Фатих Әмирхан һәм аның замандашы Тукай
№ 205
(Фәнни-эзләнү эше)
Камилә НИЗАМОВА,
Мамадыш районы Түбән Ушмы урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы
Ләйлә ФАТЫЙХОВА,
Мамадыш районы Түбән Ушмы урта мәктәбе китапханәчесе, фәнни җитәкче
Татар әдәбиятының үсеш тарихында тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе Ф.Әмирхан үзенең күпкырлы иҗаты белән аерылып тора. Язучының үткен сатирик тел белән иҗат ителгән әдәби һәм сәяси-публицистик әсәрләрендә милләт язмышы өчен борчылып яшәү, аны югары мәдәниятле, прогрессив аңлы итеп күрергә теләү сизелеп тора.
Ф.Әмирхан – беренче чиратта, әдәбиятыбызның иң зыялы классик язучыларның берсе. Шул ук вакытта ул – гаҗәеп оста журналист та, татар әдәби тәнкыйтенә нигез салучы да. Әдип – яшьләр газетасы “Әлислах”ны оештыручы һәм “Кояш” газетасының җаваплы секретаре буларак, үзен таныткан шәхес. Болардан тыш, Г.Камал, С.Рәмиев белән берлектә татар театрын оештыру эшендә янып йөрүче Ф.Әмирхан – үзенең “Яшьләр”, “Тигезсезләр” исемле пьесалары, төрле спектакльләргә язган рецензияләре белән театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән киң белемле, эрудицияле шәхес.
Ф.Әмирхан һәм аның иҗаты белән кызыксынуыбыз “Хәят” повестен укып чыкканнан соң башланды. Әсәрне укыганнан соң мин бераз уйга калдым. Шул уйларым белән рәсем ясарга керештем. Мин рәсемдә Михаилның, Хәяткә чәчәк бүләк итеп, аларның эскәмиядә утыруларын кузаллап рәсем ясадым. Ф.Әмирхан әсәрләрен өйрәнә башлагач ук, төрле образларны иҗат итүдә кулланылган сәнгатьчелек алымнары, аларның үзенчәлекле булуы күзгә ташлана. Язучы геройларының эчке кичерешләрен ачуда, аларның рухи дөньясын сурәтләүдә зур уңышларга ирешә, күпьяклы тел остасы булуы һәрдаим күзгә ташланып тора. Ф.Әмирхан әсәрләрендә күтәрелгән темалар, фикерләр хәзерге заман кешесе өчендә кызыклы, образлары хәзерге көн укучысы өчендә якын.
Татар әдәбиятының мактанычы һәм горурлыгы булган Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Камал, Г.Ибраһимов, М.Гафури, Ш.Камал кебек каләм ияләре арасында Фатих Әмирхан лаеклы урын тота. Ул талантлы прозаик һәм драматург, үткен телле сатирик һәм юмор остасы, нечкә зәвыклы әдәби тәнкыйтьче һәм ялкынлы публицист булып танылды.
Минем фәнни-эзләнү эшемнең максаты: Фатих Әмирхан белән Тукайның дуслыгын төрле чыганаклар ярдәмендә өйрәнү.
Эзләнү предметы: әдип белән шагыйрь мөнәсәбәте.
Эзләнү объекты: Г.Тукайның Ф.Әмирханга язган хатлары, Ф.Әмирханның Г.Тукайга багышлап язган мәрсияләре.
Эзләнү мәсьәләләре:
– теманы яктырткан фәнни-методик әдәбиятны өйрәнү;
– Ф.Әмирхан белән Тукайның очрашуы;
– Ф.Әмирханның Тукай иҗатына бәяләмәсе;
- Тукайның үлеменнән соң Әмирханның кичерешләре.
Эзләнү актуальлеге: эзләнүләр күрсәткәнчә, күпкырлы әдәби колачы, иҗатының байлыгы, сүз сәнгатендәге осталыгы белән Ф.Әмирхан – замандашы Г.Тукай кебек талант иясе белән бер сафта торып, XX йөз башы яңа татар әдәбиятының нигез ташларын салучыларның берсе, шуңа күрә бу ике шәхесне бер бөеклектә карау, аларның иҗади дуслыгы хәзерге әдәбиятта да актуальлеген югалтмаган дип уйлыйм.
Әмирханның замандашлары
Күпкырлы әдәби колачы, иҗатының байлыгы, сүз сәнгатендәге осталыгы белән Фатих Әмирхан, замандашлары Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Г.Камал, М.Гафури кебек талант ияләре белән бер сафта торып, XX йөз башы яңа татар әдәбиятының нигез ташларын салучыларның берсе була. Сүз сәнгатенең проза жанрында классик үрнәкләр тудырып, үзенчәлекле хикәяче, милләт язмышын кайгыртучы публицист, татар дөньясының көнүзәк проблемаларын җанлы кеше образлары, реалистик вакыйга, конфликтлы ситуацияләр аша тәэсирле итеп тасвирлаган оста драматург. Г.Тукай, Г.Исхакый һәм башка замандашларының әдәби әсәрләренең сәнгатьчә үзенчәлекләрен анализлаган киң эрудицияле тәнкыйтьче булып таныла.
Тукайны да, Әмирханны да бердәй яхшы белгән замандашлары шагыйрь белән әдип мөнәсәбәтләренең зур югарылыкта торуын раслый, бер-берсенә булган шифалы йогынтысын кат-кат искәртә.
Әмирхан белән Тукай дуслыгы
Фатих Әмирхан замандашы Габдулла Тукай кебек талант иясе белән бер сафта торып, егерменче йөз башы яңа татар әдәбиятеның нигез ташларын салучыларының берсе, шуңа күрә бу ике шәхесне бер бөеклектә карау, аларның иҗади дуслыгы хәзерге әдәбиятта актуальлеген югалтмый.
Тукай белән Әмирхан дуслыгы – “син мине хөрмәт итәсеңме?” мәгънәсендә түгел, ә рухи кардәшлек, кыйблалар уртаклыгы, талантларын үзара тәкъдир итүгә нигезләнгән чын мәгънәсендәге илаһи дуслык ул. Үткер карашлы, игътибарлы Тукай һәм Әмирхан бер-берсен тәүге очрашудан ук таныйлар, һәрберсе тиңдәшсез талант, иҗади кодрәт ияләре икәненә инаналар, бер-берсен үзенә тиң шәхес итеп күрә башлыйлар. Гаять дәрәҗәдә таләпчән әдип Җаек каласыннан килгән хикмәтле, мәгърифәтле зур Казанга килеп кенә төшкән Тукайны бик тиз үз итә, тиңе һәм фикердәше дип кабул итеп, аңа дуслык кулын суза. Кешеләрне тиз таный, аларда сирәк ялгыша торган әдип үз хозурына нинди иҗад алып килгәнен бер мизгелдә абайлап ала. Шундый ук күзәтүчән, үткен Тукай да үзенең нинди олуг затка тап булганын тиз сиземли.
“Әлислах” та эшләгәндә Ф.Әмирхан чорның күренекле шәхесләре –Г.Тукай, Г.Камал белән якынлаша һәм 1907 елда Тукай белән Әмирханның ахирәти мөнәсәбәтләре бөреләнә. Г.Тукайның Казанга килгәч, 1907 – 1909 елларда иҗат иткән күпчелек әсәрләре беренче булып Ф.Әмирхан җитәкләгән “Әлислах” газетасында дөнья күрә. Бөек шагыйрьнең шигъри җыентыкларына бәяне бирүче, шагыйрь иҗатының әһәмиятен, киләчәктәге урынын дөрес билгеләүче дә Ф.Әмирхан була.1908 – 1913 елларда “Яшен”, “Ялт-йолт”, “Аң” журналлары, аннары “Кояш” газетасы дәирәсендә калыплана, ныгый. Бу газета-журналлардагы хезмәттәшлек аларның үзара мөгамәләләренә шифалы яңгыр булып төшә, шәхси дуслыклары иҗади атмосферада яңа үсентәләр бирә. “Әл-ислах” битләрендә Әмирхан, дустының иҗатына багышлап, берничә мәкалә бастыра (“Габдулла Тукаев шигырьләре”, “Татар шагыйрьләре”, “Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш”, “Габдулла Тукаев диваны” һ.б.), аерым тәнкыйть сүзләре әйтү белән бергә, әсәрләренә югары бәя бирә, Тукайны урынсыз һөҗүмнәрдән аралап, шигырьләренең нәфислеген билгеләп үтә, саф ана телендә язуын куәтләп, дустын яңа иҗади уңышларга рухландыра. Ф.Әмирхан истәлекләреннән: “…Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды… Шәхси тормыштан мәхрүм Тукаев үзенең шигырьләре, ул шигырьләрнең халык күңелендә яңгыраткан яңгырашы белән генә яшәде, шул гына аңа тормыш иде”.
