Чәкчәк музеена сәяхәт

№ 206

(Зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлеге-виртуаль сәяхәт)

Рәхилә НАСЫЙБУЛЛИНА,

Казандагы 100 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Ләйсән БАТЫРШИНА,

Казандагы 100 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат. Балаларны татар халкының мәдәни мирасы белән кызыксынуларын үстерү.

Бурычлар:

Казандагы Чәкчәк музеендагы декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре, татар халык ашлары белән таныштыру;

– орнамент элементлары (лалә, кыңгырау, акчәчәк, дәлия) белән төрле бизәкләр төзергә өйрәтү;

– әби-бабаларыбызның оста куллары белән иҗат ителгән бар нәрсәгә ихтирам хисләре тәрбияләү.

Җиһазлар: сөлге белән чәкчәк, проектор, “Чәк-чәк музее” презентациясе, ”Чәкчәк” җыры (Г.Рәшитова сүзләре, Р.Юльякшин башкаруында), чәкчәк пешерү видеосы, “Татар халык ашлары” дидактик уены, киерге белән чигү әйберләре, китаплар, борынгы әйберләрдән почмак, фетрдан бизәкләр, зур поднос.

Сүзлек: чәкчәк, музей, өчпочмак, кыстыбый, борынгы, самовар, киштә, чигү, лалә, кыңгырау, акчәчәк, дәлия.

Эшчәнлек барышы

(Балалар, ярымтүгәрәк ясап, экранга таба карап басалар.)

Тәрбияче. Табышмак әйтәм. Җавабы ни?

Үзе тәмле, үзе баллы,

Вак-вак итеп киселгән.

Чәй эчәргә чакыра ул

Татарстан иленнән.

Балалар. Чәкчәк. (Тәрбияче сөлге белән чәкчәк алып керә.)

Тәрбияче. Чәкчәк нәрсә ул?

Балалар. Татар халык ашы.

Тәрбияче. Чәкчәк нинди?

Балалар. Сары, озынча, түгәрәк, вак, хуш исле. (Бергә, аерым-аерым да кабатлыйлар. Татып карыйлар.) Тәмле, баллы. (“Чәкчәк” сүзе “чак кына алып кабыгыз” дигән мәгънәдә дип әйтәләр.)

Тәрбияче. Кайдан алалар?

Балалар. Кибеттән, базардан, өйдә пешерәләр…

Тәрбияче. Әйе, чәкчәкне күп җирдә күреп була, чөнки ул – татар халкының милли ризыгы.

(Казандагы Чәкчәк музеена сәяхәткә милли киемле бер бала чакыра. Экранда – виртуаль сәяхәт.)

1 нче слайд. Чәкчәк йорты: матур итеп бизәлгән, күп тәрәзәле агач өй. Тылсымлы капкаларыннан кунакка керәбез.

2 нче слайд. Өй эчендә нәрсәләр күрәсез?

Балалар. Самовар, бизәкле савытлар, челтәрле киштәләр, борынгы лампалар, рәсемнәр…

3 нче слайд. Бу музейда чәкчәк белән самовардан чәй эчәргә була. Кызыклы маҗаралар да сөйлиләр. Чәкчәкне пешерергә дә өйрәтәләр. Чәк-чәк пешерү язмасын карыйбыз.

Тәрбияче. Балалар, тагын нинди татар халык ашларын беләсез?

Балалар. Өчпочмак, кыстыбый, бәлеш…

Тәрбияче. Сез дә “пешереп” карагыз әле.

“Татар халык ашлары” дигән дидактик уен

(Өч командага бүленеп, берәр татар халык ашының ингредиентларын (он, май, сөт, йомырка…) җыялар. Икенче бала китап киштәләре янына алып килә.)

Тәрбияче. Чәкчәк музеенда китаплар да бар: әкият китаплары, кулинар китаплар, Казан турында, чигү, милли киемнәр турында бар. Г.Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы”; А.Алишның “Чукмар белән Тукмар”ы рус һәм татар телләрендә язылган. Әкият геройлары турында кызыклы маҗаралар да сөйлиләр.

Музейда бик күп чигелгән әйберләрне дә күреп була: мендәр тышлары, сөлгеләр, тәрәзә челтәрләре, эскәтерләр… Татар кызлары кечкенәдән үк чигә белгәннәр, “инә белән картиналар ясаганнар”. Бу киерге, энә, чигеш җепләре. Менә шулай энә белән чигү чиккәннәр. (Бергәләшеп өстәлләр янына киләләр.)

Тәрбияче. Нинди татар милли бизәкләрен беләсез?

Балалар. Лалә чәчәге, кыңгырау, акчәчәк, дәлия, тукранбаш, яфраклар. (Бергә, аерым кабатлау; төсләрен ачыклау. Төрле композицияләр ясап, открыткалар бизиләр. Бизәкләрне чиратлаштырып, матур итеп тезәләр, саныйлар, исемнәрен кабатлап ныгыталар.)

Йомгаклау

Тәрбияче. Нинди яңалыклар белдегез?

Балалар. Чәкчәк музеенда булдык. Анда төрле борынгы әйберләр бар… Чәк-чәк тәмле…

Тәрбияче. Мин сезне чын музейга барырга чакырам.

“Чәкчәк” дигән җырлы-биюле уен (Р.Юльякшин җырына.)

Бер бәйрәм дә үтми бездә

Җырларсыз һәм биюсез,

Бер табын да булмый бездә

Чәкчәксез, тәмле чәйсез.

Баллы ризык яратканнар

Ачык күңеллеләр,

Кәефләре күтәренке,

Һәрчак сөйкемлеләр.

Чәкчәк, эх, татлы да!

Чәкчәк, эх, баллы да!

Чәкчәк, эх, тәмле дә,

Телләрне йотарлык.

(Балалар, түгәрәк буенча тотынып, бии-бии башта бер якка, аннары икенче якка таба йөриләр; түгәрәк уртасына баралар, кире урыннарына кайталар; чүгәлиләр һәм торып басалар.)

Дәрескә йомгак ясау, фикер алышу