгытьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш ситуацияләренә әзерләүне, фән нигезләрен ныклы үзләштерүне күздә тота.

Укучыларның дөньяны танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген үстерүдә проектлар методы зур урын алып тора. Проект эшен башкарганда укучылар өстәмә чыганаклар эзләргә, табылган мәгълүматларны кулланырга өйрәнәләр, аралашу күнекмәләрен үстерәләр, фәнни-тикшеренү күнекмәләрен камилләштерәләр, төркемнәрдә эшләргә өйрәнәләр, аларда җаваплылык хисе, үз-үзенә ышаныч формалаша. Бу укучыларга сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.

Укучыларның сәләтен үстерүдә иҗади дәресләр зур әһәмияткә ия. Аларның һәрберсендә балалар бер-берсе һәм укытучы белән аралашалар, киңәшәләр. Иҗади активлык мөстәкыйль булуны таләп итә. Һәр укучы үзен төрле эшчәнлектә иҗади шәхес итеп күрсәтергә тиеш. Иҗади эшчәнлекне үстерүдә укучыларның төрле юнәлештә фикерләвен камилләштерү әһәмияткә ия. Бу очракта кыска гына вакыт эчендә күп сорауларга җавап бирү, төрле фикер, идеяләр әйтергә мөмкин булган сораулар тәкъдим итү мөмкин. Хикәя, әкиятләр уйлап чыгару укучыларның иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерә, сүзлек запасын баета, сөйләм телләрен үстерә. Күрсәтелгән схема буенча модельләр төзү. Биремнәр бер-берсенә охшаш булса да, һәр бала аңа иҗади якын килә.

Биремнәрне дифференциальләштереп, һәр укучының үзенчәлеген искә алып әзерләнүгә дә нык игътибар бирелә. Кайбер очракларда укучылар лаборант, консультант вазифаларын башкара, алар үзара ярдәмләшә, үзләренең белем дәрәҗәсен тикшерә. Укытуны индивидуальләштерү- әһәмиятле фактор булып тора. Чөнки һәр кеше — шәхес. Аларның һәрберсенә аерым психологик һәм әхлакый үзенчәлекләр, кызыксыну һәм һәвәслек сыйфаты хас, һәркем чынбарлыкны үзенчә күрә.

Олимпиадалар уздыру – укучыларның иҗади һәм танып белү сәләтен активлаштырырга, талантлы балаларны ачыкларга мөмкинлек бирә, белем туплау белән кызыксынуны арттыра. Олимпиадаларга әзерләнгәндә, төрле эш алымнары кулланыла. Укытучы белән укучы арасындагы әңгәмәләр, фикер алышулар, тест биремнәрен үтәү, яңа чыккан фәнни китаплар, методик кулланмалар белән танышып, өйрәнеп бару зур әһәмияткә ия.

Фәнни конференцияләргә әзерләнүнең дә укучылар сәләтен үстерүдә зур әһәмияте бар. Укучы өстәмә чыганаклардан файдаланып әзерләнә, үзен кызыксындырган сорауларга җавап эзли. Ул мөстәкыйль фикер йөртә, эзләнә, нәтиҗә ясый. Теманы тулысынча ачып бирү өчен, берничә чыганактан файдалана. Үзенең дәлилләрен берничә галимнең фикерләре белән ачыклый. Монда укучының мөстәкыйль фикер йөртүен, эзләнүен, нәтиҗә ясавын ассызыклап үтәргә кирәк.

Сәләтле балалар тәрбияләүдә киң  кулланыла торган нәтиҗәле чарасыйныфтан тыш эшләр.  Менә шул вакытта бала тулысынча ачыла. Бу чараларда укучы үзен иркенрәк тотарга,укытучы белән якыннанрак аралашырга,үз фикерен курыкмыйча әйтергә өйрәнә. Укучылар бик теләп туган телгә, татар халкының милли бәйрәмнәренә, гореф-гадәтләренә багышланган бәйрәмнәрнәрдә , “Татар кызы”, ”Татар егете”, ”Мин бит-татар малае”, ”Көз сылуы – Сөмбелә”, “Без – Тукай оныклары” кебек төрле бәйгеләрдә бик теләп катнашалар.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда кулланылган эш алымнары – барысы да укучыларның сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән.