Сүзләргә фонетик анализ ясау

№ 199

(5 нче сыйныфта татар теле дәресе)

Лилия ВӘЛИЕВА,

Әлмәттәге 24 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Максат:

– сүзләргә фонетик анализ ясау тәртибе белән таныштыру,  үзенчәлеген өйрәнү;

– авазларны язуда дөрес итеп куллана белү теләге уяту;

  • дәрестә дустыңа карата ярдәмлек хисләре тәрбияләү, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

шәхси: төркемнәрдә эшләгәндә, бер-берсенә игътибарлы булырга өйрәтү, җаваплылык хисе тәрбияләү;

танып-белү:

  • кирәкле информацияне эзләп табу;
  • уй-фикерне язма һәм әйтмә формада аңлап һәм ирекле оештыру;

коммуникатив:

  • аралашу максатына һәм шартларына туры китереп, үз фикереңне җитәрлек дәрәҗәдә тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;
  • ана теле грамматикасының, фонетика нормаларына туры китереп монолог төзү һәм диалогта катнашу осталыгына ия булу;

регулятив: бирелгән үрнәктән тайпылыш һәм аермалык булу-булмавын ачыклау өчен, эш алымын һәм аның нәтиҗәсен бирелгән эталон-үрнәк белән чагыштыру;

предмет: өйрәнелгән авазларны сөйләмдә дөрес куллану.

Дәреснең тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Төп төшенчәләр: авазларның дөрес әйтелеше һәм язылышы.

Предметара бәйләнеш: рус теле.

Эшне оештыру: фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль.

Җиһазлау: ноутбук, карточкалар. дәреслек, сүзлекләр, эш дәфтәрләре, презентация.

Дәреснең технологик картасы

   
   
   
   
   
   
   
   
   
   
   
Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге УУГ
I. Мотивлаштыру

(2 мин.)

Максат: уңай психологик халәт тудыру.

 

Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту. Дәрестә төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр:   башкаларны тыңла, үз фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул. Шәхси: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү.
II. Актуальләштерү

(6 мин.)

Максат: яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру.

Язган кагыйдәләр арасыннан кайсысы беренче булырга тиешлеген белү халәте тудыру (фонетик анализ схемасын китереп чыгару).

Үткән дәрестә өйрәнелгән фонетиканы искә төшертү.

Сузык һәм тартык авазларны кабатлау.

Өй эшен тикшерү.

 

 

 

 

 

 

Укучылар, сез ничек уйлыйсыз

 

 

 

 

Бер-берсенә комплиментлар әйтү.

– Син бүген бик матур.

– Син бик тырыш, акыллы, әдәпле.

Сузык һәм тартык авазларның язылышын, әйтелешен искә төшерәләр.

Ике төркемгә бүленеп, терәк таблица ясыйлар.

Язылган кагыйдәләрне барлап чыгалар, тәртип буенча урнаштыралар.

Регулятив: үзләштерелгән белән таныш булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую.
III. Аңлау өчен авыр тоелган сорауны ачыклау өчен сынап карау этабы (4 мин.)

Максат: укучының нинди авырлык белән очрашуын билгеләү

 

Проблема тудыра.

Укучылар, без фонетика, орфоэпия бүлеген өйрәндек, белемнәребезне ныгыттык. Ничек итеп сүзләргә фонетик анализ ясарга икән?

Төркемнәрдә фикер алышалар.

Билгеле бер тәртипне булдырырга тырышу.

Коммуникатив: информацияне эзләү һәм туплауда инициативалы хезмәттәшлек.
IV. Кыенлыктан чыгу планы (яңа белемнәрне куллану)

(5 мин.)

Максат: кыенлыктан чыгу юлларын ачыклау.

Укучыларны проблеманы хәл итүгә оештыру.

Дәреслекнең 82 нче битендәге сүзләргә фонетек анализ ясау үрнәген тәкъдим итү.

Кычкырып укыйлар. Дәреслеккә якын эшкә бәя бирелә. Коммуникатив: проблеманы ачыклау, тәңгәлләштерү, аны хәл итүнең альтернатив юлларын эзләү һәм бәяләү.
V. Планны тормышка ашыру (яңа белемне куллану) (6 мин.)

Максат: фонетик анализ тәртибен белү.

Таблица буенча сүзләргә фонетик анализ ясау. Укучылар үрнәкне ачып куялар.

Кирәкле информацияне табып укыйлар.

Коммуникатив: карар кабул итү һәм аны тормышка ашыру.
VI. Беренчел ныгыту

(6 мин.)

Максат: яңа белемнәрне биремнәрдә куллану/тышкы сөйләмдә әйтеп күрсәтү

Тактада бирелгән сүзләргә фонетик анализ ясагыз.

 

Өч укучы тактада эшли.

 

 

 

Танып белү:

Белемнәрне структуралау, ягъни  өлеш  — кисәкләрнең эчке төзелешен тәртипкә салу.

VII. Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш

(6 мин.)

Максат: үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау.

Тест биреме тәкъдим итү. Сорауларга җавап бирәләр.

 

Укучылар сүзлекләрне кулланып, мөстәкыйль эшлиләр.

Бер-берсенең эшләрен алышынып, “ачкыч” ярдәмендә, тикшерәләр.

Танып белү:

уй-фикерне сөйләмдә һәм язма формада аңлап һәм ирекле оештыру.

VIII. Белемнәрне системага салу (4 мин.)

Максат: алган белемнәрне куллану һәм ныгыту.

Укучылар, ни өчен дәреслектә шундый тәртип бирелгән.

 

Укучылар сыйныф буйлап таралалар, үзләренә пар табып, бер-берсенә аңлаталар. Регулятив: үзләштерелгән һәм үзләштереләсе белемнәрне аера белү һәм төшенү, үзләштерелгәннең сыйфатын һәм белү дәрәҗәсен аңлау.
IX. Рефлексия (6 мин.)

Максат: үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү.

 

Үз эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела.

 

Укытучы  укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый.

Өй эше бирү һәм аңлату.

1. Төрле кагыйдәләргә буйсынган 4 сүзгә фонетик анализ ясарга;

2. «Фонетика илендә» дигән әкият язарга.

Һәр төркемнең эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге куялар. Танып белү:

эш –хәрәкәтләрнең алымнарын һәм шартларын, эшчәнлекнең барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп бару һәм бәяләү.