Ике бөек әдип, аз гына вакытка аерылып торган чакларында да, еш хат алышалар, форсат чыкканда кош теледәй запискалар белән элемтә тоталар. Тукайның Әмирханга язган безгә мәгълүм хат вә запискалары 1908 елның 23 июненнән алып 1913 елның март айларынача чорны колачлый. Шагыйрь аларда Фатихка булган ихтирамын, дуслыгын, рәхмәт хисләрен һәрдаим белдереп тора, иҗади хезмәттәшлек хакына үтенечләр белән мөрәҗәгать итә, табыш-казанышлары белән уртаклаша. Әйтик, әҗәленә санаулы көннәр генә калуга карамастан, Тукай дустына рәхмәт сүзләре әйтергә дә, иҗади максатлары өчен яңа материаллар сорарга да онытмый: “Фатих! Мәкаләне бик сирәк нәрсәне баскан кеби зурлап баскансыз. Рәхмәт. Тагы да язмый булмас ахры, дип торам әле. Хәтереңдә булса, Шиһаб хәзрәтнең әллә кайсы гарәп шагыйреннән алып Болгар манарасында язган бәетен язып җибәр әле. Хәзер үк…”
Әдип бөек шагыйрьдән шулай ук зур иҗади илһам ала, аның шифалы йогынтысында иҗтимагый тормыштагы демократик, алгарыш идеаллары тагын да ныгый. Кызганыч ки, Әмирханның Тукайга адресланган хат һәм башка төр язмалары безнең көннәргә килеп ирешмәгән. Ләкин шунысы мәгълүм: Казандагы бар гомерен төрле кунакханә номерларында уздырган шагыйрьгә үзе дә көпчәкле арбага береккән әдип кадәри хәл ярдәм кулы сузарга тырыша. Аерым алганда, “Кояш”ның сәркатибе булуыннан файдаланып, редакциядә утырып эшләүне шарт итеп куймыйча гына, зур гына эш хакына Тукайны даими язышучы итеп алуга ирешә. Дустын элек-электән намуслары шөбһәле “вак кешеләр” даирәсеннән йолып алу өчен күп тырышкан Әмирхан каләмендәшенең яшәү-көнкүрешен гаилә ысулы белән көйләүне дә алга сөрә. Аерым алганда, сеңелләре аркылы шагыйрьгә ерак кодачасы Зәйтүнә Мәүлүдованы димли, бу изге эшкә фатиха биреп, хатлар яза. Әмма тәкъдир авыру шагыйрь белән яшь Чистай сылуының сукмакларын аймыл итә.
Әмирханның әҗәл хастәсенә дучар ителгән Тукай хакындагы сүзләрен тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Дустының гомере җилле төндәге шәм утыдай һәр мизгелдә сүнәргә торган вакытта Фатих үзенә урын таба алмый, ярдәм итү гаҗизлегеннән өзгәләнә: “Мә, Тукай, ал минем таза үпкәләремнең берсен, берәр үпкә белән дә дөньяда торырмыз әле”, — дип кычкырасы килгән шикелле булды. Вакытсыз әҗәленең котылгысызлыгы инде күптән мәгълүм булсада, дустының вафаты Әмирханны тетрәтә. Тукайны күмү көнендә “Кояш” газетасында аның тирән сыкрану белән сугарылган “Азмы какканны, вә сукканны…” дигән мәрсиясе басылып чыга. Иң кайнар эзләрдән язылуына карамастан, мәкалә Тукайның бөеклеген тану, иҗатының халыкчанлыгын билгеләү җәһәтеннән үрнәк бәяләмәләрнең булып тора.
Тукай үлгән, Тукайсыз калган еллар… Ф. Әмирхан бу югалтуны авыр кичерә, әмма Тукай турында язганнарында күз яше юк: ул монда да аналитик фикер йөртүче булып кала. Ул Тукай исемен вак буржуаз гайбәттән саклый, аның тормыш юлына объектив һәм тәнкыйди анализ ясый. Октябрь революциясенә кадәр Тукай турында (бигрәктә, ул үлгәч) күп язылган, әмма шулар арасыннан фәннең Тукайны өйрәнү дигән изге бер бүлегенә ул чордан бары тик Ф.Әмирхан хезмәтен генә алып булырсыман. Тукай иҗатына Ф.Әмирханның мөнәсәбәте аеруча әһәмиятле: ул ипләп-җайлап кына Тукайны халыкчанлыкка этәрә, аның Уральскидан алып кайткан госманлы-төрки телен чистартуга булыша. Гомумән, тәнкыйтьче буларак Ф.Әмирхан гомере буе Тукай иҗатын ялгыш бәя алудан саклап, шагыйрь исән вакытта исә аңа ярдәм итеп килә. Ф.Әмирханның иҗат эшчәнлегендә, ничектер, бик табигый, ышандыргыч рәвештә Тукай белән аваздашлык туа.
Авыр югалту, юксыну хисе Әмирханны шул фаҗигалы көннәрдә үк “Аң” журналында “Тукай тугрысында искә төшкәннәр” исемле хатирә язарга этәлә. Дустының вафаты әдипнең үзендә аяктан ега: Әмирхан озак итеп, урынга ятып авырый. Бу хакта газеталарда әледән әле хәбәрләр басылып тора. 1914 елның апрелендә шагыйрьнең үлүенә бер ел тулу уңае белән “Кояш” газетасында Ф.Әмирханның “Тукай үлем алдыннан” дигән хатирәсе басыла. Йөрәк җылысы, сагыну тойгысы белән эретелгән бу язма үзенең самимилеге, трагизмы белән җәлеп итә. 1918 елда шагыйрь вафатының 5 еллыгы уңае белән әдип “Тукай вә хатын-кыз” дип исемләнгән хатирәләрен бастыра.
1923 – 1924 елларда Әмирхан Казанның Татар театр техникумында әдәбият дәресләре алып бара, үз укучыларына Тукай тормышы, мирасы хакында бик үтемле, җылы итеп сөйли. Шагыйрьнең бөеклеген, иҗатының халыкчанлыгын һәр вакыт алгы планга куя. Әдип бөек замандашы һәм якын дусты Тукайны шәхес вә шагыйрь буларак һәр төрле очрашуларда яклый, аның үлемсез иҗатын пропагандалый, ә 1923 елда “Күпме какканны вә сукканны күтәрде бу ятим” дигән яңа хәтирәләрен нәшер итә.
Тукай – Әмирхан, Әмирхан – Тукай… Мәдәниятебез тарихыннан аерылмас, мәңгегә береккән затлы исемнәр бу. Халкыбыз хәтерендә, рухи мирасыбызның зиннәт тулы хәзинәсендә аларның хәяты да, гамәлләре дә бердәм.
Өлкән укытучыбыз фикере
Мин, Абдуллина Гөлсинә Мәхмүт кызы, татар мәктәбендә 40 ел татар теле һәм әдәбияте укыттым. Туган мәктәбемдә уз укучымның шәкертләре Ф.Әмирхан иҗаты буенча фәнни эзләнүләр алып барганлыкларын белгәч, берничә сүз әйтмичә булдыра алмадым.
Ф.Әмирхан иҗатын без, узган гасырның 70 нче еллары укучылары, күбрәк “Хәят” әсәре аша беләбез. Ничә еллар Ф.Әмирхан иҗатын өйрәнеп, әсәрнең бик тирән мәгънәле икәнлегенә төшенәсең. Язучы үзе дә бик интеллигент, укымышлы, фантаст булган бит. “Фәтхулла хәзрәт” әсәре бер дә дөнья күләм фантастикадан калышмый. Ә бәлки андагы сюжет сызыклары Г.Уэльс, Жюль Вернны уздырып та җибәрәдер әле. Кара син: ничә елдан Фәтхулла хәзрәтне терелтүләрен (хәзерге көн практикасы: сыек азот кулланып эшлиләр), телефондагы сурәтләр (мобиль телефоннар), һавада очучы кареталар (самолётлар).
Ә шулай да Әмирханга караш Тукайга караганда үзгәрәк булды. Чөнки ул – бай мулла баласы, ә Тукай – мулла улы булса да – ятим. Ф.Әмирхан беренче “ Гарәфә кич төшемдә” (1907) әсәрендә үк җәмгыятьне үзгәртеп корып кына мәдәният чәчәк атачак дигән фикерне бирә.
“Сәмигулла абзый” (1916) хикәясе минем көндәлек тормышымда еш кулланыла. Буржуаз мещанлыкны чагылдыра дисәләр дә, кеше олыгайган саен Сәмигулла абзыйга күбрәк тартыла. Әсәрне идеологик яктан гына бәяләргә ярамаганлыгын вакыт күрсәтә.
“Габделбасыйр гыйшкы” (1914) хикәясендә яшүсмер психологиясе. Хикәяне игътибар белән укысаң, яшәешнең бөтен катламнарын күзаллап, күп сорауларга җавап табарга була.
Балалр күңелен чагылдырган “Нәҗип”, “Корбан” хикәяләре.
Вульгар идеологияне тәнкыйтьләгән “Шәрифулла” әсәре.
Һәрбер әсәренә тукталсам, тагын бер күләмле эш булыр иде. “Сүз башым бит Шүрәле”, дигәндәй сүземне түбәндәге юллар белән тәмамлыйсым килә.
Авыл китапханәсенә барып, Ф. Әмирханның бер әсәрендә таба алмыйча, шул вакытта саллы гына Тукай энциклопедиясен алып кайткач, язучы өчен рәнҗеп тә куйдым. Ә икенче яктан, балалар татар классигының иҗатын тирәнтен өйрәнәләр бит әле, дип соендем.
Шагыйрь исән вакытта Әмирхан Тукайга якын фикердәш, шәхес буларак, нигездә җисми яктан әһәмиятле булса, вафатыннан соң ихлас дуслыгын яңа сыйфатта исбат итә. Әмирхан мәрхүм Тукайны халык баласы, халык шагыйре, халык моң-зары, җырчысы итеп күтәрә, аны “эттән күбәйгән” яңа дәвер дошманнарыннан аралый. Бөек шагыйрьнең исемен беренчеләрдән булып мәдәният тарихыбызда мәңгеләштерә, ә үзен каләмдәшенең иң тугрылыклы вә ышанычлы арка таянычы итеп таныта. Бу уңайдан, Әмирхан кардәшлекләрен бары тик әҗәл генә аерган дустының рухи васыятләрен үтәүче була, моның белән үзенәдә мәгънәвияктан һәйкәл сала. Авыр елларда да дусты Тукайның йөзен, кешелек намусын, иҗатының халыкчанлыгын гына түгел, гомумән, үлемсезлеген яклаучыларның иң беренчесе Әмирхан була. Үзедә нык кыерсытылган хәлдә булуына карамастан, дусты өчендә, үзчорының данлыклы сәхифәләре өчендә борчыла.
Тукай – Әмирхан, Әмирхан – Тукай… Мәдәнияте без тарихыннан аерылмас, мәңгегә береккән затлы исемнәр бу. Халкыбыз хәтерендә, рухи мирасыбызның зиннәттулы хәзинәсендә аларның хәяты да, гамәлләредә бердәм.
Әдәбият исемлеге
- Әмирхан Ф.З. Әсәрләр. – Казан: Мәгариф, 2002.
- Әмирхан Р. Тукай беләнӘмирхан дуслыгы // Мәгариф. – 2006. – №4. 63 – 64 б.
- Тукай Г.Әсәрләр. Т.5, Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.
- Даутов Р.Н., Рахмани Р.Ф. Әдипләребез. Т. 1.. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 90 – 92 б.
- Нуруллин И.З. Тукай. – М.: Молодая гвардия, 1977.
- Нуруллин И.З., Якупов Р. Тукай турындаистәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.